САМАРА ЙОЛДЫЗЛАРЫ
Икътисадта, фән-мәгариф һәм мәдәнияттә Россиянең иң эре үзәкләреннән берсе саналган Самара өлкәсе – милләттәшләребез күпләп гомер итә торган урын, татар җире дә.
Журналыбызда яңа сәхифә башлап җибәрәбез. Исеменнән үк күренгәнчә, ул
Россиянең төрле төбәкләрендә бүген татар телендә иҗат итә торган каләм
әһелләрен барлау максатын куя. Сер түгел, XXI гасырда Татарстаннан читтәге күп
кенә урыннарда татарча газета-журналлар чыга башлады, электрон сайтлар алып
барыла, җыентыклар нәшер ителә. Бу әдәбиятның да үсешенә китерәчәк хәрәкәт.
Мәгълүм бит, татар әдәби авазы үзенең олы тарихында гаять киң мәйданнарда
яңгыраган, милләтебезнең Казаннан бик еракта яшәгән талантлы ул-кызлары татар
әдәбияты дигән диңгезне саф сулы чишмә-инешләре белән сугарып торганнар. ХХ
гасырның классик язучылары – Дәрдемәнд, Ш.Камал, М.Җәлил, Г.Кутуй һ.б. бик
күпләрнең татар әдәбиятына ерак төбәкләрдән килеп кушылуы мәгълүм. Әмма ХХ
гасырның икенче яртысында бу хәрәкәт сүнеп, бары тик Татарстан-Башкортстан
арасында гына сакланып калган иде. Инде яңарышның матур нәтиҗәләре дә күренә:
республикада уза торган бәйгеләрдә елдан-ел чит төбәкләрдән катнашучылар югары
урыннар ала. Бу сәхифәбез татар укучысын төрле төбәкләрдә каләм сынаучылар
иҗаты белән таныштыру урыны да, алар өчен әнкә әдәбиятыбызга фатиха биргән
мәйданчык та булыр дип ышанабыз.
Икътисадта, фән-мәгариф һәм мәдәнияттә Россиянең иң эре үзәкләреннән берсе
саналган Самара өлкәсе – милләттәшләребез күпләп гомер итә торган урын, татар җире
дә. Кайбер галимнәр тарафыннан туган җире хәзерге Самара өлкәсендәге Камышлы
төбәгенә нисбәт ителгән С.Сараины, Туктамыш һәм Аксак Тимер арасында көрәшне,
Тайдула ханбикәләрне хәтерләгән, 600 елга якын тарихы булган бу җирдә бик күп
татар исемнәре мәңгеләштерелгән. Дистәләгән төрле фән докторлары, дөньякүләм
танылган милләттәшләребез бу төбәктә туып үскәннәр: татар балалары өчен «Әлифба»
китабы авторы, Татарстанның атказанган укытучысы Сәләй Вәгыйзов, Советлар Союзы
геройлары – очучы Ольга (Ләйлә) Санфирова һәм Бөек Ватан сугышы елларында
Дунай буйларында батырлыклар күрсәткән Рәүф Кутуев, виртуоз гармунчы, Татарстан
Республикасының халык артисты, Россиянең атказанган артисты Рөстәм Вәлиев, бокс
буенча дөнья чемпионы Олег Сәитов, танылган татар көрәшчесе Хәбил Бикташев,
Татарстанның халык артистлары Зәкия Туишева һәм Рәшит Шамкаев, каһарманлык
күрсәтеп, дөньяга танылган үзйөрешле «Т-36» баржасы экипажы әгъзасы – диңгезче
Әсхәт Җиһаншин, данлыклы биатлонист Эдуард Латыйпов, мәшһүр нәкышчы,
монументаль сәнгать рәссамы Нурхәтим Бикколов, Россия кино һәм театр артисты
Ренат Кадыйров, тел галиме Латыйф Җәләй... Татар халкының горурланырлык
шәхесләре тупланган бу исемлекне тагын озак дәвам итәргә була. Башка җирләрдә
туып, тормышы һәм эшчәнлеге Самара өлкәсе белән бәйле булган, хезмәтләре белән
милләтебезне таныткан шәхесләрне, дин һәм җәмәгать эшлеклеләрен дә саный китсәк,
бу якларның талантларга уңдырышлы җир икәненә инанырбыз.
Самара өлкәсенең татар әдәбияты картасында да якты йолдызлар юк түгел.
Богырыслан өязе (хәзер Самара өлкәсенең Келәүле районы) Иске Ярмәк авылында туган, Тукай шигъри мәктәбе үрнәгендә, классик татар поэзиясе һәм халык җырларына
хас ритмик үлчәмдә язылган шигырьләре, халык арасында «Ак каен» җыры (М.Вәлиев
музыкасы) белән танылган шагыйрь Зыя Ярмәки (1887–1965) һәм шигырь, пьеса, очерк,
хикәя, повесть, роман жанрларында иҗат иткән Садри Халикъ (1890–1955), чыгышы
белән Самара өлкәсенең Камышлы авылыннан булган, публицистик яңгырашлы,
ватандарлык хисләре белән сугарылган фәлсәфи-лирик поэмалар, шигъри романнар
язган шагыйрь Әнвәр Давыдов (1919–1968), Камышлы районы Йолдыз авылында
туган Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,
шагыйрь, драматург Рөстәм Мингалим (1937–2014) кебек әдипләр күптәннән татар
әдәбияты һәм мәдәниятендә лаеклы урын алдылар.
Хәзерге көндә дә Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылының шифалы суларын
эчеп, сихәтле һавасын сулап үскән талант ияләре аз түгел. Алар арасында инде шактый
гына багажлысы да һәм яңарак кына каләм тибрәтә башлаучылар да бар. Әсәрләрендә
гыйбрәтле язмышларны чагылдырган «Тормыш яме», «Йөрәк хисләрем», «Көзләр
балкышы» китаплары авторы Гөлсинур Гафурова, «РСФСРның Хезмәт отличнигы»
күкрәк билгесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе, Хезмәт ветераны, «Якты хыял
бүләге», «Гомерләр балкышы», «Язлар моңы» китаплары авторы – Гөлсем Хөббатова
төбәкләрен, үз нәселен, халкын данлаучылар. Аларның шигырьләрендә туган авылның
яшәеше, табигате, кешеләренең ихлас кичерешләре бербөтен булып күз алдына килә.
Шигырьләре көйгә салынган шагыйрә, прозаик, журналист, 200дән артык шигырь,
50дән артык хикәя-нәсер, берничә дистә очерк авторы Фәния Кәримованы исә бу
якларда белмәгән татар кешесе юктыр. Ул – Россия Федерациясе журналистлар
берлеге әгъзасы, 25 ел буе «Бердәмлек» өлкә газетасында актив эшчәнлек алып
баручы, «Камышлы яңалыклары» район газетасы журналисты, «Күңел моңы»,
«Томаннарның таралуын көтәм», «Ярсу йөрәк», «Туган илкәем, сөйгән җиркәем»,
«Алмалы, миләшле көзләрем», «Вакыт борылышларында» исемле проза һәм шигъри
әсәрләр җыентыклары авторы. Күзәтүчән әдибәнең ихлас шигырь, хикәяләре беркемне
битараф калдырмый. Татар милли сәнгатен саклау һәм үстерү, төрле милләтләр
арасында дуслыкны ныгыту өлкәсендә эшчәнлеге өчен ул күп тапкырлар өлкә рәхмәт
хатларына, 2016 елда «Камышлы районының ел хатын-кызы» премиясенә лаек була.
Әсәрләренең күбесе авыл табигатен, аның хезмәт сөючән халкын, булдыклы хатын-
кызларның язмышын чагылдыра. Кеше гомеренең мәгънәсе, тиз узучанлыгы турында
уйланучан әдибә гомумкешелек кыйммәтләре, яхшылык-яманлык турында гади итеп
җиткерә белә.
Тагын бер иҗатчының – Илшат Сәгыйть улы Галимовның исеме 2023 елда Татарстан
Республикасы Язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар
телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен
саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан игълан ителгән татар телендәге
әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясаган вакытта Татарстанда да яңгырады. Аның
«Урман юлында» хикәясе иң яхшы әсәр исемлегенең беренче унлыгына кергән иде,
өметле каләм, әле үзен күрсәтәчәк иҗатчы дип бәяләнде. Кем икән ул Илшат Галимов
дигән сорау да куелды. Шуңа сүзебезне аның үзе белән таныштырудан башларбыз.
Илшат Галимов 1972 елның 1 маенда Куйбышев өлкәсе Клявлино районы Иске
Ярмәк авылында гади колхозчы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Яшьтән
колхозда төрле эшләрдә катнаша. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, 1987 елда
Шонталы СПТУының Камышлы филиалына укырга керә. 1990 елда Совет Армиясе
сафларына алына, аннан хезмәт итеп кайткач, өйләнеп, гаилә корып җибәрә. Күп
еллар тракторчы, комбайнчы булып эшли. «2006 елда, каты авырудан соң инвалидлык
бирелгәч, яраткан эшемне ташлап, җиңелрәк эшкә урнашырга туры килде, – ди
Илшат. – Хәлем яхшыра башлагач, гаиләдә уртага салып сөйләшкәч, инәй, кызыбыз
Ләйсән, улыбыз Альмир тарафыннан безнең ниятебез хуплау алгач, балалар йортыннан бертуган малайлар алып кайттык. Аларның олысы Андрейга 4 яшь, кечесе Алексейга
1 яшь 3 ай иде», – дип искә ала ул.
Еллар уза, кызлары үсеп укырга китә. Тагын гаилә белән киңәшләшеп, тәрбиягә
бер кыз бала алырга телиләр. 2012 елда ниятләрен тормышка ашырырга дип барган
балалар йортыннан янә бертуган ике малай – 7 һәм 6 яшьлек Рома белән Мөхәммәтне
алып кайталар. Шулай итеп, аларның 5 уллары, 1 кызлары була. Балалар, үсеп, төрле
якка тарала. Хәзерге вакытта олы уллары Альмир Самара шәһәрендә эшли, Андрей,
Рома, Мөхәммәт әлеге шәһәрдә көллияттә укый, яннарындагы кече уллары Алексейга
да инде 16 яшь тулган. Башта русча сөйләшсәләр дә, таза әхлакка корылган гаиләдә
тәүфыйклы балалар, әти-әниләре телен өйрәнеп, әбиләре белән татарча сөйләшеп
үсәләр, кайберләре хәтта мәчеткә укырга йөриләр. Әлеге мәгълүматлардан менә
шундый игелекле зат булып күз алдына басты ул Илшат Галимов.
«Тормыш яхшырган саен, күңел җыр-моңга тартылды, яшьтән җырлап-биеп
үскәнгәдер инде, 2016 елда мине үзебезнең мәдәният сараенда 50 елдан артык тарихы
булган «Ак каен» татар фольклор ансамбленә чакырдылар», – дип яза ул. Шул ук елны
каләмен сыный: пьеса иҗат итеп, әдәбиятка килүне драматургиядән башлый. 2019 елда
аның 4 пьесадан торган «Өлешемә тигән көмешем» җыентыгы дөнья күрә. И.Галимов
исә, сәхнә тормышында кайный: З.Хәкимнең «Бармы ришвәттән дәва?» пьесасы
буенча эшләнгән спектакльдә катнаша, үзе язган «Өмет» пьесасын сәхнәләштерә,
әлеге спектакль белән коллектив 2019 елда Казанда уздырылган Шамил Закиров
исемендәге Бөтенроссия «Идел-йорт» театрлар бәйгесендә катнашып, 2 нче дәрәҗә
лауреат исеменә лаек була. 2020 елда ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең
75 еллыгы кысаларында үткәрелгән Ш.З. Закиров исемендәге «Идел-йорт – 2022»
төбәкара театр коллективларының ХХ юбилей бәйгесендә Гөлшат Зәйнашеваның
«Чиккән яулык» пьесасы буенча эшләнгән «Рамай» спектаклендә Тимерхан ролен
башкарып, И.Галимов «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә бүләкләнә.
2021 елдан ул авыл мәдәният йортында сәнгать һәм үзешчән театраль төркем
җитәкчесе булып эшли. Өлкәдә чыга торган «Бердәмлек» газетасына даими язып
тора. Драматургиядән дә ераклашмый: 2023 елда «Идел-йорт» театрлар бәйгесендә
И.Галимовның «Гафу итми, әни, йөрәгем!» исемле пьесасы буенча эшләнгән
спектакльне уйнап, коллектив дипломант исемен ала. Нур өстенә нур булып, «Татар
моңы мәңге яңгырар» II Бөтенроссия фестиваль-конкурсында солист буларак
катнашкан Илшат «Вокал» номинациясендә I дәрәҗә дипломант исеменә лаек дип
табыла.
И.Галимовның пьесаларын үзешчән театр коллективлары сорап ала, димәк, халык
аларны яратып карый. Әйтик, «Таң атканда» пьесасы (аның хикәя варианты да бар)
бик гади сюжетка корылган, әмма кешеләр арасындагы ихлас мөнәсәбәтләрнең
матурлыгы хакында якты, оптимистик сурәтләр бирелә, халыкның рухи бай булуын
дәлилләүче геройлар тасвирлана.
«Язмышлардан узмыш юк» драмасы балаларга артык игътибарның тискәре
нәтиҗәсе турында сөйли: җитәкче гаиләсендә үскән Әнвәр, әтисе ярдәмендә армиягә
бармый калуга ирешсә дә, сөйгән кызының әтисе белән хыянәтен кичерә алмыйча,
үзенә кул сала. Янәшәдә генә тагын бер язмыш: Әфган сугышына киткән егет аннан
исән-сау әйләнеп кайта, әмма баласы өчен борчылган әнисе иртә вафат була. Әсәр
язмышларның ни сәбәпле фаҗигале юлга борылуы турында уйландыра, игътибарны
заманның актуаль мәсьәләләренә юнәлтә.
«Өмет» драмасында Бөек Ватан сугышы елларында балалар йорты төзү вакыйгасы
үзәккә алынган. Әсәрне автор яу кырларында башларын салган, Җиңү көнен якынайту
өчен тылда аяусыз хезмәт куйган авылдашлары истәлегенә багышлаган. Сюжет
чынбарлыкта булган хәлләргә нигезләнгән: Куйбышев өлкәсе Иске Ярмәк авылында
балалар йорты ачып (ул 1943 елдан 1964 елга кадәр эшли), бирегә Орёл өлкәсе Касыйм шәһәрендә булган ятимнәр йортыннан балаларны күчерәләр. Шушы вакыйга
драматургка иң авыр вакытта чын йөзләре-холыклары ачылып киткән күп геройларны
тулы характерлар буларак тасвирларга мөмкинлек бирә. Броне була торып та, фронтка
китәргә ашкынучы Нәгыйм, ир-егетләргә илһам, өмет биреп торучы, ярата белүче,
чиста күңелле, тормышны җигелеп тарткан Назыймә кебекләргә каршы куелган
Гыйльманов шикелле геройлар да бар. Кызганыч, иҗтимагый-тарихи проблемаларга
китерерлек куәткә ия бу мотив үстерелми, атап кына кителә:
«НКВДшник:
– Ә Гыйльмановның эшкә чыкканы бармы, ярдәм итәме?
Шәяхмәт:
– Ул бит бик каты яраланган, эшкә чыгарлык түгел диделәр бит. Әллә алдаганмы,
кабахәт? Ул бит сугышка хәтле дә бөтен кушкан эшләрдән шома гына качып кала иде.
НКВДшник:
– Безгә хәбәр килде, иптәшләр, ул үзенә-үзе атып яра алган икән, без аны кулга
алырга тиеш (...).
Шәяхмәт:
– (...) Әй Алла, яшьли кеше төсле булмады, тәмам юлдан чыккан икән. Ярар,
эзләгәнен тапкан».
Драмада сугыш, ачлык-ялангачлык алып килгән кыенлыкларны җиңеп чыгуда
халыкның бердәмлеге хәлиткеч роль уйнаганлык турындагы идея нигезгә салынган. Бу
яктан үзәккә ятимнәр йорты ачылу вакыйгасын кую гаять отышлы: ул иң авыр елларда,
колхозда эшләргә кеше җитмәгәндә дә, халыкның, бердәм булып, ятим балалар өчен
көчен кызганмый хезмәт куюын искәртә, шуның белән иң куркыныч заманнарда да
балаларга киләчәгебез, өметебез дип карау булганлыкны, чөнки бу карашның – кешелек
язмышы белән бәйле икәнлеген беренче планга чыгара.
«Гафу итми, әни, йөрәгем» драмасында ятимнәр темасы бүгенге көн яссылыгында:
кайчандыр баласыннан баш тарткан ана, инде улы үсеп җиткәч, фатир юнәтү өчен
баласын эзләп килә. Әлеге гайре табигый хәл авторга егетнең һәм аны карап үстергән
ананың кичерешләрен гаять тирән чагылдырырга мөмкинлек бирә. Әсәрнең конфликты
кеше тормышын бозарга тайчынмаган Асия белән бәйле һәм гомер буе серне яшергән
хатын белән ир арасында туган. Пьесадагы «Аң булыгыз! Бер-берегезгә ышаныч
бетсә, ул тормыш түгел. Ир белән хатын арасында яшерен сер булырга тиеш түгел.
Арагызда бер сер була икән, димәк, ышаныч бетә, тормыш бетә» дигән соңгы реплика
яшьләргә өлкән буыннан үгет-нәсихәт, киңәш булып яңгыраса да, ул тормышчан,
заманча ишетелә.
«Йөрәк ярасы» драмасында да тормыш коллизиясе тасвирланган. Рәмзиянең әтисе
үләр алдыннан кызына серен ача: авырлы килеш авариядән чак исән калган кызының
малае үлмәгән булуын, балалар йортына тапшырып ялгышканлыгын әйтә. Әсәрнең
ахыры хәерле тәмамлана – Рәмзия улын таба, 25 ел элек иптәш кызы нахак яла табып,
аны аерган ире белән бергә кала.
Әлбәттә, күзәтеп узган әсәрләрдә заманның кино яки телевидение аша таныш
сюжетларын күрмәү мөмкин түгел. Әмма И.Галимов әсәрләрендәге ихласлык,
яшәү көченең серләрен мәхәббәттә, туганлык җепләрендә, табигатьтә, хезмәттә,
кешелеклелек, иман кебек кыйммәтләрдә табу тамашачыда кызыксыну, теләктәшлек
уята. Шуңа да алар үзешчән сәхнәләрдә уйналып киләләр.
И.Галимов исә каләмен башка өлкәдә – прозада сынап карый. Аның «Таң атканда»
хикәясе дә укучылар тарафыннан җылы кабул ителә.
Әсәр хәрби фронттан, хезмәтен тәмамлап, туган якларына кайтып баручы Сарыйм
Кәримовның юлда күргәннәрен, Япон сугышына китеп баручы улы белән күрешү
вакыйгасын үзәккә ала. Искә төшерелгән күренешләр заманның кайбер четерекле
мәсьәләләренә дә кагылырга мөмкинлек бирә. Әйтик, хәрби күнегүләр вакытында ялгыш граната шартлый, матрослар зур зыян күрмәсә дә һәм тикшерү комиссиясе
матросларның гаепләре юк дип тапса да, особист Сергей Ильич кебек адәмнәр «халык
дошманы дип, һавадан алып эш ачарга» тора. Ләкин дөньяда капитан Дудин кебек
мәрхәмәтле кешеләр дә бар. Сарыймга әнә шундый үзе кебек ярдәмчел кешеләр очрап,
аларга мөнәсәбәттә геройның характеры ачыла. Җор телле, нечкә күңелле бу образ
җанлы булып күз алдына килеп баса. Әсәрнең тормышчанлыгы, бәлки, прототиплары
булу белән бәйледер: язучы әсәрендә икетуган абыйсының язмышын гәүдәләндергән.
Башка әсәрләрендәге кебек үк, әлеге хикәядә дә автор, поэтик алым буларак, җыр
куллана. Ул әсәрнең лирик-эмоциональ аһәңен билгели, ата белән Япония ягына сугышка
китеп баручы улны очраштыра. Бу яктан, әсәрдә Ә.Еники аһәңнәре яңгырап китә.
Проза туган якның матурлыгын сурәтләргә, яшеллеккә күмелгән Юкәле тау, өч
яктан авылны уратып, салмак кына аккан Сок елгасы, Әүлияләр тавы, болыннар,
Акчарлак, Аккош, Хәсән күлләрендәге әрәмәлекләр, Ярмәк вагын биюләр, табигатьнең
матур манзараларына бай күренешләрне сурәтләргә кулай булып чыга. Әлеге әсәр
кешенең туган җире белән бәйләнеше нык булганда көчле икәнлеге турындагы
фикерләргә китерә, дөньяның матурлыгын танырга өйрәтә.
Тагын бер хикәя – «Урман юлында» – шулай ук үткәннең фаҗигале, үкенечле
күренешләрен тергезә. Анда Рәхимҗанның сугышта, яраланып, әсирлеккә эләгүе,
сугыш беткәч, лагерьларны узып кайтканда, капка төбендә үк янә милиция алып
китүе, бары тик үзе кайчандыр үлемнән коткарган кешенең, аны танып азат ителүе
сөйләнә. Ул Рәхимҗанның сеңлесе исеменнән бәян ителә, баласын сугыштан, аннары
тоткынлыктан көтеп алган ата белән ананың улларын каршылау һәм шул мизгелдә үк
аннан аерылу фаҗигасен үзәкөзгеч бер драматизм белән тасвирлый. Авыр юллар узып,
туган өенә кайтып кергән солдатны ишегалдыннан ук якыннары белән күрештермичә
дә алып китүләре яшь чыгарырлык үкенечле бер дулкында тасвирлана. Яшь кыз өчен
үзе шатлыгын уртаклашкан абзыйның шунда ук әләк өчен телефонга тотынуын аңлау
да гаять тетрәткеч хәлгә әйләнә. Шул рәвешле, хикәя сугыш чорының куркытылган
кешеләр буыны, алардагы усаллыкның, хөсетлекнең шушы атмосферадан ук килүен
күрсәтә. Шушы контекстта, беренче хикәядәге шикелле үк, аның исеме символик
яңгыраш ала: илнең, кешеләрнең олы юлда түгел, урман юлында булуын калкуландыра.
Хикәяләрдә дә авторның драматургиядән килүе үзен сиздерә: аларда диалоглар
күп булып, төрле интонацияле җыйнак репликаларда төрле характер, темперамент,
психология үзенчәлекләре гәүдәләнә, герой күңеленең мөһим тибрәнешләре
персонажның сөйләме аша сизелә.
Әлбәттә, И.Галимовның әсәрләрен әле җитлеккән, камил текстлар дип бәяләп
булмас. Җыйнак кына традицион сюжетларга корылган текстларда кайчак схематиклык
күзгә ташлана, тормыштагы катлаулы социаль-иҗтимагый күренешләр үзәккә
алынмый. Әмма бу иҗат тормышчанлыгы, ышандыру көче, халыкчан гыйбарәләргә
бай теле, хикәяләүнең сыгылмалылыгы, төгәллеге белән игътибарны җәлеп итә.
Иске Ярмәк авылына 1737 елда рәсми нигез салынган дип исәпләнсә дә, аның
оешуына 500 еллап тирәсе бар дигән фараз яши. Татарстаннан ерактагы Самара
төбәгендә яшәп ятучы халык, зур тарихы булган Иске Ярмәк авылы милләтпәрвәр,
татар мәдәниятенә хезмәт итә торган шундый егетләре булганда, татар рухын югалтмас,
билгеле. Алга таба да бу төбәктән үз халкының бай тарихы һәм гыйбрәтле язмышы,
гореф-гадәтләре һәм аның данлыклы шәхесләре белән горурланучы язучылар чыгар
дип ышанабыз. Ә Илшат Галимовтан татар укучысы заман проблемаларын киңрәк
яктырткан әсәрләр көтә.
Венера МАКАРОВА,
филология фәннәре докторы.
«КУ» 08, 2024
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев