КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Дөнья бөтенләй бозылды, моны Ильяс инде күптән аңлады. Салих кайтып керсә, яңа властька борылган бер кеше дә исән калмаячагы ачык иде. Йөздән артык кеше – ә аларның күбесе фронтовиклар – авылны саклап чыгарга әзер, тик корал юк. Шул йөздән артык кешегә искереп беткән унлап винтовка, калганы... Калганы корал түгел инде ул.
42
Дөнья бөтенләй бозылды, моны Ильяс инде күптән аңлады. Салих
кайтып керсә, яңа властька борылган бер кеше дә исән калмаячагы ачык
иде. Йөздән артык кеше – ә аларның күбесе фронтовиклар – авылны саклап
чыгарга әзер, тик корал юк. Шул йөздән артык кешегә искереп беткән унлап
винтовка, калганы... Калганы корал түгел инде ул.
Салих баштанаяк коралланган солдатлар белән кайтачак. Аларга каршы
фронт тоту турында сүз дә юк. Өченче көн бушап калган волость бинасында
арлы-бире йөри торгач, Ильяс бер карарга килеп, киңәшкә Гаязетдин белән
Галләм картны чакырып алды.
Озак көттермәделәр, бик тиз килеп җиттеләр киңәшчеләр. Исәнлек-
иминлек сорашу белән Ильяс, сүз башлап, ачыктан-ачык хәлләрнең бик
әйбәт булмаганын бәян итте.
– Значитца, фронттан кайткан һәрбер ир кеше йә мобилизациягә
эләгәчәк, йә кулга алыначак. Каршы торырлык отряд бар, тик корал юк.
Тагын өяздән ашлык запасларын тиз арада Уфага җибәрү кирәклеге
турында күрсәтмә килде. Халыкның ачуын чыгармый гына үти торган юлы
бар бу күрсәтмәнең. Дөнья ташлап, каядыр чыгып киткән Фазыловларның
келәтләрендә инде хуҗасыз булган бик күп ашлык ята. Әгәр шуның белән
капласалар, бу таләпне? Тик аны станция ягына – Чернушкага җибәрү
аклар кулына илтеп тапшыру белән бер. Казанцевога пристаньга олау белән
җибәрү дә шикле, анда бүген кемнең хуҗа икәнен белүче юк. Ашлык күп,
олау да зур булачак, аны сакларга да кирәк. Бу тиклем ашлыкны яшереп
кую да мөмкин түгелдер. Киңәш кирәк. Нишлибез?
Олылар, баш чайкап, озак кына бер сүз эндәшми утырдылар. Бераздан
Гаязетдин үзеннән олырак булган Галләметдингә карады. Тегесе «сөйлә»
дип башын каккач, Гаязетдин сүз башлады.
– Хәл авыр, тик аннан да начарракларны күргән булды. Мин отрядны
Томафи яланына алып чыгып урнаштырырга киңәш бирәм. Күзәтүләргә
караганда, көз җылы булачак, урманда яшәрлек. Үктәбр уртасына килеп
кердек, ә тышта җәй азагы кебек җылы.
Томафи яланы! Бер яктан тирән Танып, аның өсте кырдагы кебек, беркем
күренми үтә алмый, ике яктан кеше үтә алмаслык Тукмай сазлыклары,
кайчандыр дамба итеп күтәрелгән арбалы ат үтәрлек тар гына юл. Юлның
башында, дозор ятарлык бәләкәй генә булса да, өстеннән бар дөнья уч
төбендәгедәй күренеп торган сырт. Моннан да яхшы урын юк, стратегик
яктан да, тактика ягыннан да бик ышанычлы урын ул Томафи яланы.
Галләм сүзгә кушылды.
– Ысматри-матри, киңәш берсүзсез шәп, бу урын йөз кешене генә
түгел, күбрәген дә сыйдыра ала. Керү юлы берәү генә, ул да күз алдында.
Ашамлык, утын, чиста су кул астында. Томафи картның иске булса да,
өе дә сакланып килә, анда да яшәрлек. – Галләм туктап калды. – Тик ике
начар ягын күз уңында тотарга кирәк. Сазлык аша борынгы юл бар. Ул
Үгез чишмәдән башлана, Томафига килеп тоташа.
– Кем белә инде ул борынгы юлны хәзер?
– Бездә дүрт кеше. Икесе синең алда утыра. Өченчесе сугыштан агач
аяк белән кайткан Галәветдин. Тагын Ярми, ул юк инде. Михайловкадан
кем беләдер.
Гаязетдин Галләмгә борылды:
– Тагын бер кешене оныттың.
– Ә-ә, матри-ка. Бишенче кеше – Ризван! Аның белмәгән нәрсәсе юк!
– Ә икенче начар ягы?
– Ысматри-матри, икенче начар ягы – Томафи Матусов буасыннан
астарак урнашкан. Әгәр дошман буа суын ерып җибәрсә, Томафины бер
аршинга су баса. Монысыннан инде Салих туктап тормаячак, билләһи!
Син ысматри-матри, ә!
Өчесе дә туктап калдылар. Шунда Гаязетдин кинәт башын күтәрде:
– Без Хатмул пучинкәсен оныттык бит? Томафиның сазлыксыз башында?
Ильяс дәртләнеп китте.
– Теге Ямаяз ерымы ягыннанмы? Хатмул юлбасарның качып яткан
урыны, чыгу юллары, яшәү бүлмәләре.
Галләметдин үз алдына сөйләнгәндәй итеп фикерен әйтте:
– Ә-ә, ысматри-матри! Әгәр ул юлларны алдан карап куйганда? Тик
атларны ничек алып чыгарга? Хатмулның юллары ат чыгарлык түгел бит.
Гаязетдин Галләмнең сүзен үзе уйлаганча дәвам итте:
– Кайчандыр аның юллары Каюм мәгарәсенә кергән диләр иде. Яшьрәк
чакта мин ул юлларны карап йөргән бар. Тик мәгарәдә бик куркыныч,
сөйләшкән тавыштан ук ишелеп төшәргә торган кызыл балчык. Ат белән
анда керсәң, исән чыгуың икеле.
Галләм тагын сүзгә кушылды:
– Монысы дөрес. Мин хәтта адаша яздым әле бер. Шуннан башлап анда
кергәнем дә юк, ә керә торган җиренә агачлар өеп куйдык, ысматри-матри.
Хәзер ни хәлдәдер, белмим. Барып карарга кирәк, тикшерергә. Шуннан,
ысматри-матри, безгә бит мәгарә буеннан-буена кирәкми, тау астыннан
үтеп китәр өчен генә. Чыга торган җирләре аның берничә. Ни хәлдәләр
икән, анысын менә белмим.
Ильяс аларны тынычландырды.
– Барысын да уйлап җиткерә алмабыздыр бүгенгә. Моннан да кулайрак
башка юл юктыр бит?
Озак уйладылар өчесе дә. Башта «юк» дип, Галләметдин, аннан
Гаязетдин әйтте, аннан Ильяс үзе дә баш какты.
– Болай итәбез, значитца. – Ильясның тавышында командир авазлары
яңгырады. – Иртәгәдән ун-унбиш кешене Томафиның өен карарга,
землянкалар казырга, Хатмулның юлларын тикшерергә, кирәк булса,
төзекләндерергә, киңәйтергә җибәрәбез.
Аны Галләм карт бүлдерде.
– Вакыт, вакыт кыска, Ильяс, ысматри-матри! Унбиш кеше аз.
Утыздан да ким түгел. Өлгермибез. Мин иртәгәдән алар белән чыгам,
берьюлы теге иске юлны да карармын. Бәлки, исән дә түгелдер инде ул.
Шуннан бер-ике кеше белән мәгарәне дә үтәрбез. Шуннан, ысматри-
матри, баулар кирәк булыр бик озын, иртәгә безнең белән баручыларга
алырга кушарга кирәк.
– Ярар. Шулай итәрбез. Тик... Тагын бер сорау калды бит. Ашлык! Аны
нишләтәбез?
– Күпмерәк инде ул?
– Аз түгел. Капчыклап исәпләгәндә, йөз илледән артык булыр. Димәк,
ун арбадан күбрәк бер олау була инде.
– Бая үзең әйткәнчә, аны Чернушкага җибәрсәк, аклар кулына илтеп
тапшырабыз. Казанцевога ун арба ашлык куу да якын араны үтү түгел
бит инде ул.
Бераз тик кенә утыргач, Гаязетдин үзенең алтын киңәшен әйтте:
– Бер генә юл. Гәвендә Матусовның яздан бирле ике баркасы тора.
Шуларның берсен алсак, ашлыкны сыйдырырга була. Тик Танып
Казанцевога табан акмый бит. Димәк, Борай авылында аны атларга төяргә туры килә, аннан кырык чакрым тирәсе. Шуннан, бер-ике кораллы кеше
дә кирәк озатып барырга, бүгенге хәлләрне үзегез дә беләсез.
Ильяс та көттермәде:
– Баркасын алырбыз, каршылык күрмим. Матусовныкылар озатып
барырга ризалашмас. Значитца, Гаязетдин ага, синнән башка беркем дә
алып төшә алмый ул барканы елга буйлап. Ризалаш, ә?
– Ну, ярар инде, төшәрбез, алайса! Тик ике нәрсә борчый мине. Берсе
иң куркытканы – салкын булып, елга туңып китсә, нишләрбез? Тагын, ни
булса, шул булыр дип юлга чыгып булмый бит.
– Ә нишлибез? Башка бер чара да юк бит!
– Бар. Син Борай волостена ярдәм сорап хат яз. Бу беренче, иң уңайлы
юл, әгәр волостьта безнекеләр утырса. Ә мин хәзер Борайга Шәрәфигә хат
язам. Монысы инде катлаулы юл, беренчесе барып чыкмаса дип.
– Кем инде ул Шәрәфи? – Галләм сүзгә кушылды.
– Бик хәлле кеше. Безнең карт әтиләр башкорт-мишәр гаскәрендә бергә
хезмәт кылганнар. Аның бер ярма яргыч, өч су тегермәне, Агыйдел буенда
бер иген пристане бар иде, алып бетермәсәләр власть файдасына.
Ильяс та нидер исенә төшерде.
– Ялгышмасам, ул бит ел башында большевикларга каршы Борай
ихтилалын оештыручы. Меңнән артык кеше катнаша. Алар губерна
продуправасы тарафыннан үзәккә озатырга әзерләгән ярты миллион потка
якын игенне кулга төшерәләр. Значитца, март аенда ихтилал бастырыла,
Борай кантоны туздырыла. Икмәкне яшереп өлгермиләр, ул продразвёрстка
фондына кире кайтарыла.
– Ул, хәзер кайдадыр, белмим. Тик безнең очракта, әгәр волость аклар
кулында булса, аңардан башка ярдәм итә алучыны күрмим. Язган ике хат
белән Борайга берәр кешене җибәрергә кирәк булыр. Су буйлап сигез-тугыз
көн төшәсе, ул анда, Казанцевога тиклем барырлык олау җыеп, безне көтеп
торырга тиеш.
– Ә кемне? Монда бар да кирәк, һәрбер кеше алтын урынына.
Тик кенә эндәшми утырган Галләм җанланып китте:
– Бар андый кеше бездә, бар. Аңардан башка беркем дә үти алмый
мондый бик тә үзенчәлекле йомышны.
Һәм Ильяс белән икесе берьюлы бер үк исемне атадылар.
Сүзләр бетте. Тиешле кешеләргә эш кушасы гына калды, кемне кая
җибәрәсен билгеләп, иртәгесен кайгыртырга кирәк.
Волостьтан чыгып, өчесе өч якка таралдылар: икесе үзләренең өйләренә
табан, Ильяс югары очка – Ризванның өенә.
43
– Көттем, көттем сине, Аркадий Михайлович! Без бит синең туган
Николай Михайлович белән бергә үстек, укыдык бергә, яткан урыны
йомшак булсын... Аның кебек кануннарны яхшы белгән, кеше белән эшли
белгән урядник булмас инде хәзер! – Степан кулын селтәде. – Әнә андый
кешеләрнең булмавының нәтиҗәсен күрәбез түгелме? Законсызлык, тәртип
югалу, Рәсәйне таркату!
Аркадий уңайсызланып китте, ахры, күзләрен челт-челт йомып алды.
– Рәхмәт, Степан Акинфиевич, рәхмәт истә тотканыгызга.
– Ипполит ничек? Исән-саумы?
– Начар, кызганычка каршы, начар. Ята ул. Ничә ел урман ерып йөрү
аның бар тазалыгын алды, ахры.
– Дааа! Ул да үзен аямый эшләде инде. – Степан ябылып өлгергән
капканы ачты. – Әйдә, өйгә үт!
Алар кергәндә, өстәл җыештырылган, кунаклар калдырган аяк эзләре
сөртеп алынган иде инде.
– Аркадий Михайлович, чәйгә утырганчы сөйләшеп алыйк әле.
Кара-каршы утыргач, Степан әңгәмәне башлады. Башта ул тагын бер
мәртәбә үзенең кайда йөреп кайтканын сөйләде. Бу юлы ул курыкканын,
теге яшь егетнең янауларын да сөйләп тормады. Бары тик отряд җыярга
кирәклекне ерактагы командирлар кушуы икәнен аңлатты.
– Отряд бар дип әйтергә була, йөздән артык кеше язылды да инде. Бар
да безнең православныйлар. Иң мөһиме, Аркадий Михайлович, командир
кирәк полкка. Шул эшне сиңа тапшырырга карар кылдык. Син сугышта
булган поручик, фронтовик, барысын да беләсең. Ни уйлыйсың?
Дедухин шундыйрак тәкъдим булырын көткән иде. Шуңа озак уйлап
тормады, ризалашты, тик үзенең шартларын әйтә салды:
– Минем эшкә тыгылмаска. Мин кушканны берсүзсез үтәргә. Миңа
каршы сөйләмәскә. Башбаштаклык рөхсәт итмим. Һәрбер бозык эшкә
җәза! Корал җыярга, аны сатып алырга. Язылганнарны ашатырга акча
табарга. Монысын инде халык өстенә ташлыйбыз. Һәркем отрядка үз аты
белән килә. Халыкны җыю бөтенләе белән сездән, аларны өйрәтү миннән,
боерыклар миннән!
– Халык риза. Мин әле генә безнең хәллеләр белән сөйләштем,
килештем. Акча җыябыз, үзеңә дә жалованье булачак. – Монысын сөйләшеп
өлгермәгәннәр иде дә ул, Степан алдашты, башкача мөмкин дә түгел иде
бу очракта.
Аркадий соңгы соравын бирде.
– Кайда, кайчан?
– Иртәгә кичкә, чиркәү мәйданында җыелабыз. – Степан, кулларын
җәеп, Аркадийны өстәл артына чакырды. – Әйдә, Алла җибәргән ризыктан
авыз итик.
– Аштан өстен булып булмый, Степан Акинфиевич!
Чәен дә эчтеләр, мәен дә каптылар. Бераз гына салып алгач, Степан
сүзнең үзе өчен иң әһәмиятле булган өлешенә күчте.
– Аркадий Михайлович, сугыш сугыш инде, кайчандыр туктар. Минем
гаилә турында уйлавымны дөрес аңларсың димен. Кызым бар, аңа күзе
төшеп йөргән авыл егете бер. Ал әле шуны үзеңә урынбасар итеп.
Степан бик озак сатулашырга туры килер дип уйлаган иде, тик алай
булып чыкмады. Аркадий шунда ук ризалашты, бары иртәгегә тиклем
егетне күрсәтергә генә кушты.
– Бернинди авырлыгы юк моның! – Степан, тәрәзәгә барып, пыялага
чиртте. Григорийның улы чакырып китергән, әлегә урамда йөргән Савелий
йөгереп кереп тә җитте.
– Менә ул, Савелий Чуров!
Ишек төбендә озын буйлы, ыспай гына киенгән, аксыл чәчләре маңгаена
төшеп, кашларын каплап торган матур озынча йөзле егет басып тора иде.
Дедухинга килгән беренче уй «сиңа кичке уендә кызларны саташтырып,
елатып йөрергә генә инде» булды, тик ул аны әйтмәде дә, сиздермәде дә.
– Ярар. Степан Акинфиевич, яшь бит инде бу, армиядә булмаган, солдат
эшен якыннан түгел, ерактан да белми. Ну, ничего. Өйрәтербез! – Дедухин,
Чуровка борылып, бая гына әйткән сүзләренең яртысын кабатлады. –
Баштанаяк мине тыңлау. Мин кушканны берсүзсез үтәү. Миңа каршы
сөйләмәү. Башбаштаклык юк. Һәрбер бозык эшеңә җәза! Бел, жәлләп
тормаячакмын, атып китәргә дә булдырырмын! Бары тимер тәртип кенә
безне коткара алыр бу афәтле елларда.
Степан ризалашып башын какты. Савелий әллә куркудан, әллә
уңайсызланып, бөтенләй коелып төште, ишек төбендә таптанып басып
торуын белде. Хуҗа белән аның кунагы бераздан аны бөтенләй оныттылар
бугай.
– Йә, Степан Акинфиевич, исемлекне йөгертеп кенә карап чыгыйк әле! –
Аркадий егеткә борылды. – Әйдә, безгә табан, нәрсә ишек яңагын терәп
торасың?
Шунда гына Савелий акрын гына алга атлады да өстәлнең бер почмагына
утырды. Дедухин исемлек белән канәгать калды, кешеләрне белүе белән
Степанны аптыратты хәтта.
– Иртәгә гомум сөйләшүдән соң әзерлекне башлыйбыз. Йөз кешене
өч взводка бүләбез, кече командирлар билгелибез. Мин фронттан үзем
белән өч винтовка, бераз патроннар эләктергән идем. Иң башта ату буенча
күнекмәләр үткәрербез. Шуннан рекогносцировка – монысы ачыклау, эзләү
була. Басуда күнегүләр – окоп, блиндаж. Чуров, сиңа приказ: иртәгә, халык
җыела башлагач та, бу исемлеккә өстәмә керт: кем кайда хезмәт иткән,
званиесе бармы, нинди бүләкләре – орден, медальме. Гаиләсе, кемнәре
бар. Бөтен мәгълүматны яттан белергә тиешсең! Аңладыңмы?
– А-аңладым!
Дедухинга аның болай куркуы ошый да иде. Әйдә, шулай булсын,
курыксын, калтырап торсын.
– Казанлы отрядының исемлеген кулга төшерергә кирәк, монысын
мин үзем табарга тырышырмын. Ул безгә бик кирәк булачак. Аларда да
күбесенчә фронтовиклар, бүрек белән генә бәреп ега торган түгелләр.
Командирлары белемле кеше, власть та алар ягында. Бер сүз белән әйткәндә,
уен-муен түгел!
Чуровның башын «Мин монда нигә килеп кысылдым икән?» дигән уй
бораулады да бораулады...
Степан, сузган стаканны бушаткач, Аркадий, кара икмәк өстенә дуңгыз
мае салып, тәмләп чәйнәде дә иптәшләренә борылды:
– Бүгенгә җитәр. Иртәгә төшкә килеп җитәм. Чуров, мәктәпнең ишеккә
якын булган бер бүлмәсен, хәзер үк барып, парталардан бушат, анда безнең
штаб булыр.
Озаттылар кунакны. Бу тиклем эш булыры башларына да кермәгән
кешеләр капка төбендә аптырап туктап калдылар. Беренче булып Степан
аңына килде.
– Ярар, өйрәнеп китәрбез әле, – диде ул йомшак кына. – Син, Савелий, бар, мәктәптә берәр бүлмәне әзерлә. Командирны тыңламау бик начар
нәрсә, хезмәт итмәсәм дә, моны гына беләм.
Мәктәп Савелийның беренче җиңелүе дә булып чыкты. Ул, ишекне
каерып ачып, беренче бүлмәдән парталарны өстери башлаган гына иде,
мәктәпкә укытучы Андрей Афанасьевич Коновалов килеп керде.
– А ну, тукта! Кем шаяра монда? Кая өстерисең парталарны? – Яктыдан
караңгырак бүлмәгә кереп, тышта калган күзләре белән карый торгач,
ул Савелийны танып алды. – Чуров? Савелка? Нишлисең монда? Кая
ташыйсың парталарны, ә?
Савелий, беренче класс баласыдай, коты очып укытучы алдында туктап
калды, аның нидер әйтергә теләгән теле аңкавына ябышты. Калтыраган
куллары белән баш киемен тартып төшерде, ә анысы кулда гына калмады,
тапталган идәнгә үк очты.
– Нәрсә мыгырдыйсың? Мин сине шулай мыгырдарга өйрәттеммени
җавап урынына?
Ниһаять, Савелийның теле ачылды.
– Ан-андрей Аф-аф-анасьевич, миңа Степан А-акинфиевич кушты, а-аңа
А-аркадий Михайлович Дедухин кушты.
– У-ух, син! Ул кушты, бу кушты! Эт – эткә, эт – койрыкка. Миңа калса,
император үзе кушсын! Мин бит, нинди авырлык белән буяу табып, әле генә
буяп чыктым идәнне. Ә син! Кара, нинди эзләр калдыргансың! Парталарны
өстерәп, идән буявын тырнак эзләре кебек актарып ташлагансың, итегеңнән
коелган пычракны күр! Нигә дип ишекнең келәсен каердың? Ачкычның
болдыр тактасы астында ятканын бөтен авыл, барлык укучылар белә бит!
Менә инде, көч бар, акыл кирәкми!
– Гафу итегез, Ан-андрей Аф-аф-анасьевич!
– Немедленно! Ишетәсеңме, немедленно класс идәнен юып чыгарасың!
Әнә, ишек төбендә калган буяу тора, сызылган эзләрне буйыйсың. Шуннан,
идән бераз кипкәч, парталарны үз урынына! Шуннан ишекнең келәсен
көйләп кагып куясың! Ә шуннан инде минем рөхсәттән башка якын
киләсе булма мәктәпкә! Ишетсен колагың! Ә эшеңне бер сәгатьтән килеп
тикшерәм!
Укытучы, эре адымнар белән атлап, мәктәптән чыгып китте. Ә Чуров,
авыр сулап, ул кушкан эшләрне эшләргә ашыкты.
(Дәвамы бар)
«КУ» 08, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев