Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тау

Тауларга менгән кешеләр кечерәя алмый ул!

Газиз белән, тотынышып,

икәү тауга менәбез.

Менгән саен Туган якның

киңлекләрен күрәбез.

Адым саен без үсәбез,

ә тау – тәбәнәгәя...

Менә-менә башларыбыз

болытка тимәгәе!

Безнең күләгәләр төшә

кошларның канатына.

Утырганбыздыр шикелле

хыялның ак атына!

Уенчык күк өстән – йортлар,

күлләр, поезд юллары...

Ә без гүя әкияттәге

Алып батыр уллары!

...Газиз белән тотынышып,

икәү таудан төшәбез.

Аяк асларына карап,

таштан ташка күчәбез.

Арттан тау зураеп кала.

Кошлар очалар өстән.

Күләгәләр, кечерәеп,

аяк астына күчкән.

Тылсымлы кебек күренми

сукмак та, тирә-юнь дә.

Газиз арып кунаклады

әтисенең иңенә.

Ә шулай да, күңелләр шат.

Өйдә – әни, алда – юл.

Тауларга менгән кешеләр

кечерәя алмый ул!
 

 

"КУ" 08, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев