Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Җил-юньсез!

Җил-юньсез! Иртәдән йолкыйсың Юп-юка күлмәген каенның.

Җил-юньсез! Иртәдән йолкыйсың

Юп-юка күлмәген каенның.

Иртәрәк бит әле, тугызы

Нибары октябрь аеның.

Чак кына мөмкинлек бир, сөмсез!

Аңлыймын, тугрысың көзеңә.

Тикмәгә ул алтын камчысын

Элмәгән канатлы иңеңә.
Беләм бит, син назлап, иркәләп,

Кирәксә, талгын да исәсең.

Ник бүген хисләре тулышкан

Каенның бәгырен кисәсең?!

Ишетте әллә җил? Туктады.

Тагын бер ыргылып алды да.

Ә мин ни... Таптанып торамын,

Түшәлгән яфраклар алдында.
 

 

"КУ" 08,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев