Шәүлә
Син – бары узгынчы бер шәүлә Чак кына буялган кершәнгә... Шәфәкътә шәйләнгән күләгәң Эңгердә эри дә югала.
Елларны елларга тапкырлап
Бүлсәң дә, кушсаң да, алсаң да,
Гамәлнең әмәлен табалмый,
Калдыгы булып бер калсаң да,
Җөпләрнең җаена тиенеп,
Башларың таҗларга төрсәң дә,
Син – бары узгынчы бер шәүлә
Чак кына буялган кершәнгә...
Шәфәкътә шәйләнгән күләгәң
Эңгердә эри дә югала.
Беләсең, югалган төсмергә
Исем дә, бәя дә юк аңа!
Йөрсәң дә күкләргә кизәнеп:
Кайгы – эш!.. минем дип, кайгы – дан!..
Йә үзең сыгылып төшсәң дә,
Даныңны югалткан кайгыдан;
Тотсаң да дулаган атларны,
Чапканда арбасын җимереп,
Барыбер кайтырсың чабыштан –
Беренче булсаң да... җиңелеп!
Күләгәң хозурын онытып,
Фанида хет күпме шаула син –
Туганы юк әле моңарчы
Узучы үзенең шәүләсен!
«КУ» 08, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев