Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Гәрәйгә Хәмит тезген белән суктыруын белде. – Монысы миңа төшкән оят өчен! Монысы шушы яшемдә, халык көлеп, исемемне чәйнәгән өчен! Монысы Степан кызы өчен! Монысы гореф- гадәтне санга сукмаган өчен! Монысы марҗа өчен!

(Башыннан укыгыз)

21
Старшина Ибраһим үзенең юлбасарларын, андый-мондый хәлләр
булмасын дип, ике-өч атнадан артык якын китерми тотты. Шул арада
ул тагын нәрсә эшләргә кирәклеге турында уйлады, Матусовның эшен
туктатыр юллар табарга тырышты. Йөри торгач тапты ул юлларны. Тик
аны тапканчы, өязгә барып кайтырга туры килде.
Бөре өязе сугыш башланган елларда дистәләгән волостьны үз эченә
алган административ берәмлек булып танылган өязләрнең берсе булып
үсеп китә. Географик яктан бик уңайлы урнашуы, күп сулы Агыйдел
елгасының, кирәксә, диңгез белән тоташтыруы, тирә-якта даны чыккан
төрмәсе булуы, сәяси эшләрнең үзәге булып китүе дә аңа файда өсти, аның
данын башкалардан биегрәк итеп күтәрә иде.
Ничек кенә булмасын, соңгы айларның сәяси яктан да, икътисади яктан
да тотрыксызлыгы кеше нервыларын гына җеп итеп сузмый, административ
җепләрне дә чыңлата, анда эшләгән кешеләрне кычкыртып елата.
Ярдәмчеләре, кереп, шәүлә булып утырдылар. Ибраһим алардан берәр
төрле яңалык, тәкъдимнәр көтә иде. Ә болар телләрен йотканнармыни,
бер сүз дәшмиләр!
– Йә, нинди тәкъдимнәр бар? Туктатмыйбыздыр бер башлаган эшне?
Тамырбулат абзый, ни уйлыйсың?
– Теге... ни... бик кайгылы чагы, бераз түзеп тормыйбызмы дим?
– Син дәме? – Ибраһим Ярмигә борылды. Тегесе тамагын кырып, төссез
күзләре белән стенадагы чебенне күзәтеп, өметсез генә җавап бирде:
– Соң, чынлап та бик каты килеп чыкты, түзик бераз...
– Вәт диваналар, шыр диваналар! Изгеләр җыены! Сезгә ышанып, мин
эш башладым, дивана инде мин дә, Ходай! Туктау юк. Уйламыйсыз, туң
башлар! Сез бит берничә фикер әзерләп керергә тиеш идегез! – Ибраһим
кызганнан-кыза барды. – Болай итәбез. Матусовның Чулманга тикле җиде
пристане бар. Шуларны яндырырга кирәк. Җае чыгып тора. Якын көндә
рекрутлар озатабыз, сез, эчкән булып, төшкә тикле кеше арасында йөрисез.
Шуннан юкка чыгып, бу эшне башкарасыз. Кәрәчин миннән, шешәләргә
салып куелган. Кичкә кайтып җитеп, әпәт кеше арасында булырга тиешсез.
Аңлашылдымы?
Тамырбулат Ибраһимны аңларга бик тырышса да, берничек тә тел төбен
чамалый алмады. Шуңа соравын бирде:
– Ничек инде бер кичтә Чулманга тикле барып әйләнергә?
– Ә-ә-й, ләгънәт төшкере! Чулманга түгел инде, бер-икесен,якыннарын! Ташкүр кырындагыны, Борай янындагысын. Боларына бит
җитешеп була!
Ибраһим аларны эчтән генә, «Аңгыралар!» дип атап, бик озак башын
кагып торды. Тегеләр кая килеп капканнарын аңлый башладылар, ахры,
берсүзсез күтәрелеп, аягүрә бастылар да чыгарга юнәлделәр.
– Шул! Башка фикер юк!
* * *
Ике кара бәндә чыгып китте. Ибраһим, бүлмәдә калган улына бик озак
карап торгач, йомшак кына дәште:
– Сәйфетдин улым, тыңла әле. Дөньяның артына тибеп яшәү өчен көч-
гайрәт, власть кирәген син аңладың инде. Тик власть, үзе килеп, итәккә
төшми, аны алыр өчен башта кемдер булырга кирәк.
– Хәтта байлык та ярдәм итмиме?
– Байлык та. – Ибраһим төп сүзенә күчте. – Улым, сиңа әфисәр булырга
кирәк, менә нәрсә. Әнә кара әле, староста Хәмитнең олы улы Салих хәзер
штабс-капитан! Аннан, кара әнә Дедухинныкыларны. Ике улы да поручик.
Әфисәрлек бервакытта да юкка чыкмый, аны һәр власть ихтирам итә, алга
этә, сайлап ала, ашата-киендерә, акчасын каерып түли.
– Әти, мин әзер дә ул. Тик мине кем алсын инде? Белемем юк, булганы
да мәдрәсә генә.
– Анысы минем эш! Җаен таптым инде Бөредә. – Ибраһим канәгать
елмайды. – Шуннан, син мәдрәсәдә генә укымадың, земство мәктәбендә
укыдың. Иң мөһиме – русча матур сөйләшәсең! Ярар, бу турыда соңыннан.
Тик башкалар белән армиягә китәргә кирәк булыр сиңа. Армиягә алу буенча
фәрманны безгә Бөредә җиткерделәр дә инде.
Менә бу урында кычкыру, каршылык көткән иде Ибраһим. Алар
булмады. Ул, эчтән генә шатланып, «Сөбханаллаһ, шәп егет тәрбиялим
икән бит!» дип тә уйлап куйды.
– Синең белән сөйләшми торып, халыкка армиягә алу турында белдерү
ясамый торган идем. Болай булгач, иртәгә Аллага тапшырабыз. Хәзер син
мин әйткәннәрне ятлап ал да онытып тор. Берсекөнгә волость бинасында
рекрутларны карау үткәрәбез. Син тып-тын гына башкалар кебек йөреп
торасың. Ике көннән сезне Казанцево аша, пароходка төяп, Бөрегә алып
китәләр. Анда барып җиткәч, синең янга Тукмаков дигән бер Ходай бәндәсе
килер һәм сине башкалардан аерып алып китәр. Калганы, улым, синнән:
укы, тырыш, алдаш, урлаш кирәгенчә, сат, сатып ал, кирәк булса, акча төрт,
тик әфисәр генә бул! Аңлашыламы?
– Аңладым барысын да, әти. Ятладым һәм оныттым әлегә!
– Ярар.
– Бөтен тырышлык – әфисәр булу. Аннан күз күрер, эше дә булыр, ашы
да, Алла боерса! Кирәк булса, малын да жәлләмибез, акчасын да. Малай
кеше гаиләнең терәге, ул көчле булса, гаилә дә, зат та, исем дә көчле була.
Менә шуңа тырышабыз, улым!
– Ярар, әти, мин тырышырмын!
– Син үзең дә бик килешле, коеп куйган әфисәр. Әтисе кем дип сорасалар, аның җавабы да бер дигән: әтисе – волость старшинасы! Бу бит
һәркемгә дә тәтеми! – Әйткәнен Ибраһим зур канәгатьлек белән, битен-
сакалын сыпырып тәмамлады. – Тик боларны кешегә, хәтта әниеңә дә
әйтергә ярамый – монысын да аңлагансыңдыр бит?
– Аңладым, әти!
Һәрберсе алдагы тормышны күзаллый иде бу мизгелдә. Сәйфетдин
үзен, атка атланып, күп солдатлар катнашкан бәрелеш-алышны карап
торган зур хәрби башлык итеп күрде. Башкалар аның янына берәм-берәм
йөгереп килеп язу тапшыралар да йөгереп чыгып китәләр. Кирәксә, Сәйфи
аларны туктата, тиргәп-кыздырып ташлый, акыл өйрәтә, бармак белән
яный. Ибраһим исә алтын погонлы әфисәрләр арасында утырган Сәйфине
күрде, шунда үзен башкалар белән бер тиңдә ризалык белән йөреп яткан
карт итеп хис итте, үзенә булган ихтирам яңгырында коенды. Колагына
башка әфисәрләр әйткән сүзләр дә ишетелеп кала иде: «Ул бит полковник
Ибраһимовның, юк, генерал Ибраһимовның атасы, аның тирәсендә бик
буталып йөрмәгез! Йөрсәгез, тын гына, аяк очына гына басып! Аның
башын катырмагыз!»
Киләчәк бик матур, өметле булып күренә иде ерактан.

22
Маңгаенда матур кашка йолдызы булган аты Гәрәйнең килгәнен акрын
гына пошкырып каршы алды. Ә ул сикереп менеп атлангач, шунда ук
юыртып та китте. Тик Гәрәй, тезгенен кысып тотып, аны тынычландырды.
Ат, моңа үзенең ризасызлыгын белдереп, башын дугалатты, тимер
авызлыгын теш арасында йөртеп күрсәтте.
Гәрәй атны тыебрак килде. Соңгы көннәрдә булган хәлләр аны
шатландыра да, бер үк вакытта чиксез дулкынландыра да иде. Уйлар
диңгезе шулай ук тирән, шулай ук төпсез. Ничек кенә булмасын, Гәрәй үзен
иң бәхетле кеше итеп тоя иде хәзер. «Нина, Нина!» – дип, җырга салып
суза ул кадерле исемне. Әле күптәнме ул аны бер күрергә зар-интизар
булып йөрде? Бер күрергә, башкасы – бер-ике сүз алышырга, күзләренә
карарга – болары тормышка ашмаслык хыял иленнән. Печән вакытлары,
Танып, үзенең малайларча шаянлыгы, әтисе белән Степан арасында бер
дә юктан килеп чыккан ызгыш... Боларның кайсылары шул тиклем кирәк
булды икән? Ә бүген? Бүгенгене уйлаганда, аның тәне буйлап, башларын
әйләндереп, бер эсселек үтеп китә, үткәннең һәрбер мизгеле күз алдыннан
китми шатландыра, өмет бирә.
Бүген ул Нинаны күреп кенә калмады, аны бер мизгелдә кочагында да
тота алды. Шул вакытта аның нихәтле якын да, кадерле дә булуын аңлады
Гәрәй. Моңа хәтле Нина аңа әллә нинди тотып ала алмаслык, һәрвакыт күз
алдыннан китмәгән ай һәм кояш нурыннан үрелгән ерак бер хыял булып
кына тоела иде.
Тормышка ашуына бер тамчы ышаныч та булмаган хыял бүген Гәрәйгә
тагын бер мизгелен бүләк итте дә юкка чыкты. Килде, өмет өстәде,
канатларны үстерде дә очты. Башка берни турында да уйлыйсы килми:
әтисенең Степан белән дошманлашуы турында да – Гәрәй аңлый бу хәлләрнең аңа бик нык комачау итәсен, авыл кешеләренең аннан үч алырга
теләве турында да, мобилизациянең алдагы дулкыны турында да, үзенең
сугышка китеп барачагы турында да...
Юк, болары түгел, башка уйлар биләп алды Гәрәйне. Нина, бары Нина
белән тулды аның моңлы дөньясы, бер Нина тал чыбыгы кебек нечкә
буйлары белән бөтен дөньяны каплады, бер Нина үзе белән алмаштырды
да куйды чиксез зур галәмне...
Көзнең беренче салкыннары кочагында яткан агачлар, басу читендә
үскән озын үләннәр талгын җилдә тибрәләләр. Урман юлы, кара җәймә
булып, артта калып, ашыкмый гына ялгыз юлчыга ияреп баруын
дәвам итте. Шул тиклем сихри тынлык бар иде бу табигатьтә, һәм
бу тынлыкта атның тузанлы юлга баскан аяк тавышы да, ниндидер
кошларның сайравы да, таңга авышкан кичнең яктылыгы да үзенә күрә
бер җанлылык бирә иде.
Гәрәй, атның тезгенен ияргә бәйләп куеп, аңа ирек бирде, һәм ат үзе
белгән сизем белән юлны табып, авылга табан атлады. Атта атланып килү,
иярдә бер ритмда тибрәлү, атның жылысын тою, татлы уйларда йөзү – бу
кичнең азагы булмасын иде дигән теләк уятты Гәрәйдә.
Югарыда, Киек Каз Юлының сөтле яланында уйнаган меңләгән
йолдызлар Гәрәйгә яратып карый, шаянланып, без синең сереңне беләбез
дип, аңа күз кысалар, утлы эзләр калдырып, очкыннар чәчеп, җиргә атылып
төшәләр.
Инде ашлыгы сугып алынган яланнар да артта калды, биек агачлы
авыл зиратын узып киттеләр, ат акрын гына авыл урамыннан атлады да
таныш капка алдына килеп туктады. Тын урамның икенче башында төнге
каравылдагыларның тукмак тавышы бер ишетелә, бер юкка чыга.
Гәрәй тиз генә сикереп төште дә, атны лапас астына кертеп, алдына бер
кочак печән ташлады. Аңлый хуҗасының хәлләрен ат та: йомшак, җылы
иреннәре белән Гәрәйнең битеннән үтте, тирән итеп тын алып көрсенеп
куйды. Гәрәй аның тирле муеныннан кочаклады, каты ялына йөзен яшерде
һәм күзеннән яшьләр акканын сизде. Бу мизгелдә берни кирәк түгел
иде бу дөньяда, беркем дә бу чакның рәхәт минутларын бүлешә алмый
иде. Озак елады Гәрәй атның муенын кочаклап, бәхеттән, өметләр чәчкә
атуыннан. Шушы йомшаклык өчен чак кына оят та, кыен да иде; тозлы
яшьләрнең әчелеге аңлатып бирә алмаслык хәлләрне җинеләйтә төште. Аты
да аңлый кебек иде Гәрәйне: гаепле сыман башын иеп, дымлы иреннәре
белән аның битенә, кулларына, муенына төртелде, тавышлы һәм йомшак
итеп жылы тыны белән Гәрәйнең колагына, күзләренә өрде. Гәрәйнең
башыннан малайларча шук уй үтеп китте: ат аңа, кайгырма, мин сине
тагын очраштырам барыбер Нина белән дия кебек иде... Булырмы икән?
Ай-һай... Степан хәзер бикләп куячак бит аны! Гәрәйнең әтисе дә беләчәк
Михайловкага барганны, үзенә дә эләгәчәк. Тик монысы мөһим түгел. Ни
булса, шул булыр. Атны кочагыннан ычкындырып, Гәрәй печән өстенә
ятты, үлән кыягын кабып, аның баллы тәмен тойды, ә узган төндә калган
йокы үзенекен итте, йокларга чакырды.
Инде йоклап китеп барган чакта да Гәрәйнең уенда бер Нина иде, һәм
башка уйларны ул башыннан куды.

* * *
Хәмит үзенең дистә еллар буе килгән гадәтен бозмыйча, йокыдан иртүк
торды. Гәрәйне урынында тапмый көлеп куйды – монысы инде үзенең
егет чагын искә төшерү иде. Бүгенгә планнар зур – Степан белән бүлешә
алмаган болын печәнен кайтарып өеп кую, бакчаны язга әзерләү, мал
абзарының түбәсен караштыру. Авыл кешесенең эшен тавык та чүпләп
бетермәс, монысы хак.
Карап тормасаң, эшләре бер дә бармый бу ялланган кешеләрнең. Ничек
итеп шулай эленке-салынкы эшләп була икән, хезмәтенә күрә хакы да
бар бит! Моңа аптырап, Хәмитнең җаны көя. Бу кешеләрнең бер аягын
алганчы, икенчесен эт ашый бит! Менә бүген дә кушкан эшнең яртысын да
эшләмәгәннәр, ә кояш кичкә табан авышты. Ни эшләтәсең инде ялкауны?
Барып, сүз әйтсәң, кырык сылтау табалар. Бер дә юкка гына, ялкауга эш
кушсаң, киңәш бирә дип әйтмиләр шул!
Авылның баерак кешеләре күптән инде тәмамлап куйдылар эшләрен,
әнә хәзер җырлап йөриләр. Ә Хәмитнең эшен тавык та чүпләп бетермәс.
Бер карап торып эшләтүче кирәк, тик тотмый торган кеше кирәк... Тик
кайдан аласың аны? Бар да үз эшендә.
Кайдандыр, тузанын кага-кага, Сәрия килеп чыкты, аның алдыннан
болыт булып, төтен исе йөгерә иде. Хәмит үзен урап үтүче кызны туктатты:
– Сәрия, чакыр әле әниеңне!
– Хәзер! – Сәрия шунда ук юкка чыкты, ул Хәмитнең кан тамырлары
шартлаган кызыл күзләренә карарга да курка иде.
Хәмит эшчеләрне кугалаганчы, алъяпкычын төзәткәләп, Нәгыймә дә
кереп җитте.
– Эшләр ничек, килен? Ильяс ни хәлдә?
– Рәхмәт, Хәмит ага. Рәхмәт яугыры, Прохор килеп киткәннән соң, аякка
басты, күзләр генә тимәсен. Инде ашый башлады акрын гына, тотлыгып
җәфаланган иде бит – анысы да үтеп бара, иншалла! Берни эшләтмим,
кайткач та, үзе теләп эшли башлаган иде йорт-курада, әнә бит нинди хәлләр
була язды. Өй эшенең беткәне бармы? Безнең ашлык күп тә түгел бит!
– Нәгыймә, безнең эш бармый әле бер дә. Бәлки, ярдәмләшерсең?
Онытмам. Язмы, кышмы, мин дә ярдәм кулын сузармын, ә?
Бер мизгелгә уйга калды Нәгыймә. Аның Хәмиткә ярдәме беренче генә
түгел.
– Ярар, мин риза. Өйгә кайтып килим инде, балаларга ни эшләргә
кирәклеген әйтеп.
– Бар, бар, килен! Изгелек җирдә ятмый ул! Син элеккечә менә бу
ялкауларны да кара инде, бөтенләй эшләмиләр!
Тагын кеше эше, башы да, азагы да юк бу кеше эшенең. Үзеңдә очы-
кырые юк, ташла да башканың эшенә чум ди. Нишлисең, башка юлы юк
шул!
Башын иеп, шундый уйлар белән Нәгыймә Хәмитнең бетмәс эшләренә
тотынды.
Башка уйлар да борчый Хәмитне. Ике ай инде Салихтан кош теледәй
дә хат-хәбәр юк. Ике ай элек язган иде Мәскәүдә торулары, пайтәхеттә
тәртип саклаулары турында. Бу инде эйбәт эш, сакласыннар тәртипне.

Тәртипне бар да ярата, бигрәк тә Хәмит, япон сугышын үткән кеше, нинди
бай авылның старостасы. Бишенче елда тәртипне югалттык. Ә нәрсә белән
тәмамланды ул елларның азып-тузуы? Бернинди әйбәт нәрсә булмады,
дөньяны утын ваклаган кебек тураклап ташладылар, әллә нинди кешеләр
патшаны тиргәп йөрделәр... Азагы ни инде? Кирәк, кирәк Рәсәй халкына
мичкәне кыскан кыршау кебек тәртип. Берсе дә чыга алмаслык кыршау
кирәк! Шул чакта гына дәүләт яши, шул чакта гына Хәмит ихтирамлы
староста булачак. Ә башкача ничек булсын? Менә, мисал өчен күрше –
әтисе әйбәт кеше иде, урыны оҗмахта булсын! – аның алдында баш киемен
салмаса, нинди тәртип, нинди ихтирам булсын бу дәүләткә? Ихтирам кирәк
властька, ихтирам кирәк власть кешеләренә. Һәм ул ихтирам ярлылырдан
гына түгел, барысыннан да, байларыннан да. Моны волостьта гына түгел,
өяздә дә беләләрдер!
Ихтирам, курку – менә властьның нигезе. Хәмит моны яхшы белә. Әнә
язын Гәрәйне армиядән алып кала алды бит, калды! Аллага шөкер, ул
янда, исән-сау, кул арасына кергән үз кеше. Әгәр әтисе кирәк кешеләрне
тапмаса, алар белән сөйләшмәсә, икенче улы да соры шинельдә йөреп ятар
иде. Бирсен Ходай, шулай тын гына үтеп китсен, Аллаһы Тәгалә коткарсын
андый кирәкмәгән юллардан. Борчыган икенче мәшәкать тә бар: кыз буй
җиткән, әнисен кисәтеп кую кирәк, күз-колак булсын! Кыз берәү генә, кем
кызы бит әле – староста Хәмит кызы! Әйтәләр бит: кыз бала бит ул изге
әманәт, аны вакытында тиешле кешесенә илтеп тапшыру – ата-ананың
изге бурычы. Бернигә карамый илтеп тапшырырга. Староста булып эшләү
дәверендә дошманнары да күбәйде, монысы инде була торган хәл. Шуңа
кызны матур итеп, бөтен йолаларны үтәп, туйлар үткәреп, яңа кешеләр
белән туганлашып, кияүгә бирергә кирәк. Башкача булуы мөмкин дә
түгел. Ә дошманнар... Алары да кирәктер тормыш иткәндә: йокламаска,
артта калмаска, күпне белергә, дус-ишләр, туганнар белән әйбәт яшәргә,
җитешсезлекләргә каршы торырга.
Озакламый, Алла боерса, Салих та кайтыр. Менә бит, Ходай биргәч, гап-
гади авыл кешесенең улы да әфисәр булып китте. Ничек инде аның белән
горурланмаска? Хәмит тә вакытында дөньяның агышын дөрес аңлады,
тиешле белемен, шәһәр тәрбиясен бирде, елата-елата, бот буе гына баланы
Ырынбурның Неплюев кадет корпусына илтеп урнаштыра алды.
Тик менә бәләкәен, Гәрәйне, кысып тотарга кирәк, чиктән чыгып азып
бара бугай. Кулдан ычкынды! Аллам сакласын, Михайловкага, Степан кызы
янына йөри диләр. Йа Ходай! Булмас, булмас, динле кеше, яхшы ата баласы
алай итмәс! Әстәгъфирулла, тәүбә, тәүбә! Аллам, үзең сакла, бәхетле озын
гомер бир миңа һәм балаларга!
Кичә килеп киткән Сафа мулла белән сөйләшү әле дә күз алдында. Наган
таккан мулла староста белән ипле генә сөйләште сөйләшүен, тик эчендә ни
янганы күренеп тора. Сөйләшүнең азагы шул: малайны марҗадан аерырга,
тыярга, тыймасаң, икенче юллар табарбыз. Монысын инде янау дип кабул
итәргә кирәктер, ә ничек башкача? Янау инде. Син болай ит, син тегеләй
ит, имеш. Матур гына башлап сүзне, әнә, ничек итеп тәмам итте. Онытты
барын да: староста белән сөйләшүен дә, үзенең дин кешесе булуын да,
мондый дорфа итеп сөйләшергә бер нинди вәкаләтләре булмавын да.

Әлеге сөйләшү, Хәмитнең канын кыздырып, тагын күз алдыннан үтте.
Ярым дин кешеләренчә, ярым авылча киенеп килеп керде Сафа Хәмиткә
итекләрен ялтыратып.
– Әссәләмегаләйкүм, Хәмит ага!
– Вәгаләйкүмәссәләм!
Дога кылдылар. Сафа шунда ук үз йомышына күчте.
– Кһем-кһем! Хәмит кордаш, мин бик авыр хәбәр ишеттем. Синең кече
малаең Михайловкага Степан кызы кырына йөри диләр. Син беләсеңдер
инде бу эшләрне? Бәднам, яманатың чыга бит!
Хәмит тын калды. Ишеткәне бар, тик мондый ук дәрәҗәгә барып җитүе!
– Буш сүз, хәзрәт, буш сүз бу! Нинди марҗа булсын ди саф мөселман
гаиләсендә?
– Ә минем белүемчә, буш түгел. Ярар, тел чарлап торырга вакытым юк.
Кордаш, туктат малаеңны бу шайтан котырткан эшләрдән. Нинди үрнәк
бирәсең син башкаларга, ә? Кһем-кһем! Үзең булдыра алмасаң инде, без
табарбыз җаен да, ысулын да.
Сафа, Хәмитнең җавабын көтеп тә тормыйча, итеген шырт-шырт итеп,
чыгып та китте. Мондый оятны Хәмитнең шушы яшькә җиткәнче күргәне
дә, ишеткәне дә юк иде.
Торып тор, ашыкма, мулла азгыны, менә озакламый Салих кайта, карап
карарбыз, кем кемгә янар.
Тик, ничек кенә булмасын, дөрес сөйли Сафа мулла. Ничек инде
гасырлар буена тупланган гореф-гадәткә каршы чыгып була? Башкалар
юлны тапканчы, Хәмитнең үзенә иң туры юлны табарга кирәк тизрәк бу
мәшәкатьтә.
Әнисенә дә ныгытып әйтеп куярга кирәк, карасын. Авылларда бу турыда
күп сөйлиләр, имеш. Кеше сөйләвен дә тыярга кирәк, алайса әлеге дә баягы
дошманнарга таратырга бик уңай бер гайбәт булыр. Шушы малай актыгы
аркасында ихтирам да кими бит старостага.
Менә сиңа мөселман! Аз тырыштымы Хәмит аны рухлы итеп
тәрбияләргә? Ә ул? Марҗа кирәк булган дисең инде, ә? Нәрсә белә ул, юеш
борын? Марҗа... Батыр үлеме марҗадан, ди халык.
Соң, үзебездә ошаганы булмаса, башка авыллар бар, кирәк икән,
шәһәренә алып чыга алам. Тирә-якның һәрбер кешесе туганлашырга тора,
кызына өстәп байлыгын бирергә әзер. Ата-бабасын хурлыкка калдырып...
Вәт селәгәй! Күптән минем кулның катылыгын татыганың юк шул!
Татырсың хәзер! Тыңламасаң – каргыйм, ыштансыз-күлмәксез калдырам!
Ата фатихасыннан башка ерак китә алмассың.
Йә булмаса армиягә җибәрәм. Ә нигә, бу яшьләрне аерып булмастай була
калса, армия – бердәнбер чара. Аерып җибәрү, тәҗрибәдән чыгып әйтү
бусы, була торган эшкә охшамаган. Барсын, йөреп кайтсын. Кайчандар бу
сугыш бетәр бит?
Булды. Карар үзеннән үзе килеп чыкты, үзеннән үзе кабул ителде.
Армия! Анда барганнар бар да сугышка эләгә дигән сүз түгел әле, Алла
кушканны үтәрбез.
Кем кызы бит әле! Дошманнарның дошманы булган Степан кызы!
Башкасы булса, бәлки, гафу да итәр идем, яшь чакта ниләр булмый, гафу ит бу сүзләр өчен, Ходаем! Бу Степан кызы белән – беркайчан да гафу
итү юк! Минем соңгы сүзем шул бу хәлдә. Бүген үк сөйләшергә, кирәксә,
үгетләп карарга, аңлатырга. Ташласын ул бу эшен.
Шундый уйларга бирелде Хәмит намазлык өстендә. Дога укуны
тәмамлап, соңгы тапкыр Алла исемен әйткәндә, куллары күтәрелгән килеш
эленеп калды. Шул вакытта гына ул, башка уйлар белән мавыгып, намазны
тәһарәтсез башкарганын аңлады...
Тирән ыңгырашу тавышыннан өйнең буралары селкенгән сыман булды.
Йортка йөгереп чыгып, ул тыныч кына йоклап яткан Гәрәйне тапты.
Стенада эленеп торган тезгенне алып, бар көченә Гәрәйнең аркасына берне
сыптыртты. Гәрәй эссе су сипкәндәй сикереп торды, йокыдан айнымаган
зур итеп ачылган күзләре белән әтисенә карап, бер үк сүзләрне кабатлады:
– Әти? Нишлисең? Нәрсә булды?
– Эт баласы, синең аркада, синең аркада!..
Куллары белән битен каплап, бер сүз әйтми тик кенә басып торган
Гәрәйгә Хәмит тезген белән суктыруын белде.
– Монысы миңа төшкән оят өчен! Монысы шушы яшемдә, халык көлеп,
исемемне чәйнәгән өчен! Монысы Степан кызы өчен! Монысы гореф-
гадәтне санга сукмаган өчен! Монысы марҗа өчен!

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев