Логотип Казан Утлары
Шигърият

Качак җыры

«Качам» дисең. Качып кара! – Чикләрдә тотылырсың.

«Качам» дисең. Качып кара! –

Чикләрдә тотылырсың.

Бәргәләнгән җаның белән

Барыбер отылырсың.

Кешеләрдән качып була,

Үзеңнән качалмассың.

Үз намусың – төрмә сиңа,

Ишеген ачалмассың.

Намус тәрәзәләре дә

Пыяла түгел хәзер.

Тимер рәшәткә сугылган,

Сулкылдап куя бәгырь.

Илдән качып була да ул,

Син уйла кайтасыңны...
Качак булып озак гомер

Чит җирдә ятарсыңмы?

Үз илеңә җитәме соң,

Читләр якын итәрме?

Илнең чиген үтү белән

Башлар сөрген китәрме?

Бер афәттән качам диеп,

Тарыма яңасына.

Ятлар потлап тоз сибәрләр

Йөрәгең ярасына.

«Качам» дисең. Качып кара! –

Чикләрдә тотылырсың.

Шул мизгелдә тынычлыктан

Мәңгегә котылырсың. 

 

"КУ" 08, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев