Логотип Казан Утлары
Повесть

ГОМЕР (повестьның дәвамы)

Температурасы утыз җиде иде. Моны иң авыр температура дип әйтәләр. Хәлсезлеге дә, тирләве дә, баш авыртуы да шуннандыр инде. Ләкин бу ашыгыч ярдәм чакырырлык дәрәҗәдә кебек тоелмады. Хәзер аларның эшен болай да бик күп дип әйтәләр, бишәр-алтышар сәгатьтән соң гына килгән чаклары да еш була икән. Аларны борчырга ярамый инде.

(Башыннан укыгыз)

3
– Беренче өч көне авыррак булыр, – дигән иде табиб. – Температура
күтәрелү, баш авырту, хәлсезлек кебегрәк күренешләр килеп чыгарга
мөмкин. Ә соңыннан барысы да аруланыр. Гадәттә, шулай була.
Әмма Айгөл беренче көнне дә, икенчесендә дә, өченчесендә дә бер
үзгәреш тә сизмәде. Үзен, гадәттәгечә, бик сәламәт хис итте. Хәтта
иммунитетым көчледер минем, югыйсә болай җиңел уздырмас идем дип
тә уйлап куйгалады. Шулай гына була күрсен инде. Шулай булыр әле.
Мәчеткә керүенең дә файдасы тими калмагандыр.
Ләкин соңгы арада Илдар гына бераз ютәлләп тора. Хәзер бит һәр
төчкерүгә дә: «Теге зәхмәт түгел микән?» – дип шикләнеп куя торган
заман. Әмма Илдар – вакцина ясаткан кеше, болай дип уйларга бер сәбәп
тә юк. Гадәти гриппның да бик котырган чагы бугай. Элегрәк аның белән
дә атналар буе урында ятып авырган чаклар бар иде. Хәзер яңа чир күз
өстендә каш булды – бүтән төрле авыруга игътибар иткән кеше юк, алар
үткенче чир генә булып тоела. Ярый, узар әле. Илдар ул – эше тынгысыз
булгач, вак-төяк авыруларны аяк өсте үткәреп күнеккән кеше.
Әмма бик затлы дип күнегелгән дарулар эчүгә карамастан, авыруы көчәя
генә барды. «Иртәгә врачка күренәм» дип уйласа да, икенче көнне эшендә яңа
мәшәкать килеп чыкты. Ә температурасы төшмәде, баш авыртуы бетмәде,
ютәле дә тирәнәйде, хәлсезлегенә зарланды. Һәм Айгөлгә вакцина ясатканның
өченче төнендә «Ашыгыч ярдәм» чакырырга туры килде. Илдарны үзләре
белән алып китәргә булдылар. Айгөл озата барырга җыенган иде, ире каршы
төште:
– Йөрмә, җаным, анда әллә нинди чир эләктерүең бар. Үзем ерып
чыгармын.

Ашыгыч ярдәм табибы да шундый фикердә иде:
– Барып тикшеренүе әйбәт булыр, анда ПЦР да, компьютер томографиясе
дә ясыйлар. – Бу уртача гәүдәле утыз-утыз бишләр тирәсендәге ханым
иде. Махсус киемнән, битлектән булгач, артыгын билгеләү мөмкин түгел.
Тавышы матур, ягымлы. – Әгәр кайтырга кирәк булса, такси чакырыр.
Ирегез авыр итеп, күкрәк белән сулыш ала. Салып куярга да мөмкиннәр.
Алмаш киемнәрен әзерләп җибәрсәгез, бик яхшы булыр.
Айгөл аңа сәерсенеп карады:
– Теге чир түгелдер бит?
– Әйтеп булмый әлегә, – диде табиб. – Симптомнарына караганда...
Айгөл сүзнең дәвамын ишетергә теләмәгәндәй ашыгып бүлдерде:
– Ул бит вакцина ясаткан иде. Май ахырында ук!
Табиб бераз тынып торды да ягымлы гына итеп аңлатып бирде:
– Аңа хәзер биш-алты ай чамасы вакыт үтте, – диде ул, һәр сүзенә басым
ясап. – Ул арада чир дә үзгәрде. Бу – мутациягә тиз бирелә торган вирус,
яңа штаммнар барлыкка килә. Икенче төрле әйтсәк, без генә аның белән
көрәшмибез, вирус та безнең белән көрәшә. Элек ясаткан вакцина хәзер
тиешенчә тәэсир итә алмый. Шуңа күрә ирегездә дә...
– Юк... – Айгөл, сытылмаска тырышып, иреннәрен тешләде. – Илдар
әле иртән генә әйбәт иде...
– Юк, сез әлегә бик борчылмагыз...
– Ничек кенә булмасын, тикшерү үтеп кайтса, яхшы булыр, – дип, сүзгә
кушылды ир-егет табиб, ул моңа кадәр бик сөйләшмичә генә үз эшен эшли
иде. – Үзе поликлиникага барса, анда чират зур, атналарга сузылырга
мөмкин. Ә монда бер сәгатьтә тикшерелеп кайта.
Илдарны алып киттеләр. Һәрвакыт юлда йөреп күнеккәч, ирнең
алмаш киемнәре дә, башка кирәк-яраклары да әзер иде. Айгөл машина
өй почмагына кереп югалганчы, подъезд алдында басып озатып калды
да өенә кереп җитү белән кычкырып елап җибәрде. Матбугатта, интернет
чараларында күргән-ишеткән хәбәрләр шунда гына чынбарлыкка әверелде.
Ул, элегрәк андый хәбәрләрне күргәч, «Нигә элегрәк дәваланмаганнар икән,
нигә үлем чигенә җиткәнче көткәннәр?» дип уйлый иде. Менә шулай кинәт
кенә килеп чыга икән бу чир. Көтмәгәндә килеп алалар икән...
Озак елады ул. Соңрак үзен тыярга, игътибарын бүтән нәрсәләргә
юнәлтергә тырышты. Торып, чәй куйды. Тик тамагыннан ризык үтмәде.
Кичә юган керләрен үтүкләргә маташып карады. Күңеле үсмәде.
Телевизорны кабызды. Экранда шатлыкларыннан нишләргә белмичә,
елмая-елмая сикергәләгән җырчылар аның хәсрәтеннән көләләрдер, аны
мыскыл итәләрдер кебек тоелды. Һәм ул, нәфрәт белән пульт төймәсенә
басып, икенче каналга күчте. Монысында ниндидер эчпошыргыч сериал
бара иде. Өсте бөтен, тамагы тук булып, җитеш тормышта яшәгән сау-
сәламәт кешеләрнең мәхәббәт проблемалары аңа бик вак нәрсә булып
тоелды. Карарлык нәрсә юк иде.
Аптырагач, телевизорны сүндереп, телефонын алды. Интернетта
чокчынып утыру элек тә күпкә кызыграк иде. Тик бу юлы аның да тәмен
тапмады. Бер мәгълүматтан икенчесенә күчеп гомер үткәрде. Әмма берсенә
дә дикъкать бирмәде, мәгънәсенә үтеп кермәде. Илдарның «ашыгыч ярдәм» машинасына кереп утырган чагы күз алдыннан китмәде. Спортчылар кебек
таза гәүдәле иренең бабайларча бөкрәеп, хәлсез адымнар белән атлап
баруы... Машина баскычыннан менәлмичә берничә тапкыр талпынып
куюы... Алпан-тилпән килеп, утыргычка атлавы... Һәм утыргач, авыр
сулап куюы... Айгөлгә карап елмаерга тырышса да, күзләре тулы моңсулык
иде аның... Мәңгелеккә хушлашкандагы шикелле... Менә шул күренеш
Айгөлнең бөтен дөньясын томалады. Ул ирен бүтән беркайчан да күрмәстер
кебек тоелды.
Бераздан телефоны шалтырады. Бу Илдар иде.
– Мине салдылар, җаным, – диде ул, тавышын көррәк чыгарырга
тырышып. Шат һәм сәламәт күренергә теләсә дә, көчәнүе сизелеп тора
иде. – Әле эчкә укол кададылар. Хәзер система куялар. Хәлем әйбәт. Син
үзеңне сакла. Тикшерен. Миндә булгач, сиңа да йогарга мөмкин.
– Мин бит вакцина...
Илдарның таләпчән тавышы бүлдерде:
– Тикшерелергә кирәк. Миндә бар икән, син дә куркыныч астында.
Иртәгә үк поликлиникага бар яки врач чакыр. Өйгә чакырт.
Айгөл нәрсә әйтергә белмичә катып калды.
– Ярар, – диде бераздан. – Барырмын.
– Өйгә чакыр, – диде Илдар. – Шулай яхшырак булыр. Ярый, җаным,
мин башкача сөйләшә алмыйм. Соңрак, яме.
Телефонның теге очындагы хатын-кыз тавышы да трубкага эләкте. Ул
ерактанрак ишетелсә дә, аермачык аңлашыла иде.
– Хатыныгызмы? – Ягымлы тавышта елмаю чаткылары да чагылган
кебек булды. – Әйе, аңа да тикшерелергә кирәк. Тик иң яхшысы «ашыгыч
ярдәм» чакырту булыр. Алар кайвакыт биш-алты сәгать көттерә. Әмма
поликлиникага йөри башласа, тагы да озаккарак китәчәк.
– Җаным, – Илдарның тавышы якыннан ишетелде. – Иң яхшысы – син
«ашыгыч ярдәм»гә шалтырат. Шулай уңайлырак булачак. Озакка сузма.
– Яхшы, кадерлем.
– Үзеңне сакла. Улыбызны да.
– Исән-сау терел. Без сине яратабыз.
– Мин дә сезне... Ярый, сау бул. Хәзер система куялар.
Телефонда өзек-өзек пипелдәгән тавышлар ишетелде. «Элемтә
өзелде...» дип уйлады хатын. Һәм бу аңа бик тә авыр булып, аларның икесе
арасындагы бәйләнеш өзелү мәгънәсендә ишетелде. Бәйләнеш... Өзелде...
Шушы шиктән котылырга, телефоннан сөйләшмәгән хәлдә ватсап
аша язышу мөмкинлеге барлыгын, бәйләнешнең әле өзелмәвен үз-үзенә
исбатларга теләгәндәй, хатын смс язып җибәрде. «Иртәгә нәрсәләр
китерим?» Җавап бераз көттереп килде, тик ул да күңел юатырлык түгел
иде. «Әлегә берни дә кирәкми. Килеп йөрмә, монда барыбер күрештермиләр.
Үзең тикшерел. «Ашыгыч ярдәм» чакыр».
Паникага бирелергә ярамый. Тынычланырга кирәк. Айгөлдә бернинди
дә чир юк. Ул бит әле яңа гына прививка ясатты. Ә Илдар... Алла кушса, ул
исән-имин савыгыр. Күр дә тор менә, беркадәр дәваланыр да нәкъ элекке
кебек дәртле басып, елмаеп кайтып керер. Боларны күз алдына китерүгә,
Айгөлнең кәефе беркадәр күтәрелеп киткәндәй тоелды.

4
Айгөл иртән тиргә батып уянды. Башта ул үзенең кайда ятканын аңлый
алмыйча торды. Мунчада түгел бит инде ул. Анда шулай нык кына чабынып
чыгып, җәймә ябынып бераз ятып торсаң, бөтен чүпрәк-чапрак лычма суга
әйләнә торган иде. Ләкин мунчадагы тир ничектер үзгәрәк, манма су булса
да, тәнгә дә, күңелгә дә җиңеллек бирә. Ә әлегесе куе һәм ябышкак тир иде.
Торып утыруга ук өшеттерергә тотынды. Ул, тиз генә ваннага барып, җылы
су белән коенып чыкты. Тәне бераз җиңеләеп калгандай тоелды. Тешләрен
чистартып, чәчләрен көйләп бетерүгә башы авыртырга тотынды. Авыртуны
бераз басмасмы дип, кофе кайнатып эчте. Тамак төбендә нәрсәдер кырып
торган шикелле иде, кайнар кофедан соң ул басылды. Иртән уянгач, тамак
төбе гел коргаксыган кебек була бугай ул, моңарчы игътибар гына ителмәгән
бугай. Ә баш авыртуы бетмәде, ул көчәйде генә. Башта лепкә тирәсе таш
булып каткандыр шикелле иде, бераздан авырту чигәләргә дә төште һәм
кысып-кысып алды. Иң хәтәре әнә шул иде. Кысып алганда, Айгөлнең күз
аллары караңгыланды, башы әйләнде, шул халәт тагын аз гына дәвам итсә
дә, чыдарлыгы калмас шикелле булды.
Температурасы утыз җиде иде. Моны иң авыр температура дип әйтәләр.
Хәлсезлеге дә, тирләве дә, баш авыртуы да шуннандыр инде. Ләкин бу
ашыгыч ярдәм чакырырлык дәрәҗәдә кебек тоелмады. Хәзер аларның
эшен болай да бик күп дип әйтәләр, бишәр-алтышар сәгатьтән соң гына
килгән чаклары да еш була икән. Аларны борчырга ярамый инде. Яхшы
түгел. Бәлки болай да узар әле. Айгөлнең температурасы күтәрелгән яки
башы сызлаган вакытлары моңа кадәр дә булгалый иде. Дарулар эчкәч
гадәттә үтә ул. Кайчагында кофе да ярдәм итә. Саф һавадан урап керү дә.
Кайчагында тиз генә, кайвакыт берничә сәгатьтән соң. Әмма бүген барысы
да берьюлы ишелеп төште. Шуңа гына бераз авыррактыр.
Баш авыртуы аз гына басылгандай булды. Әмма хәл кермәде. Аз гына
хәрәкәтләнсә дә, тир бәреп чыкты. Илдардан берничә тапкыр хәбәр килде.
Ире үз хәле әйбәтлеген әйткән, Айгөлгә тикшеренергә кушкан. Хатын җавап
язып тормады. Теләге дә юк иде, нәрсә дип язарга да белмәде. Аралашасы
килми иде аның. Әллә нинди халәт инде шунда, аңлап та, аңлатып та
булырлык түгел. Шулай да үзен мәҗбүр итеп, терапевтка язылырга булды.
Әмма телефон артында күпме утырса да, дәүләт хезмәтләре сайтында языла
алмады. Гел «сервер хатасы бар, соңрак кереп карагыз» дигәнрәк җавап
чыкты. Инде тәмам өметен өзеп, дежур табибны чакырды.
Табиб төштән соң гына килде. Башы авыртуы хәзер бүтән рәвешкә кергән
иде. Чигәсен кысып алмый, әмма күзләре, борыннарын, колакларын күзгә
күренмәс нәрсә белән томалап куйган шикелле. Ул нәрсә кыса. Кайчагында башы
эчендә ниндидер җан иясе чыгар урын эзләп бәргәләнәдер, әле колакларыннан,
әле күзләреннән чыгарга тырышып чәбәләнәдер кебек була. Температурасы
утыз сигез ярым. Үзе тирли, үзе өши. Ләкин Айгөл моның әшәке чир икәненә
ышана алмады. Яңа гына вакцина кадатты бит. Бәлки шуның тәэсиредер. Бәлки
грипптыр. Ара-тирә ютәлләп тә, төчкереп тә ала бит. Грипптыр инде бу. Авырлы
хатынның көчез организмында анысы да үзен хуҗа итеп тотарга маташадыр.
Дежур табиб аның сүзләрен тыңлады да кардиограмма ясады. Аркасын,
күкрәкләрен тыңлап карады. Укол ясады. Аннан соң рецептлар язып бирде.

– Вируска охшамаган, – дип юатты аннан соң. – Шулай да ПЦР ясарга
килерләр. Өйдә торырга кирәк булыр. Алар алдан шалтыратырлар сезгә.
Хәлегез авырайса, «ашыгыч ярдәм» чакырыгыз.
Ул киткәч, бераз хәл кергәндәй булды. Укол тәэсир итте бугай. Һәм
Айгөл даруханәгә чыгып керде. Табиб күрсәтмәләрен бик төгәл итеп үтәргә
тырышса да, даруларның әллә ни ярдәме сизелмәде. Беркадәр вакыттан
теге уколның да тәэсире бетте бугай, башы сызларга тотынды. Ире белән
сөйләшмәгәннәрен искә алып, Айгөл телефоннан шалтыратты. Трубканы
алмадылар. Аннан соң үзенең хәлләрен ватсап аша язып җибәрде.
«Температура бар, баш авырта, дежур врач килеп, дарулар биреп китте.
ПЦРга яздырам диде. Кайчан килере төгәл билгеле түгел...» Илдарның
җавабы кыска булды. «Хәлләрем әйбәт, борчылма. «Ашыгыч ярдәм»
чакырт. Хәзер үк шалтырат. Алар тиз генә килми. Әлегә сөйләшәлмим.
Соңрак язышырбыз». Айгөл аңа: «Исән-сау терел, җаным. Мин сине
яратам!» – дип язды да телефонын читкәрәк алып куйды.
Берәр сәгать узуга температурасы тагын утыз сигез ярымга җитте.
Баш авыртуы басылмады. Хәлсезлек... Монысы бигрәк үзәккә үтә торган
нәрсә икән. Дару эчкәндә идәнгә төшкән кәгазь кисәген иелеп алып, чүп
савытына салырлык та чамасы юк иде. Күргән саен эчне пошырып тора
үзе, ләкин алып булмый, ирендерә дә, куркыта да – иелсә, тора алмас
кебек . Бераздан сулыш алганда, күкрәге авыртып-авыртып китүен тойды.
Тирәнрәк сулаганда яки ютәлләгәндә, бигрәк нык авырта, күкрәк сөякләре
чатнагандай тоела. Бу хәлеңдә беркая да барам диярлек түгел инде. Ә ПЦР
үткәрергә дип шалтыратучы булмады. Якында гына түләүле лаборатория
бар да... Бәясе кыйбат бугай. Булсын. Белешергә кирәк әле, бераз хәл кергәч.
Хәл кермәде. Караңгы төште. Бүген көн буена бер тәгам дә капмавын
исенә төшереп, кухняга чыкты. Нәрсәдер пешерергә, ашыйсың килмәсә
дә, ашарга кирәктер инде. Тик Айгөлнең берни пешерәсе килми иде. Ашау
теләге дә юк. Җылымса суга бер төймә чыжлап эри торган С витамины
салып эчте. Әллә суы җылырак булды, әллә даруы шундый... бик тәмсез
булып тоелды ул. Хәтта укшытып та куйды. Атлаган саен башына суккандай
иде. Сулыш алган саен күкрәге кысылды. Җиңелчә генә. Әмма ул гел
кабатланып торгач, теңкәгә тия, ачуны чыгара иде. Көчсезлек тә үртәлдерде.
Хәтта юк кына нәрсәне эшләргә дә хәлең җитмәсен әле...
Ятып торырга кирәк. Ләкин баш сызлавы, күкрәк читлегенең кысылуы
яткач та тынгылык бирмәде. Киресенчә, урынга ятканнан соң, аларга
игътибарны күбрәк бүләсең икән. Сулыш алган саен авырту көтәсең,
аһылдап куясың, тагын сулыш аласың, тагын көтәсең... Өстәвенә тирләтә...
Карынындагы бала да тынып калды. Ул да хәлсездер инде. Тибенеп алу
түгел, бармакларын кыймылдатырга да иренеп ятадыр. И бала... Нинди
дәверләргә туры килдең син... Исән-сау гына була күр инде. Төкле аягың
белән дөньяга ту, кайгы-хәсрәтсез үсеп, кеше бул. Ходай үзе сакласын
инде сине. Чир-чорлардан, бәла-кайгылардан, ялгыш адымнардан... Син
тугач, бәлки, дөнья да үзгәреп китәр әле, зәхмәтле авырулар юкка чыгар,
кешеләр ягымлырак булыр, күкләр аязланыр... И, шулай гына булсын
иде дә бит...
Кинәт ишектә кыңгырау шалтырады. Айгөл, көч-хәл белән урыныннан торып, ишек янына килде. Күзчектән карарга омтылды, тик чайкалып китте.
Һәм авырлык белән телен әйләндереп:
– Кем бар? – дип сорады. Җавапны озак көттермәделәр.
– Ашыгыч ярдәм.
Айгөл ишекне ачты да залга узды, диванга барып утырды.
– Узыгыз, – диде ул, керүчеләргә урын күрсәтеп. – Тик... Мин чакырмаган
идем бугай...
Табиблар бер-берсенә карашып алдылар. Берсе кулындагы кәгазьне
актарды:
– Илдар чакырган, – диде ул. – Сезнең ирегез. Дөресме?
И, рәхмәт инде аңа. Айгөл үзе батырчылык итмәс иде әле, нәрсәгәдер
өметләнеп, нәрсәдер көтеп ятар иде. Килүләре бик вакытлы булды. Айгөл
«дөрес» дигәнне аңлатып баш какты, тик шундук үкенеп куйды – башы
сулкылдап авыртырга тотынды.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев