Логотип Казан Утлары
Повесть

ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)

Мин бит нишлим? Әбигә өстәп биргән 250 грамм итне әнә теге затлы костюм киеп, галстук бәйләп, базарга килгән адәмнең акча янчыгыннан алып калдым. Аның нәкъ менә 250 грамм итен салып бетермәдем, бу этлегемне таныйм, танымый нишлим, дөресе шул.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

7

Мәүлет тиз-тиз генә җыенды да урамга чыгып китте. Аның бик тә катык эчәсе килгән иде. Бу аракы сөременнән, аракы гаменнән катык эчеп кенә котылып булыр кебек иде. Янәшәдә генә сөт кибете күзгә чалынды. Ләкин Мәүлет аңа кермәде. Аның организмы да, күңеле дә чын катык, ачы катык сорый иде. Урам башында халыктан җыелып оешкан сәүдә рәтләрен күргәч, сөенә-сөенә шунда ашыкты. Бу базарда булганы юк икән әле аның. Берничә сәүдә рәтенә тезелеп сату итүче базар әһеле чуарлардан чуар иде. Анда бәрәңгесен, сөтен, итен бертуктаусыз үтереп мактап торган үзебезнең татар абзый-апалары да, суганнары белән данлыклы чуваш кардәшләр дә, көнбагыш, гөмбә тутырылган кәрзиннәргә стакан яисә кечкенә чиләк утыртып куйган мари-удмурт халкы да, шулай ук өрекләре, кара җимешләре белән ыгы-зыгы килүче үзбәк-кыргызлар да, алларына помидор таулары өеп куйган азәрбайҗаннар да күзгә керердәй, йөрәккә төшәрдәй булып торалар.

Мәүлет бөтен йөз-битен йон баскан татар кешесе сату иткән, чират әллә ни озын булмаган өстәлне сайлап, барып басты да әлеге гайре табигый кыяфәтле кешене өйрәнә башлады. Бу кешенең хатыны сөт-катык тирәсендә мәш килсә, ул үзе ит ризыклары сату белән мәшгуль. Ләкин алар үзара сөйләшмиләр диярлек. Ым-ишарә белән генә аралашалар. Хатыны бу ямьсез бәндәдән кыенсынган кебек. Үзе чибәр генә күренә! Бу җен-шайтан кыяфәтле иргә ничек кенә кияүгә чыгарга җөрьәт иткәндер?! Күр инде бу гыйбрәтне! Йөзендәге җөйләрнең, яра эзләренең исәбе-саны юк. Үзе бик тә елгыр күренә. Ит үлчи башласа, кулы кулга йокмый. Кай арада бүлеп ала, кай арада бизмәнгә салып өлгерә. Итле калҗа янына сөяген дә төртеп куярга онытмый. Иң кызыгы бу да түгел әле, иң кызыгы: үлчәү белән эшләүдәге өлгерлеге, елгырлыгы. Бизмән тәлинкәсенә ит кисәген куярга өлгерми, алып төрә дә башлый. Менә шунда чамалап алды да инде Мәүлет: алдый бит бу! Дөрес үлчәми!

Чират җитәргә ике-өч кеше бар иде әле. Якыная төшкәчрәк бу алдакчы-хәйләкәр сатучының кулыннан тотмакчы булды Мәүлет. Фаш итмәкче булды. Шунда, акрын гына кузгалып, аның күңелендә бер саллы уй тернәкләнә башлады. Ә бит Иблис дигәннәре дә шушында гына булырга мөмкин. Ялганның иң соңгы дәрәҗәсенә җиткән нәмәстәкәй шул түгелмени?! Кеше алдап, астыртын эш йөртеп, гөнаһка баткан ул гыйфрит шушы базар әһелләре арасында булмас дип, кем әйтә ала?! Әнә бит, әнә, соңгы елларын яшәп ятучы бер әбекәйгә дигән ит кисәге һич кенә дә дөрес үлчәнмәде, маймыл кыяфәтле сатучы хәтта бизмәндәге авырлыкны күрсәткән сырларга карап та тормады. Ә менә бу кешене – затлы костюм-чалбар кигән, ак күлмәк өстенә галстук бәйләгән, колагына затлы күзлек элгән хәлле генә ир заты белән озак булашты. Бер салды ит кисәген бизмән тәликәсенә, бер кире алды, тагын салды, тагын алды. Ахыр чиктә ит үлчәнде, күз иярмәс тизлектә бизмәннән юкка да чыкты, затлы гына пакет эченә кереп тә посты. Барыбер Мәүлетнең күңелендә олы шик калды, чөнки үлчәү ышандырып җитмәде, яшеренебрәк эшләнде...

Мәүлет ике кило ит үлчәргә кушты. Ит сатучы абзый үз эшен тиз тотты. Төгәллеге хакында әлегә әйтергә иртәрәк, әмма күз иярмәс хәрәкәтләр белән үлчәнгән ит җәһәт кенә Мәүлет кулындагы целлофан капчыкка күчеп өлгерде. Менә шунда фаш итү сәгате сукты да инде. Мәүлет үз кулындагы пакетның авызын ачып куйды да, андагы ит кисәгенә ишарәләп, башын өстәл өстенәрәк сузып:

– Зинһар, тагын бер тапкыр үлчәгез әле, күбрәк салып ташламадыгызмы? – диде.  

– Юк-юк, барысы да тәртиптә. Төгәл ике кило үлчәдем.

– Барыбер үлчәгез әле. Настаиваю.

– Ярый-ярый, үлчим, борчылмагыз, менә күрәсезме – нәкъ ике кило. Бер грамм артык та, ким дә түгел.

Мәүлет ялт итеп бизмәнгә үрелеп карады. Ул, чыннан да, төп-төгәл ике килограмм авырлык күрсәтә иде.

– Гафу итегез, миңа тоелган гына. Кичерегез. Зинһар.

Шулвакыт теге адәм затына әллә нәрсә булды. Ул прилавканың бу ягына чыкты да, беләгеннән тотып, Мәүлетне берничә адым читкә алып китте. Ул бу мәлдә гаепле эш эшләп, бераз каушаган, әмма гаебен танырга батырлыгы җиткән сабый баланы хәтерләтә иде.
– Мин бит, акыллы кеше, бу кварталларда яшәүчеләрне күптәннән беләм. Хәл-әхвәлләрен, кесә якларын, проблемаларын, хәтта гаилә тормышларын, язмышларын, дигәндәй. Беләм, акчаларын саный башлау белән эчке характерларын, яшәү рәвешләрен чамалый башлыйм. Ә сез беләсезме, кеше акча санаганда ачыла. Бер пенсиягә яшәүче ялгыз әбекәй белән дөнья җимерттереп яшәүче ир кеше акчаны төрлечә саныйлар. Дөрес тойгансыз: әнә теге әбигә итне күбрәк салдым, чөнки ул ялгыз яши, башка беркаян да керер акчасы юк. Бүген, әнә, соңгы тиеннәрен күтәреп килгән. 250 граммга артыграк куйдым. Ышанмыйсызмы? Әйдәгез үлчәп карыйбыз.

Сатучы ир сөт алучылар чиратында басып торучы таныш карчыкка табан бер адым атлап та куйды, әмма Мәүлет аның ике баштан җыйма белән тарттырып бәйләнгән, терсәкләрен тузудан саклап торган җиңсәсеннән тартып, чак туктатып калды.

– Ышанам-ышанам, тик... болай, һәр кешенең хәленә кереп сата башласаң, үзеңә табыш бөтенләй дә калмаячак бит. Аннары...

– Нәрсә «аннары»?

– Аннары... Коръәндә үк әйтелгән. «Дөрес үлчәгез» диелгән.

– Шулай диелгәнме? Нәкъ шулаймы? Коръәндә алыш-биреш хакында да аять бармы?

– Бар. Анда кешелек яшәеше өчен кирәк булган бар нәрсә хакында да аять бар. Ышанмыйсызмы?

– Ышанам, әлбәттә. Тик... төгәлрәк беләсе иде бу хакта. Вчү-теки, «берүк тигез итеп үлчәгез» дип үк әйтелмәгәндер бит безнең Изге Китабыбызда? Мәгънә чыгарырга була ул, ә менә төгәл язылышы, әйтелеше ничектер бит әле аның.

– Нәкъ шулай диелгән: ялгышмасам, «Алыш-биреш эшләрендә нәрсә дә булса үлчәгәндә, яхшылап эшләп бетерегез, кешегә зарар китерерлек ким үлчәүчеләрдән булмагыз», дип, һәркемгә дә аңлашылырлык итеп язылган. Тагын бер аятьтә: «Үлчәгәндә тигез, дөрес үлчәүләр белән үлчәгез», дип әйтелгән. Коръәндә дөрес үлчәмәү Җир йөзенә шайтан коткысы, явызлык таратуга тиңләнә хәтта. «Үлчәгәндә хыянәт итеп, кеше хакына кермәгез, вә шуның белән фәсәд, золым эшләрен кылмагыз, явызлыкны җир өстенә таратмагыз», диелә. Мин моны төгәл истә калдырдым. Чөнки Иблис мәлгуньне эзләп йөргәндә, шушы аятьләр кергән «Шагыйрьләр» сүрәсен ныклап өйрәнеп чыгарга туры килде. Минемчә, бу сүрәне халык белеп бетерми. Ә анда халык өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар. Тормыш өчен, диюем. Адәми затларны бозып йөрүче шайтаннар хакында да, имче-яучылар хакында да, ялганчылар, мошенниклар турында да, әлбәттә инде, шагыйрьләр хакында да. Исеме үк әйтеп тора: «Шагыйрьләр» сүрәсе.

– Алай икән. Каян алып укып була икән ул сүрәне, мин бит гарәпчә белмим.

– Коръәннең «Ногман тәфсирен»нән укып белә аласыз. Саф татарча язылган.

– Шулаймы? Бүген кайтышлый ук мәчеткә сугылам әле. Аларда бардыр. Ә мин, исәр, үземчә дөреслек урнаштырмакчы булам җир йөзендә. Димәк ки, изгелек эшлим дип, икенче кешегә хилафлык кылу барыбер язык булып чыга? Укыйм әле бу хакта, ныклап укыйм... Мин бит нишлим? Әбигә өстәп биргән 250 грамм итне әнә теге затлы костюм киеп, галстук бәйләп, базарга килгән адәмнең акча янчыгыннан алып калдым. Аның нәкъ менә 250 грамм итен салып бетермәдем, бу этлегемне таныйм, танымый нишлим, дөресе шул. Иманым камил: ул кеше ресторанда гына тукланадыр, затлы ризык кына ашыйдыр. Шулайдыр. Итне дә мең мәртәбә тотып карап, сайлап ала. Ә ул аны этенә дип аладыр әле. Кызганып карап торса тора, каршындагы ятим карчыкка бер тәгам ризык яисә берәр сум акча бирү хакында уйлап та карамый. Булдыра алмаганнан түгел, гомумән, уйлый алмый ул бу турыда. Шуңа күрә үзең хәл ит инде, иптәш, кем диим?..

– Мәүлет.

– Ә мин Тимерҗан абзаң булам. Ничек хәл итсәң, шулай була. Әмма мин үземдә гаеп сизмим. Мине шайтан сыңары, Иблис токымы дип тиргәрсең дә, бәлки, әнә Иблис эзләп йөрисең икән бит, ләкин мин йөрәгем ни кушса, шуны эшлим. Дөнья гадел булсын дип тырышам. Үз урынымда тырышам.

Сөт-катык чиратына барып баскан Мәүлет янына тагын килеп җиткән Тимерҗан дигән итче. Менә ул як-ягына каранып алды да аяк очларына басып, йөнтәс йөзе белән Мәүлетнең колагына үрелде:

– Син, ни, Мәүлет энем... Ниме, вчү-теки таба алдыңмы теге хәшәрәтне?

– Кемне?

– Ну... Тегене гыйфритне инде. Шайтаннар башлыгын. Иблисне!

– Юк шул, сез булышмассызмы дип уйлаган идем.

– Мин ничек булышыйм инде?! Үземне шайтан дип белдерсәм генә инде. Хатын болай да мине, «Шайтаным», ди. Әнә ул нинди чибәр минем, ә мин?.. Ничек кенә түзеп яшидер? Ярата ул мине, беләм. Ә мин ансыз гүпчим тора алмыйм. Менә шундый любовь. – Бераз уйланыбрак торгач, бик мөһим сүзе калган кеше кебек кыланып, кабат Мәүлетнең колагына үрелде.

– Мәүлет туганым, мин беләм аның кайда икәнлеген. Теге мәлгуньне, гыйфритне әйтәм. Мин әйткән җирдән хәзер барып табасың аны. Дөньядагы бар яманлык әнә шул эчкечелектән, аракы зәхмәтеннән. Шул тирәгә бар әле син, эзләгәнеңне бик тиз табарсың.

– Анда булдым инде мин, шул яктан кайтып килеш. Рәхмәт Тимерҗан абзый. Сау булыгыз!

Кем булды соң әле ул? Кайда күрде? Ә! Аракы кибетендә! Мәүлет кайтып җиткәнче базарда ит сатып алган ир хакында уйланды. Аңа кадәр дә очраштылар кебек. Теге төш күргән көнне, урамга атылып килеп чыкканда, ул бит нәкъ шушы бәндә белән маңгайга-маңгай бәрелеште! Менә ул кайда хикмәти хәлләр. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08,2023

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев