Логотип Казан Утлары
Роман

АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)

Салих дирижёр пультына менеп басты. Җитмеш кешедән торган хәрби оркестр аның таякчык тоткан кул ишарәсенә буйсынып, маршның кереш аккордларын уйнап җибәрде. Залны тетрәтеп, Сәйдәш маршы яңгырады. Солдатлар аны аягүрә басып тыңладылар.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

15

1928 ел Салих өчен гаять тә уңдырышлы булды. Болай булыр дип, аның башына да кереп карамаган иде.

«Наёмщик»ның репетицияләре башланган көннәр генә иде әле. Салих радиостудиядә чираттагы тапшыруда авылдан килгән берничә һәвәскәр җырчы хатынны туры эфирга җырлатыр өчен репетиция үткәреп бетерде дә бүлмәсенә кереп, чөйдә эленеп торган пәлтәсен алып, иңбашына гына салды һәм эфир вакыты җиткәнче дип, тәмәке тартып керергә ишегалдына чыкты. Төтен пыскытып торганда, студиягә каяндыр пуф-пуф килеп, ашыгып, Исмәгыйль Усманов кайтып керде.

– Уф, өлгердем бугай, тапшырулар башланганчы өлгермим, ахры дип, йөгерергә туры килде. Шыбыр тиргә баттым, – диде ул.

– Өлгердең, вакыт бар әле синең тапшыруга кадәр. Авыл һәвәскәрләренең берничә җырын тапшырабыз башта, – диде Салих. – Мә, тартып ал, – дип, ул кесәсеннән папирос кабы чыгарып, Исмәгыйльгә сузды.

– Армия сәнгатькярләре союзында булып кайттым, – диде Исмәгыйль, кабыннан папирос ала-ала. Ул кесәсен капшап, шырпы эзләде, аның юклыгын күреп, кабызыр өчен Салихның тәмәкесенә үрелде. Ут алгач, капны кире биреп, сүзен дәвам итте: – Казан дивизиясе политотделы нәчәлникләре җыелган иде. Кызыл Армиянең унберенче еллыгын каршылау буенча чаралар планын төзеделәр. Мин дә бит анда идарә әгъзасы, комитет шефының сәркатибе. Шунда сүз булды: Якуб Чанышевның дивизия өчен поход маршы яздырасы килә икән. Салих алынмас микән, сөйләшеп кара әле дип, миннән сорадылар.

– Һе, – диде Салих, йөзе уйчанланып. – Белмим шул, булыр микән. Юк, бәгырь, миннән булмастыр ул. Мин бит лирик. Нинди хәрби инде мин? Аннан соң, күреп торасың, монда вакыт та юк. Ничек азапланам. Ике фронтка эшлим бит. Җитмәсә, бу «Наёмщик»ны чыгарыр вакыт җитеп килә.

– «Наёмщик» чыгар ул. Ашыгыч түгел, вакыт бар бит әле. Тулы өч ай чамасы.

Салих бер сүз дә әйтмәде, «ә» дә димәде, «җә» дә димәде. Тәмәкесен тартып бетерде дә керергә ашыкты. Исмәгыйльнең дә тапшыру алдыннан әзерләнәсе бар иде, гозерен яңадан кабатлап тормады. Шулай да ул Салихның күзендә ниндидер чаткылар күргән кебек булды. Бу «Наёмщиг»ы белән эшен бетергәч, тагын бер исенә төшереп карыйсы булыр дип уйлады да Салих артыннан иярде.

«Наёмщик» куелганны көтәргә туры килмәде. Икенче көнне үк Салих Исмәгыйльне өйлә вакытында үзләренә дәште. «Әйдә, бездә генә капкалап киләбез. Безнекеләр бүген Насретдин җизниләргә киткән булырга тиеш», – диде. Ни өчендер аның кәефе юк иде.

– Кәрим абый сагындыра, – диде ул. – Боларның эшләре бармый. Барыбер киредән чакыртып кайтарырлар шикелле сизә күңелем. – Киләсе елдан театр Лядов урамына күчә, Кызыл Армия Йортына. Зуррак бинада мөмкинлекләр дә зуррак булачак. Күбрәк спектакльләр чыгарыла башлаячак. Шул чагында инде боларның көче генә җитмәячәк. Кайтарачаклар Кәрим абыйны. Театрны беренче оештырган кеше бит ул. Егерме икенче елда Ташкенттан кайтып, таралышып беткән бөтен артистларны туплап.

Салих та шул елны Оренбургтан кайтып эшли башлаган иде ул театрда. Ә аңа кадәр егерменче елда үз теләге белән Төркестан фронтына Кызыл Армиядә хезмәт итәргә китте. Армия тормышын, әлбәттә, яхшы белә. Кызыл Армиянең җиңүләренә үзеннән өлеш керткән солдат. Әле Оренбургта «Озын сәфәр» дигән беренче әсәрен иҗат иткән чакларда ук солдатлар өчен марш язарга ниятләгәне бар иде аның. Кичә Исмәгыйль белән сөйләшкәннән соң ул көне буе шул марш хакында уйлап йөрде. Нотасын язган кәгазьләре дә каядыр исән бугай дип, театрдан кайткач, чемоданнарын актарып, шуларны эзләп тапты. Исмәгыйльнең бер башлаган эшне ахырына җиткермичә туктамаганын ул яхшы белә. Шуңа күрә үзен тынгылыкта калдырмаячагын, марш дип аптыратачагын аңлый ул. Яңадан искә төшергәләгәнче, үзе эшне дәвам итәргә дигән фикергә килде.

Өйгә кайтып, примуска чәйнекне кайнатырга куйды да, фортепиано алдына барып утырды. Маңгаен җыерып, клавишалар буйлап бармаклары белән йөгертеп чыкты да беренче аккордларны алып, кәгазенә карап уйный да башлады. Аңа тынсыз гына карап торган Исмәгыйль шунда ук сизеп алды:

– Марш бит бу! – дип кычкырып җибәрде.

Салих туктап, кәгазенә тагын ниндидер ноталар өстәде дә аны бер читкә алып куйды һәм:

– Юк! Барып чыкмый, – диде һәм урыныннан торып, кайнап чыккан чәйнекне алып, өстәлгә илтте. Аннары: – Аш ашыйсыңмы? – дип сорады.

– Булса, зыян итмәс, – диде Исмәгыйль.

Салих өстәл астыннан идәндә торган кәстрүлне алып, примус өстенә куйды. – Хәзер кайный. Оренбургта чакта ук сызгалаган нәрсәләр инде бу.

Ул тәрәзә буена килеп, урамга карап тора башлады. Аның кашлары күтәрелде, маңгае җыерылды. Аннары карашы яктырып киткәндәй булды.

– Карап карарга кирәк, – диде ул ачылып киткән чырай белән. Яңадан фортепиано янына килеп утырды һәм уйный башлады.

Исмәгыйльнең йөрәге ярсып тибәргә тотынды. Күз алдына мәйдан буйлап марш атлап барган гаскәр килеп басты. Менә көйнең һәр такты солдатларның нык басып аяк атлавын хәтерләтте. Ул ихтыярсыз кычкырып җибәрде:

– Марш бит инде бу, Салих! Син моны миңа бир әле. Алып барып күрсәтим әле дивизия оркестры җитәкчесенә.

Салих уйнап бетерде дә, кәгазьләрне җыеп, Исмәгыйльнең кулына тоттырды.

– Күрсәтеп кара, – диде дә кайнап чыккан ашны кәстрүлдән тәлинкәләргә сосып: – Әйдә, ашап алыйк, – диде.

Ашап чыккач, Салих яңадан театрга китте. Ә Исмәгыйльнең күңеле инде кош тоткан бала шикелле алгысынган, ул тизрәк ноталарны капельмейстерга илтеп бирим дип, Кызыл Армия Йортына юнәлде.

Салих ноталарны бирде дә онытты. Бу «Наёмщик» аның бөтен вакытын алды. Премьера булганчы, ул гел шуның белән генә яшәде. Исмәгыйль дә берни әйтмәде, эшеннән бүләсе, борчыйсы килмәде. Ә капельмейстер маршны бик ошатты ул вакытта.

– Бер дигән марш бит. Тизрәк оркестр өчен эшләп бирсә иде, – диде ул Исмәгыйльгә, ноталар буенча рояльдә уйнап чыккач.

– Бер минут та вакыты юк аның. Үзегез карагыз инде, – диде Исмәгыйль.

– Рөхсәт итәрме икән соң?

– Бирде бит инде. Димәк, каршы түгел.

Шуннан соң капельмейстер үзе оркестровка эшләп, репетицияләрен дә башлап җибәрде. Исмәгыйль исә, Салихка берни әйтми-нитми, Кызыл Армия Йортына кергәләп йөрде. Радиостудиядә тапшырулар эшләүчеләр өчәү генә иде: Исмәгыйль, Салих һәм Кутуй. Исмәгыйль инде берничә мәртәбә репетиция вакытында оркестрның маршны уйнавын карап, тыңлап торды. Салихка берни әйтмәсә дә, серне Кутуйга чишмичә йөрәге түзмәде.

– Бер сер бар, беркем дә белергә тиеш түгел, – диде ул Кутуй дустына.

– Нинди сер? Сер бар дигәч, ул сер булудан туктады инде.

– Эчне кытыклап тора шул. Кемгәдер әйтәсе килә.

– Әйт инде алай булгач, эчеңне тишеп чыга күрмәсен.

– Әйдә, үз күзләрең белән күреп кайтырсың. Барып кайтыйк, – диде Исмәгыйль.

– Кая чакырасың?

– Ерак түгел, Кызыл Армия Йортына гына.

– Нәрсә бар инде анда?

– Әйдә, баргач күрерсең. Йә монда ук башкаларга сөйләп бетерерсең. Серне ачарга ярамый.

Алар шулай шаяртып сөйләшә-сөйләшә, Кызыл Армия Йортына киттеләр. Кутуй маршны исе китеп, шаклар катып тыңлады.

– Сәйдәш бит бу! – диде ул оркестр уйный башлау белән үк.

– Сәйдәш шул. Ул әле үзе дә белми. Оркестр өчен эшләгәннәрен дә, инде репетиция ясап ятуларын  да. Уйнап карасыннар дип кенә биргән иде.

– Нишләп әйтмәдегез? Үпкәләр бит.

– Сюрприз ясамакчы була оркестр җитәкчесе. «Наёмщик»ны чыгаргач алып килеп тыңлатырбыз.
Салих аңа әйтмичә генә оркестрлаштырган өчен чынлап та нык ачуланды.

– Йөрмим дә, күрәсем дә килми, – диде ул үпкә белдереп, музыкаль драманың премьерасыннан соң Исмәгыйль аңа марш турында әйткәч.

– Алай димә, бик әйбәт нәрсә язгансың, – диде Кутуй, Салих дустын тынычландырырга теләп.

– Син дә беләсеңмени?

– Беләм генә түгел, тыңладым да. Бер дигән марш чыккан. Котлыйм.

Кызыл Армия Йортында Салихның марш тыңларга киләсен беләләр иде. Алар анда Исмәгыйль, Кутуй һәм Салих өчәүләп бардылар. Салих чынлап та ошатмады маршны. Чыраен сытып, бик ачулы йөз белән тыңлады.

– Булмаган бу, – диде соңыннан. – Ашыккансыз. Эшләнеп бетмәгән нәрсә килеп чыккан. Күпме көчегезне әрәм иткәнсез.

– Зыян юк, – диде капельмейстер. – Монысы да бик матур. Яңадан эшләсәгез, тагын да әйбәтрәк булыр. Без моңа шат кына. – Ярар, хезмәтегез өчен рәхмәт. Мин яңадан карап чыгармын. Ноталарны җыеп бирегез, – диде Салих.

Оркестрантлар һәрберсе алларында яткан кәгазьләрен Салихка китереп бирделәр.

Салих эшне озакка сузмады. Бер-ике көннән инде ул инструментлар өчен эшләп, яңа партитурасын язды һәм дирижёрга илтеп бирде. Ә алар репетицияләрен башлап җибәрделәр. Берничә көннән Исмәгыйль, Кутуй белән Салихны ияртеп, тагын оркестрны тыңларга киттеләр.

– Каяндыр марш турында Габдрахман Минский да ишеткән, – диде Салих юлда барганда дусларына.

– Ишетсә соң, аның ни эше бар? – диде Усманов.

– Бәйләнде бит, Кызыл Армиягә багышланган пьеса язып ятам. Маршыңны шуның спектаклендә уйнатыйк әле, ди.

– Акылы алтын икән, – диде Кутуй.

– Син нәрсә дидең соң?

– Нәрсә дим, Якуб Чанышев заказы белән яздым. Шуннан барып сора, дидем.

– Ул сорар. Җитмәсә, шуның дивизиясендә армия хезмәтен үтеп ята, – диде Усманов.

– Үзе ике көннең берендә театрда. «Шлем» дигән спектакль куйдырырга йөри бугай. Шунда уйнатырга телидер инде.

– Ә син аның спектакле өчен аерым марш яз. Бу марш бит спектакль кысаларына гына сыя торган түгел. Бу бит зур тантаналарда, гаскәрләр мәйданнан парадта үткәндә уйнала торган марш.

Кутуйның бу сүзләреннән соң беркавым сүзсез барган Салих әйтә куйды:

– Исмәгыйль маршның Оренбургта чакта яза башлаган беренче ноталарын алып киткәннән соң утырып, бер нәрсә язып караган идем. «Каршылау маршы» дип атала. Бәлки шуны күрсәтеп караргадыр үзенә.

Бу Усманов өчен яңалык иде.

– Ну өлгер дә инде үзең! Кай арада яздың әле анысын? – дип, гаҗәпләнүен белдерде ул.

– Үзең миннән дә өлгеррәк булып чыктың. Сорап-нитеп тә тормыйча оркестровкасын эшләткәнсең дә, уйнатып та ятасың.

– Гафу. Төзәттек бит хатаны. Менә хәзер үзең күрерсең. Бик әйбәт марш килеп чыккан, диләр хәрбиләр. Шедевр. Мировой уровеньда! Дивизия башлыклары да репетициягә килеп, маршны тыңлап киттеләр. Бик ошаттылар. Чанышевка аеруча ошаган, диделәр.

Командование маршны Кызыл Армиянең унбер еллыгына багышланган җыелышта Беренче Татар полкына тантаналы шартларда тапшырырга булган.

– Кит инде?!

– Шулай ди шул. Чанышев, Салих Сәйдәшев оркестрга үзе дирижёрлык итсә, әйбәт булыр иде, дип әйтеп әйтә, ди.

– Кызык икән. Язып та бир, уйнап та бир. Бик майлы бәлеш булмыймы соң ул?

Сүзгә Кутуй кушылып:

– Үзең уйнасаң, әйбәтрәк булачак. Тантаналырак, – дип куйды.

– Ярар, күз күрер. Башта тыңлап карыйк әле. Нәрсә майтардылар икән, – дип, Салих шунда ук килеште.

Салихның үзенә дә ошады марш. Оркестр уйнап чыкканнан соң, ул барып, капельмейстерның кулын кысты да дирижёр урынына басты.

– Кая, үзем селтәнеп алыйм әле, – диде.

Дирижёр рәхәтләнеп риза булды. Салих беркавым тынып торды. Аннары дирижёрдан алган таякчыгын маршның беренче авазларын бирергә тиешле быргычылар тарафына карап, акрын гына селтәп алды.

Подвалны тетрәтеп, марш яңгырый башлады. Салих хәрби капельмейстердан аермалы буларак, гәүдәсе белән артык ыргылмыйча, кулындагы таякчыгын җай гына селкеп, тыныч һәм үзенә нык ышаныч белән дирижёрлык итте. Маршны тыңларга Кызыл Армия Йортында булган барлык хәрбиләр җыйналды.

– Сәйдәшев үзе идарә итә! – дигән чышын-пышын тавышлар ишетелде.

Үзе хәрбиләрчә тантаналы да, үзе чын татарча моңлы да, ягымлы һәм җитез яңгырашлы марш барысын да беренче авазларыннан ук әсир итте. Менә кызык, барысының да күзендә яшь иде. Салихның да болай да нечкә күңеле тагын да нечкәреп, зәңгәр күзләрендә иртәнге чык бөртеге кебек яшь тамчылары җемелдәде, бугазына төер тыгылды. Оркестрантларга рәхмәт әйтеп, эшләреннән канәгатьлек белдереп, Кызыл Армия Йортыннан чыгып киткәч, Салих:

– И бәгырькәйләр. Дөресен генә әйткәндә, бу минем иң беренче язган әсәрем иде, – диде. – Оренбургта чакта шундагы хәрбиләр өчен бер марш шикелле нәрсә маташтырып булмасмы дип уйлаган идем. Ноталарын сызгаладым да, ошатып бетермичә, чемодан төбенә салып куйдым. Менә шуннан бирле җиде-сигез ел ятты бугай инде ул. Ә беренче дип, халыкка чыгарган әсәр «Озын сәфәр» булды. Анысы да шул хәрбиләр тормышын күз алдында тотып язылган нәрсә иде.

– Искиткеч килеп чыккан! Котлыйм! – диде Кутуй һәм Салихның кулын кысты.

– Елаттың.

– Инде Кызыл Армия туган көнне тантаналы рәвештә тапшырасы гына калды. Үзең хезмәт иткән беренче татар полкы бит! Якуб Чанышев егетләре! – диде Исмәгыйль.

– Шамил абый сөенер инде, – дип куйды Салих.
Ул үзеннән ике генә яшькә өлкән булса да, Шамил Усмановка абый дип дәшә иде.

Санаулы көн тиз уза, диләр бит. 23 февральнең килеп җиткәне сизелми дә калды.

Кызыл Армия Йорты ул көнне хәрбиләр белән шыгрым тулы иде. Кая карасаң да, солдатлар өелешеп тора.

Салихны өеннән комдив автомашинасында килеп алдылар. Халык телендә Офицерлар йорты дип йөртелә торган бинаның ишек төбендә аны Чанышев үзе каршы алды.

– Бик яхшы марш язгансың, Салих туган! – диде ул бернинди дә рәсми, коры телдә сөйләшмичә, киресенчә, якын, үз итеп. – Әйдә, керик. Кичәбезнең рәсми өлешенә репетиция ясап алыйк.

Рәсми өлеш дигәнендә Салих Сәйдәшевкә «Казан гарнизонының Почётлы кызыл армиячесе» дигән таныклык, хәрби киемнәр бирелергә, һәм Сәйдәш «Кызыл Армия маршы»ның ноталарын Беренче Татар полкы командирына тапшырырга тиеш икән. Ләкин алары әле соңыннан, кичә башланганда гына.

– Ноталарны тапшырганда, кыскача гына нотык тотып алсаң, начар булмас иде, – диде Чанышев.

Салих каушап, бераз аптырашта калды һәм янында басып торган Сөләйман Вәлиев-Сульвага карап:

– Менә, Сульва гына сөйләсен инде минем урынга. Бер дә сөйләү куәсем юк бит, бәгырь, – дип куйды. – Ул – рәсми кеше, театрның баш режиссёры. Сөйли дә белә. Мин менә партитураны гына тапшырырмын да, шул бик җиткән.

– Ну ярар, шулай булсын. Аннары маршны уйнаганда, оркестрга берүк үзегез дирижёрлык итәрсез инде, – диде Чанышев.

– Анысы була. Анда сөйлисе юк.

– Булды, килештек.

Салихның кулына маршның партитурасын тоттырдылар. Ул каты тышлы папка эченә салынган. Тышында: Салих Сәйдәшев. «Кызыл Армия Маршы» дигән язу. Астарак «Беренче Татар укчы полкына, Кызыл Армиянең ХI еллыгы истәлегенә», дип язылган һәм, «Раслыйм. Командир Чанышев», дип, кул куелган.

Ниһаять, дулкынланып көткән минутлар якынлашты. Зал хәрбиләр белән тулы иде. Алар командир Чанышевны һәм Сәйдәшне аягүрә торып басып каршы алдылар. Быргы тавышлары астында залга дивизиянең Байрагы чыгарылды. Салих дирижёр пультына менеп басты. Җитмеш кешедән торган хәрби оркестр аның таякчык тоткан кул ишарәсенә буйсынып, маршның кереш аккордларын уйнап җибәрде. Залны тетрәтеп, Сәйдәш маршы яңгырады. Солдатлар аны аягүрә басып тыңладылар. Марш беткәч, зал ура тавышларына күмелде. Шуннан соң Салихның «Казан гарнизонының Почётлы кызыл армиячесе» итеп алынуы турында дивизия командирының боерыгын укыдылар һәм кулына солдат киемнәре белән Мактау кәгазе тоттырдылар. Көчле кул чабулардан соң дирижёр пультына оркестрның үз җитәкчесе менеп басты һәм марш тагын бер тапкыр башкарылды. Бәйрәм рухы Кызыл Армия Йортыннан Казан урамнарына бәреп чыкты. Бу көн Казанда зур бәйрәмгә әверелде. Сәйдәш маршы бәйрәменә.
 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08,2023

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев