Логотип Казан Утлары
Повесть

ГОМЕР (повестьның дәвамы)

– Башка палатага күчтеме әллә? – дип сорады. Җыештыручы ханым аңа бертын төбәлеп торды да: – Башка дөньяга, – дип пышылдады. Нәсимә көтелмәгән хәбәрдән күзен шарландырып, өнсез калды. – Ә баласы? – Глүсә яткан урыныннан ук торып басты: – Баласы исәнме?

(Башыннан укыгыз)

8
Глүсәне бер сүз белән генә сурәтләп булмый. Әйбәт хатын инде ул.
Ярдәмчел. Үз аягында булгач, ныграк ыңгыраша башласаң да, йөгереп
килеп җитә. Йомышың булса, шундук ярдәм итә. Җылы сүзләр әйтеп юатырга да иренми. Кайгысы зур булса да, аны сөйләп, зарланып йә елап
йөрми. Аның хакында да Айгөлгә укытучылар сөйләде. Үзе бер авыз сүз
дә ычкындырмады.
Айгөл аны бик өнәп бетермәгән иде. Тавышы көчле. Кирәкмәгән чакта,
авыртынып, җаныңны кая куярга белми бәргәләнеп яткан вакытта ишетелгәч,
бигрәк ямьсез булып тоела. Ямьсез тавышлы кешеләр, гадәттә, кычкырып
сөйләшүчән була бугай. Бу да бер минутка да диярлек тик тормый, телефоннан
әле тегенең, әле моның белән аралаша. Тыңлап сокланырлык, фәһем алырлык
нәрсәләр дә сөйләшмиләр, җыен юк-барны чәйнәшәләр. Телефонның теге
очындагы кешеләр шуннан тәм таба микән, әмма аның тавышы озаккарак
сузыла башласа, Айгөлнең җене котыра иде. Глүсә үзе дә бер чирдер, ул да адәм
балаларының сабырлыгын сынар өчен дөньяга җибәрелгәндер кебек тоела.
Шалтыратышып сөйләшер кешесе калмаса да, тынгылык бирми.
Телефонын кычкыртып куя да... Ютубны карый микән инде ул, аудиокитап
тыңлый микән... Кайчагында сөйләүченең тавышы бик ягымлы була, әкият
тыңлап йоклап киткәндәй тоеласың. Әмма күзләреңне йомып тынычланып
калуга, бөтен дөньяга үзен ишеттерергә теләгәндәй реклама акыра башлый.
Монысының тавышы Глүсәнекеннән дә хәтәррәк. Әллә нинди дошмани,
гайрәтне чигерә торган.
Шуңа күрә Айгөл аны бик өнәп бетерми иде. Ләкин, нинди югалту
кичергәнен белгәч, карашы үзгәрде. Андый кайгыдан соң ана кешегә,
ни кылса да, гаеп түгелдер кебек тоелды. Берәү булса, кайгысын сөйләп,
зыр килер, үз язмышын яки табибларны тиргәп, зар-яшен түгәр иде. Ә бу
берни дә сиздерми. Янындагы йөкле хатыннарны борчымаска тырыша.
Алар да әллә кайда түгел бит, яткан урыннары оҗмах түре түгел, хәлләре
авыр, киләчәкләре билгесез. Менә шуларны аңлагач, Айгөлгә ул бик сабыр,
кешелекле, якты күңелле хатын булып тоелды. Телефон тавышына гына
түзәргә була, элекке радио сыманрак нәрсә инде ул, бер уйласаң.
Карыймы-тыңлыймы инде ул, тик Глүсә телефонының бөтен белгәне –
гел әлеге чир турында. Ул әллә нәрсәләр сөйли. Һәркем белеп торган
көндәлек ыгы-зыгылардан башлап адәм ышанмастай хәлләргә кадәр җитә.
Әлеге авыруның тарихын, ничек таралуын, моңа кемнәр гаепле булуын.
Бүгенге көндә хакимиятнең нинди максатларда эш йөртүен, нәрсәләрне
халыктан яшерүен, нинди җинаятьләр кылуын... Берсен дә калдырмый.
Хәлең булып тыңлабрак ятсаң, кай урыннарда, чынлап та, кызыксынып
китәсең. «Әстәгъфирулла тәүбә! Чынлап та шулай микәнни? Алай ук
түгелдер инде. Булмас...» дип уйларга мәҗбүр буласың. Кайчагында бик
ышанырдай урыннары да килеп чыга. Беренче карашка, күзләр маңгайга
менәрлек мәгълүматларны да шулкадәр тормышчан итеп аңлатып, дәлилләп
биргәч, тагын ышанган кебек тоеласың.
Айгөлнең җанын иң рәнҗеткәне әлеге чирнең акча эшләү өчен кемнәрдер
тарафыннан уйлап чыгарылган булу ихтималын ишетү иде. Диктор бик
тәфсилләп, абруйлы шәхесләрнең фикерләрен китереп, документаль
мәгълүматларга сылтамалар белән сөйләсә дә, бу адәм ышанырлык хәл
түгел иде. Һәрхәлдә Айгөлнең ышанасы килмәде. Ничек инде адәм баласы
акча өчен шундый зур кабахәтлеккә бара алсын? Бу бит берничек тә башка
сыймый, күз алдына китереп булмый торган хәл!

Иң беренче теләге сөйләүче китергән чыганакларны эзләп табып, аның
ялганлыгын фаш итү булды. Ләкин аның әлегә моны эшләрлек мөмкинлеге
юк, үз хәле хәл иде.
Бу хакта сүз каткач, Глүсә кул гына селтәп куйды:
– Акча өченме? Акча өчен хәзер кайбер кеше ата-анасын сатып
җибәрергә мөмкин. Ә җиде ятларның хәсрәтеннән аның чәч бөртеге дә
селкенми. Акча рулит!
Бер карасаң, Глүсә дә хаклы иде. Бу чир башланып, саклану чаралары
мәҗбүригә әйләнгәч, күпләр битлек тегеп сату эшенә кереште. Берсен
иллешәр сумнан җибәрделәр. Хөкүмәт даруханәләренә арзан хакка кайтып
төшкәч кенә, тукталдылар. Монысы әле вак-төяк эшмәкәрләр гамәле. Ә
бер шәһәрнең мэры, ниндидер тегү фабрикасын алдан сатып алып, битлек
тегүгә җайлаштырып куйган, шуның белән миллионнар эшләгән дип
сөйләделәр. Әлеге чирдән саклый алу мөмкинлеге бар дип исәпләнгән
бөтен төр даруларның бәясе әллә ничә тапкырга күтәрелде. Хәтта сарымсак,
лимон, имбирь ише нәрсәләрнең дә хакын арттырдылар. Әллә кая барасы
да юк, әнә, шәһәр транспортларына куар-кодсыз керү тыела дип белдергән
көнне үк такси бәяләре ничек сикерде! Югыйсә ул болай да бик арзан түгел
иде бит инде.
Беркем дә кешеләр турында уйлап: «Халык болай да авыр хәлдә, очын-
очка ялгап кына яши, чир эләктергән кешеләрнең хәле тагы да мөшкелрәк,
аларга бераз ярдәм булсын әле», – дип тормый. Һәркем үз кесәсен калынайту
ягын каера. Хәтта кешеләрнең фаҗигасе белән акча эшләү дә – бүген
гадәти күренеш. Аның өчен беркем дә гаепләми. Киресенчә, кешелеклелек
турында сөйләү, кемнедер яхшылыкка өндәү үзе үк сантыйлыкның бер
төре булып тоела. Менә шушы җәмгыятьтә кемнәрдер вирус ярдәмендә
акча эшләргә, сәяси максатларын чынга ашырырга тели икән, бу бер дә
адәм ышанмаслык хәл булып тоелмый.
Баштарак кызыксыну уятып, төрле уйларга этәрсә дә, тора-бара Глүсәнең
телефоны да ялкыта башлады. Чын дөресен генә аңлатып бирерлек булсын
иде ул. Ә монда алай түгел. Бер тапшыруда бер төрле сөйлиләр, кире
кагып булмаслык дәлилләр белән бер нәрсәне исбат итәләр. Шаккатып,
ышанып тыңлап торасың. Икенче тапшыруда бөтенләй киресен сөйлиләр.
Монысында да җитди чыганакларга таянып, какшамас дәлилләр белән
исбатлыйлар. Монысына да ышанасың. Шул рәвешле, үзеңне нәрсә
сөйләсәләр, шуңа ышана торган бер мәхлук итеп тоясың. «Дөреслек
кайда соң?» дип уйларга мәҗбүр буласың. Ә дөреслек юк. Кем сөйли –
шул хаклы. Дөреслек белән Ялган игезәк балалар кебек аерып алгысыз.
Менә шундый дөньяда үзеңне адашып калган юлчы кебек хис итәсең, эш-
гамәлләреңнең генә түгел, ә уйларыңның да, хәтта гомереңнең дә мәгънәсе
югала. Карыныңдагы балаң кызганыч кебек була: «Нинди коточкыч дөньяга
бирәм мин сине, балакаем. Бәхет-тәүфыйкларыңны Ходай берүк үзеңә
атап бирсен инде. Явызлар гөнаһы өчен җавап тотарга, бинахакка газап
кичерергә язмасын...»
Шундый уйлы-моңлы көннәрнең берсендә Надяның хәле начарланып
китте. Иртәнге якта әйбәт иде әле ул, хәтта Нәсимә белән гәпләшеп тә яттылар.
Ни турында сөйләшүләрен Айгөл белә алмады, аларның пышылдашуы астында йокымсырап киткән иде. Кыска вакытлы йокы, уяну, сызлану,
тагын аз гына йокымсырап алу. Хәле арулангандай тоела башласа, башына
уйлар керә. Әллә нәрсәләр уйлап, әллә ниләрне күзаллап бетерә. Кайвакыт
уйлары Глүсәнең телефоныннан ишеткән хәбәрләр тирәсендә бөтерелә, күп
очракта туачак сабые турында була. Торып йөрерлек рәте калмагач, көне
дә, төне дә бер төрле кебек тоела. Бер Айгөл генә түгел, Надя белән Нәсимә
дә шулай интегә инде. Тик аларның торып утырырлык, сөйләшерлек хәле
бар кебек. Әнә шул хәлле шикелле тоелган Надя кинәт авыр-авыр сулый
башлады. Кислород битлеген киеп, тирән суларга тырышып, озак кына яткач,
калтыранырга тотынды, юрганын алып, баштанаяк төренде.
– Өшим, кызлар, өшим... – дип пышылдады ул. – Әллә температурам
бар инде.
Глүсә шундук, медсестра янына барып, градусник алып килде. Утыз
тугыз ярым. Шәфкать туташы ашыгып чыгып китте. Бераздан Надя
ютәлләргә тотынды. Моңа кадәр палатадагы берсе дә артык ютәлләми иде.
Ара-тирә генә. Ә Надяның йөткерүе тирәннән, калын тавыш белән. Моны
хәтта ирексез ютәл дип тә әйтергә мөмкиндер. Надя үзе катышмый, күкрәге
эчендә нәрсәдер бар, шул тышка атылып чыгарга тырышып тыпырчынадыр
кебек иде. Надя да аның хәрәкәтләренә ияреп тартыша, авызыннан саргылт-
яшел сыекча юрган өстенә чәчри. Надяның анда кайгысы юк, ул ике кулы
белән эчен тоткан. Әйтерсең лә аны тулгак тота, ә баласы авызыннан
чыгарга тырыша. Бераздан Надя юрганына капланды да косарга тотынды.
Ул арада берничә яшел халатлыны ияртеп табиб килеп җитте һәм, бераз
күзәтеп торганнан соң, хатынны каядыр алып китәргә боерды. Шәфкать
туташы кай арададыр беләгенә укол ясады һәм санитар хатыннар Надяны
караваты-ние белән палатадан алып чыгып китте.
Надяны башкача күрә алмадылар. Өч көннән соң җыештыручыларның
берсе кереп, аның тумбочкасындагы әйберләрне пакетка салып алып чыкты.
Моны күзәтеп торган Нәсимә:
– Башка палатага күчтеме әллә? – дип сорады.
Җыештыручы ханым аңа бертын төбәлеп торды да:
– Башка дөньяга, – дип пышылдады.
Нәсимә көтелмәгән хәбәрдән күзен шарландырып, өнсез калды.
– Ә баласы? – Глүсә яткан урыныннан ук торып басты: – Баласы исәнме?
Җыештыручы хатын башын гына чайкады. Һәм тирән көрсенеп:
– Шундый хәлләр... – диде дә ишеккә ашыкты.
Хәбәр сау-сәламәт кешене дә аяктан егарлык иде. Әле генә синең
яныңда сөйләшеп яткан кеше кинәт кенә үлеп китсен әле. Бу кызганыч та,
куркыныч та иде. Әҗәл ерак түгел, ул кайдадыр бик якында йөри. Кайчан
кемнең караватына килеп, кулын сораячагы гына билгесез.
Бераздан палата күз яшьләренә, хәлсез тавыш белән үксүләргә күмелде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев