Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Бер мизгелгә Ильяс шаулап торган Казандагы эреле-ваклы эшләрнең нинди булуын күз алдына китерде. Булыр эреле-ваклы! Мондый егетләр тыныч кына шул эшләр арасында йөзмәс! Үзләре агымны үзгәртеп, тизләтеп, юл күрсәтеп баручылар бит алар!

(Башыннан укыгыз)

23
Пётр Алексеевич Ташкинов белән Пётр Васильевич бик озак сөйләшеп
утырдылар. Күз алдында дөнья җимерелә, чиктән чыгып, бушка әйләнгән су
тәгәрмәче буаны, тегермәнне җимерүгә алып барган кебек, аны һәлакәткә
илтә. Әле туктатып та буладыр, ә бераздан инде, кире кайтара алмаслык
тизлек җыеп, дөньяның астын өскә китерәчәк идарәсен югалткан тормыш.
Алар икесе дә бер уйда иде. Матусовның хәле авыр, аңарда әле дөнья
кайгысы бөтенләй юк, кем белә, кайчан ул элеккеге торышына кайта
алыр?.. Бүген властька бернинди дә ышаныч юк, беркем берни эзләмәячәк.
Кызганычка каршы, беркемгә бернәрсә дә кирәк түгел. Сүзне шуннан
башладылар да алар: тикшерүгә үзләре тотыналар, җай гына, тыныч
кына, ипле генә. Алдан ук сүз биреп куйдылар – үч алу каты булачак,
елгачыларның язылмаган кодексын әле беркем дә кире какмаган.
Ташкинов беренче булып сүз башлады:
– Петя, мин такелажны тикшерттем. Аларның бәйләнгәне бәйләнгән,
бер өлеше балта белән чабылган. Ул баркада бар да бик йомшак бәйләнгән.
Башкалары Әстерханга китте бит инде, аларда ничектер, белмим. Ә монда...
Пётр Васильевич урынында сикереп куйды, авызыннан ямьсез сүзләр
дә чыгып ычкынды:
– Мин шулайдыр дип уйлаган идем дә! Нәрсә эшлибез?
– Безнең хуҗада дөнья кайгысы бетте. Тик бу хәлне тикшерергә кирәк,
гаеплеләр тиешле җәзасын алырга тиеш.
– Риза! Бүгеннән. Мондый оятсызлыкның бездә булганы юк иде әлегә.
Шуңа күрә барлык әйткән сүзләрең белән килешәм. Әле ниләр эшли алдың
соң?
– Башкалар өчен урманга җибәрдек дигән сәбәп белән каравылчыны,
бәйләүчеләрне бикләп куйдым. Беркем белми аларның бикле икәнен. Әйдә,
барып сорау алабыз! 

Пётр Васильевич тешләрен шыгырдатты:
– Әйдә, тик мин аларны үтереп куярмын дип куркам.
– Монысы әлегә кирәкмәс. Кушучыларын, башкаручыларын белик
башта, аннан соң елгачыларның йоласын үтәрбез. Ух! Нинди җәза һәм
ничек үтәлә, сиңа сөйләп торасы юк!
– Юк, юк! Тик белергә генә кирәк кемнәр икәнен!
Йөгереп диярлек бардылар Аккош күле янындагы аерым торган мал
караучылар йортына. Җәен ул йорт буш тора, маллар яланда, каравылчылар
анда кереп тормыйча гына кайтып-китеп йөриләр, көтүчеләр турыга көтүгә
чыгалар иде.
Пётр Васильевич ишекне каерып ачты да каравылчыны, якасыннан
өстерәп, йортка алып чыкты:
– Әйдә, Сафарка, сөйлә, кем такелажны балта белән тураклады? Смотри,
если әйтмәсәң йә алдасаң, сразу Танып төбенә китәсең.
Сафарка дигән абзый куркуыннан калтырана ук башлады.
– Туктап тор, Пётр, сорау бирергә кирәк, и җавап көтәргә. Сафар, скажи,
ят кешеләр килгәне булмадымы Гәвенгә бу айда?
Абзый уйга калды. Күренеп тора, ул, календарь актаргандай, хәтерендәге
көннәрне артка табан ташлый иде. Менә ул туктап калды:
– Сентябь башында Казанлыдан бер мужик үтеп китте. Шунда барка
читенә утырып, тәмәке тартты, тирә-якка карап утырды. Мин ут чыгарырсың
дип, баркадан куып төшергәч, авылга кайтып китте.
– Кем ул? Исеме? – Пётр Васильевич, каравылчыны тагын куркытып,
кычкырып җибәргәнен сизми дә калды.
– Күзенә ак төшкән... Я... Я... Ярми!
Ике Петя бер-берсенә карадылар. Боларның берсен тапкач, икенчесен
табу зур эш түгел. Каравылчы белән нишләргә? Гаебе юк, тик телен тыеп
йөри алырмы?
Пётр Алексеевич, зирәк, акыллы кеше буларак, аңа табан борылды.
– Менә нәрсә, Сафар! Синең берсеннән-берсе бәләкәй биш балаң
бар, әниең олы яшьтә, караватта синең күзгә карап ята. Алай-болай... –
кабатлыйм, алай-болай без синнән сораганны берәр кеше ишетсә, смотри:
өеңне балаларың белән яндырам, үзеңне – Танып төбенә. Ышанасыңмы?
Абзый куркып, бу сүзне кабатлады да кабатлады:
– Ышанасыңмы? Ышанасыңмы? Ышанасыңмы!
– Ярар, бар әлегә!
Каравылчы, баш киемен култык астына кыстырып, тирә-ягына карана-
карана, нидер сөйләп, авыл ягына ашыкты.
Ташкинов бераз башын чайкап утырды да Петяга эндәште.
– Монысы, Ярмине әйтәм, явно башкаручы. Аңа безнең эшләр кирәкми
дә, кирәк тә булмаячак. Простой бандит, юлбасар. Чернушка юлында
кеше талап йөргән качаклар командасыннан. Нигәдер утыртмадылар аны,
откупился, видать.
– Бәйләүчеләр белән дә сөйләшик?
Алары икәү иде. Караңгы баздан чыккач, кояштан күзләрен кысып,
хәлне аңларга тырышып, бик озак басып тордылар. Ташкинов сүз башлады:
– Сезнең аркада ике яшь баланы югалттык. Йөк бәйләнмәгән, осадканы тикшермәгәнсез! Барканы неуправляемый ясагансыз. Елгачыларның
язылмаган законнары буенча моның өчен сезне нинди җәза көткәнен
беләсездер?!
Бусын әйтмәсә дә, аңлашыла иде, эшчеләр бу кәсептә беренче көн түгел.
Олырагы җавабын башлады:
– Пётр Алексеевич, син безне беләсең. Мин егерме елга якын служу
верой и правдой! Моңа тиклем булганы юк иде бу эшнең. Бәйләү –
һәрвакыттагыча, үзем тикшереп, карап тордым. Ул барка бик җиңел, бик
җитез, кош кебек. Шуңа азрак канатларын чыгарып төядек – монысы минем
уйлап тапкан ысул, моны да беләсең.
– Беләм монысын!
– Кичә Гәвенгә китереп ташлаган барканы тагын бер кат карап әйләндем.
Бер төене дә минекечә бәйләнмәгән, миндә бит япон сугышыннан алып
кайткан диңгез төене. Моны да беләсең. Димәк, без тиешенчә эшләгәнбез,
безнең арттан иртәнге якта төеннәрне кемдер сүтеп, яңадан бәйләп чыккан,
сүтә алмаганын балта белән чапкан. Алла каршындагы кебек ант итәм! Без
гаепле түгел монда!
Ташкинов бәйләүченең бөтен алымнарын да белә, шуңа ул аңа ышана
иде. Егерме ел бергә эшләве дә бар. Шулай да ул сорауларын бирә торды:
– Без белмәгән, чит-ят кешеләр йөрмәделәрме ул көннәрдә? Бәлки,
терекөмеш турында берәр нәрсә ишеткәнсездер?
– Ят кешеләр булмады. Казанлыдан килеп йөрделәр. Тик алар ятмыни
инде?
– Кем? Кем ул? Исеме? – Пётр Васильевич тагын түзмәде, ыргылып
торды урыныннан.
– Ә ул адәм Казанлыдан, шадра битле!
Пётр Васильевич бу юлы тагын кычкырып җибәрде
– Тамырбулат!
– Ну да, ул.
Әлегә ике кеше җәтмәгә эләкте. Тик анда эләгү алар гаепле дигән сүз
түгел. Гәвен дә, су тегермәне дә кешеләр өчен ябык урын түгел, алар килә
дә, китә дә алалар, шуңа боларны күреп, усал итеп сөйләшергә кирәк әле
башта.
Бәйләүчеләрне, бик нык кисәтеп, өйгә кайтарып җибәрделәр.
– Лексеич, әйтергә дә куркам. Кушучы безнең күптәнге таныш түгелме
икән? Тын гына арага керергә маташып карады бит ул ничә тапкыр. Барып
чыкмады. Әле самый дөнья буталган чак, ул сәясәтнең кая барганыннан
яхшы хәбәрдар...
– Син... син теге аксакны әйтәсеңме? Минем башны да бораулый шул
борау әллә кайчаннан бирле бит... Неужели?
– Булмас димә...
– Ярар, тикшерик әле дальше. Ничек кенә йомгакны урама, очы бер
килеп чыга аның! Әгәр без уйлаганча булса, эшләр хәтәр. Сак булырга
кирәк. Бу гади дошман гына түгел, дошманның да иң явызы! Иң хәллесе!
Хәзер алда ни эшлисен ныклап уйларга кирәк иде. Шунда ук Пётр
Васильевич үз фикерен әйтте. Башта Ярмине тотып алып чыгып китәргә
кирәк. Теге икенчесе – каторжан, аның белән сөйләшү авыррак булыр, монысы гап-гади юлбасар, куркытып та була, кирәксә. Эләгер урыны була
калса, тегесе дә әллә кая баралмас. Бүген халык яшьләрне армиягә озата,
соң ятачаклар, шуннан файдаланып эләктерергә кирәк Ярмине.
Пётр Алексеевич:
– Ярдәмчеләр кирәкмәсме? – дип сорады үч алырга янып торган Пётр
Васильевичтан. Тегесе тулысынча дәлилле кире җавап бирде:
– Юк! Без бит эшне судка илтеп җиткерергә уйламыйбыз. Безнең бурыч
– аларны җәзасыз калдырмау. Бу очракта кеше күп булса, шаһитлар да
күбәя. Ә безгә кирәкме бу?
Ике Петька әлегә шулай дип килештеләр.

24
Ильяс, акрынлап кына, тагын йөри башлады, сөйләшүе әйбәтләнде.
Прохорның дәвасы, аның шифалы куллары, калдырып киткән дару-
майлары ярдәм итте. Бөтен интеккәне – хәлсезлек, хәрәкәтнең чикле булуы.
Монысына да түзде ул, акрынлап бусы да үтә башлады. Шул арада берничә
тапкыр Никонов белән сөйләшеп утырдылар, аның биргән киңәшләрен
ул хәтерендә калдырырга тырышты, дөньяда булган яңа карашлар белән
танышты. Аның башында сәясәт буенча аңлаешлы, халыкка гади сүзләр
белән аңлатырлык тәгълимат нигезе барлыкка килде, һәм ул шуның буенча
Яков Константинович белән әллә нинди бәхәсләргә кереп бетте.
Бәхәсләрнең тирәнлеге Ильяс ягыннан әллә ни дәрәҗәдә булмаса да,
Никоновның сөйләшә-аңлата белүе аңа инкыйлаб белемен күтәрергә
генә түгел, ә дөньяга, кешеләргә, фиркаләргә аек фәлсәфи караш
формалаштырырга мөмкинлек бирде. Бусы инде иң кирәклесе, чөнки,
Никонов әйтүенчә, максатларын, шул максатларга илтә торган юлларын
белми торып, инкыйлабка суга ташланган кебек ташланырга ярамый.
Инкыйлаб – үз өермәсенә миллионлаган кешене тартып кертә торган ташкын,
ул ташкында һәрбер язмыш әйләнә, бата, калка, юкка чыга, һәм кеше язмышы
белән уйнарга беркемнең дә хакы юк. Инкыйлаб кеше өчен эшләнә, димәк,
аның нәтиҗәләре дә беренче булып кеше мәнфәгатьләренә юнәлдерелгән
булырга тиеш. Тик «тиеш» белән «булачак» – аралары ерак булган икесе
ике нәрсә, аларны якынайту, тормышка ашыру – инкыйлабның зур бурычы.
Тагын бер шатландырган вакыйга булды – ул Казаннан хәбәр, анысын
Чернушкага кайтучы кеше аша җибәргәннәр. Хатны бик тәфсилләп, озын
итеп, ару-талуны белми торган Камил Якуб язган. «Мәктүбемнең иң
беренче юлларында ук үзебезнең исән-сау икәнебезне белдерәм. Эреле-
ваклы эшләргә чумып, алны-артны да күрмичә, дөньяны алга куабыз,
Ильяс туган».
Бер мизгелгә Ильяс шаулап торган Казандагы эреле-ваклы эшләрнең
нинди булуын күз алдына китерде. Булыр эреле-ваклы! Мондый егетләр
тыныч кына шул эшләр арасында йөзмәс! Үзләре агымны үзгәртеп,
тизләтеп, юл күрсәтеп баручылар бит алар!
«Казан кайный, Петроградта һәм Мәскәүдә булып яткан хәлләр безне
дә биетә. Бүген-иртәгә яңа инкыйлаб башланырга тора, кояш бу юлы да
көнбатыштан чыгачак! Яңа уйлар шул тиклем күп, планнарыбыз Рәсәйне,
милләтебезне әллә нинди биеклекләргә алып менәрлек. Янабыз, көябез,
йөгерәбез, чабабыз, дустым! Син дә анда йоклап ятма! Бәйнәлмиләлдә –

бөтен илләр эшчеләренең гимнында җырланганча: «Кузгал, уян, ләгънәт
ителгән коллар һәм ачлар дөньясы!»
И-их, ничек аңлатырга әлегә сугыш шаукымы үзеннән җибәрмәгәнен!
Бераз ятарга туры килде бит. Җавап хатында монысын да язарга кирәк,
Никонов биргән дәресләр турында да бер-ике сүз кирәк. Мондагы
вазгыятьнең дә гади булмавын әйтергә, эренле шешнең бүген-иртәгә
тишеләчәге турында да онытмаска кирәк.
«Милләт, дигәннән. Ниһаять, ул турыда да чынлап торып уйлый
башладык. Хөррият бит ул бөтен кеше өчен дә, ул милләткә карамый. Ә
милләтләр тигез үсештә булырга тиешләр! «Беренче милләт» йә «Соңгы
урындагы милләт» дип мөһер сугылган милләтләр юк! Шуңа күрә дә без
татар милләтенең язмышы өчен кайгырабыз, башкорт дусларыбызны да
онытмыйбыз. Июль аенда Беренче мөселман сугышчылары Корылтае һәм
Беренче Бөтенрәсәй мөселманнарының Корылтае үтте. Аларның бергәләп
үткәргән утырышында айның егерме икесендә Эчке Рәсәй һәм Себер
мөселманнарының Милли-мәдәни үзаллыгы игълан ителде. Шунда ук
Милли Идарә оештырылды. Кем дип уйлыйсың Идарәнең рәисен, Ильяс
дустым? Безнең Садри дус Максуди! Казанга килгәч тә, мин сине аның
белән таныштырырмын. Ә-ә, менә нәрсә тагын да: Максуди тәкъдиме
буенча Милли Мәҗлес булдырылды. Ул Уфада урнашкан, монысы синең
өчен бик уңай булачак инде. Менә шундый хәлләр, туган!»
Моңа тикле кем уйлаган милләтләрнең үсеше турында! Тигезлек бар дип
әйтеп булмый шул әлегә. Кемнәрдер йөз елга артта калган, кемнәрнеңдер
үсешен махсус тоткарлап та киләләр, кемнәрдер тарихның киң юлына яңа
гына чыгып килә.
«Бармы сиңа табан тартылучылар? Сөйләшенгәнчә, сугыш тәҗрибәсе
булган кешеләр белән мөнәсәбәттә торасыңмы? Большевиклар бармы
сезнең якларда?»
Тартылучылар аз түгел, монысы шатландыра. Алар арасында сугышны
үткән кешеләр дә күп. Большевикларга килгәндә инде... Болары юк
Казанлы, Аскын, Балыкчы волостьларында. Хәер, бер кеше бар, диләр.
Ул Гордино һәм Леун авылларында яшәүче урманчы Антипин. Хатны
җибәргәнче, барып, аның белән танышып килергә кирәк.
«Дустым, синнән гәзитләргә өзелеп хәбәр көтәбез бит. Инде тирә-
ягыңны әйбәт өйрәнгәнсеңдер, кемнең кем икәнен дә белгәнсеңдер. Безне
кызыксындырганы – нинди каршылыклар бар бүгенге авылда. Кем белән
кем арасында. Халыкның большевикларга булган мөнәсәбәте, аларның җир
турындагы, тынычлык турындагы вәгъдәләренә карашы. Одним словом,
русчалатып әйткәндә, яз барысын да. Югалма, дустым! Йә без алга чапкан
паровоз вагонында, йә чак-чак баручы арык ат арбасында!»
Боларына инде җавап бар. Ул җавапны, берәр җаен табып, тиз генә
җибәрергә кирәк!

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев