Логотип Казан Утлары
Повесть

ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)

Юк, Мәүлет үзен барыбер инандырып бетерә алмады. Тегеннән укыган, моннан ишеткән белән генә әллә ни кырып булмаячагын аңлап-төшенеп җиткәнче, әнә күпме вакыт узып киткән инде! Ә бит төп китап, төп чыганак бар. Коръән үзе бар!

(Әсәрне башыннан укыгыз)

5

Имче кыз янында булып кайтканнан соң, Мәүлет тагын мунчадагы тар бүлмәсенә кереп бикләнде. Тагын уйлар ихтыярына бирелде. Соңгы берничә көндә аның тормышына ургылып килеп кергән хикмәтле хәлләрне тагын бер мәртәбә күңеленнән кичереп, уй-фикерен җыеп, алдагы көннәренә ниятләр корасы бар иде.

Бу минуттагы яшәешендә аның күңелен һәм зиһенен бары тик бер уй, бер гамь генә биләп алган иде – Иблис уе, Иблис гаме!

Ярый. Иблис булсын да, ди. Күктән Җиргә куылсын да, ди. Аны табып фаш итү эше Мәүлеткә кушылсын да, ди. Тик кайда ул Иблис дигәннәре? Каян, ничек табарга аны? Ай тулганчы, имеш. Әйтүе генә җиңел. Ике атна эчендә таныш-белешне дә табу кыен әле.

Әй, йөрсен лә шунда коткысын таратып! Җир йөзендәге явызлык, вәхшилек, әхлаксызлык, ахыр чиктә, Иблистән генә тормый бит! Адәм балаларының үзләреннән тора! Кешенең үзәге нык икән, асылы саф икән, күңеле хөр икән, ул Иблискә генә баш бирми инде, бу кешелек тарафыннан мең-миллион мәртәбә расланган хакыйкать. Аннары. Изгелек янәшәсендә һәрвакыт явызлык торган. Бу кешелек яшәешенең, юк, алай гына түгел, бөтен табигать дөньясының иң мөһим шарты. Изгелек белән явызлык бер-берсеннән башка яши дә алмыйлардыр инде. Әнә, изге Коръәндә дә иман китергәндә: «Тәкъдирнең хәере һәм яманы Аллаһы Тәгаләдән», – дип әйтергә куша бит. Хәере – игелек-изгелек булса, яманы – кешелеккә килеп ирешкән илаһи сынау була инде... «Һәр шайтанга – бер фәрештә» дигән аятьне кая куясың?

Ә монда Иблис кайгысы.

Ә бит чынлыкта Иблис булмаса, бәндә аны үзе эзләп таба, таба алмаса, үзе Иблискә әверелә. Бу инсаният дөньясында шулай ук мең мәртәбә расланган.

Юктыр, кеше Иблискә әверелә алмыйдыр ул. Иблис – фәрештә. Ләгънәтләнеп сөрелгән булса да, фәрештә. Ә кеше бервакытта да фәрештә була алмаячак. Ул бары тик бу шайтани затның коткысына гына биреләдер. Коткы? Кот-кы... Ничек төгәл әйтелгән! «Кот» сүзе мәҗүсилек чорында «рух»ны, «җан»ны, «калеб»не, ягъни күңелне белдергән ләбаса! «Кот-кы» – шушы рухны, җанны, калебне эчтән кимерүче, аны җимерүче, бозучы тәгълимати бер шәйдер. Иблиснең шул коткысына эләксәң, котылам димә инде. Котылу? Монда да шул сүз! «Кот-ылу» – димәк, «кот»ны, «җан»ны, «рух»ны, «калеб»не саклап калу, кабат үз асылыңа, рухыңа ия булу, аны явыз шаукымнан коткару. Нәкъ шулай: «Кот-кару»! Шул изге гамәлне кылып, Аллаһының «котлау»ына ирешү. Әйе-әйе, бу очракта да «кот» – төп чара, дәлил һәм хакыйкый ишарә!

Мәүлет тагын бер хакыйкатьне белә. Белмәсә дә, тоя, сизенә. Аллаһы Тәгаләнең сынавы зур булган кебек аның игелеге дә киң. Адәм баласы үз гомерен, шушы сынауны үтеп, игелеккә, хәтта изгелеккә ирешүгә багышлый. Соңгысына ул Ходайның рәхмәте һәм мәрхәмәте белән, иман һәм илаһият юлында ирешә. Күрәсең, Мәүлеткә дә шушы юл билгеләнгәндер. Игелек – үзең өчен булса, изгелек – бөтен кешелек өчен – моны гына аңлый Мәүлет. Шуңа күрә дә бу бурычны бик борчылып, хәтта бераз шикләнеп кабул итә.
Шулай да, ул кире чигенмәячәк. Шулай икән – шулай! Кешелекнең якты киләчәгенә илтә торган юл – иң саваплы юл түгелмени?! Иблис тикле Иблис белән алышка аны сайлап чыгарганнар икән инде – Мәүлет сынатмаска тырышачак. «Фашланган Иблис көчен югалта», ди изге Коръән. Фашланган Иблис кабат Ходай катына кайтарылуга, Җир дөньясы тагын якты, имин, саф тормышта яши башлаячак, имеш. Бу юлда корбан да булырга мөмкин, каһарманлыкка да ирешеп була. Менә нинди язмыш көтә аны.

Мәүлетнең елыйсы килде. Һәм ул, туарылып, күңелен иркенгә җибәреп, үксеп елады. Аннан көләсе килде. Күз яшьләре аша кычкырып көлде. Ә өченче тойгы исә аны куркытты, сикереп торырга мәҗбүр итте: тукта, Иблис хакындагы уйлары белән ул акрын гына акылыннан язып килә ләбаса!

Дәррәү торып, йөгереп диярлек эшкә чыгып китте. Көне буе мунча мәшәкатьләре белән мәшгуль булды. Ләкин Иблис тойгысыннан барыбер котыла алмады. Бу тойгы аның бөтен тынычлыгын алган иде. Әмма бу тойгы аңа тормыш гамен, яшәеш кануннарын югалтмыйча яшәргә ярдәм дә итә иде.

Фикер мантыйгы бик гади булып чыкты. Аңа Мәүлет үзе дә аптырады: Иблис мәлгунь иң элек адәми затларны юлдан яздыру өчен, аларның күңелен, зиһенен саташтыру өчен җибәрелә ләбаса! Менә шундый сынау. Кайсы гына изге китапны укысаң да, кайсы гына риваятьне тыңласаң да, шул хакта сүз бара: Иблис һаман адәмнәрне аздыра, алдый, куркыта, зиһенен ала, боза, саташтыра, буташтыра, ялгыштыра, юлдан яздыра. Димәк, ялганчы мошенниклар, әхлаксыз затлар, бозык бәндәләр, азгын ирләр, хатыннар, гайбәтчеләр, кара сихерчеләр яныннан эзләргә кирәк ул тәмуг кисәвен!

Мәүлет үзе эшләп йөрде, үзе алдагы көннәргә ниятләрен кылды: иң элек кая барырга, кемнәр белән очрашырга. Бистәдә, аның ике як очыннан ук тоташып китә торган авыл белән калада Иблис яратырдай урыннар күп булып чыкты. Дөресен генә әйткәндә, кая гына барма – шунда Иблис булырга мөмкин икән. Ләкин Мәүлет шуны да белә: Иблис – шайтан түгел. Ул – шайтаннарның фәрештәсе. Димәк, ул, урам сукбае кебек, түбәнчелеккә төшеп йөрмәячәк, бәлки, иң элек затлы урыннарда күренәчәк, коткысын да асыл затлар күңеленә салырга тырышачак...

Юк, Мәүлет үзен барыбер инандырып бетерә алмады. Тегеннән укыган, моннан ишеткән белән генә әллә ни кырып булмаячагын аңлап-төшенеп җиткәнче, әнә күпме вакыт узып киткән инде! Ә бит төп китап, төп чыганак бар. Коръән үзе бар! Анда Иблис ләгыйньнең ниндилегенә, кайдалыгына ишарә бар да бар инде! Әллә авыр уйлардан, әллә эштән арып-талчыгып, урамга чыкканда, аны Шәмси карт көтеп-сагалап тора иде инде.

– Ходайга тапшырдыңмы?

– Тапшырдым, Шәмси бабай.

– Саклану чараларын күрдеңме соң?

– Нинди чараларны?

– Иблис юлына төшәрдән элек, рухыңны, йөрәгеңне аңа каршы торырлык итеп ныгытып куярга кирәк, балакай.

– Ничек була ул? 

– Иң элек кирәкле догаларга ия бул. Изге аятьләрне күңелеңдә тотарга, шул аятьләр буенча яшәргә өйрән.

– Ягъни мәсәлән?

– Шайтани затлардан саклану догалары бар. Сиңа шуларны белергә кирәк. Иң элек «Әгузү билләһи»не әйтә бел.

– Тел очында гына тора, Шәмси бабай. Искә генә төшерә алмыйм... Ничек әле ул?

– «Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим» дигән дога ул. Шайтан коткысыннан Аллаһы Тәгаләгә сыенам, димәктән әйтелә. Бу доганы «Бисмилла» белән раслап куялар. «Бисмиллаһир-рахманир-рахим» диюгә, Аллаһы Тәгалә исеме белән башлап, тәүбә итәсең, Ходайдан үткәндәге хата-кимчелекләрең өчен кичерүен сорыйсың. Аннары гына гамәлгә керешәсең, эш башлыйсың, кылган ниятеңә тотынасың...

– Шәмси бабай, миңа Коръән белән ныклап танышырга кирәк. Шунсыз миңа кыен булачак. Синдә аның татарча аңлатмасы бар бугай, шуны биреп тор әле.

– Син, Коръәнгә керешеп, зур җаваплылык аласың, Мәүлет балам. Ниятләгәнсең икән инде, хуплыйм, мин сиңа әле күптән түгел генә басылып чыккан «Ногмани тәфсирен» әзерләп куярмын. Бүген кич кереп алырсың. Хәдисләр белән дә танышырга кирәк булыр. Алар Коръән аятьләренә ачкыч кебек бит...

Мәүлет Шәмси карт яныннан күтәренке күңел белән кузгалып китте. Кая барасын төгәл генә белмәсә дә, адымын кызулата барды, бер чатта да тукталып тормыйча, ярты бистәне урап, кабат үзенең мунчасына кайтты, тәһарәтләнеп, намазына кереште. Ул әле намаз догаларында ялгыша, хәрәкәтләрен дә җиренә җиткезеп башкарып бетерә алмый. Ләкин аның күңеле инде тыныч, йөрәге үз урынында, җаны җылыда. Хәзергә иң мөһиме шул. Калганы – иртәгә. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08,2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев