Логотип Казан Утлары
Роман

АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)

– Ә нәрсә, свиданиегә чакырасың мәллә күрше кызын? – диде Зәйнәп, көлеп. – Свиданиегә түгел, театрга. Бүген безнең анда спектакль. – «Башмагым»мы? Карадык бит инде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)   

                                                  8
Пьесаны укып бетергәндә, кич җиткән иде инде. Декабрьдә караңгы тиз
төшә шул. Сәгать өч кенә, ә урамда инде кап-караңгы.
– Әйдә, озатып куям, – диде ул, китәргә дип җыенган Валяга пәлтәсен
кидерергә булышып.
– Рәхмәт, туганым абый, Валя ерак тормый, күршедә генә, – дип, кыз
өчен Зәйнәп җавап бирергә ашыкты.
Салих шулай да иңенә шинелен салды да, кызларга ияреп, урамга чыкты.
Тәмәкесен кабызды.
– Син тартасыңмыни, абый? – дип гаҗәпләнеп сорады Зәйнәп.
– Армиядә өйрәндем, ташлап булмый менә хәзер, – диде Салих,
акланырга теләгәндәй.
Валя чынлап та ерак тормый икән, бер йорт аша гына. Өчәүләп алар
торган йорт капкасы янына килеп җиткәч, Салих:
– Бүген кич ни эшлисез, кызлар? – дип сорап куйды.
– Ә нәрсә, свиданиегә чакырасың мәллә күрше кызын? – диде Зәйнәп,
көлеп.
– Свиданиегә түгел, театрга. Бүген безнең анда спектакль.
– «Башмагым»мы? Карадык бит инде.
– «Башмагым» түгел, «Жир уллары трагедиясе». Такташ әсәре.
– Аны карадык. Без бүген Шәрык клубына барабыз. Анда да кызыклы
кичә, Фатих Әмирхан белән очрашу.
– Эх, мин дә барыр идем дә, хәзер үк репетициягә китәсем бар. Аннан
соң спектакль.
– Иртәгә барырбыз.
– Иртәгә буласын да карадыгыз шул инде, кичә үк. Кызганыч, вакыт юк
хәзер. Көн саен репетиция дә спектакль. Кызлар белән йөрергә һич җай
килми. Иртәгедән көндез музыкальный техникумга барып, фортепианодан,
композициядән дәресләр ала башлыйм. Бүген профессор Корбут белән
сөйләшеп кайттым.
– Корбут? – дип сорады Валя. – Ксаверий Александровичмы?
– Шул үзе. Каян беләсең син аны?
– Беләм. Ул бит безнең күршедә генә яшәүче Василий Иванович
Виноградовларда еш була.
– Василий Иванович сезнең күршемени? Бик яхшы беләм бит мин аны.
Моннан биш-алты еллар элек укып та йөрдем әле үзендә. Берәр көнне янына
кереп, хәлләрен белешеп чыкканда начар булмас, алайса.
Валя саубуллашып кереп китте. Салих та, өйләренә кире кереп тә
тормастан, театрга китәргә булды. Алар капка төбенә җиткәндә, баганага
сөялеп бер егет басып тора иде. Салих, «Кем булыр икән бу?» – дип уйларга
да өлгермәде, егет алар каршына чыгып басты да: «Исәнмесез?» – дип хәл
белеште.
– Исәнмесез, – диде Салих.
– Туганым абый, таныш бул, Бернияз бу, дустым, – дип, Зәйнәп аны егет
белән таныштырырга ашыкты.
Өстенә күн тужурка, аягына ялтырап торган хром итек кигән,
хәрби икәнлеге әллә каян күренеп торган, Урта Азия якларындагы
халыкларныкына охшаган кара кучкыл чырайлы, Салих яшьләрендәге егет
Салихка кулын сузды:
– Әйе, Бернияз атлы булам, Казакъстан Республикасы вәкиллегеннән.
– Салих. Зәйнәпнең туганы.
– Кичә генә армиядән кайтып төште Салих абый, шинелен салырга да
өлгермәде әле, – дип, Зәйнәп егет белән аны якыннанрак таныштырырга
кереште.
– Ярар, сез калыгыз, мин йөгердем, эшкә, – дип, Салих алар белән
хушлашырга ашыкты.
– Без дә хәзер китәбез. Әйттем бит, Шәрык клубына барабыз, – диде
Зәйнәп.
                                              ***
Шулай итеп, Салихның сагынып кайткан Казанында көндәлек
мәшәкатьләр, эш белән кайнап торган ыгы-зыгылы яңа тормышы
башланды. Ул көн дә башта иртән театрга барып килә. Андагы хәлләр
белән таныша. Аннары Корбут янына ашыга. Анда фортепианода
уйнау осталыгын камилләштерә, Европа классик композиторларының
әсәрләре белән таныша. Бөек композиторларның һәрберсенең үзенә
генә хас иҗат алымнарын өйрәнә. Фортепиано өчен язылган пьесалар,
вальслар, скетчлар, кече күләмле әсәрләрдән башлап, төрле ансамбльләр
өчен иҗат ителгән катлаулы формаларны, әсәрнең һәр инструмент өчен
аерым партитураларын өйрәнү Салихка башкару осталыгын яхшыртуда
гына түгел, аның гармониясен, ничек язылышын күз алдына китереп
бастырырга ярдәм итә иде. Ул акрынлап, театрда куеласы яңа спектакль
өчен музыка әзерләгәндә, халык көйләрен эшкәртү белән генә чикләнмичә,
аларны нигез итеп алып, өр-яңа көйләр иҗат итүне максат итеп куя
башлады.
Корбут янында берничә сәгать шөгыльләнгәннән соң яңадан театрга
репетициягә ашыга. Аннары – спектакль. Ул шулай итеп үзен тыгыз
режимда, кысалар эчендә тотарга өйрәнде. Бер генә минутны да бушка
үткәрмәскә тырышты. Аның хәтта шәхси тормышы өчен вакыты да
калмый иде. Ә шәхси тормыш дигәнең үзенекен итә. Дөресрәге, яшьлеге
үзенекен итә иде. Ул көн саен Зәйнәп янына кереп йөри торган күрше
кызы Валентинага нык ияләште. Бу гади ияләшү генә дә түгел, бу гашыйк
булу иде.
Рус кызы дип тормады, гашыйк булды да куйды Салих Валяга.
Валя Зәйнәпнең якын дусты, аның белән бергә укучы студент буларак
кына түгел, Әминә апасы белән җизнәсенең улы Үзбәкне математика белән
рус теленә өйрәтүче репетитор да буларак, аларга көн саен диярлек кереп
йөри иде. Әле шулар өстенә музыка белән дә мавыга, пианинода, скрипкада
уйный белә икән.
Валя әнисе Анна Ивановна, энеләре Юрий һәм Анатолий белән бергә
яшиләр. Алар Казанга Кострома шәһәреннән күченеп килгәннәр. Әтиләре
дворян, Костроманың мактаулы гражданины булган. Башта Казанга
Валя килгән, университетның медицина факультетына укырга кергән.
Әтиләре вафат булгач, Анна Ивановна ике улы белән үзләре дә кызы
янына күченгәннәр. Валя Зәйнәп белән бергә институтның соңгы курсын
тәмамлап, табибә булырга җыенып йөри.
Шулай бер көнне Валя Үзбәк белән рус теле буенча дәресләр өйрәнеп
утырдылар. Аларның урамы шәһәр үзәгендә булгангамы, ул тирәләрдә
күбесенчә руслар яши иде. Шуңа күрәдер инде, Үзбәкнең аралашкан
малайлары арасында да руслар күбрәк. Мәктәптә рус теле аның өчен
авыррак бирелде. Дус кызының энесе булгангадыр инде, Валя аны русчага
өйрәтергә теләп алынды.
Салих, эшләрен бетереп, өйгә кайтып кергәндә, Валя белән Үзбәк әле
һаман шөгыльләнәләр иде. Ул, аларга комачауламаска тырышып, шыпырт
кына бүлмәсенә үтте. Ләкин фортепиано янына утырмыйча һич булдыра
алмады. Чөнки тагын берничә көннән премьера, ә бүген репетиция
вакытында Кәрим абыйсы спектакльнең кереш өлешенә музыканы ошатып
бетермәде.
«Буеннан буена «Казан сөлгесе» җырының төрле вариацияләрдә
яңгыравы спектакльне бер югарылыкта тота, җырлар, биюләр аңа күтәренке
рух, дәрт бирә. Кереш өлешендә шушы күтәренкелек биреп бетерелми
шикелле», – диде ул.
Салих алдына ноталарны таратып салды да, һәрберсен искә төшерә-
төшерә, пианинода кабатлап чыкты. Шактый озак утырды. Уртада җырларга
курай тавышы кертеп җибәреп, кереш өлешенең үзгәрәк яңгырашына
иреште кебек. Инде булды бугай дип, ноталарын җыйный башлаганда гына,
аның бүлмәсенә Зәйнәп белән Валя килеп керделәр. Зәйнәп абыйсының
Валяга битараф түгеллеген, аңа тыныч кына карый алмавын сизенә иде
инде. Валя үзе дә ахирәте белән серләрен уртаклаша иде булса кирәк.
– Комачауламыйбызмы? – дип сорады Зәйнәп, бүлмәгә кергәч.
– Киресенчә, сез кергәч, күңелләр күтәрелеп китә, илһам килә. Җыр иҗат
итәсе килә башлый, – диде Салих һәм бармаклары белән клавишаларга
баскаларга тотынды. Яңадан ул әле генә уйнаудан туктаган «Казан сөлгесе»
көенә вариацияләр яңгырады.
– Нинди матур көй, – диде Валя.
– Яле, син дә уйнап күрсәт, – диде аңа Зәйнәп.
Салих басып, Валяга урынын бирде:
– Рәхим итегез.
– Рәхмәт, – диде кыз һәм утырып, тын гына клавишаларда ноталар
сайлый башлады. Аның ниндидер башка көйне уйныйсы килә иде, ахры.
Менә аның бармаклары баскан клавишалар кайсыдыр чит ил
композиторының бик тә таныш, атаклы әсәрен яңгырата башладылар.
Салих беренче ноталардан ук таныды: бу – Шопен! Ул көчле тавыш белән:
– О, Шопен! – дип әйткәнен сизми дә калды.
– Тс-с-с, – диде Зәйнәп, бармагын ирененә тидереп.
Алар Валяның уйнап бетергәнен тын да алмыйча тыңладылар. Соңгы
аккордларны биреп, инструмент тынып калуга, Салих чын күңеленнән
сөенеп, кулларын чәбәкләде.
– Браво! – диде ул. Шунда аның Валяны кочаклап аласы, назлап сөясе
килеп китте. Ләкин яннарында басып торган Зәйнәп аны бу адымнан
тоткарлый иде. – Нинди музыкант таланты яшеренеп ята бит синдә!
Әллә безнең театрга гына эшкә киләсеңме, хастаханәләрдә җыен авыру-
сырхаулар арасында йөргәнче, – диде ул.
– Юк инде, алты ел гомеремне бирдем мин табиб белгечлегенә ия булыр
өчен. Үзегез әйтәсез бит, музыкант, кешеләрнең рухын савыктырса, табиб
– тәнен. Табиб хезмәте дә – бик кирәкле хезмәт! Арабызда бер музыкант
булгач җиткән инде. Шуның өстенә тиң җитмәслек талантлы музыкант.
Халык мактап туймый үзегезне. Беркөнне Виноградов та мактап торды әле.
– Кайда, ничек?
– Юрий Васильевич музыка техникумына, Ксаверий Александрович
янына кергән икән. Алгы бүлмәдән кемнеңдер профессор кабинетында
рояльдә Моцартның сонатасын уйнавын ишеткән. Шундый чиста итеп,
аһәңле итеп уйный, ди. Корбутның сәркатибеннән: «Кем ул шулай
уйный анда?» – дип сорагач, анысы: «Салих Сәйдәшев атлы егет», – дип
җавап биргән. Менә шулай, уйнавыгыз белән хәтта Юрий Васильевич
Виноградовны таң калдыргансыз. Кая инде ул миңа сезгә җитәргә?!
– Корбутта озаграк шөгыльләнсәң, әллә нинди бөек музыкант булырга да
мөмкин, – диде Салих, уңышының серен остазына кайтарып калдырып. – Ул
бит Петербург консерваториясендә Лядов, Римский-Корсаков, Рубинштейн
кебек бөек музыкантлардан, композиторлардан белем алган кеше.
– Ә сез – Корбуттан!
– Ярар, кызлар, монда минем турыда түгел, сүз Валяның уйнавы хакында
бара иде. Чынлап та, Корбуттан өйрәнү – минем өчен зур бәхет. Аның кул
астында шөгыльләнеп, әле татар театрының да данын күтәрербез, Алла
боерса!
– Рәхмәт игътибарыгыз өчен. Мин кайтыйм. Сау булып торыгыз, – дип,
Валя алгы бүлмәгә чыгып, киемнәре янына килде.
Шунда, Валя белән хушлашып, «Сау бул», – дигәннән соң нишләргә дә
белмичә аптырап калган Салихны Зәйнәп артыннан этеп: «Бар инде, озат,
нәрсә карап торасың», – дип пышылдады.
Үзенең югалып калуыннан каушап киткән Салих шунда һушына
килеп, ашыгып Валя янына чыкты да, чөйдән аның пәлтәсен алып,
өстенә кигертә башлады. Валя да моны көткән иде, ахрысы, ул, әйтерсең,
махсус озаклап киенде, кулын җиңенә кертә алмыйча азапланды. Салих
та өстенә шинелен салды да, кыз артыннан урамга чыкты. Алар башта
сүзсез генә атладылар. Валяларның капка төбенә җиткәч, кызның үзенең
дә тиз генә кереп китәсе килмәде. Салих аны иңнәреннән кочып, үзенә
таба тартып китерде. Кыз башта этенгән булды, ләкин шул минутта ук
егетнең кочагына сеңде.
– Син нишлисең? – диде ул. Үзе аның саен Салихка тартылды.
– Салкын бит, туңасыңдыр. Өстеңдә пәлтәң бик юка, – диде Салих.
Валя әллә югалып калды, әллә әйтергә башка сүз тапмады, пышылдап
кына:
– Рәхмәт, – диде. – Ярар, мин керим. Бүген соң инде. Әни дә югалткандыр.
Иртәгә...
– Иртәгә хәтле хуш, алайса. Тыныч йокы.

(Дәвамы бар)

"КУ" 07, 2023

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев