Логотип Казан Утлары
Повесть

ТАНКИСТЛАР (документаль повестьның дәвамы)

Леваков шунда урман полосасы буеннан үзләренә каршы килеп чыккан танкны күреп алды. Алар каршына туп-туры Т-72Б танкы килә иде. – Танк! Командир! Каршыга танк килә! Рәсим шул секундта ук наводчикка: – Алексей, ут! – дип, атарга әмер бирде.

(Башыннан укыгыз)

Батырлык

Җәй башында Украина хәрбиләре Запорожье юнәлешендә актив сугыш
хәрәкәтләре башлап җибәрде. Менә бүген дә 127 нче дивизиянең бөтен
подразделениеләренә дә дошманга каршы контрһөҗүмгә әзер булып
торырга дигән әмер бирелде.
Ә Рәсим Баксиков командалык иткән танк ротасына Новодаровка
бистәсен чистарту бурычы йөкләнде. Бу операция асылда сугыш белән
үткәрелгән разведка дигән мәгънәне аңлата. Димәк, дошман белән
капма-каршы бәрелешергә туры килүе дә бар. Шуңа күрә алдагы көндә
ул территорияне артиллерия утына тотып, хәрбиләр телендә әйткәнчә,
«артподготовка» үткәрелде.
Бөек Ватан сугышында һөҗүм вакытында хәлиткеч рольне артиллерия
башкаруын әйтәләр. Ә хәзерге сугышта танкларга зур ышаныч күрсәтелә.
Артиллерия туптан атканда, әле пехотага ышыклану урыннарында качып
тору мөмкинлеге бар. Ә менә танклар һөҗүме башланса, алар инде
бернинди каршылыкларны да исән калдырмый. Шуңа күрә: «Танклар өчен
чикләр юк!» – дип әйтергә ярата Рәсим.
Леваков танкында экипаж дүрт солдаттан тора: рота командиры – өлкән лейтенант Рәсим Баксиков үзе, танк командиры – сержант Александр
Леваков, наводчик – ефрейтор Алексей Неустроев һәм механик-йөртүче
Филипп Евсеев. Сугышта һәр танкның пилотсыз оча торган аппарат
аша артиллериягә ут ачар өчен наводка биреп торучы үз операторы бар.
Александр Леваков командасында бу эшне ефрейтор Илья Гаврилов
башкара.
Экипаж заданиене үтәргә иртә таңнан кузгалды. Сугыш кирәк-яракларын
җитәрлек итеп – танкка, бронетранспортёрларга, пехотага төбәп ата торган
снарядларны тулы комплектта алдылар.
Җәйге матур тын иртә. Урман полосасын яңгыратып, сандугачлар
сайрый. Шул тынлыкны бозып, полоса буен танк гөрелтесе күмеп китте. Ә
бит 80 ел элек бу тирәләрдә Ватанны фашистлардан азат итәр өчен аяусыз
сугышлар барган. Ул сугыш совет халкының зур җиңүе белән тәмамланган.
Бөек Җиңү белән. Ул сугышта Рәсимнең әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан
да дәү әтиләре, бабайлары катнашкан. Кызганыч, немец нацистларын үз
өннәренә барып дөмектерсәләр дә, Советлар Союзының үзендә, Украинада
тамырларын корытып бетермәгәннәр шул ул кабахәтләрнең. Менә хәзер,
сугыш бетеп, сиксән елга якын вакыт узганнан соң да, җиңүчеләрнең
оныкларына шуларга каршы сугыш алып барырга, яңадан кан коярга туры
килә.
Новодаровка юлы тыныч күренде. Бернинди дә хәрби техника да,
кораллы кешеләр дә очрамады.
Бу тынычлыкка ышаныч юк, алдавыч тынлык булырга мөмкин дип
уйлады Рәсим.
Леваков шунда урман полосасы буеннан үзләренә каршы килеп чыккан
танкны күреп алды. Алар каршына туп-туры Т-72Б танкы килә иде.
– Танк! Командир! Каршыга танк килә!
Рәсим шул секундта ук наводчикка:
– Алексей, ут! – дип, атарга әмер бирде.
Неустроев машинаны фугаслы снаряд белән атарга корып куйган иде.
– Кумулятив снаряд белән ат! – дип кычкырды Рәсим. Чөнки фугас ул
броняны җимерми, бары тик машинага ут кына каба һәм солдатларны
снаряд кыйпылчыклары белән яралый. Ә кумулятив снаряд броняны тишеп,
танк эчендәге һава басымын күтәрә. Шуның нәтиҗәсендә эчтә булган
снарядларга детонация ясалып, шартлау барлыкка килә. Танк сафтан чыга.
Экипаж басымга чыдый алмыйча шунда ук һәлак була.
– Дөмекте! – дип кычкырды Неустроев.
– Тагын күренмиләрме?! Тизрәк кор, кумулятив снаряд белән! – диде
командир.
– БМПлар күренде. Алдан тагын бер танк килә. Монысы да – Т-72Б.
– Дөмектер тизрәк! Танкка ат. Исенә килергә өлгермәсен. БМПларны
фугаслар белән яндырырбыз.
Минут та үтмәде, икенче танк та шартлап, күккә кара төтен баганасы
күтәрелде. Бронетранспортёрлар киң фронт белән тараласы урында,
берсе артыннан берсе укмашып киләләр иде. Йөртүчеләре тәҗрибәсезме,
инструкторларының осталыгы шуның кадәрле генәме, боларны бер-бер
артлы юкка чыгарырга җиңел булачак дип уйлап куйды Рәсим.
Шулай килеп чыкты да. Бер танк шушы хәтле машинага каршы тора алмас, куркып качар дип уйладылар, ахры, БМПдагылар. Берәм-берәм
үзләре утка тотыла башлагач бөтенләй югалып калдылар. Фугаслы
гранаталар яңгыры ява башлагач, машинадан киемнәренә ут капкан
солдатлар җиргә сикерергә тотынды. Ләкин аларның күбесе снаряд
кыйпылчыкларыннан яраланган иде, сикереп төшкән җирләреннән аякка
баса алмыйча ятып калдылар. Бәрелеш ничек тиз һәм көтмәгәндә башланса,
шулай ук тиз бетте дә.
Көтелмәгән бәрелештән соң Рәсим үзен бастырылган төштән уянган
кеше кебек хис итте. Ул шулкадәр йончыган, үзенең Мәскәүдә эшләгәндә
бер цистерна бетонны кул белән бушаткан чагындагы кебек арган, тәмам
хәлдән тайган иде. Рәсим генә түгел, аның экипажындагы наводчик Алексей
Неустроев белән механик Александр Леваков та манма тиргә батып, суга
төшкән чебешләргә охшап калганнар иде.
– Беттеләр бугай, бүтән техника күренми, – диде Рәсим, люктан башын
чыгарып, тирә-якны күзәткәннән соң.
– Командир, без генә юк иттекме соң боларны?
– Кем булсын тагын?!
– Тулы бер взвод иде бит болар. Ике танк, алтымы, җидеме
бронетранспортёр.
– Сигез, машина яна, – диде наводчик Неустроев.
– Берсе – американский М113.
– Кызу эшләп алдык. Снаряд куярга өлгереп булмый, мин сиңа әйтим.
Ярты сәгатьтә бит.
– Ул бронемашиналарда күпме кеше булды икән? Һәрберсендә ун-унике
дип исәпләсәң дә, йөзләп була түгелме?
– Сюрприз булды бу хәрбиләр өчен.
– Яңа һөҗүмгә килүләре булдымы икән?
Үзләре өчен дә көтелмәгән бу бәрелештән шок хәлендә калган егетләр,
башкарган эшләреннән канәгать булып, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә,
көтмәгәндә килеп чыккан сугыш турында сөйләшә башладылар. Ул арада
наушникта элемтәче оператор Илья Гавриловның тавышы ишетелде:
– «Алёша», «Алёша», ишетәсеңме? Шәп эшләдегез! Молодцы! Күчегез
бу урыннан.
Егетләргә бу тирәдән тизрәк китү ягын карарга кирәк иде. Исләренә
килеп, дошманның ярдәмгә ташланулары мөмкин. Ләкин Рәсим позицияне
ныгытырга кирәк дип уйлап куйды. Элемтәчегә:
– Пехота кайда? Тизрәк булсыннар. Танклар, БМПлар яна. Солдатлары
сугышырлык хәлдә түгел. Яралылар күп. Күбесе үлде бугай, – дип җавап
бирде. Ул шулай диде дә танк йөртүчегә мөрәҗәгать итте: – Бор машинаны.
Агачлар арасына посып торырга кирәк. Килеп чыга калсалар, көтмәгәндә
һөҗүм итәргә уңайлы булыр, – диде. – Тиздән безнең мотострелоклар килеп
җитәр. Аңа хәтле яшеренеп тору хәерле.
– Боеприпаслар бетте, командир. Безгә лагерьга кайтып килергә кирәк, –
диде Неустроев.
– «Алёша», сезгә ярдәмгә тагын бер танк китте. Аның белән снарядлар
алырга кайтып килерсез, – диде элемтәче.
Бераздан, чынлап та, ярдәмгә җибәрелгән танк күренде. Ул арада мотоцикллы укчылар взводы килеп, яралы украин хәрбиләрен җыя
башладылар.
– Мәетләрне дә калдырмагыз, – диде элемтәче тавышы.
Мәетләр дошман ягында һәлак булган безнең солдатларның мәетләренә
алмашыр өчен кирәк иде.
Ярдәмгә килгән танкның үзенә ярдәм кирәк булып чыкты. Ул дошман
артиллериясе атакасына туры килгән, сугыш алып барырга яраксыз иде.
– Буксирга алып, частька кайтарырга кирәк, – диде Рәсим.
Егетләргә аны буксирга алыр өчен машинадан чыгарга туры килде. Ул
арада баш очында «кошчыклар» – дроннар күренде. Алар ике танкны да,
өсләренә очып төшеп, юк итәргә мөмкиннәр. Дроннар хуҗаларына видео
җибәреп торалар иде булса кирәк, дошман ягыннан артиллерия снарядлары
төшеп ярыла башлады.
Егетләр, машиналарын агачлар арасына яшереп, үзләре дә агачлыкка
йөгерделәр. Дроннардан качып, десантниклар да шул тирәгә җыйналганнар
иде. Леваков үз янында яткан солдаттан кем булуын сорады:
– Мин – «Ласка», бу танкның командиры, ә син кем?
– «Колючий» мин, доброволец Сергей Солёнов.
Леваков шунда үзләренең өстендә жуылдап торган тавыш ишетте.
Бу алар качкан агач башында зырылдаучы квадрокоптер-дрон тавышы
иде. Ул арада янында яткан Солёнов көтмәгәндә, аның өстенә ташланды.
Шул моментта ук граната шартлады, көчле шартлаудан Александр аңын
җуеп тынсыз калды. Бераздан ул аңына килде һәм аның өстенә капланган
Солёновның канга батып тынсыз ятуын күрде. Үзенең дә тәнендә граната
ярчыгы барын тойды. Шунда «Колючий» да ыңгырашып, кымшанып куйды.
– «Колючий», син исәнме? – дип сорады Леваков.
Аның соравыннан айнып киткән Солёнов, аңына килеп:
– «Ласка», мин өч йөзенче, – диде.
– Нык бул. Син бит командирның гомерен саклап калдың. Сиңа Россия
Герое бирәчәкләр.
– Шаярырлык түгел монда хәлләр, – диде «Колючий».
Леваков егетләрдән: «Табиб бармы?» – дип сорады.
Ефрейтор Алексей Неустроев тиз генә танктан аптечка алып килде.
«Колючий»ның аяклары яраланган. Гранатаның бөтен ярчыгын ул үзенә
алган булып чыкты. Ә Леваковка бары бер ярчык эләккән иде. Алексей,
аның чалбар балакларын кисеп, йод белән яраларын сөртте. Ярчыкларның
алып булганын алып, бинт белән урап бәйләделәр дә, плащ-палаткага
яткырып, бронетранспортёрда кыр госпиталенә алып кайтып киттеләр.
Көн саен мондый бәрелешләр булып тормаса да, «Алёша» экипажы
бүгенге сугышны гадәти кабул итте. Чөнки сугыш сугыш инде. Анда
әллә нинди катлаулы операцияләргә юлыгуың мөмкин. Бу юлы да алар
дошманның Запорожье юнәлешендә хәлиткеч һөҗүмгә күчәргә карар
кылган чагына туры килделәр. Һәр як өчен дә көтелмәгән бәрелеш булды.
Рәсимнәр экипажы вазгыятьне тиз ачыклады, югалып калган дошман
колоннасын сафтан тиз чыгарды.
Егетләрне частьта тантаналы төстә каршы алдылар. Дивизия командиры
үзе кабул итте танкистларның рапортын.
Урман полосасы буендагы дислокация урынына кайтып туктап, машинадан төшкән җирләренә, яннарына полковник килеп басты. Рәсим
егетләргә: «Смирно!» – дип команда бирде дә, аның каршына барып
уң кулын чигәсенә куеп, «Иптәш полковник!» – дип сүзен башларга да
өлгермәде, командир аны туктатып:
– Молодцы, егетләр! Булдырдыгыз! Бик яхшы күрсәттегез Россия
солдатларының нәрсәгә сәләтле икәнен! – диде һәм – Кайсыгыз атты
беренче танкны, синме? – дип сорады.
Рәсим үзен генә герой итеп күрсәтергә теләмичә, егетләргә борылып
карады.
– Барыгыз да молодцы! Барыгызга да «Батырлык» ордены! Ә хәзер ял
итегез.
Аларның вакытлыча яшәү урыны куе агачлар ышыгына эшләнгән
блиндажда иде. Бераздан Новодаровка янындагы бәрелештән
мотострелоклар подразделениесе дә кайтып җитте. Көннең уңышлы
тәмамлануы уңаеннан командирлар егетләргә ял игълан итте. Каяндыр
ризыклар табып, уңышлы көн хөрмәтенә табын да әзерләгәннәр иде.
Луганскига Татарстаннан гуманитар ярдәм китергәннәр икән. Рәсимне
шатландырганы – аңа әнисеннән хат бар!
Полковник «Батырлык» ордены белән бүләкләнәселәрен әйткәннән соң,
Рәсим Казанга, әнисенә, гаиләсенә шалтыратып, шатлыгын уртаклашырга
уйлаган иде. Ә монда менә – әнисеннән хат!
Ул шатлыктан кулына хат тоттырган егетне биленнән кысып кочаклап,
җирдән үк күтәреп алды. Рәсимнең буе озын, ә хат ташучы ефрейтор аның
муеныннан гына, ул җирдән шактый күтәрелеп, аякларын һавада болгата
башлады:
– Булды, булды, касыкны кысасың, – диде ул. – Хат өчен биетергә иде дә
сине, бүген ярый инде, батырлык кылдыгыз. Полковник мактады үзегезне.
Шулай дигәч, Рәсим аны җиргә бастырды да, хатны алып, бер читкә
китеп басты. Ә егетләр Неустроев белән Леваковны сөйләндерүләрен
дәвам иттеләр. Кайсыдыр Рәсимнәр танкының элекке механик-йөртүчесе,
яраланып, хәзер лазаретка озатылган Николай Рудольфовичны искә алды:
– Николайны да бүләкләсеннәр иде. Ул да беренче көненнән бирле
сугышта. Җитмәсә, тагын яраланды.
– Сорамадыгыз, кайчан бирәчәкләр икән орденнарны? Исән чакта герой
булдыгыз. Югыйсә күбесе үлгәннән соң бүләкләнә егетләрнең, – дип куйды
солдатларның берсе.
– Тфү диген, авызыңнан җил алсын. Дошман сүзе сөйлисең! – дип,
Алёша Неустроев аны ачуланып алды.
– Мондый батырлык өчен Россия Героен бирсәләр дә, яраган булыр иде
әле. Геройны алыр өчен һичшиксез үләргә димәгән. Сигез машина бит –
ике танк, алты БМП!
– Әле күпме солдатны теге дөньяга олактыргансыз.
– Солдатлар кызганыч, әлбәттә.
– Нәрсәсе кызганыч булсын?! Сугыш бит инде бу, чын сугыш.
Белгәннәрдер кая барганнарын.
– Араларында күбесе – наёмниклар.
– Шулай булгач, кызганып торасы юк...
Рәсим конвертны ачты да, таныш язуны күреп, күңеле нечкәреп китте. Әнисеннән күптән хат килгәне юк иде инде. Телефоннан да бик сөйләшеп
булмый. Командирлар рөхсәт бирми. Баштагырак вакытларда телефоннан
хатыннарына, йөргән кызларына шалтыратабыз дип, кырга чыгып киткән
егетләрнең күбесе һәлак булды. Һавада «кошчыклар» карап кына тора.
Дроннарны җибәргән операторлар ориентирларын төгәл билгели. Снайпер
винтовкасыннан гына түгел, артиллерия снаряды җибәрәләр өсләренә.
Солдаттан мәет тә калмый, санын санга чәчеп туздыра. Әнә шулай күпме
егет харап булды.
«Исәнме, улым. Ничек хәлләрең? СВО барган җирләрдән көн саен
куркыныч хәбәрләр килеп тора. Телевизордан гел шул хакта гына сөйлиләр.
Сакланып кына йөр инде. Безнең хәлләргә килгәндә, элеккечә инде. Синнән
килгән акчага Родина урамында ике бүлмәле фатир сатып алдык. Зарина
«Джузеппе»да эшләвен дәвам итә. Анастасия эшли. Данил белән Софья
каникулга чыктылар. Рәсим, үзеңне сакла. Син безгә кирәк. Сагынып, әниең
Розия. Сау бул, дошманны җиңеп, тизрәк әйләнеп кайтыгыз».

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: документаль повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев