Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күзләр

Их, шул күзләр... Мине сүзсез итте, Чуалттылар бөтен зиһенне.

Их, шул күзләр... Мине сүзсез итте,

Чуалттылар бөтен зиһенне.

Сине очратканчы әллә соң мин

Балык төсле телсез идемме?

Их, шул күзләр... Мине сихерләде,

Исерттеләр шәраб эчмичә.

Исән калу мөмкин микән хәзер,

Яннарыңнан синең китмичә?

Их, шул күзләр... Мине әсир итте,

Исәр итте тәүге күрүдән.

Хәзер менә үзем куркып йөрим,

Шул күзләргә күзләр тиюдән.

Их, шул күзләр... Тагын Җир шарында

Кемдә генә шундый күзләр бар?

Ярый әле шуны данлар өчен

Туган телдә асыл сүзләр бар.

Их, шул күзләр... Яшәү-үлем балкый,

Алар сөю назын тарата.

Шул күзләрне күреп туялмам күк,

Күз алмыйча гомер карап та.

 

"КУ" 08, 2023

Фото: unsplash
 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев