БАЛАЧАКТАН КИЛГӘН ӘКИЯТ
Өр-яңа ел килә, юл бирегез! Ниләр алып килер бу юлы? Томырылып ярсу атларында Килә җиргә яңа Ат елы!
Томырылып ярсу атлар килә!
Кыш Бабайның акбүз атлары.
Өр-яңа ел килә, хәтерләтеп
Кыш Бабайлы бала чакларны.
Бала чактан яши күңелләрдә
Кыш Бабайлы матур әкият.
Кыш Бабай соң быел капчыгына
Килер икән нәрсәләр төяп?
Табигатьнең шундый матур чагы:
Ак кар сырган кышкы юлларны.
Эһ Кыш бабай, кайчан китерерсең
Хыялдагы матур елларны?
Ышанабыз матур әкияткә,
Булса да тик җаннар яралы.
Хыялларга безнең канат куйган
Шул әкият, ярый, бар әле!
Өр-яңа ел килә, юл бирегез!
Ниләр алып килер бу юлы?
Томырылып ярсу атларында
Килә җиргә яңа Ат елы!
9.11.25.
«КУ» 01, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев