Логотип Казан Утлары
Роман

АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)

Мансур икенче көнне түземсезләнеп көтеп алды. Иртән торуга Салихларга барырга ашкынды. Ни кызганыч, ул аларның фатир номерларын сорарга оныткан. Кайсы ишектән керергә икәнен дә белми. Салихка да үзенең фатир номерен әйтмәде. Ул да кермәс инде. Кич тагын шул клубта күрешсәләр генә инде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

5

Кияүгә чыккач, Әминә апасы да Шәрык клубы кичәләренә еш йөри башлады. Көндезләрен өй эшләре белән мәшгуль булса, кичләрен Шиһап җизнәсе Әминәне дә, Салихны да клубка чакыра. Клуб ерак түгел, Болгар номерлары урнашкан йортка терәлеп үк тора.

Беркөнне шулай «Сәйяр» труппасының спектаклен карарга бардылар. Шиллер дигән чит ил язучысының «Мәкер һәм мәхәббәт» дигән спектакле икән. Салих өчен мәкере ни дә, мәхәббәте ни, кем әйтмешли, икесе бер кәнди. Ә менә спектакль барышында оркестр уйнаганны карап утыру үзе бер рәхәт. Берьюлы ничә инструмент уйный бит. Скрипкә, мандолина, гитара, гармун... Өздерәләр генә. Салих шунда:

– Ну малай, скрипкәсе сыздыра гына! – дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды.

– Тавышланма! – дип кисәтү ясады җизнәсе.

Салих читенсенеп, як-ягына каранып алды. Аның тавышын ишетеп, алдагы рәтләрнең берсендә утыручы бер малай да борылып, аңа карап куйды. Салих ул малайның да музыкантлар уйнаганын исе китеп күзәтүенә игътибар итте.

Спектакль бетеп, тамашачылар таралыша башлагач, бу малай Салих янына килде дә:

– Ошадымы? – дип сорады.

– Музыкантлары бигрәк тә! – диде Салих. – Шәп уйныйлар бит, өздерәләр генә. Чын оркестр.

– Ә син каян беләсең оркестр дигән нәрсәне? – диде малай.

– Заһидулла абый сөйләде. Төрле инструментлар бергә уйнаса, оркестр була икән. Карале, син кем буласың? Әйдә, танышыйк, мин – Салих.

– Мин – Мансур. Менә шушы урамда ук торам. Әнә безнең өй, күренеп үк тора. Ул клуб урнашкан йортның теге ягындагы, Салихлар яшәгән йортка терәтеп үк диярлек салынган бинага төртеп күрсәтте.

– Бәй, күршеләр икән бит без. Ничек моңа хәтле бер-беребезне белмәгәнбез? Без менә бу йортта яшибез бит. Сезнекенә терәлеп үк тора.

– Безнең өйләр бер-берсенә аркалары белән сөялешкән икән. Ишегалларыбыз икесе ике якка карый. Уйнарга төрле якларга чыгабыз. Шуңа күрешмәгәнбездер. Мин бу клубка күптән түгел генә йөри башладым әле.

– Мин дә апай кияүгә чыккач кына. Шиһап җизни алып йөри башлады. Җизни шушы клубта эшли безнең. Мондагы кичәләрне ул оештыра.

– Карале, минем җизни дә гел йөри бу клубка. Синең җизнәң белән танышлардыр да әле болай булгач. «Ялт-йолт» журналы редакторы ул. Әхмәт исемле, Урманчиев.

– Шулаймыни? Минем җизни дә нашир бит. Китаплар чыгара. «Мәктәп» дигән журнал чыгара. Алайса, безгә дә кергәләгәне булгандыр әле. Җизни көн саен бер көтү дустын ияртеп кайта. Мин аларга гармунда уйныйм. Әле менә беркөнне җизни рояль сатып алды минем өчен.

– Рояль?! – дип куйды Мансур гаҗәпләнгән кыяфәттә. – Рояль үкмени? Уйный да беләсеңме?
– Өйрәнә башладым инде. Заһидулла абый өйрәтә. Беләсеңме ул абыйны?

– Юк. Каян белим, ди?

– Бүген скрипкәдә шул уйнады бит инде. Сыздырды гына, малай. – Шул идемени ул? Рояльдә дә уйныймы?

– Уйный гынамы, әйтәм бит, мине дә өйрәтә әле. Иртәгә керерсең, уйнап күрсәтермен. Берничә көй беләм инде.

– Мин дә мандолинада уйныйм бит. Миңа да җизни алып бирде. Пианино да алам дип әйтә, бераз уйнарга өйрәнгәч. Гармун да шыгырдатам.

– Әйбәт...

Мансур икенче көнне түземсезләнеп көтеп алды. Иртән торуга Салихларга барырга ашкынды. Ни кызганыч, ул аларның фатир номерларын сорарга оныткан. Кайсы ишектән керергә икәнен дә белми. Салихка да үзенең фатир номерен әйтмәде. Ул да кермәс инде. Кич тагын шул клубта күрешсәләр генә инде.

Шул вакыт аның башына даһи уй килде: түбәгә менеп карап торырга. Бәлки берәр ишектән килеп чыгар ишегалларына.

Чынлап та шулай булды. Мансур чорма баскычыннан менеп, түбәгә чыкты да Салихлар торган йортның өч ишеген дә күзәтергә тотынды. Йортлар бер-берсенә артлары белән торгач, ишегаллары түбәдән уч төбендәге шикелле әйбәт күренә иде. Моннан хәтта аларның ишегалдына сикереп төшәргә дә уңайлы икән, ике арадагы биек таш койма башына сикерәсең дә аннан – Салихлар ишегалдына. Салих озак көттермәде, уртадагы ишектән килеп чыкты да, ниндидер йомыш белән булса кирәк, урамга таба атлады. Ул арада китеп бармасын тагын дип, Мансур ике бармагын авызына тыгып, ачы итеп сызгырып җибәрде. Әйтерсең лә, үзенә сызгыруын сизгән, Салих ялт итеп артына борылып карады.

– Эһей! – дип кычкырды Мансур, Салихка кулын изәп. Салих аны шунда ук күреп алды да шулай ук кул изәде.

– Нишлисең анда? Төш җиргә! – диде ул.

– Сине көттем!

– Нәрсә бар?

– Кая барасың?

– Әйдә, бергә. Насретдин җизниләр кибетенә барып киләсем бар. Анда эшне бетергәч, безгә кайтырбыз.

Мансур бая уйлаганча, түбәдән ике арадагы таш койма өстенә сикерде, аннан йортның теге башына хәтле барды да Салихлар ишегалдына сикереп төште.

– Аягыңны сындыра күрмә тагын. Булыр аннан, – диде Салих.

– Алла диген.

– Мин бит Насретдин җизнигә йомышчы булып йөрим. Йомышчы бигүк дөрес тә түгел инде. Теккән читек-кәвешләрен сатарга булышам. Минем бит тагын бер җизнәм бар. Әтинең сеңлесе Рауза апайның ире. Читек-кәвеш тегү белән шөгыльләнә. Үзләренең кибетләре бар. Менә шулар заказ буенча теккән читек-кәвешләрне адрес буенча тектерүчеләргә өләшеп йөрим. Көн саен өч-дүрт заказ була. Шуннан соң бушыйм. Әйдә, вакытың булса, бергә өләшеп кайтабыз. Заказчылар ерак тормаса, тиз бетә эш. Насретдин җизнәләре дә ерак тормый бит. Печән базары чатында гына. 

Алар кибеткә кереп, заказ буенча тегелгән читекләрне алдылар да адреслар буенча йөрергә чыгып киттеләр.

– Синең Тукайны күргәнең бармы? – дип сорады Салих Мансурдан.

– Бар. Шушы Шәрык клубында күрдем, әллә ничә мәртәбә. Ә синең?

– Һо, чиксез! – дип куйды Салих, мактанган кыяфәт чыгарып.

– Минем Тукайга гармунда да, рояльдә дә уйнап күрсәткәнем дә бар! Әллә ничә мәртәбә ул сораган көйләрне махсус уйнадым хәтта. Ул Шиһап җизни белән безгә еш кергәли иде. Ә бервакытны мине һәм Солтан Рахманкулов дигән кешене номерына махсус чакырды, безнең уйнаганны тыңларга. Мин гармунда, Рахманкулов абый мандолинада уйнадык. Ул мандолинада уйнаганны тыңларга бик ярата иде.

– Чынмы? Эһ, мин булсаммы, минме... Күрсәтер идем мин аңа уйнап!

– Минем уйнаганны тыңлап торгач, аның: «Яхшы уйный бит, шельма! Музыкант чыгар моннан!» – дип әйткәне бар. Шулай бервакытны җизни бер төркем дусларын ияртеп кайткан. Араларында Тукай да бар. Чын менә, ихлас. Миннән рояльдә уйнавымны сорадылар. Тукай абый бер ягыма, җизни белән Гафур Колахмәтов икенче якка утырып, минем уйнаганны тыңладылар. Сәгатьтән артык уйнаганмындыр, валлаһи. Тукай абый шунда ике тапкыр рәттән «Зиләйлүк»не уйнатты. Беренче мәртәбә уйнаганда бик бирелеп, тын гына тыңлап утырды да, бетергәч, «Тагын бер уйна әле шушы көйне», – диде. Уйный башлауга, акрын гына, башта борын эченнән генә көйләп, аннары сүзләр белән үзе дә кушылды.
«Ишеттем мин кичә: берәү җырлый

Чын безнеңчә, матур милли көй;

Башка килә уйлар төрле-төрле, –

Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә

Татар күңеле ниләр сизгәнен,

Мескен булып торган өч йөз елда

Тәкъдир безне ничек изгәнен.»
Шуннан җыр уртасындарак тавышын көчәйтеп җырлый башлады. Инде җыр бетә дигәндә, кисәк кенә көчле ютәлли башлады. Тамагы карлыкты, тамагыннан кан китте. Кан тамчылары клавишаларга кадәр чәчрәде. Бу Тукайның соңгы тапкыр безгә керүе булды. Берничә көннән аны Клячкин хастаханәсенә салдылар. Шунда ул җан тәслим дә кылды.

– Тукайның соңгы җыры, синең иҗатыңның башы булып чыга болай булгач?

– Бер караганда шулай да кебек инде, малай. Мине бик тетрәндерде бу вакыйга. Беләсеңме?

Алар шулай сөйләшә-сөйләшә, заказчыларның өйләренә йөреп чыктылар. Читекләрне таратып бетерделәр дә, Насретдин җизнәсенә акчаларны кайтарып биргәннән соң, Салихларга кайтып, музыка уйнарга утырдылар. Салих бөтен осталыгын күрсәтте Мансурга. Белгән барлык көйләрен диярлек башкарып чыкты. Гармунда да, рояльдә дә уйнады. Заһидулла абый аңа халык көйләрен генә түгел, композиторлар язган әсәрләрне дә өйрәтә башлаган иде. Вальс, романс кебек нәрсәләрне дә белә ул хәзер. Ә иң кызыктырганы, көйне төрле уен коралларын бергә туплап уйнау иде Салих өчен. Оркестр белән уйнау. Ансамбль, икенче төрле әйткәндә. Салихның бик тә, бик тә шул ансамбльдә уйнап карыйсы килә иде. Бер-ике елдан бу хыялы да чынга ашты. «Свет» дигән кинотеатрда сеанс башланыр алдыннан кыллы оркестр тамашачыларга музыка уйнап, күңелләрен күрә икән. Заһидулла абый оештырган. Ул Салих белән Мансурны да шунда чакырып, гармунда уйнатты. Уенчыларның күбесе – төрле кибетләрдә приказчик булып эшләүче яшьләр. Аннары Проломная урамындагы Зур рус театрында кыллы уен кораллары оркестры оештырдылар. Оркестрда фортепьяно партиясен Салих Сәйдәшев башкара. Мансур – мандолинада. Мондагы уенчылар инде остарак. Күбесе төрле уку йортларында укучы шәкертләр – гимназистлар, студентлар. Хәбибулла Әхмәдуллин, Мөхәммәт Яушев – скрипкәчеләр, Ибни исемле приказчик – гитара чирттерә. Тамаша вакытында барысы да спектакль карый. Антрактта оркестр уйнап, тамашачыларның күңелен күрә. Тынлы уен кораллары оркестрында да уйнарга туры килде аларга. Монысында Салих – трубада, Мансур кларнетта моңланды.

Бер маҗарага да юлыктылар Салих белән Мансур. Шулай бервакыт Салихның башына музыка уйнап, пароходта ял итүчеләрнең кәефен күтәрергә дигән уй килде. Беркадәр акча да юнәтеп булмасмы, янәсе. Булган бар вак-төяк сәмәннәрне җыйнап, Усиягә1 төшеп киттеләр, пароходның дүртенче класс пассажирлары бара торган палубасына билет алдылар.

– Монда ял итүчеләрнең кәефләрен күтәрер өчен махсус музыкаль салон булырга тиеш, – диде Салих.

– Кайда икән соң ул? Бу безнең ише кара халык утырган дүртенче класс палубасында түгелдер инде.

– Музыка тавышы ишетелә түгелме соң?

Концерт-мазар юк иде бугай, бары тик кайсыдыр каютадан гына ниндидер марҗаның вальс көенә кушылып чырылдаганы яңгырый. Музыкаль салонны эзләп йөри торгач, алар ап-ак япмалар белән капланган урындыклар тезелеп киткән матур бер залга килеп чыктылар.

– Менә шушы булырга тиеш, – диде Салих.

– Кеше юк бит монда, – диде Мансур.

– Хәзер, мин уйный башлауга җыелачак халык, – диде Салих. Чынлап та, түрдәге почмакта кап-кара, ялтырап торган затлы рояль тора иде. Бер читтә бик яхшы киенгән, байлар икәнлеге әллә каян күренеп торган берничә әфәнде һәм хатын-кыз сөйләшеп басып тора. Салих рояль янына барды да, түгәрәк әйләнмәле урындыкка утырып, рояльнең капкачын ачты һәм клавишаларга баскалый башлады. Музыка тавышын ишетеп, залга бер хезмәткәр килеп керде дә, йөгереп диярлек барып, Салихның якасыннан эләктереп алды.

– Нишләп йөрисез монда, базар шпаналары! – дип кычкырды да, хезмәткәр, ямаулы чалбар, кыскарып беткән җиңле иске күлмәк кигән, чынлап та базарда урлашып йөргән йолкыш малай-шалайларга охшаган Салихны өстерәп диярлек беренче категорияле салоннан куып чыгара башлады. Салонда җыелып торган әфәнделәр аларга карап шаркылдап көлергә тотындылар. – Булмады бу, – диде Салих. – Барып чыкмады. Төшеп калырга туры килер, ахры.

Алар пароходтан беренче тукталышта ук төшеп калдылар. Богородицкий дип язылган пристаньда Казанга кайта торган пароходта да малайларны әфәнделәр ял итә торган салоннарга якын җибәрмәделәр. 

1 Усия – Казан елга портының элекке исеме.
 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07,2023

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев