Логотип Казан Утлары
Повесть

ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)

Төш беләнме, дога ашамы, сәҗдә халәтендәме, очраклы бер таныш, кардәш исә бөтенләй таныш булмаган дәрвиш сүзе беләнме. Мин бүген – мөселман өммәтеннән булган, үз гөнаһларымны таныган, алардан чистарынырга тырышкан, мең-миллион мәртәбә тәүбәгә килгән бер бәндә. Мин инде Иблис битлеген ун ел элек салып аттым, Иблис рухиятеннән тагын да иртәрәк арындым, уйларым да, гамәлләрем дә хәзер Аллаһы Тәгаләгә юнәлгән.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

9

«Таш мәчет»кә өйлә намазы башланыр алдыннан барып керде Мәүлет. Сөннәткә керешкәннәр генә әле. Ул арттагы рәттә калган бер буш урынга барып басты да дога гаменә бирелде. Ә дога бик кирәк иде аның күңеленә. Төрмә һавасыннан арынырга, төрмә рухиятеннән котылырга кирәк иде аңа. «Әссәламегаләйкүм вә рәхмәтуллаһ...» Башын сул якка каерып, сөннәт намазның соңгы кәлимәсен әйткәндә, Мәүлетнең күз карашы әле күптән түгел генә төрмә ишеге алдында күргән кәләпүшле абзыйның күз карашлары белән кабат очрашты! Бермәл бу карашлар, бер-берсен танып, аерылыша алмыйча, эләгешеп, сыенышып тордылар, аннары гына алларына дога өмет итеп сузылган куш учларына кереп сыендылар: «Әстәгъфируллаһ... Әстәгъфируллаһ... Әстәгъфируллаһ!..»

Фарызны укыр алдыннан, шайтан керерлек тә ара калдырмыйча рәтләрен тигезләп, янәшә бастылар, бер-берсенең тән җылысын тоеп, изге дога гаменә бирелделәр. «Фатиха» сүрәсен күңеленнән үткәргәнче, Мәүлет шуны гына уйлап өлгерде: «Сабый кулы кебек, җылылык бөркеп торган шушы йомшак, иманлы куллар ничек итеп кеше тикле кеше җанын кыя алды икән?!»

Фарыздан соң укыла торган сөннәт рәкагатьләрендә дә Мәүлет яңа танышы белән янәшә калды, абзый кеше үзе дә читкә тайпылмады. Алар шулай, бер-берсенең кул-беләкләрен тоеп, ниндидер серле-сихри ым-ишарәләр белән аралашып, сөннәтне башкарып чыктылар.

Намаздан соң ул җылы, әмма үтә дә ябык кулларга таба беренче адымны Мәүлет ясады.

– Әссәламегаләйкүм, хәзрәт!

– Вәгаләйкүм әссәлам, мөселман кардәшем!

Кул биреп күрештеләр.

– Мин бит сине төрмә каршында күрдем, шулаймы?

– Нәкъ шулай.

– Рәсим чыгып каршы алган кеше, гадәттә, төрмә башлыгына килгән була. Значит, син Марат янында булдың? Берәр кешегез бармы әллә ул тирәдә? Бәлки, мин беләмдер?

– Юк-юк, беркемем дә юк. Төрмә тирәсендә, гомумән дә, булганым-ниткәнем юк иде. Бүген беренче мәртәбә барып чыктым.

– Булырга да язмасын, кем...

– Мәүлет. Дөресен генә әйткәндә, миңа сез кирәк идегез, Кирам абзый.
– Мәүлет? Мәүлет. Минем Мәүлет исемле улым бар иде. Үтерделәр. Шул улым өчен ике кешенең җанын кыйдым. Белеп үтердем, шуңа күрә дә дөрес утырдым. Ярый, анысы минем тарих. Ә сиңа мин ни өчен кирәк булдым инде? Һич кенә дә фикер очыңны тотып ала алмыйм. Мин кем дә, син кем, дигәндәй. – Юк-юк, мин сезне белмим, сез мине белмисез. Без бүген беренче тапкыр очраштык. Әмма сез миңа бик кирәк. Бер мәсьәлә буенча кирәк.

– Алайса... нәрсә диим инде? Тыңлыйм.

– Ләкин аяк өсте генә сөйләшә торган сүз түгел. Бик җитди сүз. Әйдәгез, берәр кая кереп утырыйк әле. Монда эскәмияле заллар бар, аулаграк урыннар... Әйдәгез, мин сезгә булышам.

Алар икәүләп Кирам абзый күтәреп килгән төенчекләргә барып ябыштылар. Күршедәге чишенү бүлмәсенә кереп, кара-каршы эскәмияләргә урнаштылар.

«Зек-хәзрәт» һаман әле киеренке халәттән чыга алмый иде. Күз карашлары җитдиләнгән, хәтта йөзен сарып алган җыерчыклар да тартылыбрак киткәндәй булган.

– Ну, нәрсәгә кирәк булдым инде? Башта ук әйтеп куям: гөнаһлардан саклый да, арындыра да алмыйм. Үземнең гөнаһларым да баштин ашкан. Аның өчен имам-муллалар җитәрлек.

– Кирам абзый, мин сезгә хәзер бер тарих сөйлим, дөресрәге, төш сөйлим, ә сез соңыннан үзегезнең төпле сүзегезне әйтерсез. Килештекме?

– Йә, сөйлә. Гомерен төрмәдә үткәреп, бүген генә иреккә чыккан, моннан соң тормышын иманлы гамәлләр белән дәвам итәргә теләгән карт җан синең кебек гөнаһсыз бәндәгә нинди сүз әйтә алыр икән соң?!

Мәүлет бу юлы җавап бирмәде. Иблис коткысы хакында хәбәр иткән сәер дә, серле дә төшен сөйләргә кереште. Мәүлет бер нәрсәгә игътибар итте. Төше хакында никадәр дулкынланып, хисләнеп сөйләргә тырышса да, тыңлаганнарына Кирам абзыйның битендә бер генә мускулы да селкенмәде. Бу бик сәер иде. Ләкин Мәүлет аңламый түгел, бик аңлый: үз гомеренең иң матур еллары булырга тиешле унике елны тоткынлыкта үткәргән кешедән нинди хис-тойгы көтәсең инде?! Әнә бит: сөйләшүе дә каты-коты гына.

– Сине конкрет нәрсә кызыксындыра, Мәүлет энем?

– Мине конкрет Иблис кызыксындыра. Мөселманнар тормышында, язмышында хәлиткеч һәм хәтәр роль уйнаган Иблис тарихы мине борчый. Юк, мине генә түгел, бөтен кешелекне, дөньяны борчый. Менә шуны табарга, фашларга кушылган миңа. Хөкемен Аллаһы Тәгалә үзе башкарыр, әмма мин аны фашларга тиеш. Мин бу төшне шулай аңладым.

– Шулай да, конкрет нәрсә кирәк сиңа? Соравыңны төгәл итеп бир. Кыландырмый, матурламый гына.

– Алайса, турысы белән әйтәм: менә сез адәмнәр җанын кыйгансыз. Кулыгыз ничек барды бу адымга? Иблис ничек итеп сезнең җанга үзенең мәкерен, золымын сала алды? Нигә бирештегез аның коткысына, шайтан вәсвәсәсенә ничек бирештегез? Шуны ачыклый алсак, бәлки, аңа каршы торыр әмәлләрне дә чамалар идек...

– Рәхмәт, син турысы белән сорадың, мин дә турысы белән җавап бирәм: минем фаҗигале язмышымда Иблиснең бер катнашы да юк. Минем күз алдымда ике әтрәк-әләм бердәнбер улымны үтергәч, улым кайгысыннан хатыным җан тәслим кылгач, мин үзем Иблискә әверелдем. Аңлыйсыңмы, үзем Иблис тарихына дучар булдым. Миндәге ачу, золым, димәк ки, үч коткысы мең шайтан коткысыннан да көчлерәк иде. Мине бу хәтәр ниятемнән берни дә, беркем дә аерып та, каерып та ала алмый иде: кыелган ике җанга ике җан кыелырга тиеш иде. Һәм мин аларны күңелем булырлык, үчем кайтырлык итеп дөмектердем, сагалап торып, ау мылтыгыннан атып үтердем, бернинди икеләнүсез, шикләнүсез, үкенүсез кылдым бу җинаятемне; үзем үк милициягә барып әйттем. Шул.

Бераз сүзсез тордылар. Икесенә дә авыр иде. Мәүлеткә авыррак та булгандыр әле. Шул авырлыкны бераз җиңеләйтү өчен, әлбәттә инде, уңай җавап өмет итеп, ул иң мөһим сорауны бирергә булды:

– Ә бүген үкенәсезме? Бүген сез һаман да Иблисме?

– Үкенмим, әмма мин ул вакыттагы гамәлләремне хупламыйм да. Күрәсең, шуңа күрә дә мин бүген Иблис түгелдер.

– Ничек инде? Үкенмисез дә, хупламыйсыз да? Алай да буламыни?

– Була. Менә син Иблис мәлгуньне эзләп йөрисең. Бүген ул кемдер, әйтә алмыйм, әмма ул вакытта Иблис – мин идем. Мине котыртырга кирәк түгел иде, мин үзем бөтен дөньясын үч дәрьясына, шайтан коткысына күмә ала идем ул вакытта. Бер көн эчендә бәхетле гаиләмне таркаттым бит, бөтен, бәхетле тормышымнан мәхрүм калдым, язмышымны югалттым. Ничек үчләшмисең дә, ничек Иблис рәвешенә кермисең, ди?! Шуңа күрә дә ул чактагы тәртибем өчен үкенмим. Ләкин хупламыйм да. Чөнки Иблислек, шайтан фетнәсе – үзе үк Аллаһы Тәгалә тәгълиматына каршы гамәл, каршы фетнә. Кеше җаны баштан ахырга кадәр Аллаһ карамагында, – яшәештә иң беренче канун шул булырга тиеш. Кайчакта кеше җаны кешеләр карамагында кебек тоелса да, чынлыкта, хәлиткеч хөкемне Аллаһы Тәгалә чыгара. Һәм ул хөкем төрле юллар белән кешеләргә килеп ирешә. Төш беләнме, дога ашамы, сәҗдә халәтендәме, очраклы бер таныш, кардәш исә бөтенләй таныш булмаган дәрвиш сүзе беләнме. Мин бүген – мөселман өммәтеннән булган, үз гөнаһларымны таныган, алардан чистарынырга тырышкан, мең-миллион мәртәбә тәүбәгә килгән бер бәндә. Мин инде Иблис битлеген ун ел элек салып аттым, Иблис рухиятеннән тагын да иртәрәк арындым, уйларым да, гамәлләрем дә хәзер Аллаһы Тәгаләгә юнәлгән.

– Бөтен җинаятьче дә Иблис битлегеннән котыла аламы соң? Аннан котылу өчен дә көч кирәктер бит?

– Котыла. Көчлеләр котыла. Ә көчсезләрдә Иблис үлә, юкка чыга. Бу бәндә инде тере мәеткә әверелә.

– Коръәндә җан кыючылар хакында сүз барганда, Иблис хакында бөтенләй дә әйтелми. Иблис токымы башка төрле җинаятьләр кылынганда гына коткы таратучы буларак телгә алына. Ә бит адәм баласы кинәт кенә үтерүче-катыйль булып китмәскә мөмкин. Күп еллар буе Иблис коткысында агуланып, начар гамәлләр, золымнар кылып, акрынлап кеше үтерү ниятенә килергә мөмкин. Шулай түгелмени? Бу мантыйкка ничек карыйсыз?

– Мәүлет энем, иң явыз сугыш-чукмары да, иң елгыр угры-карак та, йорт басучы да, иң астыртын, тотнаксыз зиначы да, башкалар бәхетенә көенеп, хәтта үчләшеп яшәүче иң хөсетле җан да кеше җанын кыю алдында торганда, бу канлы гамәлне кылмыйча туктап кала. Һәм иң йомшак, юаш, басынкы бер үшән, хөрәсән зат та, үз сәгатен көтеп алып, кеше җанын кыя. Төрмәдәге үтерүчеләрнең күпчелеге әнә шундыйлар. Үчләрен баш бирмичә җан кыйган миндәйләр дә сирәк кенә очрый. Андыйлар Иблислектән тизрәк тә котыла әле. Чөнки алар көчле, аларда рух көчле. Хәзер аңлашыламы? Ничек кенә булса да, һәркем, ахыр чиктә, Аллаһы Тәгалә юлына керергә, Аңа сыенырга тиеш. Менә мин дә шул юлны сайладым.

Мәүлет Кирам абзыйның уйлары-ниятләре белән кызыксынды. Аны үзенә кунакка чакырды. Мунча тәкъдим итте. Бу тәкъдим «зэк-имам»га аеруча хуш килде.

– Менә монысы ярар иде. Чын мунча сагындырды. Бер керәм әле мин сезгә, бер керәм. Юынып, чистарынып чыгам. Тәнемне генә түгел, күңелемне, җанымны ышкып-ышкып юасы килә! Ләкин бүген түгел, керәсе җирләрем, күрәсе кешеләрем, туганнарым бар, алар өметләнеп көтеп торалар. Мин дә аларны бик сагындым. Ә мәчет белән мунча – соңыннан. Бәлки, берәр мәчет яки мунча тирәсенә эшкә дә төпләнеп калырмын. Вчүтеки, кешеләрне чистарта торган урыннар бит.

Мәүлет белән Кирам абзый бик җылы итеп, дусларча куллар бирешеп, туганнарча арка кагышып хушлаштылар. Юк, бу сүз туры килми. Һич кенә дә «хушлаштылар» диясе килми. Саубуллаштылар, чөнки тагын очрашырга сүз куештылар.

Мәчет чатында ялгызы гына басып калган Мәүлет бер төенчеген аркасына аскан, икенчесен кулына асылындырган «зэк-имам» артыннан шактый карап торды, эченнән генә аңа алдагы тормышында иминлекләр, уңышлар теләде. Үзенең исә тизрәк бу төрмә тарихыннан арынасы килде, бу гыйбрәтле, авыр язмыштан котылу өчен бер генә юл бар иде – кайнар парларын бөркеп торган мунчага кереп чумарга, көннәр буе шуннан чыкмыйча, зиһенне иләсләндерерлек дәрәҗәдә изрәп йомшанырга, аннары кабат туарга, шул котсыз, йөнтәс, хәсис Иблис шаукымына каршы торырлык көч җыярга. Шул мәлгуньне койрыгыннан урап тотып, болгап-болгап атарга. Кешеләр язмышына шул койрыгын тыгып бутамаслык итәргә! 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08,2023

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев