Рафис Корбан автор яңалыклары
-
5 июль 2026 - 17:00
КАРТАЮНЫ БЕЛМӘС КАРТЛАЧ
Бу мәкаләмне язар өчен кулыма каләм алырга сәбәпче булган әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Рифат Сверигинга багышлап язган шигырь ул. -
3 март 2026 - 09:00
Саташкан кәккүк (Документаль роман-хроника)
– Бу вакытта нинди күке икән ул? Сентябрь уртасы бит инде. – Саташкан күке. Үз ишләре белән җылы якларга китәргә өлгермичә калган да, шуңа үкси әнә. Ничек моңсу итеп кычкыра бит, сагышлана, үкси. – Күк-кү, күк-кү, күк-кү... -
7 гыйнвар 2026 - 11:00
БАЛАЧАКТАН КИЛГӘН ӘКИЯТ
Өр-яңа ел килә, юл бирегез! Ниләр алып килер бу юлы? Томырылып ярсу атларында Килә җиргә яңа Ат елы! -
11 октябрь 2024 - 09:00
ТАНКИСТЛАР (документаль повестьның дәвамы)
Леваков шунда урман полосасы буеннан үзләренә каршы килеп чыккан танкны күреп алды. Алар каршына туп-туры Т-72Б танкы килә иде. – Танк! Командир! Каршыга танк килә! Рәсим шул секундта ук наводчикка: – Алексей, ут! – дип, атарга әмер бирде. -
17 август 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Салих дирижёр пультына менеп басты. Җитмеш кешедән торган хәрби оркестр аның таякчык тоткан кул ишарәсенә буйсынып, маршның кереш аккордларын уйнап җибәрде. Залны тетрәтеп, Сәйдәш маршы яңгырады. Солдатлар аны аягүрә басып тыңладылар. -
26 июль 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Бу үлем Салихны да нык тетрәндерде. Әле сөекле Валясын югалту кайгысының йөрәген тырнап торуы узмаган. Икесенең дә яраткан дуслары, якын кардәшләре Зәйнәпнең аянычлы үлеме китергән хәсрәт төене бугаз төбендә утыра. Шулар өстенә тагын бер зур югалту. Аһ, бу тәкъдир! Нинди мәрхәмәтсез! -
14 июль 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Ничек соң, Әхмәтҗан абзый, Фатимахизөһрәнең хат-хәбәре бармы? Киявегез нинди кеше? Балалары бармы? – Бер кызы бар. Лалә дип исем кушканнар. Кияү үзебезнең кеше булмады шул. Ни үзбәк, ни әфган. -
13 июль 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Мин сиңа энҗе-алмазлар бүләк итә алмам, ләкин мин сиңа үземнең йөрәгемне, саф мәхәббәтемне бирәм. Шуннан да зур байлыкның дөньяда булуы мөмкин түгел! -
12 июль 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
«Казан сөлгесе»ннән соң бер-бер артлы тагын дүрт-биш спек такль – «Хан кызы», «Сак-Сок», «Талир тәңкә», «Урал суы буенда»ны чыгардылар. Аеруча истә калганы Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ы булгандыр. -
11 июль 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
– Ә нәрсә, свиданиегә чакырасың мәллә күрше кызын? – диде Зәйнәп, көлеп. – Свиданиегә түгел, театрга. Бүген безнең анда спектакль. – «Башмагым»мы? Карадык бит инде. -
10 июль 2023 - 11:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
«Җир уллары трагедиясе»нең премьерасы Такташның да, Салихның да якын дусты Әсгать Мәҗитов бенефисы итеп үткәрелде һәм көтелгәннән дә уңышлы булып чыкты. -
7 июль 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Театрны оештырганда, аның структурасы хакында сөйләшкәндә, үз оркестрын булдыру турында да сүз барган иде. Һәм бу эшне нәкъ менә Сәйдәшевкә тапшыру дөрес булыр дигән фикергә киленде ул чакта. Аның башкару осталыгына гына түгел, оештыру осталыгына да игътибар ителде. Әле малай чагыннан ул төрле клубларда, рестораннарда инструменталь ансамбльләр оештырып, чыгышлар ясап йөрүләрен искә алдылар. -
6 июль 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Мансур икенче көнне түземсезләнеп көтеп алды. Иртән торуга Салихларга барырга ашкынды. Ни кызганыч, ул аларның фатир номерларын сорарга оныткан. Кайсы ишектән керергә икәнен дә белми. Салихка да үзенең фатир номерен әйтмәде. Ул да кермәс инде. Кич тагын шул клубта күрешсәләр генә инде. -
5 июль 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
– Өйрәтербез, Алла боерса. Бик сәләтле егет булырга охшаган. Күрәсең бит, нинди катлаулы көйне алган, әле шуның өстенә үзеннән өстәп уйнап ята. Композиторлык чаткылары да юк түгел. Менә шушы сөйләшү киләчәк язмышын хәл итте дә куйды Салихның. Рояльле генә булып калмады, киләчәктә аның музыка юлыннан китәсен, гади музыкант кына түгел, композитор да буласын билгеләде. -
4 июль 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Тәбәнәк кенә буйлы, авыру чырайлы, малайсыман күренгән ябык кына бу егетне Шиһап җизни үзе барып каршы алды. «Тукай шушы микәнни инде ул?» – дип уйлап куйды Салих. – Таныш бул, Тукай туган, минем кайниш Салих була бу! – диде Шиһап, аяк астында буталып йөргән малайлар арасыннан Салихны үзләре янына чакырып алып.