Логотип Казан Утлары
Роман

АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)

Бу үлем Салихны да нык тетрәндерде. Әле сөекле Валясын югалту кайгысының йөрәген тырнап торуы узмаган. Икесенең дә яраткан дуслары, якын кардәшләре Зәйнәпнең аянычлы үлеме китергән хәсрәт төене бугаз төбендә утыра. Шулар өстенә тагын бер зур югалту. Аһ, бу тәкъдир! Нинди мәрхәмәтсез!

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

12

1925 ел зур кайгы да алып килде. Салих белән Валентина өйләнешеп, аерым йортка күчеп яши башлаганнар гына иде, Зәйнәп сөйгән егете кулыннан һәлак булды. Казакъстанның Татарстандагы хәрби вәкиллегендә эшләүче Бирнияз Кулиев исемле егет белән яратышалар иде алар. Бирнияз Зәйнәпнең кулын да сорады. Ләкин кыз әнисенең һәм Шиһап абыйсының рөхсәтеннән башка чыгарга теләмәвен әйтте. Ә Шиһап сеңлесенең казакъ  кешесенә кияүгә чыгуына катгый каршы иде. «Өйләнешерсез дә, кире үзенең Казакъстанына алып кайтып китәр», – диде. Ә анда дөньялар тыныч түгел. Әледән-әле басмачларның һөҗүмнәре хакында хәбәрләр килгәләп тора иде.

Ул кичне Шәрык клубында булган хәйрия кичәсеннән соң алар Бирниязның өенә кайттылар. Алар вәкиллекнең берничә хезмәткәре белән бер йортта күршеләр булып яшиләр иде. Бирнияз бик кискен куйды мәсьәләне:

– Синнән башка үземнең тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Бүген син минеке булачаксың, бетте-китте, вәссәлам! – диде.

– Юк, Бирнияз, бәгърем, мин абыемның ризалыгыннан башка беркемгә дә чыкмыйм. Чөнки ул минем әтием урынына калган кешем. Ул мине тәрбияләп үстерде, белем бирде, кеше итте. Мин аңа каршы бара алмыйм.

– Димәк, син мине яратмыйсың.

– Яратам, Бирнияз. Ләкин без бергә була алмыйбыз. Без бүген аерылышырга һәм башка беркайчан да очрашмаска тиешбез.

Бирнияз бик кырыс холыклы, үҗәт, үз сүзен сүз итмичә туктамый торган рәхимсез бер кеше иде. Шул ук вакытта ул Зәйнәпкә дә чын күңеленнән гашыйк булган, аны тирән хисләр белән ярата һәм үзенең киләчәген чынлап та аннан башка күз алдына да китерә алмый иде.

– Юк, димәк, син башканы яратасың. Югыйсә абыеңның сүзенә генә карап тормас идең. Әнә Салих туганың марҗа кызы дип тә тормады, яраткач, әнисенең каршы килүенә карамастан, өйләнде дә куйды.

– Аларның үз эше. Ә мин әниемә һәм абыема каршы килергә теләмим.

Шунда Бирниязның күңелендә рәхимсез уй туды, ул кобурасыннан наганын чыгарды.

– Минеке булырга теләмәсәң, башкаларныкы да булма! – диде дә наганын Зәйнәпнең күкрәгенә терәде.
Зәйнәп аннан мондый адымны көтмәгән иде. Ул күкрәге белән егеткә ташланды. Шул вакытта ату тавышы яңгырады. Кыз куллары белән Бирниязның иңнәренә асылынган җиреннән акрын кына идәнгә сыгылып төште һәм шул минутта ук җан бирде. Идәнгә аның күкрәгеннән ургып чыккан кан җәелде. Бирниязның күзләре акайды, «Нәрсә эшләдем мин?!»  дигән сорау миен бораулады. Ул иелеп, Зәйнәпне күтәрергә маташты.

– Зәйнәп...

Шулвакыт ишеккә дөбердәтә башладылар.

Күршеләренең: «Бирнияз, ни булды? Син өйдәме?» – дигән тавышлары ишетелде. Ул арада ишеккә көчле итеп тибәргә тотындылар, кемдер аны ватып, бүлмәгә керергә тырыша иде. Бирнияз яңадан наганының курогын корды, бикле ишек көчле итеп тибүгә чыдамыйча йозагы ватылып, ачылып китте. Шул вакыт Бирнияз наганын күкрәгенә терәп, курогын тартты һәм кан эченә батып идәндә яткан Зәйнәп өстенә барып төште.

Бу канлы вакыйга Әхмәровлар, Сәйдәшевлар гаиләсен генә түгел, бөтен Казан халкын тетрәндерде. Икенче көнне үк Казанда «Наган көе» дигән бәет чыкты. «Атмачы, наган, атмачы, / Йөрәккәем өзгәләнә / Шул наган тавышыннан...» – дигән сүзләре булган бу бәеткә, «Кара карлыгач микән, / Сары сандугач микән, / Аны үстергән әнкәсе?» – дигән сүзләре булган җырның көен алганнар иде. Бер үк вакытта көнләшүдән үзенең сөйгәнен һәм үзен атып үтергән хәрби начальник турында төрле риваятьләр дә сөйләнде.

Унике яшеннән бирле үсмер чакларында бергә уйнап, шаярып үскән, яшьлекләре бергә үткән, төрле кичәләрдә катнашып, яңа тормышка аяк баскан елларда бергә хыялланып, төрле планнар корып яшәгән, инкыйлаб елларында беркадәр аерылып торгач та, 1922 елда яңадан бер түбә астында яшәп, хатыны Валяның ахирәт дустына әверелгән шаян, шук, тормышны сөя торган кызның шулай аянычлы үлем белән араларыннан китүен Салих та, Валя да бик авыр кичерделәр. «Ул бит тормышны ярата иде! Ул үләргә тиеш түгел иде! Ул әле гомеренең башында гына, аңа яңа аяк атлаган яшендә генә иде!» дип әрнеде Салихның йөрәге. «Аһ, никадәр рәхимсез бу дөнья! Никадәр кешелексез бу кеше дигән тереклек иясе! Нигә кирәк иде инде шулай яраткан кешеңнең гомерен өзәргә?!» Салих бу сорауларга җавап таба алмыйча тинтерәде. Аның күңеле киселде, ни дә булса кулга тотып эшләргә теләге калмады. Ләкин яшәргә кирәк иде. Дөньясына үч итеп яшәргә һәм эшләргә!

Бу елны театр ике генә спектакль – Фәтхи Бурнашның «Камали карт» һәм Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфаг»ын гына чыгарды. Гастрольләргә дә йөрелмәде. Башлыча театрның үзендә тамашалар алып барды. Ә менә 1926 ел театр тормышында да, Салих иҗатында да вакыйгаларга шактый бай булды. Ул югалту ачысын онытыр өчен тагын да зуррак дәрт, теләк белән иҗат эшенә чумды.

Ел башында бер-бер артлы Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану», Фәтхи Бурнашның «Таһир-Зөһрә», «Яшь йөрәкләр», Гадел Кутуйның «Балдызкай» спектакльләрен чыгардылар. Аннары татар театрының 20 еллык юбилеен бәйрәм иттеләр. Юбилей тантанасы «Мәдәният йорты» бинасында узды. Юбилейга багышланган бу тантаналы җыелышта театрга академия дәрәҗәсе бирелде. Ул Татар дәүләт академия театры дип атап йөртелә башлады. Шулай ук юбилей елын татарлар яшәгән барлык төбәкләргә гастрольләр белән билгеләп үтәргә, дигән карар чыгарылды. Мәскәү, Оренбург, Кызыл Орда, Ташкент, Сәмәрканд, Әстерхан, Донбасс, Ростов- на-Дону, Царицын, Сарытау – бу гастрольләр буласы калаларның исемлеге. Гастрольләр репертуарында алдагы елларның иң уңышлы дип табылган «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар» һәм «Камали карт» спектакльләре иде.

Салих белән Валя өйләнешкәч, үзләреннән ерак та булмаган бер йортка фатирга чыгып яши башлаганнар иде. Берничә айдан Валяның бәбигә узганы билгеле булды. Салихның гастрольләргә чыгып китәсе, ә аларның майдан башланып, октябрьдә генә төгәлләнәчәге ачыклангач, Валяга әнисе янына кайтып торырга дип хәл иттеләр.

Никадәрле генә ашкынып эшләсә дә, бөтен җанын, вөҗүден спектакльләргә бирсә дә, Салихның күңеле тыныч түгел иде. Ул хатынын өзелеп сагынды. Гастрольләрдән аны күрәсе килеп, ашкынып кайтты. Валя инде йөклелекнең соңгы аена кергән иде. Хатынының йөкле көннәрен, карынындагы баласы үзенең барлыгын, тиздән мин дөньяга туачакмын дип типкәләнеп, үзен сиздереп ятуын ул бөтенләй күрмәде. Ә Валя Салихны уйлаган чакларында акрын гына карынында яткан баласы белән сөйләшә торган иде. «Малай булырсыңмы син, кыз булырсыңмы, исән-сау гына ту, әти-әниеңнең саф мәхәббәтләренең татлы җимеше булып дөньяга аваз сал!» – дип эндәшә иде. Бик еш кына ул фортепиано алдына утырып, моңлы гүзәл көйләр уйный. Ул уйнаганда баласы тыныч кына тыңлап ята да тыпырчынып җавап бирә, нидер әйтә. «Эһ, боларның берсен дә әтисе күрми бит. Күрсә, ничек сөенер иде ул!» дип уйлый иде Валя.

Гастрольдән кайтып эшли башлагач, буш вакыты булуга ул гел өйгә, Валясы янына ашыкты. Гөнаһ шомлыгына, буш вакыт дигәнең бик аз туры килде. Чөнки ел ахырына рәттән ике спектакль чыгару планлаштырылган иде. Ноябрьдә Гадел Кутуй пьесасы буенча – «Балдызкай», һәм декабрьдә – Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» драмасы.

Ике әсәрне дә гастрольдә йөргәндә укып, рольләрен бүлештеләр. «Балдызкай» гадирәк пьеса булып, Салих алдына аны музыкаль яктан көйләр, җырлар белән бизәү бурычы гына куелды. Ә «Зәңгәр шәл» – Тинчурин әсәре. Салихлар өйләнешеп кайткач җыелган табында укылган ат карагы монологы менә шушы әсәрдән булып чыкты.

Драманы артистларга Кәрим Тинчурин Донбасс гастроле вакытында укыды. Барысы да тын да алмыйча, йотлыгып тыңлады. Һәркем үзенә роль сайлап утырды.

– Борчылмагыз, барыгызга да роль җитәчәк, – диде Кәрим артистларга. Драмада егермедән артык персонаж, әллә ничә урында күмәк күренешләр кертелгән иде.

– Бик көчле әсәр бу! – дип мактадылар артистлар драманы.

– Егетләр, сез үзегезгә карагыз, Булат ролен үзем башкарам, – дип белдерде Тинчурин баштан ук.

– Ә Мәйсәрә – Галия булыр.

– Чибәр кызны сайлыйсың, Кәрим абый. Әле ширбәт аеннан айнып бетмәгән Ситдыйк ни дияр икән соң? – дип шаяртты Салих.
Ел башындарак кына Ситдыйк Айдаров белән әле Казанда театр техникумында укып йөрүче Галия Кайбицкая Оренбургтагы гастроль вакытында өйләнешкәннәр генә иде. Салих аларның туенда тамада вазифасын башкарды.

– Ничава, Ситдыйкка да роль табарбыз. Мәйсәрә тирәсендә бөтерелер ул да, – диде Кәрим.

– Ә мин Миңлегали булырмын, пожалуй, Кәрим энекәш. Ат карагы монологын син Салихларда укыган чакта яратып калган идем. Миннән дә оста итеп сөйләүче булмас, – диде Нури Сакаев.

– Юк, Нури абый, сиңа Ишан ролен бирергә дип уйлап тора идем. – Ә юк, Кәрим туганкай, андый зур рольне тарта алмам, миңа шул ат карагы Миңлегали дә ярап торыр. Нишләптер йөрәк сиздерә соңгы араларда.

– Йөрәк барыбызда да бар инде ул. Үзеңә кара инде алайса. Менә Зәйни туган баш тартмас иде. Бер дигән ишан, карап торышка ук.

– Рәхәтләнеп! Дүрт-биш хатын кочагында кайчан рәхәтләнерсең, шул спектакльдә генә булмаса, – дип, халыкны көлдереп алды Зәйни Солтанов.

– Укый башлаганыгыздан бирле Мәйсәрә ролендә хис итеп утырган идем үземне, Кәрим абый, – дип, дәгъва белдереп алды Кушловская. Зәйни Солтанов шунда шаяртуын дәвам итеп:

– Кара син аны, ишан хатыны буласы килгән, – дип куйды.

– Рольләр барыбызга да җитәчәк. Әмма эшнең иң күбе монда, Салих, сиңа булыр, мөгаен, – диде Тинчурин. – Һәр күренешне җыр белән башларга кирәк. Дуэтлар, күмәк җырлар, музыка, бию. Әле боларын синең белән аерым эшлисе булыр. Уйлап йөр. Казанга кайткач иркенләп утырырбыз.

– Күрәм инде мин ул номерларны, Кәрим абый. Борчылмагыз. Бер дигән булыр! – диде Салих.

Шул вакыттан башлап, Салих көнен дә, төнен дә димәсәң, хата булыр, һаман шушы драма турында гына уйлап йөрде. Вакыт чыннан да аз калган иде. Әле шуның өстенә «Балдызкай»ны чыгарасы бар. Өйдә бала көтүче сөекле Валясына ничектер ярдәм итәсе килә.

Моңа кадәр Салих барлык драмаларга да музыкаль бизәлешкә нигез итеп халык көйләрен ала иде. Ә монысында аның иҗатында тамырдан борылыш булды кебек. Ул бөтен музыкаль номерларны да үзеннән иҗат итте. Көйне үзе чыгарды. Кәрим сәхнәдә барган күренешләрдә диалоглар арасына җыр, музыка кыстыруның барысын да Салихның тәкъдиме белән эшләде. Сәйдәшевкә генә түгел, Тинчуринның үзенә дә шактый тирләргә туры килде спектакльнең музыкаль бизәлешен эшләгәндә. Чөнки Салих: «Менә монда җыр сорала, сүзен язарга кирәк», – дип, аның теңкәсенә тиеп бетте. Тинчуринның үзен дә чын мәгънәсендә опера җырчысына әверелдереп бетерде ул. Булатның хордан соң җырлый торган: 
«Дусларым, каңгырып кайттым,

Дусларым, ерак илләрдән.

Шахтёрлар – батыр егетләр,

Дусларым, сәлам әйттеләр:

Матур кызларга, якын дусларга,

Син дә, кодача, өлешсез калма.
Анда юк урак, анда юк сабан,

Анда икмәкне алалар сатып.

Эшчеләр санын, номерлар тагып,

Меңәрләп кенә саныйлар анда.

Һай!..» –
дигән җырын опера ариясеннән берничек тә аерып булмый бит инде. Җитмәсә, аның җырын яңадан хор дәвам иттерә. Ә Тинчуринга опера җырчысында булырга тиешле вокал осталык каян килсен? Шуңа күрә ул Салихтан үзенең чыгышын речетатив рәвешендә генә башкару өчен эшләтте. Премьерадан соңгы постановкаларда Булат ролен Айдаров башкарыр дип, аның тавышы өчен яңадан яздыртты. Кыскасы, гадәттәге музыкаль бизәлештән нык аерылып торган, драма, оперетта һәм бер үк вакытта опера элементлары да булган үзенчәлекле бер жанр килеп чыкты. Тинчурин аны «музыкаль драма» дип атарга кирәк дигән фикергә килде. Бу татар сәхнәсендә генә түгел, бөтен дөнья сәхнә әсәрләре өлкәсендә яңа, үзенчәлекле жанр иде. Моның беренче чаткылары «Сүнгән йолдызлар» белән беркадәр «Галиябану»да бар иде. Ләкин «Зәңгәр шәл» бөтенләй диярлек алардан да аерылып тора торган булды. Һәм бу жанрны тудыручы – Салих Сәйдәшев!

Ниһаять Салих түземсезләнеп көткән көн җитте! Валентина октябрьнең егерме алтысында чат үзенә охшаган, кап-кара чәчле, кара тут йөзле, кара кашлы түгәрәк кенә ир бала тапты! Салихның шатлыгының чиге-чамасы юк иде. Ләкин шатлыклы көннәр озакка бармады. Ул көннәр дә түгел, сәгатьләр арасы гына булып калды. Баласын таптырганда, табиблар ниндидер зыян китереп, каны зарарланып, 1926 елның 3 ноябрендә Валя вафат булды.

Зәйнәпнең фаҗигале үлеменнән соң йөрәгендә ясалган тирән яра әле төзәлергә дә өлгермәгән бер мәлдә тагын да тирәнрәк, тагын да тетрәндергечрәк авыр җәрәхәт салды тормыш аның бәгыренә. Ул ни эшләргә дә белмәде, канатлары сынган кош кебек, бөтен гәүдәсен салындырып, күзләрен бер ноктага төбәгән килеш сәгатьләр буе рояль алдында утырды. Башын рояль капкачына терәп, үкси-үкси елады. Аның күңелендә, аңында әллә нинди хәсрәтле, кайгылы, сагышлы матәм көйләре өермәсе бөтерелде. Ләкин ул аларны тышка чыгарырга теләмәде. Кешеләргә ул көйләрне ишеттерәсе килмәде. Болай да бик авыр иде бу минутларда.

Салих шундый сагышлы чакларында «Зәңгәр шәл»дә Булат ролен уйный башлаган Ситдыйк Айдаров турында уйлый иде. Ул да бер ел элек кенә, Ленинградта татар театрында эшләп, хатыны Әшрәф Синяева вафат булганнан соң Казанга кайтып төшкән иде. Аңа да сөекле хатынын югалту авыр булгандыр. Оренбургта Ситдыйкны Галия Кайбицкия белән кавыштырырга теләүләре дә шул югалту ачысын ничектер җиңеләйтү максатыннан булган иде.

Әшрәф үзе – Касыйм шәһәрендә туган кыз. Яшьли театр белән мавыгып, Петербург театр мәктәбендә укып чыкканнан соң ул Казанга килә, «Сәйяр» труппасында уйный башлый. Шунда Ситдыйк белән яратышып, 1918 елда өйләнешәләр. Гражданнар сугышы елларында Әшрәф театр труппасы җитәкчесе буларак, бер төркем татар артистлары белән комиссар Шамил Усманов кул астында Урта Азия шәһәр һәм кышлакларында спектакльләр уйнап йөриләр. Татбригаданың командиры Якуб Чанышев 1920 елда аларны Мәскәүгә, укучы мөселманнар өчен спектакльләр һәм концертлар куярга җибәрә. Әшрәфнең үлеме Ситдыйк Айдаров өчен зур югалту иде. Күп еллар партнёрлар буларак, спектакльләрдә бергә уйнаган, бер-берсен сөйгән ярларның мәңгегә аерылышуы иде бу.

Берәү туа, берәү үлә. Тормыш шулай дәвам итә. Табуларны югалтулар алыштыра, югалту арты тагын кемдер дөньяга килә. Югалтулар никадәр авыр, кайгылы булсалар да, үлем артыннан үлеп булмый шул. Яшәргә кирәк. Онытырга, онытылырга кирәк. Салих та шулай уйлады. Беркемгә, берни турында әйтмәсә дә, ул бөтен кайгыларыннан эш белән онытылырга теләде. Валя вафатыннан соң бер ай узарга да өлгермәде, 20 декабрьдә «Зәңгәр шәл»нең премьерасы булды. Ул шулкадәр зур уңыш белән узды ки, бу спектакльне сәхнәгә чыгару өчен Салих куйган хезмәтнең никадәр зурлыгына, нәкъ менә аның тырышлыгы аркасында тамашаның шундый зур уңышка ирешүенә бөтен театр халкы гаҗәпләнде дә, сокланды да. Музыкаль драмада тулысынча Салих Сәйдәшев көйләре уйналды. Спектакль ике авторның – Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшевнең хезмәт җимеше дип кабул ителде.

Спектакльне чыгаруның артистлар өчен иң зур авырлыгы аларның моңа кадәр оркестрга кушылып, бер тапкыр да җырлаганнары булмауда иде. Монда бит җырлау гына да түгел, сөйләм вакытында яңгыраган музыканы да ишетеп, шуңа туры китереп сөйләү сорала. Салихка репетициядә артистларга менә шуларга өйрәтергә туры килде. Ул моны зур түземлек белән башкарды. Барып чыкмаганда да кул селтәмичә, дәшми-тынмый өйрәтте. Артистлар шуның өчен дә Салихка зур рәхмәтле иде. Ләкин тетрәндергеч фаҗигаләр әле бетмәгән булып чыкты.

28 февраль башкаларыннан берние белән дә аерылмаган гадәти бер эш көне иде. Ул көнне «Энҗекәй» спектакле булырга тиеш иде. Сәхнәдә егерме көн элек кенә чыгарылган шушы спектакленең репетициясе тәмамланды. Шул вакыт сәхнә артында кайсыныңдыр чырылдап кычкырып җибәргәне ишетелде. «Ни булды? Ни булды?» – дип, бер-берсеннән сораша башладылар. Ул арада «Нури абый!.. Нури абый егылды...» дигән шау-шу китте. Репетициядән соң спектакль башланганчы ял итеп алырга дип, сәхнә артына чыгып утырган җиреннән Нури Сакаевны көтмәгәндә йөрәк өянәге тотып, һушын җуеп егылган иде. Имән кебек таза, пәһлевандай мәһабәт гәүдәле, театрның төптән җигелеп тартучы кодрәтле артисты дөнья белән бәхилләшкән иде. Нибары 42 генә яшендә! Ул китте елаш! Хатыннар бер-берсеннән дә читенсенмичә үкси-үкси күз яшьләрен түкте. Нуриның җансыз гәүдәсе башында соңлап кына өйләнгән, үзеннән унбиш яшькә кече япь-яшь хатыны Маһисәрвәр үкси.

Бу үлем Салихны да нык тетрәндерде. Әле сөекле Валясын югалту кайгысының йөрәген тырнап торуы узмаган. Икесенең дә яраткан дуслары, якын кардәшләре Зәйнәпнең аянычлы үлеме китергән хәсрәт төене бугаз төбендә утыра. Шулар өстенә тагын бер зур югалту.

Аһ, бу тәкъдир! Нинди мәрхәмәтсез! Нинди рәхимсез! Нигә соң син иң кадерле, иң газиз, яхшы кешеләрне генә алып китәсең?! Нигә соң син шулай бәгырьсез?!
Бу көнне спектакльне уйнамаска дигән карарга килделәр. Сакайның гәүдәсен өенә алып кайтып тормадылар. Табутын театр урнашкан Мәдәният йортының өске катына күтәреп, зал уртасына куйдылар. Артистларның күбесе өйләренә кайтып килделәр дә мәетне төн сакларга театрда калдылар. Ишетеп, күп кенә дуслары, язучылар, җырчылар килде
.

Якын дустын югалтудан тирән кайгыга баткан Салих икенче катка менә торган баскыч астында торган рояль артына барып утырды. Аңа инде күптән тынгы бирмәгән, Зәйнәп белән Валентинаны югалтканнан соң гел күңелендә йөргән тирән сагыш, хәсрәт тулы көйләр ташып чыгып, гаять кайгылы да, газаплы да, үлем ачысына каршы торган күтәренкелек рухы белән дә сугарылган матәм маршының кәгазьдәге тамгалары булып нота рәтенә салындылар. Аның күзләреннән кәгазь өстенә яшь тамчылары тама иде. Менә ул ноталарны язып бетерде дә рояль капкачын ачып, уйнап карады. Залда хәсрәтле, авыр тойгылар уяткан матәм көе яңгырады. Музыка тавышын ишетеп, аның янына артистлар җыйналды.

Салих шунда музыкантлар өчен һәр инструментның партитураларын язарга утырды. Бер сәгать тә үтмәгәндер, матәм маршының оркестровкасы әзер иде инде. Оркестрантлар тиз генә репетиция ясап алдылар. Моңа кадәр әле дөньяда тиңе булмаган, кеше колагы ишетмәгән беренче матәм маршы дөньяга туды.

– «Сакай маршы» булыр бу, – диде Салих.

– Мин дә «Хушлашу» шигыре яздым, – диде төн сакларга килгән язучылар арасыннан шагыйрь Гадел Кутуй.

Маршны берсе дә тыныч кына тыңлый алмады. Оркестрдан агылган тетрәндергеч моң барысының да күзләреннән яшь булып тамды. Бугазларга төер тыгылды. Хатыннар үкси-үкси еладылар. Салих үзе дә тыелып тора алмады. Дирижёрлык иткәндә, ул әледән-әле кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, бите буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен сөрткәләде. Соңгы бер елда югалткан якын кешеләре кайгысыннан килгән сагыш-хәсрәт аның шушы әсәрендә агылган моң булып төерләнгән иде.

Икенче көнне Сакайны мәңгелек юлга озатканда да, шул хәл булды. Марш көенә бөтен урам елый-сыктый иде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07, 2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев