Саташкан кәккүк (Документаль роман-хроника)
– Бу вакытта нинди күке икән ул? Сентябрь уртасы бит инде. – Саташкан күке. Үз ишләре белән җылы якларга китәргә өлгермичә калган да, шуңа үкси әнә. Ничек моңсу итеп кычкыра бит, сагышлана, үкси. – Күк-кү, күк-кү, күк-кү...
1
– Күк-кү, күк-кү, күк-кү...
Бертуктамый күке кычкыра. Солтанны үртәгән кебек.
– Күк-кү, күк-кү...
– Кәккүк кычкыра, Солтан абый! Ишетәсезме? – дип куйды агач
ботагы ташучы хатыннар арасыннан берсе ауган агачның ботакларын
ботарлау белән мәшгуль булган Солтанга.
– Ишетәм, ничек ишетмисең инде. Янда гына кычкыра бит.
– Бу вакытта нинди күке икән ул? Сентябрь уртасы бит инде.
– Саташкан күке. Үз ишләре белән җылы якларга китәргә
өлгермичә калган да, шуңа үкси әнә. Ничек моңсу итеп кычкыра бит,
сагышлана, үкси.
– Күк-кү, күк-кү, күк-кү...
Шунда аның күңеленә үзенең «Кәккүк» җыры килеп төште.
Кәккүк кычкыра урманда яз килгәч,
Җир яшәргәч, кырларда гөл үскәч...
«Нинди яз?! Монда бит инде көз! Агачларның да яфраклары
саргаеп бара әнә. Кырлар да ялангач... Ә ул: «Күк-кү» дә «күк-кү»,
– ди.
Тыңла, иркәм, гөл генәм,
Кәккүк тавышын бер генә:
Күк-кү, күк-кү, күк-кү!
Кәккүкләрне моңлатырлык
Мәхәббәтем бар сиңа.
Сүзләрен «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә бергә укыган дусты
Гали Рәхим язган иде бу җырның. Шушында, Уфада, әле «Галия»
мәдрәсәсендә укыган чагында. Уфа мөселманнары өчен хәйрия
җәмгыяте оештырган кичәләрдә катнашып йөргәндә. Утыз ел элек...
Гали дусты да әдәбият-сәнгать белән мавыга иде. Ләкин әтисе аны
мәдрәсәдән соң Мәскәүгә җибәреп, сәүдәгәрлеккә укытты. Тик Гали
әтисе юлыннан китмәде. Казанга кайткач, яңадан да шул әдәбият белән
мавыга башлады, «Ак юл», «Аң» журналларында эшләп йөрде. Солтан
шикелле үк, милләтчелектә, солтангалиевчелектә гаепләнеп, НКВД
эзәрлекләвенә дучар булды. Хәзер ниләр эшләп йөридер, исәндерме?
Солтан аның турында берни дә белми. Ә үзе ул менә урман кисә.
«Кәккүк» җырын утыз икенче елны Казанда башка сүзләр белән
җырлый башладылар. Гали Рәхим дусты шул елны милләтчелектә
гаепләнеп, НКВД тарафыннан кулга алынып, ирегеннән мәхрүм
ителгәч, «Кәккүк»не җырлау да тыелды. Шагыйрь Әхмәт Ерикәй аңа
яңа, икенче төрле сүзләр язды. Солтанның күңеленә әнә шул Ерикәй
сүзләре килде.
– Күк-кү, күк-кү, күк-кү!..
Солтанның бәгырен телгәләп, урманда саташкан кәккүк кычкыра.
Нигә кычкыра ул? Нигә шулай моңсу итеп кычкыра? Солтанның
гомер елларын саныймы? Озак яшәмәде бит әле ул. Нибары биш
дистә ел гына. Әллә тагын ничә ел, ничә ай, ничә көн яшисе калганын
саныймы?
Солтан балта белән үзе үк аударган наратның башында
ябалдашланып торган ботакларын ботый. Күңеле әллә кайларда,
еракларда. Гүя ул туган авылы Кече Солабашта: малай чагында җиләк
җыярга йөргән, бәрәңге бакчалары артында ук башланган урманда.
Әнә кәккүк тавышы ишетелә.
– Күк-кү, күк-кү, күк-кү!..
Ул чакта да, ничә тапкыр кычкырыр дип, бармакларын бөгә-бөгә
кәккүк тавышын тыңлый иде алар. Ничә ел гомер юрар дип, һәр
кычкыруын санап баралар иде…
* * *
Солтан үзе белән урман кисүче бу хатыннарны исемнәре белән
белми. Танышырга өлгермәде әле. Вакыты да булмады. Алар бер-ике
атна элек кенә күченеп килделәр Чалкакка. Күченеп килделәр дә, ирләре сугышка китеп беткән, җыен карт-коры, әби-чәби, балалары
белән торып калган хатыннар яшәгән авылның аргы башындагы,
тәрәзәләренә такта кадакланган хуҗасыз йортка урнашканнан соң,
бер иртәдә җимерек, баганалары уң якка кыйшайган капкаларыннан
үсмер малай килеп керде.
– Исәнмесез, Солтан абый! – диде малай.
– Исәнме, энекәш.
– Сезне авыл Советына чакырдылар, Солтан абый.
– Нәрсәгә икән?
– Белмим шул. Әйтмәделәр. Килсен, диделәр. Бары шул.
– Ярар, барырмын...
Малай артык сүз әйтмәде, саубуллашып чыгып китте.
«Нигә чакыралар икән? Сугышка җибәрәләр микән әллә? Алай
дисәң, Уфада чакта ук җибәргән булырлар иде. Аның яшендәгеләрне
чакырмадылар бит военкоматка. Хәрби хезмәткә яраклы яшьтән
чыккан бит инде ул. Быел илле яшь тулды».
Солтан өйгә керде. Хатыны Фәхригалләм әле дүрт кенә айлык
уллары Рөстәмне имезеп утыра иде. Ул аңа бер сүз дә әйтми-нитми,
керосинкада яңарак кына кайнап чыккан чәйнектән су агызып, чәй
ясап эчте.
– Миңа кырга чыгарга туры килер инде, – диде дә, Фәхригалләм,
имеп туйган баласының биләүсәсен чишеп, аны коры чүпрәккә
алыштыра башлады. – Авыл хатыннары бар да басуда, укытучылар
да ындырга йөри икән.
– Мине авыл Советына чакыралар әле. Бәлки шунда әйтерләр.
Миңа да эшкә чыгарга кушуларыдыр инде, – диде Солтан. – Барып
кайтыйм әле.
– Бала белән урак уру кыен булыр инде. Кабык арбасы да юк бит
аның, берәрсеннән сорап торсак кына. Күршеләрдә бардыр әле.
– Авыл Советында белешермен, ярый, мин киттем, – диде дә,
Солтан иңенә кәчтүмен салып, ишеккә таба атлады.
Соңгы биш елда Башкортстан совнаркомы каршындагы сәнгать
эшләре идарәсенең музыка секторында эшләде Солтан. Әле 1932
елда ук, аны Татарстан белән Башкортстан хөкүмәтләре арасында
махсус килешү төзегән булып, Уфага, Башкортстанның милли
мәдәният фәнни-тикшеренү институтының фәнни хезмәткәре итеп
эшкә җибәргәннәр иде. Дөресен генә әйткәндә, ул чакта үзенең
хезмәттәшләре, коллегалары ук, аңа музыкада буржуаз милләтчелек
башында торучы дигән яла ягып, «габәшизм» дигән ярлык белән
Казаннан читкә, сөргенгә җибәрелү иде бу. Инде Башкортстанга
килеп, башкорт милли музыкасын үстерү өчен күпме көч куйганнан
соң, мондагыларга да ярамады. Сугыш башлангач, бәлки фашистларга
каршы сугышка җибәрерләр дип көткән иде. Ә аны, Казанда аңа ягылган яланы искә төшереп, «фашист» сүзе белән аваздаш
«габәшист» дип атап, «24 сәгать эчендә Уфадан чыгып китәргә!»
дигән фәрман белән, Борай районының Чалкак авылына сөргенгә
җибәрделәр.
Менә шундый авыр уйлар белән килеп керде Солтан авыл Советы
йортына.
– Исәнмесез, Солтан Хәсәнович! – дип каршы алды аны авыл
Советы рәисе булып яңа гына эшли башлаган хатын.
«Исәнләшүе ягымлы гына. Күңелендә явызлык юк бугай», дип
уйлап куйды Солтан.
– Исәнмесез! Нинди максат белән чакырттыгыз, кем дип әйтим,
гафу итегез, исемегезне белергә өлгермәдем.
– Һәмдүнә минем исемем, Солтан Хәсәнович. Авыл Советы
председателе итеп билгеләделәр, Фәттах Габбасович фронтка китеп
баргач. Ә чакыруыбызның максаты шул: районнан разнәрәтке килде.
Колхоз эшеннән азат булган кыз-хатыннарны, сугышка алынмый калган
ир-атларны урман кисәргә җибәрергә, дигән. Исемлектә сез дә бар.
– Миңа бит, укытучы итеп җибәреләсез, дигәннәр иде. Мәктәптә
урын булмас микәнни? Аннан, хатыным Фәхригалләм дә дүрт айлык
бала белән өйдә утыра...
– Фәхригалләм Сабировнага да кыр эшенә йөрергә туры килер.
Игеннәр җыелып, кыр эшләре төгәлләнгәч, мәктәптә укулар
башлангач, шунда эшкә чыгар хатыныгыз.
– Бала...
– Бала бала инде ул, бала бар дип, игенне кырда калдырып булмый.
Балалы хатыннар әле бер ул гына түгел. Аңа да шул апалар белән
бергә йөрергә туры килер. Әвендә эшләр. Әвеннең түбәсе япкан,
яңгыр-кар үтми, берни дә булмас балагызга.
Солтан кайтарып, сүз әйтергә кыймады. Нишлисең, бер алар гына
түгел шул, бөтен ил өстенә төшкән бәла. Түзәрләр. Түзәргә туры
килер. Ул шулай дип уйлады да:
– Урман эшенә кайчан китәсе? – дип сорады.
– Бу атнада ук, ди. Хәбәр итәрбез, Солтан Хәсәнович, йортыгызны
тәртипкә китереп калдырыгыз, шактый ук таушалган йорт булды
инде. Яңарагы юк иде шул...
Иренең күңелсез кәеф белән кайтып керүен күргәч, Фәхригалләм,
«Сугышка җибәрәләр микән әллә?» дип уйлап коелып төште. «Дүрт
айлык бала белән, тәрәзәләренә хәтле тишек-тошык, ишеге көчкә
ябыла торган иске өйдә ялгызымны калдырып китәр микәнни?» дигән
сорау башына китереп сукты.
– Нәрсә, сугышкамы әллә? – дип сорады.
– Юк, сугышка түгел. Урман кисәргә. Борчылма, еракка
җибәрмиләр, кайтып-китеп йөрергә мөмкин булыр, Аллаһы боерса, – диде Солтан, хатынын тынычландырырга теләп. Үзе шунда ук алда
торган көзне уйлап куйды. Көз артыннан инде кышка да озак калмый.
Суыклар башланса, мичкә ягып, өйне җылытырга утын да хәзерләп
калдыра алмавын уйлады. Алар кергән йортта хәлле генә кешеләр
яшәгән булса кирәк, абзар артындагы бәрәңге бакчасы буенда ярты
әрдәнә чамасы утыннары калган иде. Нинди кыш киләсен белеп
булмый, бераз утын хәзерләп калдырганда начар булмас иде, дип,
сарай тирәсен караштырып керергә җыенды.
Сарайда аның күзе абзар түбәсендәге печәнлек астына җәелгән
нарат киртәләргә төште. Озак уйлап тормыйча, шул киртәләрне турап,
сарайга өеп куярга булды. Тик өлгермәде.
Икенче көнне үк аларны Борай урманына, агач кисәргә җибәрделәр.
(Дәвамы бар)
«КУ» 03, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев