Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сукыр өмет

Сукыр өмет белән гомерем үтте Кешелеклелек көтеп кешедән.

Эт халкына минем бер үпкәм юк,

Бөтенесе урап йөрделәр.

Теләкләре булса, курка-курка,

Капка асларыннан өрделәр.

Песи халкына да бер үпкәм юк,

Каралары юлны кисмәде.
Песи очратсам, юлым уңды,

Уңышларга һушың китмәле.

Кешеләргә генә үпкәм зурдан,

Утка салды, суга – кешеләр.

Сукыр өмет белән гомерем үтте

Кешелеклелек көтеп кешедән.
 

 

"КУ" 08, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев