АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
«Казан сөлгесе»ннән соң бер-бер артлы тагын дүрт-биш спек такль – «Хан кызы», «Сак-Сок», «Талир тәңкә», «Урал суы буенда»ны чыгардылар. Аеруча истә калганы Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ы булгандыр.
9
«Казан сөлгесе»ннән соң бер-бер артлы тагын дүрт-биш спек такль –
«Хан кызы», «Сак-Сок», «Талир тәңкә», «Урал суы буенда»ны чыгардылар.
Аеруча истә калганы Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ы булгандыр.
Һәр спектакль саен Салих остарганнан остарды, музыкаль бизәлешне
бирелебрәк, кызыклырак итеп ясый башлады. «Сүнгән йолдызлар»
спектакленең бизәлешенә ул «Каз канаты» көен нигез итеп алды. Бу
көйне төрле вариацияләрдә файдалану спектакльнең бөтен драматизмын,
фаҗигасен биреп бетерергә ярдәм итте. Көй әсәрнең башында ук яңгырый
башлый һәм тамашачы күңелендә билгеле бер эмоциональ тойгы, хис
тудыра һәм шуны әсәрнең ахырына кадәр алып бара. Сәйдәшнең бу вакытта
музыка техникумында Корбутта шөгыльләнүе дә көйләрне оркестр өчен
эшләүдә зур ярдәм итте. Ул көйне аерым эшләмичә, һәр инструмент өчен
турыдан-туры партитуралар әзерли иде.
Валя белән аралары да көннән-көн якынайды, тора-бара алар инде
тормышларын бер-берсеннән аерым күз алдына да китерми башладылар
бугай. Һәрхәлдә Салих шулай уйлый иде. Ул Валяның энеләре белән
дуслашып китте. Мухиннар, Валентинаның фамилиясе шундый иде,
барысы да, кечкенәдән итагатьле булып, яхшы тәрбия алып үскән балалар.
Аларны әти-әниләре музыка мәктәбендә дә укыткан, рәсем сәнгате буенча
да белем биргәннәр. Салих белән бер яшьтәге туганнары Анатолий аеруча
оста рәссам булуы өстенә, музыкадан яхшы белгеч, пианино, рояль кебек
инструментларны оста көйли. Аның бу осталыгы тормыш алып барырга да
зур булышлык итә иде. Апалары Валя репетиторлык белән шөгыльләнеп,
өйгә икмәк алып кайтса, Анатолий музыка уен кораллары көйләүдән
акча китерә иде. Берзаман алар бу эшкә Салих белән икәүләшеп йөрергә
ияләшеп киттеләр. Анатолий өендә пианино, рояль ише уен коралы булган
берәр хәллерәк әфәндедән аларны көйләү, төзәтү буенча заказлар таба да,
ике күрше бергәләшеп барып, бер көн эчендә бу эшне җиренә җиткереп
башкарып та бирәләр. Салихның музыкаль ишетү сәләте гаять көчле,
ул кайсы клавишаның бозык булуын шундук ачыклый һәм көйләп бирә
торган иде.
Шулай бер көнне Анатолий Салихны заказ буенча бер Казан сәүдәгәренең
фортепиано төзәттерер өчен фатирына чакыруы турында әйтте, вакыт
табып барып кайтырга иде, дип үтенде.
– Яхшы, – диде Салих, – барырбыз. Атна уртасында булмый, шимбә
көнне иртәдән.
Шимбә көнне Анатолий аның янына иртүк кереп җитте.
– Онытмадыңмы бүген бер абзыйларга барасыбызны? – диде.
Җомга көн премьера булган иде. Габдрахман Хәмиди дигән авторның
«Һинд кызы» дигән спектаклен чыгардылар. Эштән соңрак кайтырга туры
килде. Шуңа күрә Анатолий кергәндә, Салих әле йокылы-уяулы, иртәнге
чәен эчәргә дә өлгермәгән иде. Ул тиз-тиз генә капкалады да фортепиано
көйләү өчен инструментларын, камертонын чемоданына тутырып, өйдән
чыгып киттеләр.
– Кая барабыз соң, нинди адрес буенча? – дип сорады ул Толядан.
– Мещанская урамында, унбишенче йорт бугай. Номеры хәтердән
чыккан. Кичә кереп чыккан идем, бара беләм, – диде Анатолий.
– Унбишенче йорт... – дип куйды үзалдына Салих. Бу йорт аңа таныш
бит! Таныш шул. Шул үзе, Фатимахизөһрәләр яшәгән йорт. – Әхмәтҗан
Солтанов атлы абзый чакырдымы?
– Шул үзе. Ә син каян беләсең?
– Беләм инде, – диде Салих һәм артыгын дәшмәскә булды.
Моннан дүрт-биш еллар элек Фатимахизөһрә исемле бер кызга гашыйк
булган иде ул. Бу аның беренче тапкыр чынлап яратуы иде.
Бу кызны ул чакта музыкадан укытыр өчен дип, Салихны өйләренә
аның атасы Әхмәтҗан Солтанов исемле кеше чакырып китергән иде.
Уналты яшьлек кыз янына унҗиде яшьлек егетне чакырып китер дә,
араларында бернинди дә гыйшык-мыйшык хәлләр булмас дип, башка да
килмәслек түгел бит инде. Җитмәсә, кызы бик чибәр, бер кашыкка салып
йотарлык. Кызның үзенең дә алма кебек өлгергән, борынына егетләр исе
керә башлаган чагы. Салих та матурлыгы белән ни җитте, килде-китте генә
егет түгел, чибәр, әйбәт киенеп йөри, тәүфикълы, шуның өстенә музыкант
та әле. Музыка коралында бер сыздырып җибәрсә, уналты яшьлек кызның
һушын ала да ала инде, кем әйтмешли, патша кызлары да егылып гашыйк
булырлар иде хәтта. Әхмәтҗан абзый, әлбәттә, моны яхшы аңлый иде.
Шуңа күрә Салихны бер шарт белән чакырды: ул дәресләр биргән вакытта
әти кеше үзе дә бер читтә аларның дәресен тыңлап, карап утырырга тиеш
иде. Салих моңа каршы килмәде.
Атнага ике көнне икешәр сәгать фортепианода музыка белән
шөгыльләнеп утыру ике яшь йөрәк өчен гади генә эш түгел иде. Бигрәк
тә кыз үзе Салихка карата битараф булмаган очракта. Чөнки ул беренче
көнне үк укытучысы буласы бу егеткә күзе төшеп, гашыйк булып калган
иде. Бара торгач сишәмбедән – шимбәне, шимбәдән – сишәмбене, алар
икесе дә түземсезлек белән көтеп ала торган булып, бер-берсенә гашыйк
булдылар.
Фатимахизөһрәнең әнисе Сембер каласында туып үскән, шул заман
өчен алдынгы карашлы, мәдәнияткә омтылучы бер хатын иде. Ахун хәзрәт
кызы булса да, ул абыстайлар шикелле йөзен-битен ирләрдән яшереп,
чәчәкле чуклы озын күлмәкләр, укалы камзул, үкчәсез читекләр кими, рус
хатыннары кебек европачарак киенеп йөрергә ярата. Кызын да шулайрак
итеп тәрбияләргә тырыша иде. Фатимахизөһрәне музыкага өйрәтергә
теләүләре дә әнисенең йогынтысында иде. Дөрес, Әхмәтҗан абзый үзе
дә татар көйләрен, милли җырларыбызны тыңларга ярата торган кеше
икән. Алай да, аның кызының дәрес алуын карап утыруы музыка яратудан
бигрәк, кызының итагатен саклау, дәрес алудан башка уйларны башына
да кертмәве турында кайгырудан иде. Ләкин ата кеше никадәр кырыс
булырга тырышмасын, анасының тәэсире көчлерәк, чөнки ул чыгышы
белән иреннән өстенрәк, затлырак тәрбия һәм белем алган. Ә Әхмәтҗан
гади мужиктан чыккан, үз тырышлыгы һәм зирәклеге белән генә кеше
арасына керә алган, байларның ышанычын яулап кына, сәүдә эшендә
ниндидер уңышларга ирешкән, тормыш хәлен яхшырта алган. Әнисенең
шундый булуы аркасында, Салих атналар, айлар буе өй тирәсеннән еракка
чыкмыйча, йорт тавыгы булып яшәгән Фатимахизөһрәне Шәрык клубы
кичәләренә барырга, андагы алдынгы карашлы туташлар белән аралаша
башлауга күндерә алды. Тора-бара аңа үзенең мәхәббәтен дә белдерүгә
иреште. Ләкин кыз атасыннан бик нык курка иде. Инде күндердем, атасы
йортын ташлап, үзе белән кавышырга ризалыгын алдым дигәндә дә, атасы
нык каршы торып, Фатимахизөһрә бикле капкаларын ачып, өйдән чыгып
китә алмады. Алар шулай итеп кавыша алмый калдылар. Язмыш Салихны
Казаннан читкә, Урта Азия якларына илтеп ташлады. Аларның мәхәббәте
Фатимахизөһрәнең яратып укыган «Дим буенда» китабындагы егет белән
кызның мәхәббәте шикелле бәхетсез булып калды.
Казанга әйләнеп кайткач белеште Салих, Фатимахизөһрәне әти-әнисе
кияүгә биргәннәр, алар Ташкент якларына чыгып киткәннәр. Хәзер дә
шунда яшәп яталар икән. Бәхетле булганмы ул, юкмы, Салих болардан
бихәбәр иде. Ул бары тик үзенең бу кызга булган көчле мәхәббәтен
хәтерләде. Фатимахизөһрә дә аны бәхетле итә алган булыр идеме икән,
анысы да Салих өчен бер сорау гына булып калды. Һәм менә аның йөрәгендә
кабат, инде икенче тапкыр, көчле мәхәббәт уты кабынды.
(Дәвамы бар)
"КУ" 07, 2023
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев