Логотип Казан Утлары
Балалар китапханәсе

Гөлүсә

Тәрәзә төбендә бер матур гөл үсә.

Тәрәзә төбендә

бер матур гөл үсә.

Кадерләп карый аны

Гөлүсә.

Килгән һәр кешенең

күзе гөлгә төшә.

Шуңа бик сөенә

Гөлүсә.

Чәчәкләрен күргәч,

күңеле дә үсә.

Җиргә ямь өсти бит

Гөлүсә!

Тәрәзә төбендә

бер матур гөл үсә,

үзе дә гөл кебек

Гөлүсә!

Гөлләр белән бергә

ул да үсә!
 

 

"КУ" 08,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев