Юлаучылар (хикәя)
Атына каты бәрелмәсә дә, Нәгыймәттәйгә каты ук эләгә иде мондый вакытларда. Шулай буласын белә карчыгы, аты дулаганда, гел хатынын әрләгән иренең холкын үтәли күрә. Шуңа да бер авыз сүз дәшмичә, ат чанасыннан төшеп калган әйберләрен җыярга кереште.
* Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче
халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан
Язучылар берлеге тарафыннан 2023 елда уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының «Хикәя»
номинациясендә икенче урынны алган әсәр.
Кышкы карлы басу юлыннан җай гына юыртып баручы Ак бия кинәт
кенә тартылып алды да, үзен-үзе юл читенә тотып аткандай, янга сикерде.
Шулчак камыт бавы чишелеп китте, ат, тагын да дулап, дугасын бер якка
авыштырып та куйды. Күз ачып йомганчы сыңар ягы тәртәдән шуып
ычкынган дуга бераз өстерәлеп барды да, аннан аяк астына төшеп, кар
бураны эчендә күмелеп юк та булды. Шул мизгелдә ыңгырчак бавы
тартылып өзелде, зирек тәртә, кинәт бер ягына кисәк кенә авышып китеп,
арбадагы ике юлаучыны уптымилаһи көпшәкләнеп торган кар өеме өстенә
алып та атты. Шомырт агачын кайнар дегет сумаласында тотып ясалган
калын төпле чана, дилбегәгә эләгеп, бераз яны белән карны сыдырып,
эз салып барды да кар юрганы өстенә әйләнеп капланды. Чанадагы
төенчекләр, иске толып, төймәләре төшкән бишмәт, кайры тун, кечерәк
кенә агач тартмага салынган сохари-каты күмәч ише ризыклар, сабы хәйран
гына шомарган, башын сүстән үргән камчы, ястык-түшәкләр – барысы
да кайсы кая таралып очып төште. Салам-печән чүпләре, кар өемнәренә
куна-куна, язгы көндә беренче тапкыр очарга чыккан күбәләкләр кебек,
гүя кояш нурларына күзләре томаланып, кая бәрелергә урын тапмыйча,
кинәнеп очтылар да очтылар. Чанадагы яфраклы урман печәненең вак
кисәкләргә теткәләнгән чүпләре, иркенгә чыккандай, тирә-якка чайкалып,
ак җирлектәге ымсындыргыч яктылыкта айкалып-айкалып уйнакларга
керештеләр. Кар өемнәренә ышыкланып туктап калганнарын да кышның
әрсез салкын җиле, артларыннан куып, кымырҗытып очырта-очырта, үзе
артыннан мәҗбүриләп ияртеп алып китте.
Малкай кисәк тартылып алганда каплаган чанасын бераз өстерәп барды
да кинәт шып итеп туктап калды. Шуннан ул, килешмәгән, җаны тартмаган
эш эшләгәндәй, ачы итеп пошкырып җибәрде.
– Пфыхы-хы-хы-хыр-хы-х-ы-р-р, пфыхы-хы-хы-хыр-хы-х-ы-р-р...
Ат авызыннан бөркелгән ак пар паровоз төтене кебек ишелеп-ишелеп
чыкты һәм тиз генә таралырга теләмичә, эзен юарга теләгән сусардай, әле
анда, әле монда сузылып-сузылып, акрын гына кар күмәчләре арасыннан
барды-барды да биеккә үрләгәннәренең йөзләренә барып сыланды. Тәненең
кайнарлыгын басар өчен бахбай алгы аяклары белән кар түшәге астыннан
нидер эзләгәндәй, тырнарга, казырга, актарырга тотынды. Аягы каты
җиргә тигәнче казыды ул баскан җирендәге карны. Бертуктамый казыды
да казыды. Аягы туңга тиеп, җирнең ныклыгын тойгач кына, туктады.
Ышанды, кар катламы астында җирнең бар икәнен тойды булса кирәк.
Шуннан соң да әле ат дагасының ток-ток килеп җирне актарганда чыккан
шомлы тавышы колак төбендә яңгырап ишетелеп торды. Өстенә япкан «кар
сырмасын» салып атып таптанасы, карга ятып, җанын-тәнен басарлык итеп
бер ауныйсы килүдәнме, берара бөтен гәүдәсе белән калтыранып тартышып
куйды. Аннан, башын берничә мәртәбә күтәрә-төшерә, янәдән пошкырып
алды да, үзенекеләрен эзләгәндәй, артына борылып, кар өстендә әрле-бирле
чүмәкләшеп яткан хуҗаларына карап тора башлады.
– Иманыңны келим, шаштың мәллә? – дип, Муллахан агай атына
сукрана-сукрана, аягына торып басып, Ак биясенә йодрыгын төйнәп
җикеренергә тотынды. – Күзеңә фиргавен карачкысы күрендеме әллә,
саташкан, сыртыңны каезлыйсы нәрсә?.. Чана астында калдырып катырып
үтерергә дә күп сорамассың син болай булсаң, – дип, башта хәйран гына
кызып, аннан әллә ни ярсымыйча гына, үзалдына сөйләнгәндәй итте ул.
Бераздан тынычлыгы кайта башлаган карт: «Хәерсез юлга чыктык бугай
ла без. Күңелем нидер сизенә, хәерсез юл булды бугай бу», – дип, янәшәдә
чүлмәк кебек чүмәшеп, кар өеме өстендә тәгәрәп яткан карчыгына кулын
сузып, берникадәр вакыт аңа торырга булышты.
– Нәрсә җәелдең? Бозлы карны ыштан төбеңә шулкадәр тутырмасаң? –
дип, гомер иткән карчыгының кыска плүш пәлтәсен, артларын кардан
каккалап, бер гөнаһсыз Нәгыймәттәйгә сукранып алды. Атына каты
бәрелмәсә дә, Нәгыймәттәйгә каты ук эләгә иде мондый вакытларда.
Шулай буласын белә карчыгы, аты дулаганда, гел хатынын әрләгән иренең
холкын үтәли күрә. Шуңа да бер авыз сүз дәшмичә, ат чанасыннан төшеп
калган әйберләрен җыярга кереште. Муллахан агай исә атын тугарып,
яңадан җикте: бушап беткән ыңгырчак бавын ныгытты, камыт бавын яңага
алыштырып тарттырып бәйләде, дуганы тәртәгә киертте. Шулай иткәч,
тәртәләр дә үрә катып торып басты. Агай, карчыгына ымлап:
– Сиңа әйтәм, ярый әле тәртәләр нык, тәртәләрне сындырмады дим.
Ярты юлда кала идек, карлы басу ышыгында, бер чыра да тапмыйча, әҗәлне
көтеп утырыр идек менә. Тәртә шәп булу кирәк шул тормыш иткәндә дә,
тәртәң нык булу кирәк. Сыңар тәртә белән бернишләп булмый. Тәртәне аны,
ыслушай, зиректән ясамасаң, урталай сынарга да күп сорамый. Тик тормыш
зирек тәртәләрне дә шартлатып сындыра шул кайчак, кисәк сындыра... Ә
тәртә сыну машинаның кәрәчине бетү белән бер ул сиңа. «Беттем» дигән
сүз ул, кыр уртасында әче суыкта катып.
Карчыгы гына кара коелып, иске сырлы толып эченәрәк яшеренеп, сыңар
кулы белән инде шактый таушалган мамык шәлен бераз баш өстенәрәк
тартып, сүзсез генә баруын дәвам итте. Бераздан карт тагын карчыгына
сүз катты:
– Йә, ник дәшмисең, ул-бу булмагандыр бит?
– Сыңар бияләемне таба алмадым менә. Кар астыннан күпме актарсам
да, чыкмады, – дип, Нәгыймәттәй кесәсенә тыккан сыңар кулын суыктан
яшереп һәм еш-еш сулап, сузыбрак сөйләргә кереште. – Үземнең кулымнан
Коръән китабын барыбер ычкындырмадым анысы. Менә очып барып
төшсәк тә, кулым белән аңа ябышып саклап калдым, Аллаһы Тәгалә дә
безне саклар әле, боерган булса, – дип тынычлангандай итте.
Нәгыймәттәй кая гына барса да, әтисеннән калган чиккән ашъяулыкка
төреп, ефәк бау белән бәйләп, киндер капчыкка салган Коръән китабын
үзеннән бервакытта да калдырмый иде. Тик менә карчыгының тын алулары
авырлашуын сизсә дә, карты ул турыда сорарга батырчылык итмәде. Бары:
– Йә инде, бетеренмә шулкадәр, карчык, җилләнеп кенә мендек бит,
сиңа әйтим. Бияләй югалу – пүчтәк ул. Башың исән булсын. Кышкы
юлны тигезләп мендек менә бераз. Беләсеңме, җирнең тарту көче бар
бит аның. Җир ул магнит кебек, без үлгәч тә үзенә суырып ала. Берәүне
дә үзеннән ерак җибәрми. Әнә шуңа җирдән ерак китмәдек тә инде. Ак
бия дә, әнә, ныклыгы булмаган көпшәк кардан баруны үз итмичә, җирне
казып табып, аяк астындагы катыга орынып, кая басканына тәмам инангач
кына, борчылуыннан-шөбһәләнүеннән туктады, – диде агай, карчыгына
даһиларча карашын ташлап. – Атка сүз әйтмим мин, зерәгә алай эшләми ул
малкай. Хәерсез юлга чыктык дип әйттемме мин сиңа? Әйттем. Әнә Ак бия
дә тикмәгә генә тәртәгә типмәде. Ай-һай, хайваннарга биргән сиземләүне
адәм балаларына дә бирсәң икән?! Ник дәшмисең, имгәнгән җирең юктыр
бит? – дип, карчыгына бөтен гәүдәсе белән каерылып карады агай.
– Ниткән хәерсез булсын, ди, әллә ниләр уйлап чыгарасың кайчак. Каян
башларыңа килә җыен тузга язмаган хорафатлар? – дип, җай гына сузды
Нәгыймәттәй, һәрвакыттагыча үзенең ныклыгын күрсәтеп. Сулышы аз гына
көйләнә башласа да, башы үтереп шаулавын иренә белгертмичә. – Кайчакта
күргән төшләреңне дә өндә раслатып баш катырасың.
– Иҗекләмә, – дип, коры гына үзенең ризасызлыгын белдерде карт.
Ул гел шулай, карчыгы берәр нәрсә әйтә башласа яки аның белән җене
килешмәсә, «Иҗекләмә!» дип, авызын йома да куя. Сүзен сүз итүеме ул
аның, әллә мыскыл итүеме – ничек кенә булса да, Нәгыймәттәй һич кенә дә
үпкәләми картына. Димәк, шулай кирәк. Шуңа да авылдашлары Муллахан
агайны, якын итеп, «Иҗекләмә!» дип йөртәләр дә инде. Моны үзе дә белгән
Муллахан агай да үпкәләми, шулай әйткәннәренә исе китми. Кайтарып, ник
алай әйтәсез дип сораганы да, бу сүзне әйтүдән аларны туктатканы-тыйганы
да булмады. Начар сүз түгел бит! Теләгәч әйтә бирсеннәр. Бу тормышта
аннан күпкә начарраклары да җитәрлек әле...
Юлаучылар берара сүзсез бардылар. Ак бия дә, «миңа барыбер барасы
инде, ни эшләтсәгез дә, күнәм» дигәндәй, адымнарын кызулатты, бераздан
салмак кына юырта да башлады. Аннан тагын акрынайды, тагын кызуланды.
Ашкынулы карашын акка төренгән басу-кырларга бага-бага атлады да атлады бахбай. Карлы юлның барлык урыннары да бертөсле булмыйча, ара-
тирә шактый ук кар салган җирләре дә очрый иде юлаучыларга. Андый кар
тозагыннан кисәк алдырып китеп, тиз генә үтеп чыгарга күнекте малкай.
Кайбер вакытларда чана кырыйларына кадәр үрмәләгән кар дулкыннарына
каршы торырлык бүтән чик тә, чама да, алым да юк иде бугай.
Нәгыймәттәй йокымсырап киттеме, тирән уйларга бирелдеме – берара
сүзсез бардылар. Тик кайвакыт ул да, кышкы тынлыкны бозып, тамак төбе
белән йөткергәләп ала башлады. Монысын инде Муллахан агай һич кенә дә
кабул итмәде. Авырып кына китмәсә ярар иде дип борчылды. Үзләренең
дә матур киләчәк өчен тырышып йөрүләре бит. Әле дә әнә шул изге юлда.
Пайтәхетнең бер кешесе аркылы белешеп, әтисен кулга алганнан соң,
эзе-юлы бетеп, әнисе үлеп, тома ялгыз калган нарасый баланы үзләренә
уллыкка алырга барулары аларның. Шуның өчен ара ераклыгы да, кышкы
озын юл да аларга киртә була алмады. Аллаһы Тәгалә кушса, малайлы да
булып куярлар әле. Көенеп-сөенеп, тулы тормыш корып яшәүләргә җитәме
соң инде!..
– Карале, сиңайтәм, ул баланың әти-әниләре кемнәр икән, белешмәдеңме? –
дип сорарга булды Нәгыймәттәй, инде меңенче кат иренә шушы сорауны
биреп.
– Соң, кичә генә ул турыда өйдә сөйләштек бит, – дип, теләр-теләмәс
кенә җавап бирде агай. Исенә төшкән саен, ул шуны сорый. Авырып кына
китә күрмәсен тагын. Белгән кадәресен Нәгыймәттәйгә дә гел әйтеп бара.
– Атасы бик укымышлы, гыйлем кеше иде диде бераз туганрак тиешле
авылдашы Габсаттар абзый. Ә әнисе абыстай, мөгаллимә булган. Атасын
кулга алганда, кочак-кочак китапларын, кәгазь-каләмнәрен, язу-сызуларын
да җыештырып алып чыгып киттеләр, ди. Абыстай: «Тимәгез, аның бер
гаебе дә юк, – дип, кулларына барып асылынган икән, тибеп кенә очырганнар
үзен зобанилар. – Җибәрегез, ул контр түгел, аның сәүит властена каршы
кеше котыртып йөрерлек түгел, минем белән утырып сөйләшерлек тә
вакыты юк. Ул – язучы. Ул – мөгаллим. Ул – дин кешесе. Ул андый түгел.
Аны алып китмәгез. Анда нишләр ул?» – дип илереп-илереп елаган диләр.
Авылдашларының ник берсе, арага кереп, туктагыз әле, җәмәгать, алай
түгел, болай ул димәгән. Тоташтан ашамый-эчми йөри торгач, ябыгып, урын
өстенә ауган да бер-ике көннән җан-тәслим кылган абыстай. Әнә шуларның
улы – мәхдүм япа-ялгыз калган. Авыл кешесе, ихлас булса да, бик астыртын
була бит ул. Кайчак капка ярыгыннан карап кына, вакыйгалар агышына
бәя бирергә ярата. Анда да – көчленеке замана. Тышкы яктан гына суфи
булып кыланалар. Авыл тормышының эченәрәк кергән саен аның үзенең
язылмаган законнары өстенлек итүен бик тиз күрәсең. Бот буе баланы
авылдашлары үзләренә сыендырмаганнар бит менә. Аны башта, өйдән-өйгә
йөртеп, чират белән караганнар икән, аннан ятим ни, түгел ни, берсенең-
бер исе китмәгән, берсе дә үз канаты астына сыендырмаган бугай. Атасы
да, анасы да муллалар, абруйлы кешеләр нәселеннән бит әле. Җитмәсә,
малайның күңелендәге җәрәхәте дә көннән-көн тирәнәйгәннән-тирәнәя
барган, ди. Көн дә: «Әти артыннан барам», – дип, өйләреннән чыгып китеп
югала икән бу бала. Кайсы көнне көчкә табып алалар икән дә, бикле өйгә
ябып куеп, көннәр буе чыгармыйча асрыйлар икән мескенне. Кыскасы, бөтен авыллары белән дә карап бетерә алмаганнар бу малайны. Тора-бара
исләре дә китми башлаган. Авылдашларының үзләренә дә бер кайгы янына
икенчеләре өстәлеп, бичарага игътибар бөтенләй калмаган. Дөрестән дә, үз
балаларын да ачлы-туклы асраган авыл халкының читләргә исе китәме соң
инде? Ачның уе – икмәктә, тукның уе – хикмәттә дип белми әйтмәгәннәр
шул борынгылар. Исең дә китмәслек түгел. Заёмы, налогы дисеңме. Көн
туган саен югалган тынычлыгын әймим дә инде. Көн дә ут йотып яшәү
генә җитмәгән, авылны ду китереп, дошман эзләү башланган. Кем дус та
кем дошман? Иртә белән дус, кичкә дошманга әйләнгәннәр күпме булган.
Кемнәр кемнәрне генә әләкләп сөргеннәргә сөрдермәгән. Кемнәр кемнәрнең
кулы белән генә утлы күмер тотмаган. Шуннан, алып китегез сез ул малайны
дип, безгә хәбәр иттеләр, – дип, Муллахан агай тагын бер гади дә, гадәти дә
булмаган ачы гыйбрәтле язмышка дучар булган авыл укымышлыларының
аянычлы тормышын бәян итте.
Менә шуннан Муллахан агай белән Нәгыймәттәй бергәләп утырып
фикерләштеләр дә, кышкы юл мәшәкатьле булыр дип тормыйча, юлга
кузгалдылар. «Алабыз булгач алабыз. Калганын юлда сөйләшеп бетерербез
әле», – диделәр. Инде шактый олыгая барсалар да, күңелләре якты, ихлас
шул аларның. Нәселләре дә мәгърифәтчеләргә барып тоташа. Авыл
укымышлылары Түнтәриләр, Ишми ишан оныкларының дәвамчылары
бит алар. Шуңа исемен дә ерак бабайларының ядкаре итеп Муллахан дип
кушканнар. Тик менә куштаннар төзегән власть кына нәсел-нәсәпне тар-
мар итеп ташлады шул. Берара Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовның исемен
телгә алырга да ярамады. Әле дә тыюлар җитәрлек. Шул карагруһчылар
төзегән нигез төпле була аламы инде, йә?
– Атасы дим, карале, исеме ничек дидең әле улыбызның? – диде
Нәгыймәттәй, отыры кызыксынуын баса алмыйча. – Матур исемле булмаса,
яңаны үзебез кушарбыз дим.
– Юк сүз сөйләмәче, – дип бүлдерде аны карты. – Кешегә исем бер генә
тапкыр кушыла. Маэмай дип белдеңме әллә син аны? Исеме дә юклы-барлы
түгелдер әле. Укымышлылардан туган бала бит ул. Хәтере дә яхшы, бик
хәрәкәтчән дә дигән иде Габсаттар агай.
– Алайса, бик хәрәкәтчән диген.
– Иҗекләмә, баланың хәсрәте зур булган бит, – диде Муллахан агай,
карчыгының башы юка булуына уфтанып. – Әле бармаган, күрмәгән.
Тумаган колынның билен сындырмакчы буласың бик тиз генә...
* * *
Якын иткән аты Ак биягә дә кайчак «иҗекләмә» дип ычкындыргалый
иде карты. Әллә белеп, әллә белми, авыз уңаена гына әйтә идеме ул аны?
Тик бер вакыйгадан соң Ак биягә телен гел кымырҗытып торган бу сүзне
бөтенләй әйтмәс булды ул. Әйтәсе килгәндә дә, шап итеп туктап калып,
авызын яба белде. Картая-картая олпатлыгы чәчәк аттымы, чигәсендәге
чәчләре чалара башлагач, төпле акылы кире кайттымы, ничек кенә булса
да, бу сүзне Ак биягә әйтүдән туктады агай беркөнне.
Җәйнең матур көннәре иде. Туйганчы тамакка ашауны белми торган
вакытлар. Муллахан агайның Шәмәрдән элеваторына Ак биясе белән икмәккә барган чагы. Авылдашларына да, үзләренә дә булыр дип, шулай
илле чакрымны узып булса да, җае туры килгәндә, Шәмәрдән элеваторына
айга бер сугылып кайткалый иде ул. Дөрес, икмәк күп эләкми дә эләгүен.
Юнәлткән биш-алты кирпеч ипи өчен дә түбәсе күккә тиеп, күңеле булып,
ихласлыгы артып кайтыр иде Муллахан агайның. Кайсы көннәрне буш кул
белән кайтыр иде дә атын шундый ерак юлга алып чыгып киткәне өчен үзен
үзе атналар буе битәрләр иде. Менә шул «тамак кирәге» артыннан йөргәндә,
Ак бия һәм аның колынчыгы белән булган аянычлы хәлне ул мәңге исеннән
чыгармас, башка бервакытта да атына теге сүзне әйтеп иҗекләмәс булды...
* * *
Муллахан агай бу юлы тамак хакын хаклап бару юлында Ак биянең
колынын да үзләре белән ияртергә булды. Вакытында анасын имәр, тамагы
туяр дип уйлады ул, ике айлык колынчыгы турында кайгыртып. Абзарда
көне буе анасының кайтканын нәүмизләнеп көтеп ач ятканчы, җайлап йөреп
кайтыр, тамагы ач булмас, иң мөһиме – бергә булырлар.
Урман эченнән генә салынган юл чакрымнарны киметкәнгә, агай да
шуннан гына юыртырга булды. Хәер, отыры очраган тирән-тирән сазлыклы
урыннарны уйламаганда, урман юлы ярыйсы гына кебек иде. Барып җитеп,
көчкә буш урын табып, читтәге капкаларның берсенә атын бәйләп, үз
бәндәләрен шулай кайгырткан ил-дәүләткә рәхмәтләрен укый-укый, ипи
чиратына барып басты.
Борынны кытыклап, ашыйсын китереп торган ипи исенә беркем дә
каршы тора алмыйдыр ул. Агай да нәкъ шулай уйлады. Тирән итеп күкрәген
киереп, бөтен күзәнәкләренә кадәр үткәреп, ипи исе килеп торган һаваны
берьюлы үпкәсенә тыгызлап тутырды. Андый ымсындыргыч, үзенә
чакырып, тартып торучы бүтән бер генә дә ис юктыр ла ул дөнья йөзендә.
Исләр бар ул, ләкин алар гайрәтне чигереп, үзләреннән читләштерә торган
була шул. Башка төрле ис белән бутап та, чагыштырып та, алыштырып та
булмый ул икмәк исен. Менә бирегә дә шул ипинең бернигә дә алыштырып
булмый торган могҗизаларга тиң өстенлеге, изгелеге тартып китергән дә
инде халыкны. Тамак хакын хаклау өчен җыелганнар бит бирегә. Ризык
хакы бәндә хакыннан соң өченче урында тора диләр бит. Беренчесе аның –
Аллаһ хакы. Шулай... Аннан узды юк. Тик мондагы хәлләрне күреп, исең-
акылың китәрлек. Шәмәрдәннең «Зинаһар тишеге» дип аталган лавкасы
каршында сузылган чиратның озынлыгын әйтеп-аңлатып бетерерлек
кенә түгел иде. Икмәген алганнар да, чиратның ахырына яңадан басып,
ипи җыялар булыр. Шуңа халык ыгы-зыгы килеп кайнаша, әрле-бирле
килә, авыз әйткәнен колагы ишетми, кырмыска оясыдай кайный, гөж
килә. Татары да, русы да, чувашы да, мукшысы да, керәшене дә, башкасы
да шул бер тишеккә – «Зинаһар тишеге»нә якынлашкан саен, «зинаһар,
зинаһар, Аннаттә, Аннаттә» дигән тавышлар тагын да якынрак булып
җанга елышыр, әллә ни вакыт һавада эленеп торыр иде. Төрле милләттән,
төрле уй-фикерле, төрле хезмәттә булсалар да, тамак кайгысы барысында
да берүк, бертөрле иде. Ил-дәүләтнең үз халкын шулай «кайгыртуына»
да җен ачуы чыгар иде Муллахан агайның. Мондый хәлгә төшүләренә дә,
һәрчак башкаларны төртеп күрсәткән илдә яшәүдән яшәмәвең артык дип, үз-үзенә келәймәләп фикерен беркеткән иде инде агай. Тик ни хәл итәсең?
Акыллы башларны чүпләп кенә торалар шул. Аларга куштаннар, әләкчеләр,
нәзберекләр, тагын әллә кемнәр кирәк, тик гадел, тырыш, укымышлы, горур
халык кына кирәкми. Димәк, бу илдә әнә шундыйлар нигезенә төзелгәнгә,
беркайчан да гаделлек эзләп баш катырасы, бәргәләнәсе юк. Барыбер таба
алмыйсың. Әнә эзләп-эзләп караганнарның да гомерләре сары йортларда,
махсус отрядларда, сазлыклы утрауларда очланды. Укыганнар да, тырыш-
намуслылар да юк аның нигезендә. Тырышлык коймаңның бу ягында
гына кирәк икән, ә теге ягында шома телең кирәк. Гаделлекнең урыны
да мәктәп-мәдрәсәләрдә генә калды шул инде. Шулай булгач, гаделлекне
кемнән генә көтәсең бу илдә? Менә безнең халык та бит элек-электән үк
гайрәтле булган. Батырша дигән әзмәверләре генә ни торган. Андыйлардан
куркып, тиз арада аларны юк итә башлаганнар да инде. Башлыракларны,
укымышлыларны җыеп, төрмәләргә ябып, сөргеннәргә сөреп, юкка
чыгарып бетерә торганнар. Җыймаслар иде, алар бит башкаларга дөресен
аңлата, дөресен сөйли, дөресен эшли. Менә шунысы гына җаннарны
телгәли. Кайчак артык бер кәлимә-сүз өчен дә алып китеп баралар.
Киткәннәре бөтенләйгә шунда кала. Каберләрен белсәләр дә, ярар иде.
Аларны да отыры оныта баралар шул. Әнә Габдрахманнан булган Афзал
Таһировны да алып китеп атып үтергәннәр, ди. Үзе зур кеше булса да,
янәшәсендәге сатлыклар аркасында гомере киселгән татар зыялысының.
Башкортка җибәреп, дәүләт эшләрендә эшләтсәләр дә, аларның үз
язучылар оешмасын төзеп бирсә дә, уку-укыту буенча хуҗа булса да, ак
йортларына җитәкчелек итсә дә, барыбер ярамаган. Магаданы, Колымасы –
берсе дә калмаган татарсыз. Биредәге ипи лавкасы янында ач халыкның
иманын гына түгел, илен да сатарга әзерлиләр әнә. Ник шуны белмиләр
микәнни? Ач халык сиңа биргәннең табанын яларга әзер ул. Әллә махсус
эшлиләр, әллә эшләтәләр, белмәссең...
Лавка сатучысы керәшен татары булганга, «Зинаһар тишегенә» килеп
төртелгәч, кайберәүләр муеннарына таккан «каз тәпиләрен» алып үбә
башлый, моның белән Аллаһкамы, Анна тәтәгәме тагын да якынлыкларын
күрсәтә. Шуңадырмы, Аннаттәй дә андыйларга күңеле киң колач алып,
юмартланып китепме, үз кешеләр – карендәшләрем дипме, аларга мулрак
өлеш чыгарып куя. Берара Муллахан агай да бу алымга кызыккан иде,
тик кечкенә вакытта әнисенең «Иманыңны сатма берүк, иманыңны бер
алыштырсаң, мәңге тәмугта янарсың» дигәнен исенә төшереп, бу уеннан
кире кайтты. Биредә танышларын очратмаса да, шактый вакыт бу языклы уе
башына килгәнгә, үз-үзеннән оялып, уңайсызланып та йөрде әле. Очраклы
вакыт чыккан саен динеңне үзгәртә башласаң? Аллаһ сакласын, шәһадәт-
кәлимәсен башкага алыштырамы соң? Шуннан ул Аннаттәй каршына
һәрчак бисмилласын әйтеп, башына кәләпүшен киеп, белгәннәрен укып
бара торган булды. Тик кайвакытта, зинһарлап үтенсә дә, файдасыз икәнен
белеп, йөрәкләре теткәләнде. Тамак тәмугка кертә диюләре хак икән дип,
гел иманын ныгытты: уразасын тотты, намазларын калдырмады.
Бу юлы да Муллахан агай, «Зинаһар тишеге»нә якынлашкач, үзе дә
сизмәстән: «Зинһар, миңа гына җиткерегез, бер кирпеч ипи булса да
бирегез инде, ерактан килдем, бик ерактан. Минем кайтуны бөтен авыл көтә, мөселманнар көтә, зинһарлап сорыйм», – дип, Аннаттәйгә ялынса да,
керәшен карчыгының сыңар кылы да селкенмәде. Муллаханның чираты
җитүгә, кәләпүшле авыл агаена күз кырыен гына ташлап, «Зинаһар
тишеген»ә өстән такта төшереп, каплап та куйды. Гаиләң көтәме, авыру
карчыгың көтәме, авылың белән көтәләрме, барлык мөселманнар көтәме,
ил көтәме – барысын да бер мизгелдә шушы карчык хәл итте дә куйды.
«Райком закрыт», янәсе...
Әле монысы баласы, алда булган анасы. Кәефсез генә кайтыр юлга
чыкты Муллахан абзый. Килгән юлдан арурак булыр дип, бахбайны артык
куаламыйча гына, урман эчендәге сукмактан теркелдәтте ул. Ак бия дә
каршы килеп маташмады, белгән юлыннан атлады да атлады. Шуңа да
дилбегәне арбаның бер кырыена буш кына бәйләп куеп, табигатьне күзәтеп
барырга булды агай. Көзгегә карасаң, үзеңне күрәсең дигәндәй, замана
чиренең шәүләсен табигатьтә дә шактый аермачык күрергә була икән бит!
Башта күзе агачтан-агачка сикереп уйнаклап чапкан гамьсез тиеннәргә
төште. Аңа исе китеп, бирелеп карап торды ул. Тиеннәрнең әрле-бирле
йөргән мәгънәсез хәрәкәтен күзәтеп, үз фикере булмаган, башкалардан
эләктергән фикерен шунда ук икенче фикере белән туктаусыз алыштырып
торучы, тотрыксыз характерлы кешеләр белән чагыштырды. Бу күренешне
икенчесе алыштырды. Анысы да озакка бармады, чираттагысы пәйда
булды. Шулай итеп, һәрбер күренештән дә мәгънә эзләп табып, фикерен
калынайтып барды авыл агае. Алдарак кына, җеп сузып турылаган шикелле
тезелеп, юлны аркылы кисеп чыгып баручы кабан дуңгызларын күреп
шаккатты. Башта ана кабанның, аннан балаларының, ахырдан ата кабанның
бер-бер артлы тезелешеп баруларын күреп гаҗәпләнде. Менә сез аңлатыгыз:
аларның балаларын аналары артына кечкенәдән зурга таба кем шулай итеп
тезеп бастырган? Ата кабан ник арттан бара? Шабыр-шабыр атлап, кабаннар
да күздән югалды. Бераз баргач, Муллахан агай атын туктатып, ял иттереп
алды. Колынчык та, тәртә арасыннан гына башын тыгып, анасын имеп
кинәнде. Кайтыр юлның яртысыннан артыгын узгач, Ак биянең назлы кызы
бөдрә койрык башын катырып, өскә сузылып тартылды да анасына – Ак
биягә борылып карады, шуннан кинәт сөрлегеп китеп, гөрселдәп җиргә
ауды. Колынчыгы егылган җиргә Ак бия Муллахан агайдан да алдарак
барып басты. Ике генә сикерде бугай бичара. Аналарның бу халәтен бер
генә язучының да, шагыйрьнең дә язып, бәян итеп биргәне юк әле. Бу –
ана кешенең баласын саклау инстинкты гына түгел, бу шушы мизгелдә
секундлы яшәп алу, нидер башкару, эчке халәтнең тышка атылып чыгуы,
анадан тугандагыча үзең булып калуның бер гайре табигый торышы иде.
Ак бия кисәк сикергәндә, арба аумаса да, җайсыз килеп кереп, черегән
төп өстенә менде дә яртылаш авышып калды. Муллахан агай, арбасыннан
шуып төшеп, колынчыкның башын куенына алып, җылы сулышын өрсә
дә, күзләрен пыялаландырып, колынчык җан бирде. Муллахан агай
тәүге мәртәбә шунда үкседе. Савылып-савылып елады ул. Ни булды
колынчыкка? Нәрсә ярамады? Беркем берни белмәде. Колынчык өчен үзен
гаепле сизеп, кая бәрелергә урын тапмыйча, шактый буталып йөрде агай
урманда. Шуннан, колынчыкның җансыз гәүдәсен күтәреп, арбага салып,
атын куа-куа, авылына ашыкты. Өзлексез кешнәгән ат тавышын басарга теләп, абзый Ак бияне куалады да куалады. Атны алдыйм, димә икән син.
Ярсыган ат бертуктамый чапты да чапты. Өйгә кайткач та, тынычлыгы
булмады Ак биянең. Ашавының да, эчүенең дә рәте китте. Ә беркөнне
ат, йөгәнен салып атып, үзе кадәр биеклектәге утардан сикереп чыгып,
урман ягына чапты. Пошкыра-пошкыра, урман эченә кереп киткәнен
күреп калганнар үзе. Муллахан агай, артыннан чапса да, җитә дә, тота
да алмады ярсыган атны. Кич җиткәч кенә, башын аска иеп, моңсуланып
кайтып керде тагын үзе. Иртәгесен тагын юк булды бахбай. Муллахан агай
урманга, колыны җан биргән җиргә китте. Шунда ул Ак биянең колынын
җуйган урында җиргә ятып аунаганын, алгы аякларын югары күтәреп, ачы
тавыш белән ачыргаланып кычкырганын һәм аның зур кара күзләрендәге
яшь тамчыларының агып төшүен, яңаклары юешләнеп бетүен, аннан исәр
кеше кебек күзен-башын акайтып, кире чабып кайтып китүен үз күзләре
белән күреп, йөрәгендәге ачы ярасын ярсытты. Шуннан бераз күңеле
катып та калды. Баласын җуйган Ак бия көн дә урманга чыгып чабып,
колынчыгын эзләде. Адәм балалары кайчак, үз-үзләре белән горурланып,
үз бөеклекләренә масаеп, тәкәбберләнеп, җир өсләрендә туфрак буласы
урынга, патша булырга ярата. Андыйларга ат күзләрендәге яшьләрне генә
күрсәт икән. Әнә шушы күренеш: атларның бәгырьләргә үтеп керерлек итеп
бәргәләнүләре, кайгыларын каезлана-каезлана кичерүләре бүтән бер җан
иясендә дә юктыр. Атлар сагышы адәми затларның борчулары, өзгәләнүләре
янында да чүп кенә булып кала икән шул. Ак бия озак вакытлардан соң
гына бераз тынычлана алды. Әле дә кисәк томырылып алып китә торган
гадәте калды. Бу баласын югалткан аналарда була торган табигый халәт иде.
* * *
Юлаучылар карлы басудан бардылар да бардылар. Очы-кырые
күренмәгән аклык диңгезенең кай ягына борылып карасаң да, карашларың
белән тоташ карга барып төртеләсең. Уңда да – кар, сулда да – кар.
Башы-ахыры булмаган бу юлга соң чыктылар шул алар. Карлы юлны
туктаусыз ерып барып, кичкә дә калдылар, ахрысы. Барасы юл күрше
авыл гына да түгел шул. Басу юлыннан да сиксән чакрымнарга җыеладыр
әле. Аны кем үлчәгән дә кем чакрымнарын исәпләгән?! Яшь чакта атка
атланып чапканда, Пайтәхеткә шундук барып җитеп, әйләнеп кайтып та
җитәр иде Муллахан. Хәзер картайды шул. Юллары да адәм рәтле түгел.
Кыш көннәрендә караңгы тиз төшә. Уйлаганча тиз генә барып җитәм
димә. Әле ярый иптәшкә карчыгы, парлы тәртәләр күк, үзеннән бер адым
да калмый ияреп йөри, «иҗекләр» идең аннары юл буе. Вәт гомерләр
диген?! Югыйсә әйтте бит карчыгы: «Кичектереп торыйк мәллә, янмый
бит», – диде. Үзе бит, үзе. Аңа да: «Иҗекләмә», – дип кырт кына кисте.
Шулай булгач, карның күзләрне камаштырырлык аклыгына хозурланып,
атыңны камчыла да камчыла инде. Актан башка берни күренми торган
нинди очсыз-кырыйсыз басу юлы булды соң бу? Ни башы юк, ни ахыры
күренми. Мондый тоташ аклыкны кышын гына күреп була шул. Әнә җәен
тузан-туфрак, чебен-черки, кигәвеннәр бимазалаган вакытларны уйла да
шым бул. Никадәр чисталык, пакьлек диген син кышын. Кайчак күзләрне
томалый торган аклык та кара караңгылыкка алышына да куя. Ни хәл итәсең? Яктылыкны да караңгылык алыштыра. Әнә шулай караңгылык
белән яктылык чиратлашып, берсен-берсе алыштырып торган җиһанда
да кеше дигән зат караңгылык вакытында да яктылык эзләп тырмашкан
була. Аннан гына тормый бит ул лабаса. Күкләрдә язылганны үзгәртергә
тотынып карый да хәле бетеп артына егыла. Һәрнәрсәнең үз вакыты, үз
җае барлыгын гына кабул итеп бетерә алмый изаланалар.
* * *
Үзләре бит, үзләре. Юлга вакытында кузгалмадылар. Бала имезәселәре
бар идеме? Ачуым килмәгәе. Күпме гомер итеп, балалары булмауга
моңарчы алай көрсенгәннәре дә юк иде бит әле. Бүген, әнә, иртән торуга
ук баласыз яшәүнең кызыгы да, гаме дә юк дип, балавыз да сыгып алды
карчыгы. Нәрсәне исенә төшергәндер? Барылды бит әле моңарчы да, туктап
тормады. Тормыш дигәнең мулдан кыланмаса да, җай гына бара иде бит
әле баласыз да. Әллә нәрсә шунда сузылды бит бүген карчыгы, тиз генә
оеша алмады. Әзерлән дә чыгып кит идең. Кышын өйлә үттеме, кар өстенә
әлҗе-мөлҗе булып караңгылык тиз төшә башлый ул. Аннан чаларган чәчен
чем-карага буяткан Сара Саниясенең башы шикелле, иң әүвәл, яктылыкны
томалап, караңгылык алдан күзгә ташлана. Бераздан дөм караңгылык иңүен
көт тә тор. Караңгы төшкәнче ничек тә барып җитәсе иде дә бит.
– А-а-бау, нәрсә бу? Кара әле, каршыга нәрсә килә ул? – диде ашыгып
Нәгыймәттәй, кисәк толып эченнән шуып чыгып, аягына чүгәләп, каршыга
таба озак кына карап барганнан соң. Аннан, кулын алга сузып, баш
бармагы белән йон бияләенең эчендә генә каршыдагы кара төрткегә төртеп
күрсәтеп. – Йә эт инде бу, йә бүре, – дип, үзалдына гына нәтиҗә дә ясап
куйды. – Чү! Чынлап та, ни булыр бу? Басу юлыннан боларга таба нидер
килә түгелме? Этме-бүреме? Каһәрең төшкере. Бүре бит, бүре. Аермачык
күреп тә булмый, карның аклыгы күзләрне камаштыра. Нәкъ боларга таба
килә. – Әйттем бит, хәерсез юл булды бу, хәерсез юл, – дип, карга кебек
һаман бер сүзне тәкрарлады карты. – Хәерле булса, күптән барып җиткән
булыр идек инде. Ни башы, ни ахыры булмады бу юлның. Кайчанга кадәр
барабыздыр? Могҗизаларга тиң көн булды, билләһи газыйм.
– Бүре булса, зур булыр иде ул. Эттер ул, әтисе, эткә рәвешле.
– Этләр алар япан кырда болай ялгызы гына йөрмәс. Бүре түгелме икән?
– Бүре дә, эт тә түгел бу. Козгын бугай ла ул. Әнә селкенер-селкенмәс
кенә кыймылдый бит. Көлтә койрык төлке-мазармы?
– Мөгаен, шулайдыр. Тукта, ялгыз мосафир түгелме икән? Кешегә дә
охшаган. Атлап килә димме? Юлаучы бит...
– Берәр качкынмы, юлбасармы? Дөньялары да тыныч түгел бит әле
аның. Кем булса да, безне генә харап итмәсәләр ярар иде. Юлдан килүче
синең авылдашың булса да, колач җәеп йөгерә торган заман түгел. Берсенә
ышанып та, якынаеп та, берсе белән ачылып сөйләшеп тә булмый шул
хәзер. Сөйләшерлек кешесе дә калмады бит аның. Ир-атларның да
кайсын кая алып китеп бетереп баралар. Кичә дә Арча мулласын алып
киткәннәр. Абыстае белән безнең якларга килеп, ун еллап мулла булып
торса да, авыл халкы никтер өнәмәде шул аларны. Ни гаебе булгандыр?
Юкса авыл халкына үгет-нәсыйхәтен биреп, туган балаларга исем кушып, яшьләрне кавыштырып, мәрхүмнәрне ахирәткә озатып торды. Инде шул
да ярамагач. Берәүнең әләге аркасында диделәр. Төнлә килеп, каты итеп
кыйнап, Малмыж төрмәсенә алып китеп япканнар бахырны. Артыннан
хатыны Фатыйма абыстай берүзе күкрәк баласын алып төшкән Малмыж
төрмәсенә. Бала белән булгач кертмәгәннәр. Шуннан баласын шул тирәдә
яшәүче йортка кертеп калдырып, судка көчкә җитешкән. Суд булган. Атарга
хөкем иткәннәр. Фатыйма абыстай һушын җуеп егылган. Бераздан хәл алып
торып баскан да, күрше йортта калдырган баласын алып, авылдашларга
әйтим әле, бәлки коткарып калырлар дип кайтырга чыккан. Кайтып җитсә,
бөтенләй икенче йортка кереп, бөтенләй икенче баланы алып чыгып киткән,
бичара. Башларны миңгерәүләтерлек вакыйгалар башланды шул. Бәндә
язмышлары белән шулай уйнаучыларны берәр вакыт тотармы икән бу кеше
рәнҗешләре? Ил болганды шул... Болгатучылар да, шул суга кармак салып
утыручылар да – үзебезнекеләр, әнә шул йөрәккә тия.
– Шаулама, карчык, китүчеләр дә, илтеп бирүчеләр дә үзебезнекеләр
булгач, хөкем итүчеләр дә безнекеләрдер инде. Әллә юкмы? Ышаныч
калмады хәзер беркемгә дә. Ышанычлылар йә атылып үлде, йә үзләрен
үзләре бетерде, йә Төркия дигән җирләргә чыгып шылуны хуп күрде.
– Шул Арча мулласын әйтәм әле, аны яклап, судка авылдан беркем
бармаган бит. Әнә күрше авыллар булдырганнар, ичмасам. Төнлә алып
киткән муллаларын яклап, авыллары белән Малмыж төрмәсенә караңгыда
барганнар. Судта муллаларына сүз әйттерү түгел, аякларын җиргә дә
тидермичә, күтәреп алып кайтып та киткәннәр. Менә шулай да була икән ул!
– Йә, Аллаһка тапшырдык. Без күрәсен кем күрсен?! Нәрсә язган – шул
булыр, – дип, Муллахан агай, бөкләгән аякларын алга таба сузып җибәреп,
алай-болай була калса дип, сикереп төшәргә җайлашып утырып, кулына
камчысын алды. Тик Нәгыймәттәй генә ат чанасының бер ягына, мәңге
төшеп калмас сыман, бияләйле кулы белән чытырдатып ябышты. Менә
бер-берсенә якынлашканнан-якынлашты сәер нәрсә белән атлы юлаучылар.
Очраштылар да шаккаттылар. Бала!.. Ир бала. Нишләп йөри ул япа-ялгыз
кыр уртасында? Кайсы авылныкы? Кем баласы? Ник чыккан? Авыл үзе
түгел, морҗа башларыннан чыккан төтене дә шәйләнми бит әле монда.
Кая бара бу бала берүзе?
Бала янына килеп җитү белән, Ак бия шып туктап калды. Бүтән аягын
атламас булып туктады бия. Аяк астына карап барган бала да, кинәт
каршысындагы атны күреп, барган җиреннән сөрлегеп китеп, кар эченә
кереп егылды. Бала белән атның, сүзсез генә аңлашып, бер-берсенә юл
бирүләре булдымы, әллә бүтән сәбәпме – һәр икесе дә, туктаган җирләреннән
ары китүне белмичә, аркан белән тартып торгандай, хәрәкәтсез калдылар.
– Балам, – дип, чанадан сикереп төшеп, кочагына алды Нәгыймәттәй бу
сабыйны. Өч-дүрт яшьләрдәге бу бала да, юлаучыларны үз итепме, күптән
наз-җылылык эләкмәгәнгәме, кулын сузып, Нәгыймәттәйнең кочагына
атылды.
– Кая барасың, балам? – диде Нәгыймәттәй, аналарча үтенеп.
– Әт-т-т-т-и арт-т-т-ыннан, – диде малай, тотлыга-тотлыга, ана назын
күптән оныткан, бәлки әле, бөтенләй белмәгән дә кебек, сабыйларча
беркатлыланыпмы, хатын-кызның җылы карашын тоепмы, Нәгыймәттәйне
кочаклаган кулын озак кына җибәрмичә.
– Әтиең кая китте соң? – дип сорыйсы итте Муллахан абзый малайдан.
– Ә-ә-ә-нә те-те-те-гендә, – дип, алга төртеп күрсәтте малай.
Нәгыймәттәй дә, Муллахан агай да малай төртеп күрсәткән якка бик
озаклап карап тордылар һәм, берни дә күрмичә, карашларын кабат малайга
төбәделәр. Сүзсез генә аны игътибар белән кабат күздән кичереп чыктылар.
Шулчак Нәгыймәттәй балага ипләп кенә:
– Әниең бармы синең, улым? Ул кайда соң? Әниең кайда?
– Әни ю-ю-юк, ү-ү-ү-лде әни, – диде малай, тотлыга-тотлыга.
– Үлде? Ничек үлде? – диде Нәгыймәттәй, аптырап һәм кызыксынуы
катыш жәлләү төсмере дә өстәлеп.
– Иҗекләмә, карчык. Ник баладан сорау аласың алай? Әнә туңган бит
үзе, чанада урын әзерлә малайга тизрәк. Тамагың да ачкандыр. Әйдә, безнең
чанага утыр әле, – дип, ир баланы җәһәт кенә күтәреп, чанага түшәк өстенә
утыртты да кулына каты күмәч сындырып бирде. – Толып капла өстенә,
кигәне дә юка бишмәт кенә, ыштаны да хатын-кызлар гамажы кебек нәмәрсә
бит, аяк астына ук төшеп, җыерылып, кар белән укмашып катып беткән,
аягында да зурлар итеге, – дип, Муллахан агай баланы кызгана ук башлады.
– Кире борылабыз әйдә, бор атыңны, өйгә кайтып китик, – дип,
Нәгыймәттәй ирен бөтенләй аптырашта калдырды. – Баланы үзебез белән
алыйк та юлның кыйбласын борыйк, – диде иренә, бераздан ялына ук
башлады карчык. – Апкайтыйк үзебезгә дим.
– Ничек? Урлап алып китикмени? Шәригатькә сыймаганны. Авылда
берәр туганымы-ниеме бардыр әле. Караучысыз булса, бер хәл. Эзләп
табыйк башта. Аннан күз күрер, – диде Муллахан агай, атка камчы белән
орып.
– Юк, юк. Син баланың нинди булып беткәнен күрдеңме? Аның
беркеме дә юк икәне күренеп тора бит. Әй, кадерсез бичара җан. Атны
бор кирегә, кайтабыз, – диде Нәгыймәттәй еламсыраган тавыш белән. –
Күңелем сизгән иде аны. Аллаһы Тәгалә күктән сораганны җирдән бирде
бит, әлхәмдүлиллаһ. Үзебез тапкан баланы үз кулларыбыз белән илтеп
бирикмени инде? Юк. Безгә дә кадерле ул. Без очрамасак, туңып үләр яки
берәр ерткыч азыгы булыр иде, Аллаһ сакласын. Бу дөньяда бернәрсә дә
тик торганнан гына булмый. Аллаһы Тәгалә бүләге.
– Мин атны кирегә борырга җыенмыйм, карчык. Аны болай урлап
алып китеп булмас. Авылын табыйк, сорашыйк, бәлки, үзен әле эзли дә
чыкканнардыр, – дип аңлатырга тотынды. – Ярамаган эш эшләп, гомер буе
үкенеп яшәр хәлем юк.
– Соң, алайса, эзләп табыйк башта авылын, сорашыйк. Бәлки, ташлап
калдырганнардыр. Абау, әстәгъфируллаһ. Белмим инде, белмим, нәрсә
дияргә дә. Ярый соң. Барып карыйк әле алга таба. Без барасы Пайтәхетнеке
түгелме икән бу балакай? Аннан күз күрер, – дип, нәрсәдер планлаштырды
карчыгы, кисәк кенә авызы сөйләгән уңайга фикерләп.
Суыктан кергәч, бераз җылынып киттеме, тамагына ризык эләккәч, бераз
хәл кердеме, әллә артык арыгангамы, толып эченә кереп чумган малай
шунда ук йоклап та китте. Аның шулай сөйләшүен, бераз гына тотлыгып
алуын, ир белән хатын ишетсәләр дә, бердәй белсәләр дә, ничектер уртага
салып сөйләшәсе итмәделәр. Бәлки әле, артык туңгангадыр дип, әйтеп торуны да, бу турыда гәп куертуны да кирәксенмәделәр. Анысы мөһим
түгел бит. Малайны үзе Аллаһы Тәгалә юлыбызга чыгарып куйды дип,
икесе дә эчтән генә юанып, кабат аклык эченә кереп югалдылар.
* * *
Күп тә үтмәде, тыныч кына ява башлаган карны буран өермәсенә
алмаштырды да куйды. Карлы буран, көчәйгәннән-көчәя барып, кырны
ап-ак пәри туена күмеп ташлады. Берара тирә-юнь күзачкысызга әйләнде.
Җиле үзәкләргә үтәрлек булып дулый башлады. Ишелеп-ишелеп яуган кар
бөртекләре, һава тегермәненә эләгеп, туракланып беткән хәлдә, әйләнә-
тирәгә туктаусыз атылып очты да очты. Битләргә, күзгә, авыз-борынга
учлап-учлап кар тутырды. Бөтен җиргә: арка-күкрәкләргә, гәүдәгә, бот,
аяк очларына кадәр суык җил башын тыгып улады, аннан, сыеныр урын
эзләп, чанадагы юлаучыларның өс-баш киемнәрен, печән-салам сабакларын
үрле-кырлы сикертте. Дулады да дулады буран.
– Хараплар булдык, бетүебез шушы икән, – дип, Нәгыймәттәй салкын
җилдән башын качырып, толып эченә яшерде.
– Берни дә юк иде бит әле, кайдан чыкты бу күзачкысыз буран? – дип,
авыр көрсенде Муллахан агай, кайры тун якаларын тагын да өскәрәк
күтәреп һәм баланың өстенә толыпны тартыбрак япты.
Тик юлаучы малай гына, артык арыгангамы, тамагы ачып
хәлсезләнгәнгәме, бернигә исе китмичә, чана уртасындагы сырлы толыпка
күмелеп, күзен йомып, бөгәрләнеп хәрәкәтсез килеш ятты да ятты. Йоклый
идеме, күзен йомып уйланып кына ята идеме. Юлаучылар үзләре дә,
Ак бия дә, арып-талып, адашкан малай каршыга килгән якка, Пайтәхет
тарафларына таба юл алдылар.
* * *
Дөнья бетеп килгәндәй, коточкыч буран кузгалды. Мондый мәхшәрдә
Ак бия алҗыдымы, әллә инде, ялгышып, юлдан читкә кереп киттеме – ат
чанасы-ние белән кар диңгезенә керде дә чумды. Муллахан агайның чанадан
аягын төшерүе булды, ул да кар көртенә төшеп китте. Бер аягын кардан
алса, икенчесе кар көртенә кереп батты. Көчкә бераз тернәкләнеп, көчле
җилдән башын яшерергә теләп, аска таба азрак бөкрәя төшеп, чана кырыена
тотына-тотына, ни булуын карарга омтылып, бот төбеннән карга бата-бата,
ат каршына таба атлады. Эшләр харап, чананы кардан тартып чыгарырлык
түгел. Ат та, биленнән кереп, карга чумган. Ни алга бара алмый, ни артка
чигәрлек түгел. Нишләргә? Иң элек атны тугарырга дигән фикер килде
агайның башына. Аны тугарып маташканда, җил тагын да көчәеп, буран
котырганнан-котырып, барыр юл бөтенләй томаланып, юлаучыларны
тәмам борчуга салып, кич якынлашты. Буран бераз гына басылгандай
булды. Абзый ак бияне чана үрәчәсенә бәйләп, тәртәне өскә күтәртеп куеп,
сбруйларны чанага урнаштырды. Басу төпкелендә бәхет эзләп чыгып киткән
юлчылар барысы бергә толып эченәрәк, бер-берсенә тагын да якынрак
килеп, үзара елыштылар. Кичке суык юлаучыларның толып эчләренә үтеп
кереп, гәүдәләренә урала-урала, аларның чыдамлылыгын, сабырлыгын
сынарга кереште. Тешләренә кадәр суык йөгерде бичараларның. Муллахан агайны салкын җил калтырата ук башлады. Шулвакыт, адәм баласының
соңгы өметен, соңгы мөмкинлеген сынап, читтәрәк тонык ут күренгәндәй
булды. Шуны күреп, Муллахан агай: «Йа Хода, бар бит Син. Коткар безне
бу газаптан», – дип ялынырга, ялварырга тотынды. Нәгыймәттәй дә эчтән
генә белгәннәрен укып, сыңар бияләйле кулын өскә күтәреп: «Шушы бала
хакына булса да, буран тозагыннан чыгарлык көч, акыл, җегәр бир, безләргә
хак юлларны күрсәт», – дип дога кылды.
Ут шәүләсе бераз боларга якынайган булды да тагын икенче якка таба
китеп барды. Кычкырып та карадылар үзе. Ләкин мондый җилдә чит кеше
ишетерлек түгел, янәшәдә утырганның да тавышын көчкә аңларлык иде
шул. Муллахан агай түзмәде, бата-чума булса да, ымсындыргыч шушы ут
артыннан китте. Кулларын бутый-бутый кычкырып та карады, туктаучы
гына булмады. Менә ут тагын бу якка килә башлады. Эңгер-меңгердә
тылсымлы якты йомгак якынайган саен, аның кеше икәнлеген, кулындагы
таягының башында ут булуын бераз чамаларлык иде. Ут тоткан кеше
боларны да күрде булса кирәк, алга барган җиреннән кисәк борылып,
турылап, юлаучыларга якыная башлады. Менә аралар тагын да якынайды,
һәм... Болар каршына озын нәзек буйлы, зур кара сакаллы, үзләренең
якларындагы Сәрдегән Шакир рәвешле яшь кенә бер ир килеп басты.
Муллахан агай да кулындагы таягына ут чорнаган солдатка охшашлы бу
кешене шактый сынап күзәтте. Аннан аның утын үз кулына алып, йөзенә
якынрак китереп карады. Ут дигәнебез дә таяк башына консерва банкасын
кадаклап, шуның эченә керосинга манчыган чүпрәк тутырган сыек кына
янган сүрән яктылык иде. Яктыртып карагач та, Муллахан агай болай үзе
угры-фәләнгә, юлбасарга охшамаган, тик бик таушалган ирдән:
– Мөселманмы? – дип сорады.
– Әлхәмдүлиллаһ, мөселманмын, – дигән җавап ишеткәч, Муллахан
агайның күңеле тынычлангандай, бураннар басылып, юллар ачылгандай
булды.
– Динең нинди?
– Динем Ислам.
– Раббың кем?
– Сине дә, мине дә бу дөньяга китерүче – Раббым Аллаһ.
– Пәйгамбәрең кем?
– Мөхәммәд галәйһиссәлам.
Муллахан агай, шушы кыскача гына әңгәмәдән дә тирән мәгънәле сүз
сөрешен аңлап алып, күңеленнән генә юлаучыга уңай бәя бирде. Гомерендә
дә күрмәгән, белмәгән, эш итмәгән кешенең иңенә кулын куйды, аннан ике
куллап күреште, бераздан якын кардәшен күргәндәй кочаклап ук алды.
Аны чанага утыртты. Бу вакытта инде буран басылып, җил тынып килә
иде. Чанага утырган бу яшь ир үз мөселманнары арасында яклау тапканга
тәмам ышанып, сүзен дә тиз башлады:
– Кардәшләрем, саумысыз!.. Кем икән бу дисездер инде? Сөйлим сезгә
минем белән нәрсәләр булганын. Кулга алгач, бик каты тикшерделәр,
утырттылар, аннан мине, гаепсез дип танып, төрмәдән чыгардылар.
Авылыма кайтсам, анда торыр урыным калмаган, өебез янган, белмим
яндырганнар, хатыным үлгән, балам югалган. Үземне тегендә бертуктаусыз сорау алып, кыйнап, кешелектән чыгарырга теләп азапладылар. Бер генә
гаебем булмаса да, судлар ясап, камераларда утыртып, булмаган гаепләр
тагып, шактый изделәр. Аннан урамга чыгарып аттылар. Бүген генә әле
туган якка кайтып җиттем. Менә исәннәр бер кайта ул дип кайтып керсәм...
иртәрәк куанганмын икән. Авылдашларымның да күбесе миннән йөз
чөергән. Сабак биргән кайбер шәкертләрем биргән сәламемне дә алмады.
Шуннан, малаемны сорап, һәр өйгә сугылдым. Берсе дә уңай җавап
бирмәгәч, эзли чыктым менә. Мине җил-давыл да, туктаусыз яуган кар-
буран да, ачлык-ялангачлык та туктата алмас, – дип әйтә башлау белән,
чанадагы малай толыпны бер якка алып ташлап торып утырды да кинәт
әлеге иргә карап тора башлады, аннан кисәк кенә аның кочагына ташланды.
– Әти, әтием, әти!
– Улым, синме бу күз нурым?! У-л-ы-м. Табармын дип уйладым мин
сине. Барыбер табармын дип. Ләкин исән килеш күрермен дип уйламаган
идем. Менә шушы тирәдә генәдер, кар көрте астында ятадыр дип, синең
җансыз гәүдәңне таяк тыгып эзләп йөрдем. Җәсәде вәйран булып ятмасын,
табып, җиргә иңдерермен дип уйладым. Көне буе басу-кырларны, урман-
күлләрне әйләндем. Менә Аллаһка мең шөкер. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән
сине таптым. Син исән. Син сау-сәламәт. Синең белән кавышасын көттем
мин. Бик көттем, улым. Аллаһтан көн дә сорадым.
Ата белән улның кавышу шатлыгын бернәрсә белән дә чагыштырырлык
түгел иде бу минутларда. Куанычыннан ир малайны һавага күтәреп чөйде,
күкрәгенә кысып кочты, тез башларына утыртты, тагын чөйде, тагын кысып
кочаклады... Башыннан төшеп киткән бүреген дә иелеп алмыйча сөйде-
яратты, назлады газизен. Нәгыймәттәй дә ата белән улның шатлануын
күреп, авызын шәльяулыгы белән каплап, күңеле тулып үксеп еларга
тотынды. Муллахан агайның да күзләре яшьләнеп, аксыл төс керә башлаган
сакал-мыеклары арасыннан эре яшь тамчылары тәгәрәде.
– Бу дөньяда да бар икән әле сезнең кебек игелекле кешеләр. Аллаһның
рәхмәте булсын сезгә. Баланы коткарганыгыз, аны саклап калганыгыз өчен.
– Хәерлегә булсын. Без берни эшләмәдек. Ул безнең каршыга үзе чыкты.
Без... берни түгел. Ул үзе... Малай үзе безне эзләп тапты, – диде Муллахан
агай.
– Исемен дә белә алмадык бу изге баланың, исеме ничек соң? – дип,
Нәгыймәттәй сорап куясы итте.
– Мөхәммәт атлы ул минем улым. Ә минеке – Гомәр, – диде,
Нәгыймәттәйгә якын ук килеп. – Сез бик бәхетле Анадыр. Балаларыгыз
да бик бәхетледер. Менә минем дә шундый әнием, әтием, тормыш юлын
бергә башлап җибәргән хатыным бар иде. Харап иттеләр шул аларны. Хәзер
беркемем дә калмады минем. Ни өем, ни җирем. Авылга кайтсам, өйдән
кара күмерле агачлар гына өелеп калган, хатыным кисәк килгән бу кайгыны
күтәрә алмаган, баланы чәч-баш китереп, котын алып бетергәннәр. Кайтмас
идем мин кире авылыма, кайтмас идем. Мөмкин булса, риза булсагыз, мине
дә үзегез белән алыгызчы, улымны да. Сезнең кая барыш иде? Ни йомыш
белән бу якларга килеп чыктыгыз? Кемнәр сез?
– Без ни, улым, без эш белән, эш тә түгел инде, – дип, Муллахан агай,
теле көрмәкләнеп, авызыннан бер рәтле дә сүз чыгара алмагач, Нәгыймәттәй
кушылды:
– Улым, улларым. Сезне эзләп бара идек без. Сезне эзләп. Менә
табыштык та. Аз гына алданрак борылып кайтып киткән булсак, бер уллы
гына була идек, менә хәзер ике уллы булып кайтабыз, рәхмәт яугырлары.
Әйдәгез, әйдә безгә кайтабыз. Барыбыз бергә кайтабыз.
– Ничек? Сезне кем җибәрде соң? Безне алырга килдегезмени?
– Сезне алырга бардык, балалар. Аллаһы Тәгалә җибәрде. Менә хәзер
борылсак та була, – диде Нәгыймәттәй.
– Аллаһы Тәгаләнең кушмаганы булмас, әйдә, кузгалыйк, балалар, –
дип, Муллахан агай белән Гомәр бераз кырыйдарак калган чананы юлга
тартып та чыгардылар. Юнәлешне кайту ягына үзгәртеп, чананы шул
якка борып куйдылар. Нәгыймәттәй белән Мөхәммәтне чанадан төшереп
тә тормадылар ирләр. Ак биягә кипкән сохарилар каптырганда, капчык
төбеннән Нәгыймәттәйнең сыңар бияләен дә табып алдылар, аннан тиз
генә Ак бияне җигеп, үзләре дә чанадагы каты күмәчләр белән бераз тамак
ялгап алгач, кайтыр юлга кузгалдылар.
Юлга кар шактый салган булса да, йөрмәслек түгел иде әле. Ак бия дә
ничектер икенчерәк булып, җанына бер рәхәтлек табып, юлаучыларны
үзләренең килгән юлларыннан җай гына юыртып алып китте. «Моннан
атлап баруы ук рәхәт, үзем белгән юл, сыналган юл» дигәндәй, Ак бия шат,
күңеле көр иде. Чанада кайтучылар ниндидер бер күтәренке рух белән гәп
куерта башладылар, тик бер Мөхәммәт кенә, чана башына барып басып, ат
тоягы астыннан чәчрәгән карларны ялан куллап тотарга тырышып карый иде.
Күзләрне камаштырырлык булып җәелгән аклык дөньясының иң югары
ноктасыннан бар җиһанга яктылык тарала. Һәрберсенә аерым бизәк
төшерелгән тәңкәләрдән генә торган мамык кар ипләп кенә җиргә куна.
Тирбәлә-тирбәлә, җиргә төшимме-юкмы дип, берара һавада асылынып
торганнары белән җилләр парлап вальс әйләнә. Кайсы кар тәңкәсенең биюе
җиңелчә, гади хәрәкәтләрдән генә тора, андыйлары җиргә тоткарланмыйча
гына төшеп, әле генә юлны сызып үткән чана эзен шундук каплап та бара,
ә кайберләре татар биюендәге кебек катлаулы борылышлар, әйләнмәләр
ясый. Андыйлары аяк-куллар белән генә түгел, бөтен барлыгы, булмышы
белән хәрәкәтләнә. Алар югарыда эленеп торып, катлаулы элементлардан
торган хәрәкәтләрне башкарып кына калмый, шунда ук башкаларны да үз
артларыннан тамаша кылырга, күмәк чарага чакыра, алар белән зыр килеп
әйләнә-әйләнә, кышның асылын, матурлыгын, аклыгын, җил-давылларын
– барысын да берьюлы ачып салырга, күрсәтеп бирергә ашкына.
Чанадагы юлаучылар, югарыдан коелган һәр кар бөртегенә сокланып,
ясалышларына гаҗәпләнеп, аларны каршы ала, учларына алып, якыннан
кызыксына, бераздан алар, җылы кулларда вакытлыча эз калдырып, эреп
юкка чыга, шулай булса да, бу тылсымны, илаһиятнең могҗизаларга тиң
асыл халәтен, элеккеге матур башлангычында башкаларга бәян итә.
Колач җитмәслек биеклектән коелган һәм аз гына да керләнмәгән ап-ак
кар өстенә дугалы чанасы артыннан бизәкләр сырлап, Ак бия юырта. Бу
юлы тарафлары кай яккадыр?.. Төшергән бизәкләре ярымаймы икән, әллә
башкамы?
«КУ» 08, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
2
0
Узэклэргэ утэрлек язма!бер тында укырлык
0
0
0
0
Таш йөрәкләрне дә эретерлек әсәр.Эх,тагын дәвамы булсын иде бу әсәрнең...
0
0