ГОМЕР (повестьның дәвамы)
Табибның медицина терминнарын сиптерүеннән Айгөл берни дә аңлый алмады. Доктор да моны сизде бугай, күзләрен тәгәрәтеп, бер хәрәкәтсез карап торган хатынга караш ташлап алды да адәм теленә күчте: – Гади генә әйтсәк, болайрак була. Вирус үзе җиңелмәс чир түгел, әмма аның бик мәкерле үзенчәлеге бар: кешенең моңа кадәр булган бөтен авыруларын көчәйтеп җибәрә.
10
Айгөл уянып китте. Тынлык. Палатадашларының тавышын ишетергә
тырышып, бераз ятты да күзләрен ачты. Берни дә ишетелмәгәч, башын
күтәреп карады. Беркем дә юк иде, ул берүзе бер палатада. Көч-хәл белән
торып утырды. Караватыннан дүрт-биш адым ераклыгында гына урнашкан
ванна ишегенә күз салды. Бәдрәфкә барып килгәндә, яхшы булыр иде дә...
Теге палатада мондый четерекле йомышларны үтәргә Глүсә ярдәм итә иде.
Ешрак барырга туры килгәндә дә күпсенеп тормый: «Глүсә, тагын урап килик
инде тегеннән», – диюгә выжт итеп килеп җитә. Бәдрәф еракта булмаса да,
ике яклап та яртылаш зарарланган үпкә белән анда барып җитү җиңел түгел,
сулыш кысыла, баш әйләнә, аяк-куллар йомшара. Ә барып җиткәч, унитазга
утыру үзе бер мәшәкать булып тоела. Өстәвенә, үзеңнең шушы халәтеңнән
үртәлергә мәҗбүр буласың. Алма кебек тупылдап торган хатын, менә бит
нинди хәлгә төштең, хәтта хаҗәтеңне дә үзаллы үти алмыйсың. Мондый
халәттән күңел тула, бугазга төер утыра, күзләргә яшь тыгыла.
– Ярый, син артык өзгәләнмә, барысы да уза аның, – дип юата мондый
чакларда Глүсә. – Без барыбыз да шуның аша үттек инде.
Аның сүзләреннән күңелгә җылы йөгерә. Бөтен кеше башына да төшкән
бәла ул һәрвакыт кечкенәрәк булып тоела. «Башкалар түзгән, җиңеп чыккан
бит, әллә мин алардан кимме?» дип уйларга мәҗбүр итә.
Бу юлы палатада ул ялгызы иде. Ярдәмгә килерлек берәү дә юк. Карават
астына «утка» дип атала торган нәрсә куеп киткәннәр китүен. Тик аны
алып, җайлап урнаштыру үзе үк олы мәшәкать шикелле. Андый нәрсәгә
өйрәнмәгәч, сәер дә, гарьлек тә кебек.
Айгөл көч-хәл белән аякларына басты. Шул көчәнүгә дә сулышы
купкандай тоелды. Караватка тотынып, акрын гына аягын шуыштырды, аннан икенчесен. Шул рәвешле карават буйлап, аннан соң стенага таянып
барды. Аяклары камырга әйләнсә дә, ныклыгын сакларга тырышты,
берничә адымнан соң башы әйләнүен сизеп туктап калды, тирән сулыш
алырга тырышып, хәл җыеп торды, аннан тагын дәвам итте. Ишек төбенә
җитүгә күңеле болгана башлады, укшып-укшып куйды. Тик тукталып
тормады. Косып, дөнья пычратырмын дип куркып, бүлмә эченә ашыкты.
Нәкъ шул вакытта шәфкать туташы килеп керде.
– Әй Аллакаем! – дип, Айгөлгә ярдәмгә ашыкты ул. – Нигә чакыру
төймәсенә генә басмадыгыз? Сезгә болай йөрергә ярамый бит...
Аннары, Айгөлне култыклап алып, караватына яткырды да укол ясады.
– Бүтән вакытта болай итмәгез, – дип кисәтте аннан соң. – Нинди генә
ярдәм кирәк булса да, менә бу төймәгә басыгыз. Сезнең хәлегез алай итеп
йөрерлек түгел. Аңлашылдымы?
Айгөл баш какты.
– Хәзер сезнең янга табиб үзе керер, – шәфкать туташының тавышындагы
баягы кырыс таләпчәнлекне якты ягымлылык алыштырды. – Ул сезнең
белән бик җитди темага сөйләшергә тели. Ә хәзергә бераз ял итегез. Һәм
чакыру төймәсе турында беркайчан да онытмагыз.
Ул чыгып киткәч, Айгөл телефонын кулына алды. Ире белән дә
күптән әйбәтләп аралаша алганнары юк, берсе шалтыратканда, икенчесе
сөйләшә алмый. Язышу да ара-тирә генә, һәм ул «хәлләр әйбәтләнә, үзең
ничек?» кебек сүзләрдән артмый. Шулай булырга тиештер дә инде мондый
вакытта. Беренчедән, начар булса да, бик сиздермәскә тырышасың, яраткан
кешеңнең күңелен яралыйсы килми. Икенчедән, барысын да тәфсилләп
язарга хәл дә юк, баш та бик эшләп бетми. Илдарның да хәле шул чамадыр
инде. Телефоннан ул ике тапкыр шалтыраткан, кыска гына дүрт хәбәр
җибәргән. Шул ук сүзләр. Бернинди үзгәреш тә юк. Димәк, аның да хәле
бик мактанырлык түгел. Тагын әллә кемнәрдән хат-хәбәрләр килгән. Ярый,
аларын соңрак, арулангачрак карап чыгар.
Телефонын куюга палатага доктор килеп керде. Уртача гәүдәле,
чәчен-битен каплаган. Башка вакытта урамда күрсәң дә, танырлык түгел.
Тавышыннан чамаласаң гына инде. Әлегә Айгөл аның табиб икәнен ак
халатына карап белде. Алар гел актан йөри, шәфкать туташлары яшелдән,
хезмәт күсәтүче персонал – зәңгәрсу киемнән. Табибның медицина
терминнарын сиптерүеннән Айгөл берни дә аңлый алмады. Доктор да
моны сизде бугай, күзләрен тәгәрәтеп, бер хәрәкәтсез карап торган хатынга
караш ташлап алды да адәм теленә күчте:
– Гади генә әйтсәк, болайрак була. Вирус үзе җиңелмәс чир түгел,
әмма аның бик мәкерле үзенчәлеге бар: кешенең моңа кадәр булган бөтен
авыруларын көчәйтеп җибәрә. Сезнең буыннарда, кан тамырларында
чирегез бар. Авырлы хатынга бу бик куркыныч. Беренчедән, аның үзе
өчен куркыныч тудыра, икенчедән, карындагы баланың гомере өчен. Без,
әлбәттә, сезнең дә, баланың да гомерен саклап калу өчен барысын да
эшлибез. Әмма килеп туган хәлдә без сайлау алдында калырга мөмкинбез.
Икегезнең дә гомерен саклау мөмкинлеге өзелгән очракта, без яки балага,
яки сезгә өстенлек бирергә тиеш булачакбыз.
Аның тавышыннан ук Айгөл хәлләрнең бик мөшкеллеген чамалап өлгергән иде, сүзләрен тыңлаган саен сиземләве көчәя барды, күңеленә
шом йөгерде. Ә икенең берсен сайлау мөмкинлеге турында ишетүгә, арка
үзәге буйлап салкын йөгерде.
– Димәк, икенең бере: яки бала, яки мин?
Доктор көрсенеп, баш какты:
– Шулайрак килеп чыгарга мөмкин.
Айгөл күзләрен йомды. Бер гаепсез кешегә шулкадәр мәрхәмәтсез булган
дөньяны күрәсе килми иде. Күзләрен йомуга ук әллә кайдан саркылып
чыккан яшь тамчылары керфек очларында калтыранды. Тамагындагы
төерне йотарга тырышты. Нәрсәдер әйтергә дип авызын ачты, әмма
тавышының еламсырауга әйләнүен тоеп туктап калды. Тынычланырга
кирәк. Төшенкелеккә бирелергә ярамый. Төшенкелеккә бирелү – үзе үк...
Тик мондый вакытта, шушындый җанөзгеч сынау алдында төшенкелеккә
бирелмичә кара син! Чит кеше башына төшкән кайгы турында фәлсәфәгә
бирелергә, сәгатьләр буе бәхәсләшергә, әллә нинди фикерләр әйтеп
бетерергә мөмкин. Ә үз башыңа төшсә, берни дә әйтәсе килми. Уйлыйсы
да килми. Бар булмышыңны ачы нәфрәт, аяусыз тойгылар күмеп китә.
Кинәт Ходай тел ачкычы бирде бугай. Айгөл газапларын артта калдырып,
табибка текәлде:
– Өченче юл юкмыни соң?
– Дүрт юл бар, – диде табиб үз көчсезлегеннән үзе кыенсынган шикелле. –
Яки икегез дә исән каласыз. Мин бөтен күңелем белән шулай булуын телим
һәм моның өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләячәкмен. Балага
яки үзегезгә...
Монысын Айгөл белә иде инде, кабаттан ишетәсе килмәде һәм ул
бүлдерде:
– Ә дүртенчесе?
– Анысы иң хәтәр очрак. Икегезне дә коткара алмаска мөмкинбез. – Ул
тирән көрсенеп өстәп куйды. – Алай да булырга мөмкин.
Тынлык урнашты. Әллә нинди салкын, караңгы тынлык иде бу. Дөньяда
барлык җан иясе үлеп беткән дә бөтен нәрсә тынып калган шикелле.
– Бу хакта, бәлки, мин болай ачыктан-ачык әйтергә дә тиеш түгелмендер.
Тик сез белеп торырга тиеш. Көч тупларга. Чир белән көрәшергә әзер
торырга. Әгәр сезне коткару өчен берни дә эшләмибез икән, нәтиҗәсе
билгеле. Соңгы чарага тотынабыз икән, төрлечә килеп чыгарга мөмкин.
Айгөл, бер ноктага текәлеп, озак кына утырды да күзләрен табибка
күтәрде.
– Нәрсәдер эшләп карарга кирәк.
Доктор аңа төбәлде:
– Сез, чынлап та, шуны телисезме?
– Әлбәттә!
Доктор зәңгәр папкасыннан ике кәгазь алып, Айгөлгә сузды:
– Алайса, менә бу кәгазьләрне укып чыгыгыз да кул куегыз. Бу дәвалау
чаралары белән килешүегез турында...
Айгөл аңлый иде. Соңгы вакытта суд юлында сөйрәлүләрдән
куркыпмы, хәтта гади генә дарулар эчәр алдыннан да шундый килешү
төзи башладылар. Ул кәгазьләргә күз йөгертеп кенә алды да, билгеләнгән
урыннарга култамгасын куеп, табибка сузды:
– Доктор...
Табиб кәгазьләрен папкасына салгач, дикъкать белән аңа төбәлде.
– Доктор, үтенәм... Әгәр шундый сайлау алдыгызга басса... Әгәр икенең
берен сайларга туры килсә... Зинһар өчен... Алла хакы өчен дип сорыйм...
Баламны сакларга тырышыгыз. Ул исән-сау туарга тиеш. Доктор, сез мине
ишетәсезме?
Доктор бераз дымлана төшкән керфекләрен ачып-ябып алды.
– Яхшы, Айгөл ханым, – диде ул ышанычлы тавыш белән. – Беренче
чиратта – бала. Тик без сезнең икегезне дә алып калырга тырышачакбыз.
Барысы да уңышлы булачак. Сез дә шуңа ышаныгыз.
Доктор әтиләрчә итеп хатынның аркасыннан сөйде дә урыныннан
кузгалды. Баш кагып кына саубуллашып, ишеккә атлады. Ул чыгып
киткәч, Айгөл бер ноктага төбәлеп, озак кына утырды да үзе дә көтмәстән
кычкырып елап җибәрде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 08, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев