Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Матусов бу турыда тыңлап та тормады, кулын селтәде. Ул монда кемнеңдер югарырак торганын аңлый, шуңа да аның исемен көтә. Тагын бар тынын бер сүз аша бушатты: – Кем? – Старшина! Хуҗа, лып итеп, урынына утырды.

(Башыннан укыгыз)

33
Икенче көнне ике Пётр, хуҗаның мостикка менеп киткәнен көтеп алып,
аның артыннан менделәр.
Көзнең салкын иртәсе, суларда яр буенда боз туңдыра башлаган чак,
озакламый кар күзе дә күренүен көттеләр авылда. Мостикта да салкын гына,
Матусов алдында торган чәйнектән, борынны кытыклап, тәмле кофе исе
тарала. Кечкенә тәлинкәдә телем-телем итеп киселгән лимон, зуррагында –
француз күмәчләре. Шуларның берсен Матусов кетердәтеп тешләп алды
да, кызарган күзләре белән бу икәүгә карап, ымлап кына утырырга кушты.
Мостикка күтәрелүчеләр Матусовның хәле яхшыга табан борылганына
игътибар иттеләр: буй-сыны тураеп киткән, күзләрендә сүнеп барган
очкыннар яңадан күренә, хәрәкәтләрендә элекке ныклык сизелә, сүзләренә
дә тәвәккәллек кайткан төсле.
– Ну?! Ниндидер яңалыклар бармы сездә? Шуңа икенче көн минем
арттан йөрисезме?
Петр Васильевич, тамагын кырып, сүзен башлады.
– Даниел Геворкович, мин Гәвенгә менгереп куйган барканы тикшерттем. Бигрәк тә такелажны. Йөкнең бәйләнгәне бәйләнгән, калганнары балта
белән чабылган. Бик йомшак бәйләнгәннәре дә бар.
Матусов урыныннан сикереп торды.
– Димәк, син әйтергә телисең...
Петялар икесе дә баш кактылар.
– Әйе, Даниел Геворкович! Именно так!
Тынлыкта бер чебеннең тәрәзә пыяласына бәрелгәне генә ишетелде.
Матусов күкрәк тутырып алган һаваның чыгуын бер сүзгә сыйдырды:
– Кем?
– Монысы турында аерым сүз. Үтәүчеләр – авылдан ике мужик, кичәге
караклар, юлбасарлар.
Матусов бу турыда тыңлап та тормады, кулын селтәде. Ул монда
кемнеңдер югарырак торганын аңлый, шуңа да аның исемен көтә. Тагын
бар тынын бер сүз аша бушатты:
– Кем?
– Старшина!
Хуҗа, лып итеп, урынына утырды.
– Мин аны шулайрак түгелме дип уйлаган идем дә...
Бу юлы чебен дә курыкты бугай, кешеләргә кушылып, тын калды.
– Үтәүчеләрне тотып ябып куйдык икесен ике урынга. Рекрутларны
озаткан көнне алар якындагы ике пристаньны да яндырырга тиеш булган.
Керосин тутырылган шешәләре белән тотып алдык.
– Алдашмыйлармы?
– Юк. Аерым-аерым сорау алдык. Барысы да тап килә, алдашмыйлар. Ә
нинди файда алдашудан? Гаепләрен таныйлар, исән калдыруны сорыйлар.
Ибраһимны саттылар, эче-бавыры белән.
– Чыгып качмаслыкмы?
– Алар көтүчеләр йортында, базда. Анда баз таштан салынган бит,
беләсез.
Матусов яңадан аягына басты, мостик бүлмәсен урап-урап йөри
башлады. Ике Петька да белә, мондый вакытта аңа эндәшү ярамый, ул
ниндидер карарга килү юлларын карый. Бераздан барыбер ул карарын
җиткерәчәк. Шуңа да алар тыныч кына үз урыннарында утырдылар.
– Боларын расходка елга кануннары буенча. Тик ераккарак алып китегез,
монда дөнья ямьсезләп ятмасыннар. Ә... ә Ибраһим белән ни эшләргә мин
үзем белермен. Әлегә тими торыгыз!
Әйтүе генә җиңел – расходка дип. Нинди генә явыз юлбасар
булмасыннар, кеше бит әле алар. Тик монысы турында уйлаучы да юк,
шулай булырга тиешле дип кабул ителгән кагыйдәдер инде бу. Халыкта
сөйлиләр бит, ут төртүчеләрне элек-электән утка, буаларга зыян итүчеләрне
суга ташлаганнар дип.
Шулай уйласалар да, ике Петька да бу турыда әйтмәделәр, әлбәттә,
Матусовка. Ничә еллар эшләү дәверендә алар икесе дә аның тәртибен,
холык-фигылен бик яхшы аңлый иде.
Озак кына тын утырдылар. Матусов, өстәлдә булган кофе һәм башка
нәрсәләрне читкәрәк этеп, ярдәмчеләренә эндәште.
– Күреп торам, сез дә бик дулкынланасыз, бу карт ни уйлый икән дип.

Икесе дә кузгалып куйдылар.
– Тыңлап бетерегез. Алда нәрсә булыры билгеле – тагын бер инкыйлаб.
Аннан берничә ел рәттән сугыш. Ата улны, инә кызны белми торганы.
Байларны тураклау, аларны талау, үтерү. – Матусов авыр итеп көрсенеп
куйды. – Так что, бик ипсез вакытлар туарга тора. Монда килеп җитмәс дип
әйтеп булмый бу хәлләрне, бөтен Рәсәйнең асты өскә киләчәк. Тел төбен
аңлгансыздыр инде. – Матусов тагын көрсенде. – Мин теге көнне сезгә мал-
мөлкәтнең башын-азагын билгеләргә кушкан идем. Шуны эшләдегезме?
Икесе дә бик тиз җавап бирделәр:
– Әзер, Даниел Геворкович!
– Әйбәт. Димәк, эшкә тотынабыз. Төшкә тиклем үзегезнең эшләрегезне
бетерегез, төштән соң утырабыз.
Сөйләшү тәмамлаганын аңлап, ике Петька да кузгалдылар. Ишеккә
барып җиткәнче, Матусов аларны туктатты.
– Менә нәрсә, егетләр! Мин теге чакта ук әйткән идем, сезне буш итмәм
дип. Шул сүземдә калам. Ничә еллар бергәләп кордык шушы дөньяны,
бергә тәмамлап та куярбыз инде. Жәл! Тик авызыгызны үлчәп ачыгыз.
Беркем белергә тиеш түгел!
Петькалар аңлашылды дип баш кактылар һәм чыгарга ашыктылар.
Матусов урынына утырды, инде суынган чәйнекне тотып карап,
кыңгыравын шалтыратты. Көмеш кыңгырау шалтыравына җавап итеп,
эшче кызлардан берсе йөгереп керде дә чәйнекне эләктереп йөгереп чыгып
китте. Күп тә үтмәде, тагын йөгереп диярлек кереп, пары чыгып торган
савытны Матусов алдына утыртты, күмәчләр өстәде, алар янына сап-сары
май куйды.
Мостик бүлмәсенә тагын яңа гына әзерләнгән кофеның хуш исе таралды.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев