Логотип Казан Утлары
Шигърият

Туган халкым

Бу дөньяда һәркем лаек ихтирамга, раслый алса яшәвенең олылыгын.

Бөтендөнья татар конгрессының

беренче җитәкчесе Индус Таһировка

Бу дөньяда һәркем лаек ихтирамга,

раслый алса яшәвенең олылыгын.

Туган халкым! Ышанычны, илне, телне

бүгенгәчә югалтмавың – горурлыгым!

Матурлыкка, гаделлеккә, тынычлыкка

хезмәт итсәң – намусың пакь, иҗатың чын.

Туган халкым! Сынауларда сабыр булып,

җиңүләрдә батырлыгың – таянычым!

Кайда гына яшәсә дә, һәрбер кеше

милләтенең кабатланмас бер чәчәге.

Туган халкым! Иманына тугры калган

игелекле балаларың – киләчәгең!
 

 

"КУ" 08, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев