Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уфаны һәм сине сагынам

Уфаны һәм сине сагынам. Әйтерсең лә, шушы гүзәл шәһәр Бары синең өчен салынган. 

Сәфәрләрдә әгәр озак йөрсәм,

Уфаны һәм сине сагынам.

Бармы икән тагын Җир шарында

Минем кебек шашып сагынган?

Тәбәнәкме, биек йорттамы мин,

Син яшәгән йортны юксынам.

Шул йорттан да күркәмрәк булган

Уфаларда бер җир юк сыман.

Кыскамы ул, озынмы ул урам –

Икәү йөргән урам кадерле.
Исеңдәме, сиңа җырлаганым

Сөю җырын, таңга кадәрле?

Еракмы ул бакча, якындамы? –

Икебезгә уртак бит әле.

Без Уфада шунда күрдек тәүге

Шау чәчәккә баткан юкәне.

Сәфәрләрдә әгәр озак йөрсәм,

Уфаны һәм сине сагынам.

Әйтерсең лә, шушы гүзәл шәһәр

Бары синең өчен салынган. 

 

"КУ" 08, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев