АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Ничек соң, Әхмәтҗан абзый, Фатимахизөһрәнең хат-хәбәре бармы? Киявегез нинди кеше? Балалары бармы? – Бер кызы бар. Лалә дип исем кушканнар. Кияү үзебезнең кеше булмады шул. Ни үзбәк, ни әфган.
– Ярар, рәтләрбез, уйнар. Ничек соң, Әхмәтҗан абзый, Фатимахизөһрәнең
хат-хәбәре бармы? Киявегез нинди кеше? Балалары бармы?
– Бер кызы бар. Лалә дип исем кушканнар. Кияү үзебезнең кеше
булмады шул. Ни үзбәк, ни әфган. Әй, Салих, Салих. Йөрәгенә ут төртеп
калдырдың шул кызыбызның. Син әрмиягә киткәч, янды, көйде. Синең
Ташкент якларында хезмәт иткәнеңне ишеткән булган. Озак та тормады,
артыңнан шунда китеп барды. Кая инде табасың ул әрмиядәге кешене.
Ташкенттагы дуслары шул егеткә димләгәннәр дә, чыккан кияүгә. Әллә
инде кияү дигән кеше үзе яратып алганмы кызыбызны. Яшиләр хәзер менә
шул Ташкент якларында.
– Алай икән, – дип куйды Салих. – Сез бит аны ниндидер Сембер егетенә
кияүгә бирергә йөргән идегез.
– Йөргән идек тә. Ул егеткә Фатимахизөһрәнең сөйгәне бар, әти-әнисе
шул егеткә бирергә теләмәгәннән генә сиңа бирергә булганнар дигән
сүз чыгарганнар. Шуннан соң яучы җибәртмәде ул. Газиз атлы егет иде.
Бибимәликә абыстагызның Сембердәге туганнарының белешләренең улы.
Монда Казанда коммерческий техникум бетереп, банкта эшләп йөрүче бер
егет.
– Яраткан идем шул Фатимахизөһрәне.
– Яраткан булгач, яучы җибәртергә идең. Без көттек.
– Ялгыштым шул. Нишлисең инде, хәзер соң, – дип куйды Салих.
– Безнең дә ялгышлык булды.
Шунда Анатолий фортепианоны сүтеп бетереп, Салихка дәште:
– Булды бу. Хәзер җыясы бар инде. Утыр, әйдә, көйли башла
струналарын, – диде.
– Ярый, Әхмәтҗан абзый, кылларын көйли башларга куша. Мин
барыйм янына, – дип, Салих камертонын алып, скелеты гына торып калган
фортепиано алдына барып утырды. Ул һәр клавишага баскалый, Анатолий
аларга туры килгән кылларны ныгыта барды. Шулай итеп акрынлап,
клавишаларны тавыш яңгырашы буенча көйләп чыктылар. Пианиноның
такталарын җыйдылар.
– Булды бу! Эш бетте, Әхмәтҗан абзый. Кабул итеп алыгыз, – диде дә
Салих урындыкка җайлап утырды һәм Казанга кайткач беренче тапкыр
ишеткән «Җәмилә» дигән җырның көен уйный башлады.
– Матур көй, – диде музыка тавышын ишетеп, алар янына килгән
Бибимәликә абыстай.
– Мине музыкага өйрәткән композитор Заһидулла абый Яруллин
чыгарган көй, – диде Салих. Ул уйнап бетерде һәм Мәликә абыстайга
карап: – Булды, кабул итеп алыгыз, – дип кабатлады.
– Бик зур рәхмәт. Аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын, – диде хатын һәм
иренә борылып: – Кая, Әхмәтҗан, әзерләдеңме акчаңны? – диде.
Әхмәтҗан абзый кабаланып, кесәсен актарырга тотынды.
– Юк, Бибимәликә абыстай, берни дә кирәкми. Киявегез булмый калган
егеттән бер изгелек булсын, – диде Салих.
– Юк, Салих туганкай, алай булмый ул. Акчагыз котырып тормыйдыр,
алыгыз, ал. Менә бу иптәшең дә бушка эшләп йөрмидер, – диде дә,
Әхмәтҗан Салихның барыбер алмаячагын аңлап, акчаны Анатолийның
кулына тоттырды. – Алыгыз, ал. Бик зур рәхмәт.
– Аш хәзерләгән идек, әйдәгез әле аш бүлмәсенә, – диде Бибимәликә
абыстай.
Анатолий ялындырып тормады, абыстай күрсәткән якка таба атлады.
Салих та, иптәшенә каршы килеп булмый инде дип, аның артыннан китте.
(Дәвамы бар)
"КУ" 07, 2023
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев