08 (август), 2023
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Равил ФӘЙЗУЛЛИН. Яңа шигырьләр. .......................................................3
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Иблис коткысы. Кыйсса. ................................13
Руслан СӨЛӘЙМАНОВ. Без – мең үлеп, мең терелгән милләт... Шигырьләр. .......61
Рафис КОРБАН. Артык кешеләр. Роман-эссе. ............................................66
Гөлнур АЙЗАТ. Сынаулар бирә Раббыбыз... Шигырьләр. ........................123
Вакыйф НУРИЕВ. Нәби Дәүли йөз кызарта. Хикәяләр. ............................127
ЯҢА ИСЕМНӘР
Люция ӘБЛИЕВА. Җиде нота гына җитми икән... Шигырьләр. ..................135
«СЕЗ ИҢ ГҮЗӘЛ КЕШЕ ИКӘНСЕЗ!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ
Әнисә ЗӘЙНУЛЛИНА. Очрашу. Хикәя. .........................................................138
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Бикә КОЛЫНЧАКОВА. Үкенеч. Хикәя.
(Ногайчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәсе.) .....................................................142
ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ
Равил РАХМАНИ. Шагыйрь гомере. ...............................................................149
Фотоархив.Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга 80 яшь. ......161
ФӘН
Дания ЗАҺИДУЛЛИНА. «Ут бөтерчеге». ........................................................163
ХӘТЕР
Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. «Курай булып кайтырмын...»
(Роберт Миңнуллинның тууына – 75 ел). ......................................................167
ПУБЛИЦИСТИКА
Рухия АХУНҖАНОВА. Сөббух Рәфыйков ядкяре. Документаль бәян. ......171
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП
Марсель ГАЛИЕВ. Күңел кушуы.
(Мостай Кәрим, Кояш Тимбикова, Наҗар Нәҗми хатлары)........................184
ГАЗИЗ ТАВЫШЛАР
Тәүге йолдыз (Асия Измайлованың тууына – 120 ел). ...............................188
Милләт бакчасы тәрбиячесе (Ләбибә Ихсанованың тууына – 100 ел).
Сәхифәне «Татарстан» радиосының шеф-мөхәррире Нәсим АКМАЛ алып бара. ....189
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. .........................................................190
-
ИБЛИС КОТКЫСЫ (кыйсса)
– Хикмәт шунда: менә өченче көн инде төшемә Хозыр-Ильяс керә. – Тукта! Шунда тукта! Хозыр-Ильяс кергән төш – шаукымлы хәбәр. Кисәтү төше. Шуңа күрә дә син аны миңа сөйләргә тиеш түгел. Миңа ачылмаячак ул, чөнки мин изгеләр белән дус түгел. Минем тирә-якта Иблис токымнары гына... Җыен эчкече, бозык, түбән җаннар... Мәхлук бәндәләр... -
Дулкыннар кочагында
Кемнәр әйтә Күктә оча! – диеп, Кеше фәкать суда оча ала! -
Августның салкынча һавасы...
Августның көне дә, төне дә Ни дисәң дә инде – зәвыклы! -
ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)
Төш шул. Әнә ул таныш карт – ап-ак сакаллы, ап-ак озын чәчле, ак йөзле, ак күңелле. Күзләрендәге алсулык кына шомлы, хәтта куркыныч! Әйткән сүзләре дә шомлы. Җир йөзенә, кешелек тормышына килгән хәтәр афәт, зур бәла, бетмәс-төкәнмәс кайгы хакында хәбәр итә иде ул. -
Кешелеккә сорау
Наданнар дөньяга хәзер булды баш, Күз чыгаралар ясыйм дип асыл каш. -
ШАГЫЙРЬ ГОМЕРЕ
Үткән гасырның алтмышынчы елларында татар шигъриятенә үзенчәлекле поэтик сулыш алып килгән яңа буын вәкиле Р.Фәйзуллин әсәрләре әдәби тәнкыйтьтә шактый кызу бәхәс, мәдәни мохиттә шау-шу кузгатты. -
Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга 80 яшь
Равил Фәйзуллинга – 80 яшь! Чын күңелдән котлыйбыз! -
И Казансу!..
Безнең ачы язмышларны сыйдырган Казансусыз? -
Безнең чорда, малдан бигрәк...
Без – китапка, хәзергеләр – интернетка баш ия. -
ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)
Күктән сөрелгән Иблис тарихын ничек кенә хәтереннән чыгарып ташларга теләсә дә, Мәүлет булдыра алмады; бу төш, бу тарих аның күңеленә генә түгел, җанындагы, тәнендәге һәр күзәнәк бөртегенә иңеп өлгергән иде инде. Ул шуны да бик тиз аңлап алды: бүгеннән аның гомере тап ике өлешкә бүленә: моңа кадәр яшәгән гомеренә һәм алда яшисенә. -
ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)
Юк, Мәүлет үзен барыбер инандырып бетерә алмады. Тегеннән укыган, моннан ишеткән белән генә әллә ни кырып булмаячагын аңлап-төшенеп җиткәнче, әнә күпме вакыт узып киткән инде! Ә бит төп китап, төп чыганак бар. Коръән үзе бар! -
ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)
– Аракы акылны ала, зиһенне буташтыра – бу күптән билгеле. Дин дә шулай ди. Аракы кешене эчтән җимерә, аның иманын зәгыйфьләндерә. Ә бу инде Иблис галәмәте, аның шаукымы, шулай түгелмени? -
Уфаны һәм сине сагынам
Уфаны һәм сине сагынам. Әйтерсең лә, шушы гүзәл шәһәр Бары синең өчен салынган. -
ОЧРАШУ (хикәя)
Мине очрашуга чакырдылар. Дөрес, «очрашу» дип аталган кичә-мәҗлесләр күп булды тормышымда. Күбесенә эш өчен кирәк булганга, кайсыларына «бармау яхшы түгел» дип йөрелгән. Андый ыгы-зыгылы бәйрәмнәрне яратып бетермим. Ардыра. Ә монысын ашкынып көттем. Ни әйтсәң дә, утыз ел күрешмәгән укучыларым белән очрашам бит! -
Туган халкым
Бу дөньяда һәркем лаек ихтирамга, раслый алса яшәвенең олылыгын. -
САБЫР СӨЮ САГЫШЫ (повесть)
Ә менә бүген ул, әнисе белән киңәшеп тә тормыйча, үз гомерендә беренче мөстәкыйль адымын ясады. Ике дә уйлап тормыйча, чәчен кистереп кайтты... Чәч кенәме – билен узып киткән калын толымын... Дөресен әйткәндә, мөстәкыйльлекне ярамаган эштән башлады бугай ул. -
ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)
Мин бит нишлим? Әбигә өстәп биргән 250 грамм итне әнә теге затлы костюм киеп, галстук бәйләп, базарга килгән адәмнең акча янчыгыннан алып калдым. Аның нәкъ менә 250 грамм итен салып бетермәдем, бу этлегемне таныйм, танымый нишлим, дөресе шул. -
Ышанмасаң...
Сөюмне роман итеп язам, Иң-иңнәрен сайлап сүзләрнең. -
ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)
Төрмәнең авыр һавасыннан соң, урам һавасы баллы-майлы булып тоелды Мәүлеткә. «Бу тирәгә бүтән якын килергә язмасын», дип уйлап куйды ул. Әмма үзенең визитыннан разый иде. Төрмә тикле төрмәдә шундый ачык җанлы, ихлас күңелле кешене, чын мәгънәсендә гыйлем иясен очратуына шат иде Мәүлет. -
Йөрәкләрдә чыңлый Чәрмәсән
Ерак сәфәрләрдә йөргән чагым, Юлларыма чыкты якташым. -
Җылылык
Кулларының җылылыгын тойдым Күптән күрешмәгән кешемнең. -
Айлы төн
Айлы төн, күгендә җемелди йолдызлар, Салмак җил тарата гөлләрнең хуш исен. -
Табигать мине учына...
Ертык күлмәгенә карап, Җиһан мине кызгана... -
ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)
Төш беләнме, дога ашамы, сәҗдә халәтендәме, очраклы бер таныш, кардәш исә бөтенләй таныш булмаган дәрвиш сүзе беләнме. Мин бүген – мөселман өммәтеннән булган, үз гөнаһларымны таныган, алардан чистарынырга тырышкан, мең-миллион мәртәбә тәүбәгә килгән бер бәндә. Мин инде Иблис битлеген ун ел элек салып аттым, Иблис рухиятеннән тагын да иртәрәк арындым, уйларым да, гамәлләрем дә хәзер Аллаһы Тәгаләгә юнәлгән. -
Тараф
Минем уйлар тукталышта һаман, Әллә көтә нурлы иртәләрне?! -
ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)
Мәүлет үзенең йөрәгендә ниндидер авырту тойды. Ул көчәйгәннән-көчәя бара иде. Уйларының да рәте-чираты юк. Нигә килде ул монда, нигә сөйләтте бу җөнтәс бәндәдән йөрәккә төшәрлек хәтәр хәлләрне? -
Күгәргән күңелләр
Халыкара чикләр. Кирәкмәгән шикләр. Ишек саен бикләр... -
Таңда уйлану
Гомер җебе озын, ә үзендә Күпме сорау-төймә тезелгән. -
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Салих дирижёр пультына менеп басты. Җитмеш кешедән торган хәрби оркестр аның таякчык тоткан кул ишарәсенә буйсынып, маршның кереш аккордларын уйнап җибәрде. Залны тетрәтеп, Сәйдәш маршы яңгырады. Солдатлар аны аягүрә басып тыңладылар. -
Күзләр
Их, шул күзләр... Мине сүзсез итте, Чуалттылар бөтен зиһенне. -
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Пароходта бер айга сузылган сәфәрләре Мәскәүдә төгәлләнде. Биредә аларны Кремльдә Максим Горький һәм Совнарком председателе Михаил Калинин үзе кабул итте. Ә кичен Мәскәү татарларына зур концерт күрсәттеләр. Концертта, нигездә, Салих Сәйдәшевнең симфоник әсәрләре яңгырады. Оркестрга Сәйдәш үзе дирижёрлык итте. -
«УТ БӨТЕРЧЕГЕ»
Сүзебез – Башкортстан Республикасы нефтехим-эшкәртү институты «Нефтехимэшкәртү» фәнни-сәнәгать оешмасында (НПО) генераль директор урынбасары – фәнни җитәкче Илшат (Эльшад) Гомәр улы Теләшев хакында. -
Калмасын үкенече...
Чыландым яңгыр астында, Калмасын үкенече... -
НӘБИ ДӘҮЛИ ЙӨЗ КЫЗАРТА
Олпат әдип, легендар Нәби Дәүли сине ресторанга чакырып торсын әле. Кырык эшеңне кырык якка ташлап барырсың. ЭмЦының, ягъни Яшьләр үзәге ресторанының да дәрәҗәле чагы. Киттек! -
Туган телне сөеп яшә!
Теле барның бардыр юлы, күркәм эше. Туган телне сөеп яшә, газиз Кеше! -
КАРА ИПИ ҺӘМ САРЫ МАЙ (хикәя)
Хикмәти Хода, кибеткә ипи алырга кергән җирдә тамашага тап буласым ике ятып бер төшемә кермәде. -
Сандугачым
Сандугачым, киңәшеңә Шулкадәр мохтаҗ чагым. -
Гөлүсә
Тәрәзә төбендә бер матур гөл үсә. -
Күңел кушуы
Марсель Галиевка Мостай Кәрим хаты. -
Өч тиен
Урманда өч тиен тапканнар өч тиен. -
ИСЕМЕМ ЛАЛӘ, ДИДЕ УЛ (хикәя)
«Әнием! Син бик оста тегүче идең. «Кызым, Сабантуйга яңа күлмәк тегеп бирермен. Якасы басып торган, иңбашлары күпертмәле озын күлмәк. Акка чәчәкләр төшерелгән күлмәк. Их, ул чәчәкләр сары лаләләр дә булса...» – дигән идең. Насыйп булмады, әнием, ак күлмәк тә, аңа төшерелгән сары лаләләр дә...» -
Марсель Галиевка Кояш Тимбикова хаты
И Марсель! Хава Сафинаның 800 битлек өр-яңа романын уку «ләззәтеннән» зиһеннәрем тәмам чуала дигәндә, күк капусы ачылгандай булды – бүлмәгә синең саф кышлы урман куеныннан җибәргән хатың иңде. Рәхмәт. -
Тамчылы төш
Сине сагыну хисеннән Күзләрдән яшьләр тамды. -
ҮКЕНЕЧ (хикәя)
Шулай бервакыт, Назирә кызы белән урамга чыккач, Канитат тәрәзәдән карап, аны чәй эчәргә чакырды. Ул аңа берни дә яшермичә, үзенең әнисе турында сөйләде. Назирә аны бик кызыксынып, башын түбән иеп тыңлады. – Мин дә синең хәлгә калмасам ярый инде, – диде ул соңыннан. – Балалары шәфкатьсез булган аналар, күрәсең, тиз үләләрдер... -
Качак җыры
«Качам» дисең. Качып кара! – Чикләрдә тотылырсың. -
Җил-юньсез!
Җил-юньсез! Иртәдән йолкыйсың Юп-юка күлмәген каенның. -
Сукыр өмет
Сукыр өмет белән гомерем үтте Кешелеклелек көтеп кешедән. -
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Кемнәрнеңдер капка шакыганын әле йокларга ятарга өлгермәгән Шиһап ишеткән иде. Ул икенче каттагы урам якка караган тәрәзәдән «Кара козгын» килеп туктаганын һәм аннан өч егетнең алар капкасын какканын күрде. Аның төнлә килеп ОГПУ егетләренең кара машинада кемнәрнедер алып киткәләгәне хакында ишеткәне бар иде. Әмма үзе артыннан да шулай тиз килеп җитәрләр дип уйламаган иде. -
Тау
Тауларга менгән кешеләр кечерәя алмый ул! -
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Яңа елга хәтле Гыйльметдинов, Шәйдуллин кебек җансыз башкисәрләрдән никадәрле кыйнатып та, үзләре теләгән җавапны ала алмагач, Шиһап Әхмәровны гыйнвар башында Пләтән төрмәсенә күчерделәр. -
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
1932 елның 21 мартында «Кандыр буе» музыкаль драмасының премьерасы булды. Ул Салих Сәйдәшев иҗатының тагын да югарырак баскычка күтәрелүен күрсәткән музыка бәйрәменә, Сәйдәш музыкасының тантанасына әверелде. -
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Никадәрле генә талантлы булса да, Сәйдәшкә аның яшендә музыкаль иҗатның яңа техникасын өйрәнү җиңел түгел иде. Шул ук вакытта ул элекке педагогларыннан читтән торып кына үзләштергән белемнәренең дә канәгатьләнерлек түгеллеген сизә. -
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Улын алып килергә дип, Казанга кайтканда, Сәйдәшнең иң якын дип йөргән бөтен дуслары да диярлек «халык дошманы» дип кулга алынып беткәннәр иде.