Логотип Казан Утлары
Повесть

ГОМЕР (повестьның дәвамы)

Бераздан шәфкать туташы килеп керде: – Әлегә юынмаска тырышыгыз, – диде ул, Айгөлнең кибеп өлгермәгән чәчләрен күреп. – Үпкәгезнең ике ягы да кырык биш процент зарарланган. Сатурациягез бик түбән. Кислород битлеге аша сулагыз. Чалкан ятмаска тырышыгыз.

(Башыннан укыгыз)

7
Икенче көнне бүтән хастаханәгә күчерделәр. Анда ничек барганын
да юньләп хәтерләрлек рәте юк иде Айгөлнең. Башы сызлый, бөтен тәне
авырта, хәле юк. Өстәвенә, шыбыр тиргә баткан. Ютәле дә көчәйде, башта
кых-кых килеп кенә тора да тамак төбен нәрсәдер кытыклата, аннан
бөтен үпкәне дер селкетеп ютәлләтергә тотына. Шул рәвешле изаланып,
тын юлының кайсыдыр җирендә утырган какырык кубып чыккач кына,
беркадәр тынычланып кала. Иртәдән бирле шулай. Йөткерә-йөткерә инде
эч мускулларына кадәр авырта башлады. Кайчагында кабыргалары да
черегән койма такталары шикелле чәчрәп очардай тоела.
Әнә шундый төрле уйлар һәм сызланулар белән ул үзенең кайсы
хастаханәгә килүен дә бик аңлап бетерә алмады. Кабул итү бүлегенә керү
белән тәгәрмәчле кәнәфигә утыртып, каядыр алып киттеләр. Лифтта аз
гына күтәрелгәч, табиб посты янында тукталып тордылар да озата килүче
нәрсәдер әйтте. Нинди палатага салырга икәнен сорады бугай. Аны шунда
алып керделәр.
Палата пөхтә иде. Дүрт кешелек икән. Түрдә зур гына тәрәзә, аны
жалюзи дип аталган нәрсә белән каплап куеп була. Ачып җилләтергә
теләсәң, форточкасы да, ачылмалы өлгесе дә бар. Өстәл, кул белән көйләп
була торган караватлар, аксыл төстәге тумбочкалар, берничә утыргыч.
Бүлмәдәге хатыннарның икесе йөкле иде, өченчесенең авыры күзгә бик бәрелеп тормый. Айгөлне китерә килгән хезмәткәр җылы киемнәрен
капчыкка салып алып китәргә әзерләп куйды.
– Табибларны чакырырга кирәк булса, менә мондагы төймәгә
басарсыз, – дип, баш очындагы стенага беркетелгән җайланманы
күрсәтте. – Ә монысы – кислород битлеге. Торым-торымга кияргә кирәк.
Хәзер табиб килер, ул барысын да аңлатыр. Бәдрәф менә бу бүлмәдә.
Кайнаган су кирәк булса, коридорда электр чәйнекләре бар. Ашны да
шунда микроволновкада җылытырга була. Сорауларыгыз бармы?
Айгөл баш чайкады. Хезмәткәр чыгып китте. Хатын палатадашлары белән
исәнләште дә, көч-хәл белән бәдрәф бүлмәсенә кереп, киемнәрен алыштырды.
Пөхтә, иркен иде монда. Душ та бар. Хәлең булса, керләреңне чайкап куярга да
мөмкин икән. Айгөл юеш киемнәрен полиэтилен капчыкка бөгәрләп салды да
душ астында тирләрен юып төшерерлек кенә итеп коенып чыкты. Яхшылап
сөртенде. Аннан чиста киемнәрен киде. Ничектер җиңелрәк булып калды,
хәтта сулыш алулары иркенәеп китте бугай. Тик бу халәт озакка бармады, ванна
бүлмәсеннән чыгу белән башы әйләнде, бөтен тәне таркалып төшкәндәй тоелды,
һәм ул чалыш-молыш адымнар белән көч-хәлгә караватына барып ауды.
Бераздан шәфкать туташы килеп керде:
– Әлегә юынмаска тырышыгыз, – диде ул, Айгөлнең кибеп өлгермәгән
чәчләрен күреп. – Үпкәгезнең ике ягы да кырык биш процент зарарланган.
Сатурациягез бик түбән. Кислород битлеге аша сулагыз. Чалкан ятмаска
тырышыгыз.
Ул тиз генә Айгөлнең эченә укол ясады да чыгып китте. Бераздан кире
әйләнеп кереп, янбашына, беләгенә укол кадады. Аннан соң система куйды.
Шулар тәэсире булдымы, Айгөлнең хәле аруланып китте, сызланусыз
мизгелләр белән ләззәтләнеп ятты да бераздан изрәп китте, күзләрен
йомды. Тулы канлы йокы дип булмый инде моны, әмма сызланулардан
беркадәр арынып торган ара үзе бер ял сыман иде. Ара-тирә онытылып
китте, кай арададыр күкрәге кысуга чыдый алмыйча ыңгырашып, күзләрен
ачты, тавыш чыгармаска, башкаларга комачауламаска тырышып, беркадәр
үрсәләнеп ятты да тагын онытылды. Әллә йоклап китте, әллә, хәле бетеп,
һушын җуйды. Кайчагында палатадашларның ыңгырашуы яки бик
тавышланмаска тырышып кына нәрсәдер сөйләшүләре колагына керде.
Авыры беленеп торган хатыннарның икесе электән үк таныш булганнар
икән. Бер вузда укыганнар бугай. Ишеткәннәренең өзек-ертык өлешеннән
Айгөл шуны чамалады. Икесе дә – укытучылар. Хәтта исемнәре дә аваздаш.
Нәсимә белән Надя. Нәсимә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булган,
мәктәпләрдә татар теле дәресләрен киметә башлагач, кыскартуга эләккән.
«Һәртөрле бәйгеләрдә укучыларым гел мактаулы урыннар ала иде, шул килеш
тә мине җибәрделәр, ә артык эш майтара алмыйча ялагайланып, күз буяп
йөрүчеләр калды, шунысы аяныч, – дип сөйли ул. – Хәтта илдәге сәясәткә
караганда да ныграк үзәккә үтә». Аның хәлен Айгөл яхшы аңлый кебек. Бу
хакта Илдар белән дә бик күп тапкырлар сөйләшкәне бар. Инде туган телеңне
мәктәпләрдән кысрыклап чыгару дәрәҗәсенә килеп җиткәч, җаваплы урыннар
биләгән татарларга уй керергә тиеш иде кебек. Ә юк. Алар һаман сукыр
килеш кала, ялтыр данга, ялган дәрәҗәгә, киләчәге билгесез малга алданып,
милләт язмышы белән уйный. Нәсимә дә яраткан эшен югалткач, озак кына йөргән: идән юучы да, аш пешерүче дә, тәрбияче дә булып алган, базарда да
сату иткән. Соңгысы акча китерә торган эш булса да, күңеле ятмагач, озак
чыдамаган, курслар узып, рус теле укытучысы булып кабат мәктәпкә кайткан.
Кайчагында Надя белән икесе көлешеп тә алалар инде: «Син татар башың
белән рус теле укытасың, мин – рус башым белән инглиз теле», – дип. Надя
андый ук маҗараларга тарымаган. Мәктәптән инглиз телен дә кысрыклый
башласалар, бөтен дөнья ду кубачак бит. Шуңа аның фәне халыкара яклау
астында, куллану даирәсе киң, ихтыяҗ зур. Ул әле дәресләрдән тыш репетитор
булып та ярыйсы гына эшли икән. Кызык инде дөнья...
Айгөл кайчагында боларның сүзләренә кушылып китәрдәй була да,
хәлсезлеге ирек бирми. Йомшак, ягымлы итеп сөйләшә торган матур
кешеләр. Гайбәт чәчмиләр, юк-бар сөйләмиләр. Хәтта зарланып алулары
да укытучылар дәрәҗәсендә.
– Изоляция кешеләрне аерды. Элеккедәй аралашулар болай да бетеп бара
иде. Хәзер туганлык, дуслык кебек хисләргә урын тарайды бит. Барысын
да мөлкәт артыннан чабу алыштыра. Ә изоляция... Шуның аркасында хәтта
туган белән туган да үзара йөрешми башлады. Хәтта ата-ана белән бала
бер-берсенә килергә курка...
– Алай дисәң дә инде, – дип, Надя йомшак кына каршы төшә. – Сездә
дә шулай булдымы икән... Әле чир чыккан гына вакытта ватсапка төрле
видеороликлар килә иде бит. Көлке кебек тоела торган иде. Кечкенә бер
кытай кешесенә хулиганнар бәйләнә. Әзмәверләр шундый, бер сукса, өзә
торган. Ә теге төчкерә. Моңа барысы да шикләнеп карый, куркалар. Ә ул
үзенең тәэсир көчен сизеп алгач, теге хулиганнарны куып алып китә. Хәтта
шул да кызык кебек иде. Бер карасаң, Кытай кайда да, без кайда бит инде.
Бу чир безгә кадәр берничек тә килеп җитә алмас сыман иде. Ә ул... Ике-өч
ай да көтеп тормады хәтта. Менә без илләр, халыклар, милләтләр дигән
булабыз. Һәркем үзенең өстенлеген күрсәтергә тырыша. Аермалар бардыр
инде ул. Бар инде алар. Ә уйлап карасаң, барыбыз да – адәм баласы. Аралар
ерак булса да, язмышлар якын. Хәзер менә бөтенебез бер хәлдә.
– Бер үк хәлдәге аерым кешеләр... – дип көрсенеп куя Нәсимә.
Чынлап та, шулай шул. Аерым кешеләр булса да, язмышлары бер чама.
Хәтта чир эләктерү, хастаханәгә килү, авырудан газаплану рәвешләре дә
бер-берсенә охшаш. Үлем барысын да тигезли дип әйтәләр. Чир дә тигезли
икән. Һәрхәлдә, ул кешеләргә барысының да тигез икәнен аңлатырга
тырыша. Шулай кебек тоела инде кайчагында.
Болар да хәлләре әйбәт чагында торып утырып, шулай гәпләшеп алалар
да, бераздан әле берсе, әле икенчесе начараеп китә. Кайвакыт хәтта торып, су
эчәрлек рәтләре дә булмый. Андый вакытларда палатадашларның өченчесе
ярдәмгә килә. Глүсәнең хәле әйбәт... Их, алай дип булмый шул... Сәламәтләнеп
килә инде Глүсә. Ләкин хәлен әйбәт дип булмый. Ходай күрсәтмәсен аның
тәкъдирен. Ул баласын югалткан. Кесарево ясап алганнар, тик сабые үле туган.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев