Дулкыннар кочагында
Кемнәр әйтә Күктә оча! – диеп, Кеше фәкать суда оча ала!
Егылсам да, торып йөгерсәм дә,
туфрактан – җирдән көч алам.
Кошлар нәселеннән булсам да,
тик дәрьяларда гына оча алам!
Бу кулларым Җирдә эш майтара:
казый, юа, ярлар коча ала...
Болытларга карап сузылсам да,
дулкыннарда гына оча алам!..
Дулкыннарда чакта куллар – канат.
Чалкан ятып талпын, кагын син!
Зәңгәр күктә очып барган кошлар
күзләреңне назлап чагылсын!
Су өстендә куллар – таянычым!
Җир-Күк өчен – алар кул гына...
Кош күк оча кеше! Оча!..
Түбәнендә – һава урынына су гына!
Аермалар бары шул гына...
Кемнәр әйтә Күктә оча! – диеп,
Кеше фәкать суда оча ала!
...Әнә, күрегез, ничек кагына
су читендә нәни бер бала!
"КУ" 08, 2023
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев