Күңел кушуы
Марсель Галиевка Мостай Кәрим хаты.
Хат язарга яратмыйм. Әмма үземә каян да булса хат килеп төшсә, конверт ачкандагы билгесез рәхәтлек мизгеле гомер буена кабатлана килә.
Ни кызганыч, бу гасырда инде кулга каләм-кәгазь алып, сырлап-чуклап хат язулар бөтенләй бетәр, ахрысы. Кайчандыр хат язганнар бит тәмләп, иркенләп дип, яңа буын яшьләре йә мыскыллап, йә кызыгып искә алырлар безнең дәверне.
Узган гасырлардагы классикларның том-том хатларын кулга аласың да... шаккатып куясың: булган бит дәверләр!
Атлы заманнан чыккан хатлы заман.
Әйе, Вакыт – ат тизлегеннән алга ыргыла алмаган. Шәм утлары күзне чагылдырып янмаган. Каурый каләм бармакларны ашыктырмаган. Салмак-сабыр яшәү рәвеше, ел фасылларына карап көйләнгән уй-тәэсирләр мәңгелеккә табыну бизмәнендә тирбәлгән.
Билгеле бер яшькә җиткәч, әдәби әсәр укып, матур алдану тәэсире үтмәсләнә, язучының көндәлекләрен, хатларын күбрәк йотылып укыйсың. Анда – тере тормыш. Әдип хатларында үз табигыйлегендә кала: үзеннән көчлерәк тә булып күренми – ничек бар, шулай!
Кеше белән кеше арасын бәйләүче, ерак араларны якынайтучы кош-хатларның тәүге мәртәбә каурые йомыла башлавы – телеграф-телефон уйлап чыгарылып, гамәлгә кергән заманнарга туры килә. Хәзер инде электрон почталар, кесә телефоннары, компьютерлар заманында – бөтенләй башка. Кыскалык, ашыгу, тиз генә фикереңне җиткерергә тырышу, җылы кәгазь урынына салкын экран – телдәге хисне, тәэсири сүз куәтен, шагыйранә тойгыларны бөтенләй йолкып ташлады. Һәр сүз артында акча чылтыравы ишетелеп торганда, нинди хис булсын, ди. Кыскалык, кыскалык! Бардым, күрдем, җиңдем. Йотып җибәр шундый хәбәрне. Информация дип атала ул. Утырып уйлар уйлар өчен үсмәгән буең.
Әйе, әллә нинди техникалар гамәлгә керә, ерак планеталарга сәяхәтләр күзаллана, могҗизага тиң ачышлар ясала. Ә тере кешенең асылы, холык-фигыле, яшәү рәвеше камилләшәме? Студент чакта мин Энгельсның «цивилизация шундый бер ноктага җитәр, аннары кире кайту процессы башланыр» дигән фикерен укып шаккаткан идем. Җәя тоткан неандерталецка таба кайтып баруыбыз күз алдыма килгән иде. Әллә соң без чынлап та кайтып барабызмы?.. Телдә хәбәр бирүче сүзләр генә калыр да... без җәнлекләр кебек күз карашы, койрык селкетү, йон кабарту кебек хәрәкәтләр белән кыска гына арада аңлаша башламабызмы?..
Чехов кебек том-том хатлар язган әдипләр дөнья классикасында шактыйдыр. Андыйлар янәшәсенә бездә Аяз Гыйләҗевны гына куеп була. (Аның бүген дә түш киереп йөрүче кайберәүләрне салып таптаган, үз заманы вакыйгаларын кайнар фикер иләге аша үткәргән хатларын матбугатта чыгарырга әле дә җөрьәт итә алмаган редакторлар шактый).
Үтә бер тәм белән, килештереп хатлар язучы берәүне генә беләм: Рәдиф Гаташ. Редакциягә кайчан килеп кермә, башын кыңгыр салып, дога укыгандай онытылып, сәҗдәгә китеп хат юллары тезеп утырган мәле була иде аның.
«Хат язардай шәхесләр бетеп бара...» – ди Гаташ, моңсуланып. Үз чорында Ауропа әдәбиятын төбенәчә «эчеп» тәрбияләнгән шагыйрьнең табыну яссылыгы башка шул...
Менә мин, нәүмиз-моңсу уйларга бирелеп, архивымны актарып утырам. Катлы-катлы какланган хатлар. Бер-бер артлы ачам, укыйм. Хәтер уяна, таныш йөзләрне күрәм, тавышларын ишетәм. Кайберләрен кичә генә язып салганнардыр кебек, югыйсә авторларының бу дөньядан киткәннәренә дә шактый еллар узган шул инде. Бу – саргайган хатларда әкрен генә суына барган кадерле сүзләрне кабаттан уятасым, дөньяга чыгарасым килә икән, димәк, үзең хәл ит, боларга – син хуҗа, дип, күңел шулай куша, фатихасын бирәдер.
Марсель ГАЛИЕВ,
Татарстанның халык язучысы.
Мостай Кәрим хаты
Хөрмәтле Марсель! Күп сәлам сиңа. Китабың, игътибарың, җылы сүзләрең өчен рәхмәт.
Шаукымлы, җилле китап язгансың, үзең болай шаталак (тиктормас, тынгысыз – М.Г.) булсаң да, иманлы, әдәпле китап язгансың. Үзеңнән дә шәбрәк, үзеңнән дә акыллырак булырга тырышмагансың. Тәүдә актаргалап утырдым да, бара торгач, Хуҗа Насретдинның картузы шикелле, бөтенләй укып бетердем.
Китапның ни өчен Кипр аша килүен дә аңладым. Синең даның белән җылынып, горурланып, Кипрда яшәүче поклонникларыңа – төрекләргә һәм грекларга алып баргансың да аны, ул утрауда поклонникларың булмагач, миңа җибәргәнсең. Шулай итеп, бүрем улады минем.
(Бер төркем галимнәр белән Кипрның төрек ягында сәяхәт кылган чакта Уфа галиме Песәнкин аша Мостай агага юллаган идем ул китапны. Бераз шаяртып, Россия почталарына ышанмау сәбәпле, ындыр артына чыгып, Кипр аша җибәрергә булдым китабымны дигән кебегрәк сүзләр дә язган идем. Мостай аганың шуңа ишарәсе. – М.Г.)
Күңелгә ятып җитмәгән ике генә нәмә очрады. Муса Галинең чак кына хәтерен калдыргансың. Бусы бер. Икенчесе шул: Р.Гамзатов, М.Кәрим, К.Кулиев, Д.Көгелтиновларны узып, алга чыгарга кем дә кыймый иде, дисең. Ниндәй аламалар! Алга чыгармайлар! Ә бүтәннәр, бахырлар, шундый юашлар. Алга чыгарга оялалар... Акыллы башың белән ахмак сүз сөйләйсең. Әдәбият ул мәчеттәге җомга намазы түгел лә – кемгә беренче рәт, кемгә бишенче рәт тәгаенләмәгәннәр.
(«Кыймый иде...» диюем, йомшартып, киная белән әйтелгән иде. Мостай аганы тынычсызлаган фикерләр түбәндәрәк булгандыр бәлки. Әлеге исемнәрдән соң китабымда мондыйрак фикерләр теркәлгән иде: «Алар каршына дан һәм бүләк бирү баскычлары эзлекле чиратка куелган, шул ноктага килеп җиткәндә, «дөрес» әсәр, «дөрес» мәдхия уку мәҗбүриятеннән азат була алмыйсың. Кремль җылы куенында юкка гына асрамый, партия чираттагы бүләкне сузган саен манежда бер шакмак шикәр өчен саллы гәүдәсен селкетеп биегән аю кебек реверанс ясарга тиешсең. Ни хәл итәсең, җәмгыяте шундый, нәфсе җепләре хакими көч кулында, шуны тартып, кеше белән уйныйлар. Толстой кебек «икенче патша» дәрәҗәсендә йөрү өчен граф титулы гына җитми, бәйсезлек биргән биләмәң-байлыгың да булырга тиеш. Бер акыллысы: «Әгәр Толстой коммуналь фатирда яшәсә, Салтыков-Щедрин булыр иде...» – дигән әнә. – М.Г.)
Ни өчен мин моңа игътибар иттем? «Перестройка» башлангач, «Советская культура» газетасында бу мәсьәлә буенча тач синеңчә итеп, синнән дә зирәгрәк Ямил Мостафин дигән берәү язып чыккан иде. Аннан соң безнең Башкортстанда да бу турыда син китергән схема буенча зарланучылар булды. «Һәр халыктан бер корифей...» Минем аңлавымча, иҗат дөньясында шушы 4-5 мең елда корифейларны әмерләр яки фәрманнар белән тәгаенләмәгәннәр. Гомерлар, Дантелар, Һётелар, Пушкиннар, Тукайлар... Бу инде син санаган исемнәрне әлеге халык йөзәр, меңәр ел үзенең корифейларын раслый. Бу безнең карамакта түгел. Кипр төрекләре әйтмешли: «Аңлата белдемме?».
Китабың – күзәтүләрең, фикерләрең мавыктыргыч. Афәрин, Марсель!
Акыллы кешегә мөрәҗәгать итәсе килгәндә, сине сагынам да үземне уйлаем.
Кочаклап калам.
Мостай Кәрим.
15 декабрь, 1999 ел.
(Дәвамы бар)
"КУ" 08,2023
Фото: unsplash
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев