Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Ильяс белән мөнәсәбәтләре аларның элеккечә, Фазыловлар – сәяси эшләргә тыгылмаулары белән үзләренә ихтирам казанган бай кешеләр. Ничек кенә булмасын, ике як та бу эшләрнең вакытлыча гына икәнен төгәл аңлый, кайчан да булса яңа власть һәм билгеле байлар арасында булган бу тигезлек пыяладай ватылачагы бәхәссез иде.

(Башыннан укыгыз)

40
Казаннан авылга кайтып төшкәч тә, атын волостька борырга кушты
Нигъмәтҗан. Бүген аны бик җиңел булмаган бурычны үтәү көтә иде.
Ильяс белән мөнәсәбәтләре аларның элеккечә, Фазыловлар – сәяси эшләргә
тыгылмаулары белән үзләренә ихтирам казанган бай кешеләр. Ничек кенә
булмасын, ике як та бу эшләрнең вакытлыча гына икәнен төгәл аңлый,
кайчан да булса яңа власть һәм билгеле байлар арасында булган бу тигезлек
пыяладай ватылачагы бәхәссез иде.
– Әссәләмегаләйкүм, Ильяс әфәнде!
– Вәгаләйкемәссәләм, Нигъмәтҗан! Кайчаннан башлап, мин әфәнде
булып киттем әле?
– Син бит власть! Зур кеше! Ә зур кеше түрә, мәэмүр! Ә түрә чын әфәнде
инде ул!
Икесе дә көлеп җибәрделәр.
– Син шәкерт заманыннан онытыла башлаган сүзләрне искә төшердең
бит! Элек шулай шаяра торган идек тә.

– Хәтерлим, нигә онытырга ди әле ул чакларны. «Күп яттык без
мәдрәсәдә, Аңламадык бер нәрсә дә».
Ильяс шунда ук эләктереп алды:
– «Селкенмәдек таш төсле без, Җилбер-җилбер җил бәрсә дә».
Әллә Тукай сүзләре тәэсир иттеме, әллә бергә укыган мәдрәсә еллары
искә төштеме, икесе дә тын калдылар. Беренче булып Нигъмәтҗан сүзен
башлады:
– Бернинди йомышым юк сиңа, әҗерне үтәргә дип килдем.
– Бик тиз тоттың әле эшне!
– Тотмыйча. Вакыты бит шундый. Өяздә кеше атлап түгел, йөгереп йөри.
Ә Казанны, Уфаны сөйлисе дә юк. Анда чын-чынлап мәхшәр! Барган саен
аптырап кайтам.
– Казан, Уфа... Мин Бөредән ерак китә алганым юк. Зур теләк белән
йөреп кайтыр идем дә бит.
– Булыр әле, Алла бирсә. Ә Казанда сине бик яхшы хәтерлиләр. Менә
хат та җибәрделәр сиңа.
Нигъмәтҗан, түш кесәсеннән алып, хатны Ильяска тоттырды.
– Ярар, укы. Бераз йөреп киләм дә керермен әле соңрак, сөйләшәсе бар.
Һәм чыгып та китте.
Хатның кемнән икәне язылмаган, бары Ильяска икәнлеге генә. Колакта
гөрләп торган Казан тавышлары ишетелгәндәй булды. Тик ул тавышлар
нигәдер шомлы иде, Ильяс хатны кулына алгач та, ул шомлылык тагын
да көчәйгәндәй булды. Калтыраган бармакларын кысып тотып, ул хатны
ачып җибәрде.
«Хөрмәтле вә гыйззәтле Ильяс туган!
Казан казанында кайнап, бергә үткәргән көннәрне искә алып,
дуслар белән яңа тормыш турында хыялланганнарны, ислах (бу сүзне
хәзер «реформа» дигәнгә алыштырдылар монда!) дип җан атканнарны
онытмыйча, бу хатны Мәхмүт Алиев яза. Тик, туганым, бу юлы минем
сүзләрдә хыялларыбызның баллы тәме түгел, ә матәм әчелеге сизелә. Менә
нәрсә игълям итәмен, дустым.
Ишеткәнсеңдер инде, без бик зур кораллы бәрелешләр мәйданына
әйләндек. Комучлар, һөҗүм итеп, бер көн эчендә без күз терәп торган
гарнизонны да, башка ышанычлы да булган гаскәрне пыран-заран
китереп ташладылар. Иң кызганычы – безнең милли батальоннар баш
күтәрде. Егерме бишенче июльдә Камил Якуб шулар белән бәйләнешкә
керергә, сөйләшергә дип, очрашуга китте. Сөйләшү бик кызу барган,
Камил Якубның ялкынлы, кешене ышандырырлык сүзләре солдатларның
аңын каплаган пәрдәләрне ачканын сизеп, контрреволюционерлар аның
аркасы ягыннан туп-туры йөрәгенә аталар. Цицероннан бер дә ким
булмаган хатыйп иде бит ул! Менә шулай без Камилсез торып калдык,
дустым...
Тагын да бер бик аянычлы хәбәр. Комучлар җиңгәч, Мулланур да алар
кулына эләкте. Ул бик тирән мәсхәрәләнүләр кичерә, җәза инде бусы,
җәза, торганы бер зилләт. Унтугызынчы августта атып үтерделәр аны
дошманнар... Хаксыз хөкем чыгаручылар вә аны башкаручылар аптырап
ишеткәннәр аның соңгы сүзләрен. Ошбу булганнар алар: «Коммунизмны
үтерә алмассыз!»

Менә шулай ике асыл егетсез калды безнең халык. Аларның исеме,
ялкынлы сүзләре, эшләре мәңгегә безнең йөрәкләрдә яшәр дип ышанам...
Гафу ит, туган! Бүген күңелләрдә дә, йөрәктә дә зорлык, авырлык...
Бинаән галәйһи башкача яза алмыйм. Яраларның яңа чагы, ни әйтерсең.
Соңрак, бераз хәл алгач, уй-фикерләрне җыя алгач, бәйләнешкә керербез,
Иншаллаһ! Бакый ихтирам: Мәхмүт»
Ильясның күз алдыннан берсеннән-берсе бай табигатьле, кешелекле,
зыялы ир-егетләр үтеп китте. Күңел берничек тә бу хәлләргә ышанмый иде.
Күпме утыргандыр Ильяс башын иеп, очрашуларны искә алып. Аны бу
хәлдән кабаттан килеп кергән Нигъмәтҗан чыгарды.
– Хәбәрнең хәерле булмасын сизгән идем – шулай булып та чыкты, ахры?
– Шулай! Шушы тотрыксыз дөньяда мине – мине генә түгел, меңнәрне!
– җитәкләп барган ике дусымнан колак кактык. Берсе – Мулланур Вахитов,
икенчесе – Камил Якуб... Урыннары оҗмахның иң түрендә булсын инде!
– Ишеттем Казанда алар турында. Әйтерсең Вахитов соңгы сүзләрен
барысына да әйткән, бар да шуны кабатлыйлар: «Коммунизмны үтерә
алмассыз!» Чынлап та, бик ихтирамлы кешеләр булганнар алар. Жәл, бик
тә жәл.
Озак кына тып-тын утырдылар алар. Кайдадыр болай да нечкә генә
калган йөрәк кылларын өзеп, скрипка елый. Аның артыннан зиһен бу
җырның сүзләрен кабатлый да кабатлый:
Чияле генә таулары,
Өзелә камыт баулары.
Камыт бавын ялгый-ялгый,
Сызыла йөрәк майлары.
Ә-ә-й!
Күңелсез уйларны бүлеп, Ильяс сүз башлады:
– Ярар, яшәргә кирәк. Аларны кайтарып булмый инде.
Нигъмәтҗан да хуплады бу сүзләрне:
– Әйе, үлгән артыннан үлеп булмый. Яшәргә кирәк! – Ул бераз тын алды
да дәвам итте. – Без монда бөтен эшебезне дә туктатабыз. Бар дөньябызны
калдырып чыгып китәргә әзерләнәбез.
– Кая китәсез дип сорамыйм, нигә дип тә. Бу болганчык заманда бәлки
бу бердәнбер дөрес карардыр. Жәл, ни әйтерсең.
– Әти елый. Аның бар гомере монда үткән, шушында бар дөньясын
корган кеше бит ул. Туган җирдән торган җир яхшы дип тиккә генә
әйтмиләрдер шул.
– Хак сүзләр. Бу якның тарихына кереп калган кеше сезнең әти.
– Казанга табан берәр авылга барып сыенырга теләк. Бәлки, Актаныш
тирәсендә, әтине туган ягында урнаштырырбыз. Без үзебез авылда яши
алмабыздыр инде. Шуңа Казанны уйлыйбыз. Мал-мөлкәт турында сөйләп
тормыйм. Булганын сатып өлгердек, әти бик вакытлы Гаязетдин ага белән
киңәшләшкән бу турыда. Калганы кала инде, мал дип баштан колак кагасы юк.
– Совет властеның иң беренче карарларында ук шәхси милек юкка
чыгасы күрсәтелгән. Шулай булгач, бу хәлләр безнең алда булачакларыннан.
– Аның өчен башта җиңеп чыгарга кирәк, элекке тормышны кайтарырга.
Бөтен яктан да урап алдылар советларны. Җиңмәсләр дип уйлыйсыңмы?

– Булмас. Большевиклар халыкның иң авырткан җирләрен ачып
салдылар, аны дәвалый да башладылар.
– Әгәр Учредительләр Җыелышын үткәргән булсалар, большевиклар бу
тиклем начар хәлдә дә калмаслар иде бит. Хәер, ул җыелыш булса, эсерлар
җиңеп чыгар иде. – Нигъмәтҗан тынып торды да сүзен дәвам итте. –
Эсерларга да ышаныч бетте, күз буяучылар булып чыктылар. Бернинди
эш юк, бары сүз.
– Ә большевиклар әйткәннәрен үти киләләр.
– Белмим, күпкәме, азгамы. Беләсеңме, бүгенгә алдагы көннәрне егерме-
егерме биш елга күргән фирка да, шәхес тә юк бездә. Димәк, юлның,
дөресрәге – юлсызлыкның бер ягыннан икенче ягына ташлану булачак.
Теге өч сукыр турындагы мәсәлдәге кебек, «уңга-сулга, алга-артка» дип,
упкынга атлыйбыз.
– Ничек кенә булмасын, туктый да, артка да баралмаслык дәвердәбез.
Акыл белән, алны-артны карап җиңеп чыга алырбызмы, мин белмим.
Халыкта булган төплелеккә ышаныч бар-барын, күпмегә җитәр ул, кем белә.
– Ә мин беркемгә дә, бернәрсәгә дә ышанмыйм. Менә, кара. Безнең
якта теләгән кеше әллә нинди уңышларга ирешә ала, алды. Теләсәң,
эшлә, теләмәсәң, үзең бел. Шул ук вакытта ниндидер гауга, ниндидер
аңлашылмаучылык та килеп чыкмады. Әйбәт кенә яши идек. Хәзер ни
була инде? Якалашабызмы? Бер-беребезне талый башлыйбызмы? Сугыш-
үтереш китәме? Кая алып барып җиткерәбез илне? Ленин шуны телиме?
– Большевиклар да, шәхсән, Ленин да гаепле түгел монда.
– Ә кем?
– Мин дә синең кебек. Белмим. Ничәнче ай инде старшина, әле бернинди
акыллы карар күргән юк. Менә якын арада монда да сугыш башланачак –
Салих кайта дигән хәбәр бар. Аның нинди кеше икәнен беләсең. Димәк,
ике лагерь, ике як, ике яктан да кыргыйлык.
Бу сүзләрнең дөреслеген алар икесе дә яхшы аңлый иде. Нигъмәтҗан
сүзгә кушылды.
– Бая әйткән «алдагы көннәрне егерме-егерме биш елга күргән фирка
да, шәхес тә юк бездә» дигән сүзләргә кире кайтам. Тарихта булган бар
инкыйлаб та бер-берсен үтереп бетерү белән тәмамлана. Бөек француз
революциясен исеңә төшер. «Революция үзенең балаларын ашый» – бу
бит шул заманнан калган сүзләр. Сез үзегез дә шул хәлләрдә калмассызмы
икән? Менә минем сүзләрне хәтерләп кал!
– Кем белә, кем белә! Синең чыгып китәр мөмкинлекләрең бар, ә безгә
нишләргә? Франция дигәч, шул көннәрнең герое Дантонны да искә ал:
«Туган илне итекнең олтырагы астында алып китеп булмый!»
Бүлмәдәге тынлыкны әллә кайдан монда кереп урнашкан өй чикерткәсе
генә боза, тыштагы көчәйгән җил кайдадыр ябылмаган капканы ябарга
тырышып суккалый.
– Ярар, Ильяс туган! Болай булуы кыен хәл, билгеле. Тик ни эшлисең?
Язмыштыр, аңардан узмыш юк. Исән-сау бул. Очрашырга язсын!
– Иншалла! Бирсен Ходай!
Бу якларның тарихында тирән эз калдырган, яңа дәвер тагын йөз ел
файдаланырлык мөлкәт калдырган Фазыловлар гаиләсенең эшлекле кешесе Нигъмәтҗан, башын горур тотып, волость бинасыннан чыгып китте. Алар
арасында волость ишеге генә түгел, алдагы дөньяга алып барган ишекнең
мәңгелеккә ябылуын бүген беркем дә күз алдына китерми иде әлегә.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев