Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

КАРТАЮНЫ БЕЛМӘС КАРТЛАЧ

Бу мәкаләмне язар өчен кулыма каләм алырга сәбәпче булган әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Рифат Сверигинга багышлап язган шигырь ул.

Бу ни хәлдер, гомерем буе өлкәннәргә тартылып яшәдем. Ә өлкәннәр – миңа тартылды. Бу турыда минем шигырем дә бар. Әле бер ел чамасы элек кенә язылган шигырь. Бу мәкаләмне язар өчен кулыма каләм алырга сәбәпче булган әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Рифат Сверигинга багышлап язган шигырь ул. Былтыр туксан яше якынлашкан Рифат аганың уена озын-озак гомерендә үз башыннан кичкәннәре хакында эчкерсез юмор белән сугарылган автобиографик язмалардан торган китап чыгарырга дигән фикер килгән. Озак еллар китап нәшриятында мөхәррир булып эшләгән һәм дистә елдан артык үз нәшриятымны ачып, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән кеше буларак, әлеге язмаларын карап, редакцияләп чыгуымны үтенеп, миңа мөрәҗәгать итте Рифат ага. Язып бетергәч, ул аны минем тәкъдим-киңәшне тыңлап китап итеп чыгарды. 

Сүземне өлкәннәргә тартылуым турында шигырем бар дип башлаган идем. Әйткәнемчә, Рифат Сверигинга багышланган шигырь ул. Һәм мин аны Рифат аганың шушы китабы өчен махсус язган идем. Ул аны китабының «Картлыкта дуслар каян иңә?» дигән соңгы бүлегенә кертеп тә җибәрде. Юбилярга мәдхия булып яңгыраган ул шигырьне мин дә бу язмама кертергә кирәк дигән фикергә килдем. 

Сверигин

Өлкәннәргә күңел тартылды гел,

Ә өлкәннәр – миңа тартылды.

Үзем ише малай-шалайларның

Минем өчен күңеле тар булды.
Бер уңайсыз ягым булды бары:

Һич тормадым карап яшен мин,

Атам кебек өлкән агайларга

«Син» дип кенә бары дәштем мин.
Дус – дус инде, ничек каршы килсен,

Ничек тыйсын ди сүз иреген?

Үзе миңа «Сез» дип дәште һәрчак

Әти яшендәге Сверигин.
«Син»дәмени хикмәт, «Сез»дәмени?!

«Сез» дип дәшкән кайбер яшьләрнең

Күп күрсәтте тормыш күңелендә

Бөгәрләнеп Иблис яшәвен.
Олыгайгач, дуслар кими икән,

Бер ел саен бер дус ким икән.

Берән-сәрән калган дусларымның

Иң өлкәне бүген Син икән.
Рифат абый, Рифат агай, ага.

Сиңа бара «картлач» сүзе дә.

Абый дигән сүздән читенсенеп,

Абзый диләр яшьләр үземә.
Кемдер миңа: «Нихәл, картлач?» – дисә,

Киткән кебек булам яшәреп.

Яшә әле, картлач Сверигин,

Син яшәсәң, мин дә яшәрмен!

Әйткәнемчә, гомерем буе өлкәннәргә тартылып яшәүнең бер күркәм нәтиҗәседер инде, шул картлачлар белән әледән-әле бергә җыйналып, тормыш хәлләребез, әлбәттә инде, дөнья хәлләре, әдәбият, каләмдәшләребез хакында гәпләшеп, фикерләшеп утырырга яратабыз без. Безнең ул компаниядә иң өлкәнебез Рифат абый, аннары өч академиянең – Педагогика фәннәре, Мәгълүмати технологияләр, Социаль-гуманитар фәннәр академигы, педагогика фәннәре докторы Роберт Шакиров, каләмдәшләрем Солтан Шәмси белән Равил Рахмани. Галимнәр, гадәттә, очрашуларны гади әңгәмәләр белән генә уздырмыйча, шахмат бәйгесе оештырып җибәрәләр. Без, язучылар да, карап кына утырмыйбыз, әдәбият дөньясындагы хәбәрләребез белән уртаклашабыз. Күңелле һәм файдалы уза «мальчишник» дип йөрткән очрашуларыбыз. Монысы, әлбәттә, кыш көннәрендә. Ә җәйгә чыккач, очрашулар сәйранда, табигать кочагында, Битаман янындагы Ашыт елгасы буенда балык каптырып, учак тирәсендә гәп куертып уза. Картлачларның озын-озак гомерләрендә баштан кичкән гыйбрәтле хәлләр хакында сөйләр сүзләре күп. Өлкәнебез Рифат аганың күргәннәре дә ул чыгарган китапка гына да сыеп бетмәле түгел, әлбәттә. 

«Әтием Хәсәнгата Сверигинның сөйләгәннәре буенча җиде буын бабамның шәҗәрәсен беркадәр беләм-белүен», – ди Рифат ага. «Ә Сверигин дигән фамилия каян килеп чыккан? Әллә нәсел башыгызда берәрсе урыстан булганмы?» – дип сорагач, бу сорауны аңа тормышта бик еш ишетүе хакында көлеп, шактый ук мәзәк хәлләргә да калуы хакында искә төшерә. 

Менә нәрсәләр яза Рифат ага үзенең нәсел шәҗәрәсе хакында: «Шәҗәрә агачының төбеннән, тамырыннан башламыйча, үземнән тамырга таба төшеп, бабаларымның исемнәрен язып чыгыйм әле. 

Рифат. Монысы инде мин үзем булам. Миннән аста әтием Хәсәнгата килә. Аның атасы – минем дәү әтием Мөхәммәтсафа була. Мөхәммәтсафаның атасы – Мотыйгулла. Мотыйгулладан алда Гаделша бабай килә. Гаделшаның атасы Зөбаһир, ягъни Зөбәер булуы билгеле. Иң төптә, тамырда Ишмөхәммәт бабай тора... Бабайларымны санап чыкканнан соң ихтыярсыз рәвештә, «Ә Сверигин фамилиясе каян килеп чыккан?» дигән сорау туа, әлбәттә». 

Шул сүзләрдән соң, Рифат ага Сверигин фамилиясенең килеп чыгышына багышлап, китабында махсус бүлек яза. Бактисәң, гади генә «севердан килгән кеше» дигән сүзләрдән килеп чыккан икән «Сверигин» фамилиясе. Гражданнар сугышы елларында калмык далаларында тиф эләктереп, чирләп, бер авылда отрядыннан аерылып калган Хәсәнгата Мөхәммәтсафа улын дәваларга алып калган калмык хатыны, шул авылга килеп чыккан кызыл гаскәр командиры тифтән саташып ятучы кызылармеец егетнең документларын, фамилиясе ничек булуын сорагач: «Бу егетнең иптәшләре севердан килгән сугышчылар иде», – дип җавап бирә. Солдатлар көлешеп: «Алай булгач, фамилиясен «Северин» дип языйк», – диләр. Берсе шунда: «Андый фамилия булмый, әйдә, Сверигин» дип языйк», – дип тәкъдим итә. Шулай итеп Хәсәнгата Мөхәммәтсафа улы гражданнар сугышыннан туган авылына «Хәсәнгата Сверигин» дигән документлар белән кайтып төшә. 

Менә шушы Сверигин Хәсәнгатаның өченче баласы булып, 1932 елның 1 августында Саба районының Байлар Сабасы авылында дөньяга килгән Рифат абый. Аннан соң да әле тагын бер ир бала – Ренатны тапкан әниләре Шәмселатыйфа апа. Кыскасы, дүрт бала үскән алар – 1926 елгы апасы Рауза белән, 1929 елгы абыйсы Равил һәм 1937 елгы энесе Ренат. Абыйсы белән апасы инде вафат, ә энесе Ренат исән-сау, бүгенге көндә Воткинск шәһәрендә яшәп яткан көне икән. 

1900 елда бүгенге Кукмара районына караган Түбән Өскебаш авылында туган Хәсәнгата, 1925 елда Тәкәнеш районының Лубян урман техникумын тәмамлагач, 1929 елга тиклем милиция органнарында эшләп алганнан соң, Байлар Сабасы авылына килеп төпләнә һәм партия эшенә керешеп китә. Аны башта Төньяк Норлат районына, аннары Яңа Кенәр авылында урнашкан Кызыл Юл районы ВКП(б) райкомына секретарь итеп билгелиләр. Әлбәттә инде, һәр авылга да ул гаиләсе белән күченеп йөри. Шуңа күрә бәләкәй Рифатның күңелендә бу авылларда яшәүләре балачак истәлекләре булып сакланып калган һәм ул алар турында «Һәр кошның үз куначасы» китабында бик тәфсилләп яза. 

1940 елда Кенәр мәктәбендә укый башлаган Рифат, әтисе сугыштан соң югары партия мәктәбендә укып кайтып, Байлар Сабасына партия эшенә җибәрелгәч, 1946 елда шунда укуын дәвам иттерә. 1950 елда кулына урта белем алуы хакында таныклыкаттестат алган егет, Казанга килеп, Владимир Ильич Ленин укыган университетка тарих-филология факультетының тарих бүлегенә укырга керергә гаризасын тапшыра. Чит тел түгел, урысчасын да чиле-пешле генә белгән абитуриент немец теленнән экзаменны «өч»легә генә тапшырып, аның алдында чак кына укырга керә алмый калу куркынычы туа. Кабул итү комиссиясеннән бер мәрхәмәтле абый аңа: «Татар теле бүлегендә ике урын бар, керергә теләсәң, татарча сочинениене уңышлы язсаң, шул урыннарның берсе синеке булыр», – дип киңәш бирә. Соңыннан, үзе китабында язганча, республика җитәкчеләренең берсе булган, Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты дәрәҗәсенә күтәрелгән Мансур Хәсәнов белән бер парта артына утырып, бер-берсеннән күчерешә-күчерешә сочинение язып, икесе дә «яхшы» билгесе алып, университет студентлары булып китәләр. 

Мәшһүр Казан университетында биш ел (1950-1955) укып, югары белем алып чыккан яшь белгечне ул чактагы тәртип буенча распределение белән Аксубай районының Иске Ибрай авылына эшкә юллыйлар – мәктәп татар теле белгеченнән бигрәк немец теле укытучысына мохтаҗ икән. Университетта алманчаны чит тел буларак өйрәнгәнлектән, аз-маз булса да сукалый торган була. Җитмәсә, уку елы башлануга район мәгариф бүлегеннән килеп төшкән тикшерүче инспекторларның берсе, дәресенә кереп утырып, аның эшенә уңай бәя куя; соңыннан аның белән аерым сөйләшеп, дәресне методик яктан дөрес алып баруы, ә менә немецчаны бик начар белүе, дөресрәге, немец сүзләрен бозып сөйләве турында әйтә һәм үзенең киңәшләрен бирә. Немец телендәге пластинкаларны тыңларга, сүзлек ярдәмендә немец газеталарындагы язмаларны тәрҗемә итәргә куша. Моның өчен үзе үк Рифат Сверигинга Берлинда ук чыга торган «Нойес Дойчланд» газетасын яздыра, озак та үтми хат ташучы ул торган фатирга немецча газета китерә башлый. Немец теле буенча мәктәптә туплаган тәҗрибә соңыннан, ИЯЛИ аспирантурасына укырга кергәндә ярап куя, әлбәттә. Чит телдән имтиханны бу юлы ул җырлап кына бирә! 

Иске Ибрайда ике генә ел эшләп кала Рифат ага. Шул ике елы да аның өчен гаять истәлекле вакыйгаларга бай булып, гомер дәфтәренә язылып кала. Биредә ул көтмәгәндә-уйламаганда өйләнеп куя. Беренче уку елы тәмамланыр алдыннан мәктәп директорының кушуы буенча ул «Красная Татария» газетасына Иске Ибрай авылының табигатьнең искиткеч матур урынында урнашкан булуы, мәктәптә тырыш, бердәм укытучылар коллективы эшләве һәм аны яшь, белемле кадрлар белән тулыландыру соралуы хакында хат язып җибәрә. Р.Сверигин дигән авторның хаты булып, ул газетада басылып та чыга. Бу Казан педагогия институтын тәмамлаучыларны мәктәпләргә билгеләү көннәренә туры килә. Римма Галимова исемле кызны министрлыкта Иске Ибрай мәктәбенә юллыйлар. Дөньяны күп күргән инспектор барыргамы-бармаскамы дип икеләнеп торган кызга: «Ул татар авылы үзе. Ләкин синең урысчаң яхшы, анда урыслар да яши, газетага чакырып хат язган әнә шул урыска кияүгә дә чыгып куярсың әле, бәхетең булып», – дип шаяртып ала. Яңа уку елы башында мәктәпкә яшь белгеч булып, физика укытырга дип, эшкә килгән Римма Галимова бик өлгер булып чыга, Рифат Сверигин белән танышырга да өлгерми, беренче елда яшәгән фатир хуҗасының, бу елны сине үземдә торырга кертмим, дип белдерүенә зарланып торган егеткә: «Фатир эзләп интегеп йөрмә, мин яшәгән фатирда сиңа да урын җитәрлек, бергә торырбыз», – дип, аптырап йөргән җиреннән фатирлы да, хатынлы да итеп куя. Өченче уку елына яшь гаилә Кукмара районының Сабадан ерак та булмаган Ошторма-Юмья дигән удмурт авылы мәктәбенә, Рифат – рус теле һәм әдәбияты, Римма физика, астрономия фәннәре укытырга урнашалар. 

1959 елны Рифат аганы Кукмараның Ядегәр сигезьеллык мәктәбенә директор итеп күчерәләр. 1961 елны ул Сабага җәйге ялга кайткач, сабакташы Азат Әхмәдуллинны очрата. Мәктәп проблемалары белән башы әйләнгән, яңа мәктәп бинасы саласы бар дип борчылып йөргән дустына Әхмәдуллин: «Бик зур эшләрең бар икән. Салырсың да, эшләрсең дә, тик болай итеп син тарихта эзеңне калдырмаячаксың бит, – ди һәм үзенчә тарихта эз калдыру юлларын күрсәтә: – Озакламый ТӘҺТИгә (ИЯЛИ) аспирантлар кабул итү башлана. Син ул мәктәбеңдә картайганчы, институтка урнашып, фәнни  эзләнүләр, ачышлар, әдәби тәҗрибәләр ясасаң, сине күпләр таныячак, даның үсәчәк, – ди, Гали Халит җитәкчелегендәге әдәбият секторына аспирантурага керергә киңәш бирә. Әнә шулай мәктәп проблемаларына кереп баткан укытучы бер диңгездән икенчесенә – фән дөньясына кереп чума. 

«...Әдәбият фәне, әдәби тәнкыйть өлкәсенә кулымнан тотып диярлек алып керүчем Гали абый Халитов булды», дип яза Рифат ага китабында. Аның җитәкчелегендә ул «Фатих Хөсни һәм аның прозадагы осталыгы» дигән темага кандидатлык диссертациясе язып яклый. Аспирантураны тәмамлап, институтка эшкә урнашкач, Гали Халитов кул астында аның белән бер бүлмәдә утырып эшләү, институтта Мөхәммәт Гайнуллин, Хәсән Хәйри, Хатыйп Госман, Якуб Агишев, Ибраһим Нуруллин, Хәмит Ярмиләр белән бергә аралашулар аңа акрынлап фән дөньясына тирәнрәк керергә, галим буларак үсәргә ярдәм итә. «Җитәкчем мине фәнни эшнең тәртибенә, вакытның кадерен белергә, рациональ, логик фикерләүнең нәрсә икәнлегенә төшендерде», – ди Рифат ага. Остазының ярдәме белән ул әдәбият-сәнгатьтә нәрсәнең әһәмиятле, кирәкле, ә нәрсәләрнең чүп-чар икәнен танырга өйрәнә. «Моны аңламаганнарның әдәби тәнкыйтьтә сүз алып сөйләргә бөтенләй хаклары юк»,  дип яза ул хәтта. 

Фатих Хөсни иҗатын тирәнтен өйрәнгән, кандидатлык диссертациясен дә аның иҗатына багышлаган Р.Сверигин 1968 елда «Фатих Хөсни» дип аталган беренче китабын да бастырып чыгара. 1965 елда Мәскәүдә «Фән» нәшриятында чыккан «История татарской литературы», аннан соң нәшер ителгән «История литературы СССР», алтмышынчы-җитмешенче елларда Казанда басылган алты томлык «Татар әдәбияты тарихы»нда Рифат Сверигинның Фатих Хөсни, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев турында мәкаләләре урын ала. 

Институтта фәнни эшчәнлеген Рифат агага җәмәгатьчелек эше белән бәйләп алып барырга туры килә. Аны институт партия оешмасы секретаре итеп сайлап куялар.

Шулай ТӘҺТИдә эшләп йөргән көннәренең берсендә, көзгә керәбез дип торганда, аның бүлмәсенә ул Уфада эшли дип уйлаган сабакташы Фәрит Хатыйпов килеп керә. Исәнләшеп, хәл-әхвәлләрне белешкәндә Рифат, дустыннан: 

– Уфада ни хәлләр анда? –  дип сорый.

– Мин Уфада түгел хәзер, Казанда. Педагогия институтында кафедра мөдире. Әйдә, кил миңа, бергәләп эшләрбез, – ди Ф.Хатыйпов.

– Ничек алай?

– Ничек булсын, иртәгә пединститутка киләсең дә, эшкә керешәсең.

– Сез нәрсә?! Минем бит студентлар укытканым юк.

– Ә алты ел мәктәп стажы нәрсәгә? Укыту, аудитория белән эшләү кайда да бер инде ул. 

Менә шулай итеп Рифат ага педагогия институтында студентларга, булачак укытучыларга татар әдәбиятыннан белем бирә башлый һәм гомеренең кырык елын шушы игелекле эшкә багышлый. 

Үзем педагогия институтында укымагач, Рифат аганы мин институт галиме, булачак педагоглар укытучысы буларак бик аз һәм начар белә идем. Шулай бервакыт мине балалар шагыйре һәм китап нәшрияты хезмәткәре буларак әлеге институтка студентлар белән очрашуга чакырдылар. Институтның Межлаук урамындагы төп бинасында зур гына аудитория студентлар белән шыгрым тулы иде. Артистлар булса, аншлаг, диярләр иде бу очрашу-чыгышны. Шунысына исем китте – аудиториядә нигездә кызлар гына иде, егетләр дигәнең – берничә генә бөртек. Рифат Сверигин дигән укытучы белән мин беренче мәртәбә менә шул очрашуда якыннан таныштым. Студентлар барысы да Рифат аганың шәкертләре булып чыкты. Һәм аның үз шәкертләрен бу очрашуга җитди әзерләгәнлеге күренде: алар миңа сораулар биреп кенә утырмадылар, шигырь укуымны, иҗатым хакында сөйләвемне, китап нәшрияты хезмәткәре буларак китап чыгару серләре турында чыгышымны тыңлаганнан соң, үзләре минем турында тәфсилле чыгышлар ясадылар. Минем гаҗәпләнеп: «Болар хакында каян беләсез?» – дип соравыма җавап итеп: «Рифат абый безгә бүгенге заман язучылары турында да лекцияләр укый бит», – диделәр. Шунда мин Рифат аганың татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырган әдипләребез белән бергә бүгенге язучылар иҗатыннан да хәбәрдар булуын күрдем.Үзем педагогия институтында укымагач, Рифат аганы мин институт галиме, булачак педагоглар укытучысы буларак бик аз һәм начар белә идем. Шулай бервакыт мине балалар шагыйре һәм китап нәшрияты хезмәткәре буларак әлеге институтка студентлар белән очрашуга чакырдылар. Институтның Межлаук урамындагы төп бинасында зур гына аудитория студентлар белән шыгрым тулы иде. Артистлар булса, аншлаг, диярләр иде бу очрашу-чыгышны. Шунысына исем китте – аудиториядә нигездә кызлар гына иде, егетләр дигәнең – берничә генә бөртек. Рифат Сверигин дигән укытучы белән мин беренче мәртәбә менә шул очрашуда якыннан таныштым. Студентлар барысы да Рифат аганың шәкертләре булып чыкты. Һәм аның үз шәкертләрен бу очрашуга җитди әзерләгәнлеге күренде: алар миңа сораулар биреп кенә утырмадылар, шигырь укуымны, иҗатым хакында сөйләвемне, китап нәшрияты хезмәткәре буларак китап чыгару серләре турында чыгышымны тыңлаганнан соң, үзләре минем турында тәфсилле чыгышлар ясадылар. Минем гаҗәпләнеп: «Болар хакында каян беләсез?» – дип соравыма җавап итеп: «Рифат абый безгә бүгенге заман язучылары турында да лекцияләр укый бит», – диделәр. Шунда мин Рифат аганың татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырган әдипләребез белән бергә бүгенге язучылар иҗатыннан да хәбәрдар булуын күрдем.

Фәнни-гыйльми эшчәнлеген Фатих Хөсни иҗатын өйрәнүгә багышлаган Р.Сверигин әдәбият белемен өйрәнүчеләр өчен  абруйлы чыганак булып торган хезмәтләрендә Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Атилла Расих, Рафаил Төхфәтуллин, Аяз Гыйләҗев, Мәгъсум Хуҗин, Фәнис Яруллин, Айдар Хәлим, Әхәт Гаффар, Камил Кәримов һ.б.ларның әсәрләренең форма, стиль, әдәби осталык мәсьәләләрен яктырта. Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьченең газета-журналларда басылган мәкаләләре, төрле җыелышларда ясаган чыгыш-докладлары әдәби хәрәкәт проблемаларына, тенденцияләренә киң тукталган булуы белән аерылып тора. Язучыларыбыз Рифат аганың үз әсәрләре турында мәкалә, китапларына кереш сүз язуларын һәрчак көтеп алалар, чыккан китаплары турында мәкалә язуларын сорап мөрәҗәгать итәләр. Аның әтрафлы сүзе авторларны да, әдәбият сөючеләрне дә һәрчак кызыксындыра. 

Ул язучыларыбызның әсәрләрен пропагандалау, яшь буынга илтеп җиткерү буенча «Хәтер» нәшрияты чыгарган хрестоматияләрне төзүче буларак та зур эш башкарды. Мирсәй Әмир, Шәриф Камал, Мәҗит Гафури, Әхсән Баян, Әмирхан Еники, Кави Нәҗми, Мәгъсум Хуҗиннарның әсәрләрен туплаган хрестоматияләр бүген әдәбият укытучыларының өстәл китабы булып тора. Аның Тәлгат Галиуллин, Нурислам Хәсәнов иҗатларына багышланган саллы язмалары да әдәбият сөючеләр өчен бай мәгълүматлар бирүче хәзинә. 

Р.Сверигинның шулай ук моннан берничә ел элек «Хәтер» нәшриятында язучыларыбызның Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләрен туплаган унбиш томлыгын редакцияләп, шуларның өч томын шәхсән үзе төзеп тапшыруын да күрсәтеп үтәргә кирәк. 

Рифат ага белән без, якташым Солтан Шәмсинең аның кереш мәкаләсе белән ачылган «Юаныч» китабы дөньяга чыккач, якыннан аралаша башладык. Шунда мин, чама белән инде берничә ел элек вафат булган әтием белән бер тирәдәге, 90 яше якынлашып килүче бу агайның әле һаман да яшьләр кебек көр рухлы, зирәк зиһенле, физик яктан таза-нык, көчле булуын күреп  сокландым. Аның шундый егетлеге гомере буе физкультура һәм спорт белән дус булуына бәйледер, дигән фикергә килдем. Чөнки Рифат ага яшьтән үк йөгерү белән шөгыльләнгән, футбол һәм волейбол уйнаган, уйнап кына калмыйча, төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашкан, шахмат белән мавыккан,  зиһенен ныгыткан. 

Гомерен татар әдәбиятын үстерүгә, язучыларыбызның әсәрләренә карата үзенең әтрафлы бәяләмә-мәкаләләре белән хезмәт иткән, бер үк вакытта булачак педагоглар тәрбияләгән, алар арасында төрле елларда әдәбиятка килеп, аны җигелеп тартучы язучылар булуын да исәпкә алсак, Рифат ага Сверигинның халкыбызга, милләтебезгә күрсәткән хезмәтләрен бәһаләп бетерерлек түгел. Без аңа үзенең шәкертләрен, каләмдәшләрен шатландырып, әле тагын исән-сау, озын-озак гомер кичерүен телибез. 

Кулымда әле типография буявының исе дә очып бетмәгән, «Һәр кошның үз куначасы» дигән өр-яңа китап. Аның титулына «Иронияле автобиографик элегия» дип язылган. Авторы Рифат Сверигин гомеренең тугыз дистәгә килеп җиткән өлешенә үзенчә әнә шулай шаяру катыш сүзләр белән беркадәр йомгак ясарга омтылган. Бу омтылыш барып чыккан да кебек. Ул 59 яшендә вафат булган әтисе Хәсәнгата абзыйның гомерен узып китеп, утыз бер ел артык яшәгән. Ләкин әле алда әтисе яшәми калган утыз бер ел гомере бардыр кебек. Шулай булсын иде. Исәнлек-саулык Сиңа, Рифат ага, Рифат картлач!
 

 

"КУ" 08, 2022

Фото: архив

Фотода: алда - Рифат Сверигин. Артта басканнар (сулдан уңга): Роберт Шакиров, Солтан Шәмси, Рафис Корбан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев