Логотип Казан Утлары
Роман

АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)

«Җир уллары трагедиясе»нең премьерасы Такташның да, Салихның да якын дусты Әсгать Мәҗитов бенефисы итеп үткәрелде һәм көтелгәннән дә уңышлы булып чыкты.

(Әсәрне башыннан укыгыз)                     

                                                  7
«Җир уллары трагедиясе»нең премьерасы Такташның да, Салихның да
якын дусты Әсгать Мәҗитов бенефисы итеп үткәрелде һәм көтелгәннән
дә уңышлы булып чыкты. Спектакль Такташның популярлыгын тагын да
югарырак күтәрде. Казанга каяндыр Ташкент якларыннан кайтып төшкән
һәм Казан шагыйрьләреннән үзенең дуамаллыгы, шул ук вакытта ничектер
үзенә генә хас мифологик, символик образлар аша кешенең рухи хөрлеген
данлаган, дини хорафатларга, социаль гаделсезлеккә каршы ярсулы көрәш,
гыйсъянчылык идеяләрен алга сөргән шигырьләре белән аерылып торган,
яшьләр арасында популярлык казана башлаган яшь шагыйрь яңа яктан
ачылып китте. Аны халык күтәреп алды. Һәркайда Такташ катнашкан
кичәләр аншлаг белән үтә башлады.
«Җир уллары трагедиясе» куелган саен залда тамашачы шыгрым тулы
була иде. Татар театрының да даны үскәннән-үсте. Алда яңа премьера –
«Башмагым». Театрның бер яуланган абруен төшерергә ярамый иде. Шуңа
күрә артистлар яңа тамашага тагын да җитдирәк, тырышыбрак хәзер-
ләнделәр. Салихка да зур өметләр багладылар.
Салих пьесаны кат-кат укып чыкты. Бер карашка гади генә сюжетка
корылган комедия кебек. Халыкчан, үзебезнең мещаннар тормышыннан
алынган көлкеле бер әсәр. Халык көйләрен файдаланырга була, дип
уйлады Салих. Пьеса үзе дә «Башмагым» дигән халык көе нигезендә
язылган булса кирәк. Шул көйне файдаланырга кирәк, һичшиксез. Аннары
«Җизнәкәй» җырының көе пьесага ятышып тора бугай. Комедиянең
авторы белән күрешеп, берничә җыр тексты яздырып алганда да начар
булмас иде.
Салих икенче көнне эшкә килгәч тә, Тинчуриннан иң элек автор хакында
сорады.
– Авторы юк, – диде Кәрим.
– Ничек инде юк? Авторсыз әсәр буламыни?
– Авторы Уфада. Хәбибулла Ибраһимов җыр язар өчен генә Уфадан
тиклем монда килеп йөри алмый бит инде. Спектакльне чыгарыр көн дә
килеп җитеп бара. Әллә ни маташтырмыйча гына, музыкаль бизәлеш ясарга
да чыгарырга кирәк.
Салих сүзсез генә килеште. Спектакльнең башында уйнар өчен кереш
музыкасы кирәк иде. Җиһан карчыкның сәхнәгә килеп чыгу күренешен
матурлар өчен махсус бию көе язды да әлеге шул «Башмагым» белән
«Җизнәкәй» көйләрен төрле вариацияләрдә эшләп, җыйнак кына бизәлеш
ясады.
Музыка белән генә бетми иде әле эш. Иң мөһиме, бу көйләрне башкару
өчен оркестр тупларга кирәк иде. Ул «Шәрык» клубы кичәләрендә
уйнаган барлык музыкант дусларын барлап чыкты. Аларның күбесе
гражданнар сугышы елларында Казаннан төрле яры таралышып, Салих
кебек үк, кайсы Кызыл Армиядә, кайсы Урта Азия якларында, Оренбургта
эшләп йөрделәр дә, акрынлап, берәм-берәм яңадан Казанга җыйналыша
башлаганнар иде.
Исмәгыйль Һилялов, Мөхәммәт Йосыпов, Хәбибулла Әхмәдуллин,
Сәгыйт Алиев, Мөхәммәт Яушев, Исмәгыйль Вәлитовлар театр
оркестрында уйнарга бик теләп алындылар.
Премьерага Әхмәровлар гаиләсеннән ике кодагый әбиләрдән һәм
балалардан кала барысы да бардылар. Барысының да Салихның Казанга
кайткач, беренче эшен күрәселәре килә иде. Премьера болай әйбәт
кенә, күтәренке рухта үтте. Сәйдәш дирижёрлык итте. Тамашачылар да,
артистлар да канәгать калдылар кебек. Ләкин Салих үзеннән канәгать
түгел иде. Ничектер музыкантлар кысылып уйнадылар шикелле тоелды.
Монда ул үзен гаепләде. Тиешле дәрәҗәдә дирижёрлык итә алмады бугай.
Инструментларның ярашып уйнавы да тиешле дәрәҗәдә түгел кебек иде.
– Булдырдың, әйбәт чыкты, – диде җизнәсе, спектакльдән соң аның
кулын кысып.
– Нәрсәдер җитмәде шикелле. Армиядә тынлы инструментлар белән
уйнап өйрәнелгән. Монда башкачарак кирәк. Көйләрне үземә иҗат итәргәдер
бәлки. Күңелем белән сизәм, ләкин билгеле көйләргә импровизация ясап
кына биреп бетереп булмый әйтергә теләгән фикерне.
– Беләсеңме, нәрсә җитми? – диде җизнәсе.
– Беләм!
– Нәрсә?
– Белем! Белем җитми, җизни. Укырга кирәк. Консерваториягә керергә.
Әле яшь чакта укып калырга кирәк. Аннан соң, Тукай әйтмешли, «картаеп
буыннар каткач, эш белү уңайсыз ул», соң булырга мөмкин. Гаилә мәшә-
катьләре басып китәргә мөмкин.
– Дөрес әйтәсең. Училище белеме генә җитми. Тирәнәйтергә кирәк
белемнәрне. Гомереңне музыкага багышларга уйлагансың икән, җитдирәк
шөгыльләнергә кирәк. Төплерәк белем алырга.
Икенче көнне театрда премьера турында сөйләшү, артистларның уенына
анализ булды. Музыка хакында да сүз булмый калмады, әлбәттә. Беренче
булып, сүзне Салих алды.
– Мин артистларның уйнавыннан канәгать калдым, җәмәгать, – дип
башлады ул сүзен.
– Бигрәк тә Нәфиганың башына төенчек куеп, син язган көйгә бии-бии
чыгуы уңышлы булды, – дип бүлдерде аның сүзен Хәким Сәлимҗанов.
– Бәлки шулайдыр, тик мин үз эшемнән канәгать калмавым хакында
әйтмәкче идем.
– Үзтәнкыйть – әйбәт нәрсә ул, җәмәгать. Шулай да, минемчә дә
спектакльдән тамашачы канәгать калды кебек, – дип башлады сүзен Кәрим
Тинчурин. – Ләкин уңышлардан баш әйләнергә тиеш түгел. Һәрберебезгә дә
үз өстендә эшләргә кирәк әле. – Кәрим премьера турында сөйләүдән бигрәк
алдагы планнар турында сүзгә күчте. – Ел тәмамланып килә. Алда Яңа ел,
яңа премьералар. «Башмагым» чыкты. Хәзер аны куйган саен шомартып,
кире кайтып эшләмәслек итәргә кирәк. Гыйнварга – «Казан сөлгесе».
Бүген читка. Салих, сиңа да киң фронт ачыла анда. Халык җырларыннан
файдаланып, өлкәннәр белән яшьләр арасындагы каршылыкларны артык
купайтмыйча гына, матур итеп күрсәткән музыкаль комедия чыгарасы
иде. Текстны алып кара. Анда шактый гына фольклор кертергә дә була.
Яшьләр уеннары. Заман проблемаларын яктырткан нәрсә булырга тиеш
дип уйланылган пьеса. Авторы – үзем.
Сөйләшү тәмамлангач, Салих пьесаның бер нөсхәсен сорап алып,
шинеленең куен кесәсенә тыкты да, Шәрык музыка техникумына китте.
Исәбе әле музыка училищесында укыганда фортепиано буенча дәресләр алган
укытучы, профессор Ксаверий Александрович Корбут белән очрашу иде.
Инде биш елдан артык, училищены тәмамлаганнан бирле күрешкәннәре
булмаса да, Корбут Салихны таныды.
– О, Салих Сәйдәшев үзе! – дип каршы алды ул аны, ишегеннән керә-
керешкә.
– Исәнмесез, Ксаверий Александрович!
– Нинди җилләр ташлады инде бу якларга? Күптән тавыш-тыныгыз юк
иде. Кайларда йөрдегез? Ниләр күрдегез? Нәрсәләргә ирештегез? – дип,
сораулар яудырды профессор.
– Кайда гына булмадым, Ксаверий Александрович, ни генә эшләсәм дә,
музыка белән бәйле булды. Менә Казанга әйләнеп кайттым. Татар театрына
музыка бүлеге җитәкчесе итеп эшкә алдылар. Эшнең очы-кырые юк. Бик җитди
хезмәткә җиктеләр. Үземдә белем җитмәвен аңладым. Сезнең ярдәм кирәк.
– Бик әйбәт. Белемеңне тирәнәйтергә теләвең бик яхшы.
– Чигарина белән Юшковалардан да фортепьяно буенча осталыкны
тирәнәйтәсе иде. Спектакльләрнең музыкаль бизәлеше буенча эшләү
гармония өлкәсендәге белемнәрнең дә сайлыгын күрсәтте.
– Үзеңә тәнкыйть күзлегеннән карау бик яхшы. Югыйсә күпләр мин
беләм дип тотыналар да, берни дә барып чыкмый, чиле-пешле нәрсәләр
тудырып, үзләрен даһи итеп күрсәтергә телиләр. Ә синнән кеше чыгар,
болай булгач. Сөйләшермен, Литвинов белән дә, Виноградов белән дә.
Белергә тырышуның гаебе юк, ярдәм итәрбез.
– Рәхмәт, Ксаверий Александрович. Миңа, болай булгач, график төзеп,
дәресләргә йөри башларга иде.
– Мин риза. Бүген үк булмый инде, иртәгәдән тотынырбыз. Менә шушы
вакытка көтәм. Башта фортепиано буенча үткәннәрне кабатларбыз. Аннан
акрынлап, композиция буенча шөгыльләнергә күчәрбез.
Салих рәхмәтләр укып чыгып китте.
Өйгә кайтса, анда Зәйнәп белән ниндидер сөйкемле генә бер кыз зал
ягында китаплар караштырып утыралар иде. Зәйнәп Казан университетының
медицина факультетында укый. Татар кызлары арасында бу уку йортына
керүче бик сирәкләрнең берсе.
– Сәлам кызларга! – диде Салих, аның кайтып керүен күргәч, аягүрә
торып баскан кызлар янына килеп. – Нишлисез, имтиханга әзерләнәсезме?
Тиздән сессия бит.
– Шулайрак иде эшләр. Менә анатомия дәреслеген карап утырабыз.
Кеше төзелеше фәнен.
– Карагыз, кара. Сез кешенең тән төзелешен өйрәнегез, ә мин рухи
төзелешен өйрәнергә дип хыялланып йөрим.
– Сездән була ул, Салих абый. Кичәге комедиягә музыкагыз бик әйбәт
килеп чыккан иде. Башмагын югалткан кызның хис-кичерешләрен халык
көйләре аша бик матур ачып бирдегез.
– Ярады инде, артык искитәрлек булмаса да, халык канәгать калды
дип сөйләделәр бүген летучкада, – диде Салих, сүзне үзен күкләргә чөеп
мактауга күчерүдән читкә борырга теләп, аннары сорап куйды: – Зәйнәп,
нәнәм, син сөйлисең дә син сөйлисең, нәрсә бу ахирәтеңнең теле юк мәллә?
Таныштырыр идең булмаса.
– Теле бар аның. Тик безнең телдә сөйләшми ул. Шуңа күрә дәшмичә,
тыңлап кына тора.
– Марҗамыни?
– Алай димә инде, үпкәләтерсең.
– Ник үпкәләсен?! Марҗа Мария дигән сүз бит инде ул. Гайсә
пәйгамбәрнең анасы. Марҗаның да бар җаны, ник сөймәскә марҗаны,
дигәннәр. Матур гына кыз күренә, гашыйк булып куймагаем тагын. Булыр
аннан соң марҗа! Туган апаңа әйләнер.
– Таныш бул, Валя-Валентина! – дип, Зәйнәп дус кызының кулыннан
алды. Анысы, дустының үзе белән таныштыруын аңлады, тыйнак кына
итеп, икенче кулын Салихка сузды һәм:
– Здрасьте, – дип куйды.
– Здрасьте, коль не шутите, – диде Салих, шаярткан булып, һәм шулай
ук кулын Валяга сузып, исемен атады: – Салих.
– Мой дядя! – диде Зәйнәп. – Музыкальный руководитель Татарского
государственного театра!
Теле бар икән:
– Охо! Человек искусства! – диде Валя.
– Да, вот о том же и говорю, что вы изучаете тело человека, а я – душу.
Так что занимаемся одним и тем же, объектом нашего исследования
является человек.
– Громко звучит.
– «Человек – это звучит гордо!» дип әйткән бит әле бер язучы.
– Әйе, Максим Горький әйткән, – дип, Зәйнәп әле күптән түгел генә
ниндидер гәзиттән укыган сүзләрне искә төшерде.
– Ярар, укыгыз, комачауламыйм, дияр идем дә, теге бүлмәдә музицировать
итеп утырсам, комачаулармын инде, әлбәттә.
– Юк, юк, уйнагыз. Без дә залдан үзебезнең бүлмәгә күчәбез, – диде
Зәйнәп һәм китапларын алып, дустын икенче бүлмәгә чакырды.
Салих пианиносы янына барып утырды. Капкачын ачып, бармаклары
белән клавишалар өстеннән йөгертеп чыкты. Аннары капкачны яңадан ябып
куйды да ишек төбендәге элгечтә салып калдырган шинеленең кесәсеннән
театрда Кәрим абыйсы биргән кулъязманы барып алды.
«Әйбәт булды әле, кызларга да комачауламыйм. Пьеса белән танышырга
кирәк», дип уйлады.
Кайсы тирәләренә музыка сорала, кайда жыр булырга тиеш, шуларны
билгеләп чыгарга кирәк иде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07, 2023

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев