Сөембикә Кудашеваның Рәдиф Гаташка язган хатлары
Хөрмәтле Рәдиф әфәнде! Сезнең белән күрешүләр, сөйләшүләр, әтиебезнең 100 еллык юбилее көнендә аралашулар әле кичә генә булган вакыйгалар кебек тоела безгә. Кадерле әтиебезнең зур бәйрәмендә Сез безнең шатлыгыбызны ихлас уртаклаштыгыз, бик җылы сүзләр әйттегез, аның хәтер кичәсенә ямь өстәдегез, бик зур рәхмәт Сезгә, Рәдиф әфәнде!
1994 ел
Уфа
Хөрмәтле Рәдиф әфәнде!
Сезнең белән күрешүләр, сөйләшүләр, әтиебезнең 100 еллык юбилее көнендә
аралашулар әле кичә генә булган вакыйгалар кебек тоела безгә.
Кадерле әтиебезнең зур бәйрәмендә Сез безнең шатлыгыбызны ихлас
уртаклаштыгыз, бик җылы сүзләр әйттегез, аның хәтер кичәсенә ямь өстәдегез, бик
зур рәхмәт Сезгә, Рәдиф әфәнде!
Сезгә җитәрлек ихтирам күрсәтә алмаганбыздыр, бик авырлык белән хәзерләнгән,
безнең өчен бик кыйммәтле бәйрәмгә без хәлләрдән таеп килеп терәлдек. Бу
100 еллык юбилей күп кенә каршылыкларга очрады. Бик тиз генә хәзерләнеп үткәрделәр
җитәкчеләр бу юбилейны. Шулай да ул көтелмәгәнчә җылы, матур үтте. Бәлки Сез
сизгәнсездер, бу юбилейда барлыгы сигез башкорт язучысы булды, ә калганнары
«Ак тирмә»дә җыелышта булдылар, юбилейга килмәделәр. Ләкин зал тулы иде, анда
әтиебезне хөрмәт иткән кешеләр утыра иде, шуңа күрә дә ул залда утырган кешеләргә
бу бәйрәмне үзләренең җылы тойгылары белән тагын да матурлап җибәрделәр. Әти
турында ихлас әйтелгән сүзләрне кул чабып каршыладылар, бу кичә безгә шәхси өйдә
үткән кебек тоелды. Килгән кунакларыбыз әтинең ихтирам иткән яраткан кешеләре
иде. Сез нәкъ татарча, татар кәләпүше киеп килдегез, тирән мәгънәле, җылы сүзләр
әйттегез, халык Сезнең сүзләрегезне нык алкышлар белән каршы алды. Әле булса
Сезне искә төшереп сөйлиләр.
Рәдиф әфәнде! Сез үзегез күрдегез, әтиебезнең бәйрәме хөкүмәт дәрәҗәсендә
үткәрелмәде, халыкча булды. Бәлки бу яхшырактыр да. Ләкин аның дәрәҗәсен
төшерергә омтылулар күп булды, һәм ул сизелеп тә торды. 1960 еллардан бирле «дусларыбыз» С.Кудашка каршы көрәш алып бара, нәрсә генә эшләмәделәр. <…>
нинди түбәнлекләргә төштеләр, нахак бәлаләр яктылар, ләкин бу эшләрне барыбер
документаль, рәсми рәвештә исбат итә алмадылар, чөнки әтинең бер генә гаебе дә юк.
12 язучы, килеп, КГБ архивларының астын өскә китереп, әтигә каршы документлар
эзләргә тотындылар, ләкин теләкләренә ирешә алмадылар, киресенчә, әтигә ябылган
ялган эшләрне кем башкарганны үзләре күрделәр. Ләкин общественное мнение дигән
нәрсә бер чир шикелле, озак бетми, аны төзәтер өчен вакыт һәм көч кирәк. Шунысы
шатлыклы: әтинең безгә әйткән сүзләре дөрес булып чыкты, без ул әйткәндә дә шулай
уйлаган идек, ул безгә: «Сез, балалар, курыкмагыз, минем кешеләр алдында гаебем
юк, кешеләр өстеннән йөрмәдем, кешеләрне утыртуда катнашмадым, ә үземне нахакка
рәнҗетүчеләр күп булды», – диде һәм сабыр булырга кушты. Бу кешеләргә каршы
җавап язып караса да, аны бастырып чыгармадылар. Хәзер без аларның барысын да
аның яңа хәзерләнеп ята торган публицистикасына кертәчәкбез.
Ничә анонимка гына килмәде аңа! <…> да бар, аның язу стилен шундук
төшендек, үзе белгән, язган кешеләре – дусларын әйтәм – алар сөйләп йөрделәр. Әти
ул хатларны КГБга илтеп биргән иде, авторларын табарга сорап. Таба алмадылар,
ә анонимкалар тынып калдылар... Ә 1988 елны яз көне әтигә Казаннан бер әшәке
эчтәлекле, куркыныч хат килеп төште, аны мин әтигә күрсәтмәдем. Беләм, бу
ялган яла,кайчан да булса дөреслек ачылыр дип көттем. Хатны «Сәйфи агай...»
дип башлаган, бу инде башкортча мөрәҗәгать формасы, Казанда – ага, абый дип
эндәшәләр. Ә кулын Насыйбуллин Х.А. дип куйган, адресы – Комлев урамы, №2,
Союз Писателей дигән. Менә хәзер вакыт җитте ул явыз, пычрак хатны бастырып,
анализ бирергә. Әгәр шундый кеше була калса, аның адресын табып булмас микән?
Хәзер КГБ эшмәкәре Галәветдинов иптәшнең әтине гаепләүчеләргә җавабы бар, анда
әтинең исеме аталмый, чөнки әтине барлык гаепләүчеләр дә исемен әйтмичә генә
сөйләделәр, һаман исемен атамыйча гына, аны җавапка тартуны сорадылар. Чөнки
үзләренең сүзләренә үзләре ышанып җитми алар, куркалар, ә тере кешене җәфалау,
пычрату белән җитди булышалар, шуңа вакытларын да, көчләрен дә кызганмыйлар,
саташкан воображениеләрен, чирле фантазияләрен аракы белән кыздырып кына
торалар. <…>
Хөрмәтле Рәдиф әфәнде! Сез шомлы уйлар белән кайтып китмәдегезме? Мин
шулай дип уйламыйм, ләкин Уфадагы хәлләрне яхшы беләм. Сез үзегез күрдегез,
юбилей сәхнәсендә утырган хөкүмәт кешеләре – <…> һәм культура министры кеше
күмү мәрәсимендә утырган шикелле мрачно утырдылар, авыз ачып, бер генә сүз дә
әйтә алмадылар, чөнки теләмәделәр.
<…> – әтигә каршы кешеләрнең хөкүмәттә утыручы вәкиле. Аның аркасында
юбилейга әзерлек тә соңлап башланды, күп нәрсәләр эшләнмәде. Президентыбыз да
килмәде, чөнки аңа да әтине гел начар итеп кенә күрсәтеп торалар. Әтине җирләгәндә
килеп хушлашкан иде, анда аңа 100 яшь тулу турында да сүз булган, аны үткәрү
турында да. Ә тормышта алай булып чыкмады. Ярый, хәзер барысы да тарихта калды.
Шулай да эч поша, дөреслек өскә чыкса да, шул турыда ныклап, беркем бернәрсә дә
әйтми, курка. Без Рөстәм белән әти турында китап яза башлаган идек, инде 20 нче
елларга килеп җиттек. Без аны кеше буларак, шәхси яктан күрсәтергә тырышабыз.
Аның иҗатын яктырткан хезмәтләр күп булды, ә менә аның тормышын, ничек яшәвен,
аның дусларын, аны нахакка җәфалауларын әле күп кешеләр белми. Шул эшне
башкарып чыгарып булса, әтиебезне кешеләргә, бигрәк тә яшьләргә дөрес аңларга
ярдәм итәр иде.
Юбилей көннәре артта калды, ләкин алар истән чыгарлык түгел. Халык җылы кабул
итте бит әтинең бәйрәмен, туган авылында да ифрат матур кичә булды. Һәйкәл ачу
тантанасы – мәңге истә калырлык, ә шул кабер ташы өчен безнең йөрүләрне белсәгез,
шул уңай белән тартышларны…
Хөрмәтле Рәдиф әфәнде! «Казан утлары»ның ике саны әтине бик матур биргән,
«Мирас» журналында тирән мәкалә чыккан, аның 1913–1918 елларда язылган
шигырьләре ничек актуаль укыла. Ә Казан газеталары нинди матур битләр
бирделәр! «Аргамак» ничек бирә башлады әтине! Шуннан соң «Агыйдел»не
алыгыз. Ярый әле, академик Г.Хөсәенов әтине бирү юлын тапкан. Аңа 100 яшь
тулса да, аны һаман арткарак куйганнар бит инде, янәсе, ул шуңа гына лаек... Әйдә,
булсын, ләкин аның исемен әдәбияттан алып ташлау мөмкин түгел. <…> һәм
К°лар шуңа омтылганнар иде. Хәзер без аның әсәрләрен хөкүмәт нәшриятында
чыгару юлларын эзлибез. Хәзер чыгарабыз диләр инде, намусларына оят килде
бугай.
Юбилей үтү белән Рөстәмне больницага алып киттеләр. Юбилей алдыннан аңа
бик начар диагноз куя язганнар иде, ул тын ала алмый башлады, 3-4 тапкыр ашыгыч
ярдәм килеп коткарып калган иде. Ә үзе юбилей үтмичә, больницага кермим дип
түзде, чирли-чирли үткәрде ул көннәрне. Больницада аның бронхларын дарулар
белән юдырдылар, чистарттылар дисәм дә, дөрес булыр. Менә бер генә атна әле ул
өйдә, инде мин авырып киттем. Бөерләр авырта, бу да начар чир инде. Рөстәм тирән
итеп тын ала башлады. Ә бит ныклап уйламыйча куелган диагноз кешене үтерергә
дә мөмкин.
Хөрмәтле Рәдиф әфәнде! Әгәр Уфага килә калсагыз, Сез һәрвакыт безнең кадерле
кунагыбыз булырсыз, рәхим итегез.
Әмирхан ага белән Наҗия апага безнең сәламнәребезне, телефон аша гына булса
да, тапшырыгыз! Шулай ук Равил әфәнде Фәйзуллинга, Хәлим әфәнде Гайнуллинга,
Галия Минскаяга, Хәсән агабызның хатыны Мөнҗия апага, Нәкый абыебызның хатыны
Нәҗибә ханымга, Сибгат ага Хәкимнең хатынына, Мирсәй Әмирнең хатынына, Гомәр
ага Бәширов һәм аның гаиләсенә дә безнең сәламнәребезне тапшырсагыз, без бик-бик
шат булыр идек.
Сезгә Рөстәмнән бик күп сәлам!
Зур хөрмәт белән, Сөембикә.
«КУ» 08, 2024
Фото: unsplash
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев