ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)
Күктән сөрелгән Иблис тарихын ничек кенә хәтереннән чыгарып ташларга теләсә дә, Мәүлет булдыра алмады; бу төш, бу тарих аның күңеленә генә түгел, җанындагы, тәнендәге һәр күзәнәк бөртегенә иңеп өлгергән иде инде. Ул шуны да бик тиз аңлап алды: бүгеннән аның гомере тап ике өлешкә бүленә: моңа кадәр яшәгән гомеренә һәм алда яшисенә.
3
Бу юлы Шәмси карт Мәүлетне серле елмаеп каршы алды.
– Ничек? Имчегә бардыңмы? Нәрсә диде? Ну-ну...
Мәүлет, киресенчә, үтә дә җитди иде. Шуңа күрә дә тиз генә җавап бирмәде. Җавап бирергә уйламады да, ахры. Ул зиһенен томалап алган уйларыннан айнып җитмәгән иде әле.
Чынлап та, Мәүлет өчен төш белән өн алышынган мәл иде бу. Бу кадәр хикмәтле хәлләргә юлыгасын белсә, йөрер идемени ул имче эзләп!.. Тик утырыр иде үзенең аулак бүлмәсендә. Көн саен мунчага кереп, парланып чыгар иде, башкаларны чабып кинәнер иде. Соңыннан бөтен арганнарын тар бүлмәсендәге тар караватында калдырып, кабат терелеп китәр иде.
Ә монда Аллаһы Тәгаләнең үзе белән эш итәргә туры киләчәк, имеш. Ходай белән генәме?! Иблис белән! Шайтаннар атаманы белән! Ай-ай-ай, килеп каптың да соң, Мәүлет иптәш!
– Шәмси бабай, әйт әле: ни өчен мин? Нигә Иблисне мин табарга тиеш? Бүтән кеше беткәнме әллә? Менә син, ягъни мәсәлән. Күп явызлык күрдем, дисең бит. Сихергә каршы догалар да беләсең. Мәчеткә дә йөрисең.
– Сиңа да догага ирешергә, намазга басарга туры киләчәк, балакай. Бу изге эштә тәнең генә түгел, күңелең дә, рухың да, җаның да саф, иманлы, догалы булырга тиеш.
– Мин бит каршы түгел, Шәмси бабай! Догага күңелем ачык минем. Кирәк икән – намазга да басармын. Тик таба алырмынмы соң мин ул Иблис шайтанны? Таба алмасам, нишләрмен? Җир нишләр, кешеләр нишләр? Ахырзаман җитәрме?! Кыямәт кубармы? Ә?
Шәмси карт мәсьәләнең бик җитди икәнен аңлап алган иде инде. Ул Мәүлеткә ияреп керде. Көтелмәгән хәлләрдән җан тынычлыгын югалткан танышын ялгыз калдырасы килмәде, ахры. Ә менә Иблискә карата аның үз фикере бар икән.
– Менә син, Мәүлет балакай, мунчада эшлисең. Аңа күз-колак булу сиңа тапшырылган. Кешеләрнең тән чисталыгы синнән тора, значит! Ә син беләсеңме соң, Хода бәндәсе, Иблиснең Адәм галәйһи-әс-сәлам балаларыннан аермасы нидә? Аның койрыгы була! Ул гына түгел, аның кендеге булмый, чөнки ул – явыз рух! Аның яшәеше генә түгел, тумышы башка төрле...
– Моның белән нәрсә әйтмәкче буласың, Шәмси бабай?
– Вәт шул: ул койрыкны кайчан күреп була? Чишенеп, шәрә калганда. Ә бәндә заты кайчан шәрә кала? Юынганда! Ул күбрәк кайда юына? Мунчада! Белдеңме инде Аллаһы Тәгаләнең ни өчен сине сайлаганын? Дөрес сайлаган ул, аңлыйсыңмы?! Ходай бит ул!.. Аллаһ!..
– Юатма мине, Шәмси бабай. Бу барыбер дөрес түгел. Аллаһы Тәгалә күктән куган Иблисне минем кебек гади кеше баласы ничек тапсын, ди?! Аннары, нишлим мин аның белән? Иблискә каян минем көчем җитсен?! Их, Шәмси бабай, хәзер шул төштәге картка ышанып яшәргәме инде? Ә? Төш кенә бит ул! Төш ул – әкият, хыял, уйдырма, шулай түгелмени?!
– Ә имчедәге хәлләрне кая куясың, балакай?
– Анысын аңлата алмыйм. Шул куркыта да инде мине, Шәмси бабай...
Күктән сөрелгән Иблис тарихын ничек кенә хәтереннән чыгарып ташларга теләсә дә, Мәүлет булдыра алмады; бу төш, бу тарих аның күңеленә генә түгел, җанындагы, тәнендәге һәр күзәнәк бөртегенә иңеп өлгергән иде инде. Ул шуны да бик тиз аңлап алды: бүгеннән аның гомере тап ике өлешкә бүленә: моңа кадәр яшәгән гомеренә һәм алда яшисенә. Яшәячәк гомеренең авыррак булачагын, явыз рухлар, шайтани затлар эзләп үтәчәген ул күңеле белән тойса да, аңлап та, язмышына кабул итеп тә бетерә алмый иде әле.
Төнлә төшенә тагын теге карт керде. Бу юлы ике дөнья арасындагы пәрдә ачылып, картның әйткәне аермачык ишетелә иде:
– И адәм баласы! Максатың изге, күңелең ихлас, рухың көчле булсын! Аллаһтан, аның догасыннан аерылма! Иблискә каршы тору өчен син иң элек Ходай мәрхәмәтенә ирешергә тиеш.
Иртән торуга Мәүлет, Шәмси картка кереп, догалар китабын алып чыкты. Аннан таныш хәрефләр белән язылган беренче догасын укыды: «Әгузү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахиим.» (Таш белән атылмыш шайтаннан Аллаһыга сыгынамын. Шәфкатьле һәм мәрхәмәтле Аллаһы исеме белән.)
Укыган саен аның күңеле тынычлана, җылына барды. Дога уку аның өчен өшеп-туңып йөргән кешенең җылыга керүе, терелүе, тормышка кайтуы белән бер иде.
Мәүлет урам себерүче картның «Иблис койрыгы» хакындагы әкияте белән генә берни кырып булмаячагын бик тиз аңлап алды. Һәм ул Ходайның хакыйкый тәгълиматына бөтен күңелен баглады, Коръән сүзе белән үзенең үксез җанын тәрбияләде, какшый башлаган рухын ныгытты. Юл уңаеннан күршедәге китапханәгә дә кереп чыкты, Илаһи Күктән сөрелгән Иблис тарихы белән якыннанрак танышасы килде аның.
Мәүлетнең йөрәге тукталып калгандай булды. Китапханәнең якты залында укырга китаплар өләшеп утыручы кыз йөз-бит чалымнары белән таныш имче кызга охшаган иде. Мәүлет бу хәлгә аптырамаска тырышты. Кем кемгә охшамас! Аннары ул имче кыз янындагы хәлләрдән соң юлында очраган һәр гүзәлкәй, сихерче яисә пәри заты булып күренүе мөмкин бит!
– Исәнмесез? Сезне нәрсә кызыксындыра?
– Иблис... Иблис тарихы.
– Аңламадым.
– Гафу итегез. Ничек әйтим икән. Миңа Ходай катыннан Җир өстенә сөрелгән шайтани затлар һәм Иблис хакында нинди хәбәр бар, шуларның барысын да уку залына китерегез.
– Хәзер аңладым. Соңгы вакытта, нишләптер, барыгыз да Иблис белән кызыксына башладыгыз.
– Барыбыз да? Тагын кемнәр кызыксына?
– Кичә бер ир кеше кереп чыкты. Газазил-Иблис затлары хакында фәнни эш язып йөри икән. Чынлыкта, ул шушы Иблис тарихын поэма итеп язган бер шагыйрьне өйрәнә. «Һәр талантлы шагыйрьдә иблислек буладыр инде, минем шагыйрь дә шундыйрак» дип сөйләнеп торды.
– Кызык бу, ләкин миңа карамый. Минем үз иманым, үз Иблисем. – Бераз көтегез, хәзер алып киләм.
4
Мәүлеткә намаз җиңел бирелде. Ике-өч көндә тиешле догаларын ятлап, идәнгә «баш орырга», сәҗдәгә китәргә өйрәнде. Ләкин зиһененә дога сеңсә дә, күңеленә тынычлык та, канәгатьләнү дә иңмәде. Ятлаган догаларына ул рухын да, йөрәген дә баглый алмый җәфаланды.
Шәмси карт бу хәлгә үзенчә аңлатма бирде:
– Син, Мәүлет балакай, хәтереңә дога алсаң да, күңелеңә Аллаһның үзен ала алмагансың әле. Менә әйт әле: намаз вакытында нәрсә хакында уйлыйсың?
– Нәрсә хакында дип... Мунчадагы хәлләр хакында. Нинди ризык юнәтү, кайчан кая бару хакында, иртәгә иртән нинди эшләр эшләү хакында.
– Шул шул! Намазлык өстендә боларның барысы да артык. Намаз гыйбадәте вакытында синең күңелеңне, зиһенеңне, җан һәм тән шәрифләрен Ходай биләп алган булырга тиеш. Бу вакытта синең белән Аллаһы Тәгалә генә булырга тиеш. Син аңа эндәш, аңа сәҗдә кыл, гөнаһларыңны ярлыкавын телә, иман китер. Кайчакта гафу үтен, хәтта тәүбә ит!
– Аңладым, Шәмси бабай.
– Юк, аңламадың әле. Сиңа боларны аңлау өчен вакыт кирәк. Дога күңелеңнең ихтыяҗы булып әверелгәнче шактый гомер үтәчәк әле. Шуны онытма, балакай: иманлы күңел белән генә Иблис мәлгуньне табып, фаш итеп булачак.
– И-и Шәмси бабай... Һаман шул бер нәрсәне тукыйсың. Син чынлап та ышанасыңмы әллә шул Иблис тарихына?
– Ә син? Син ышанмыйсыңмыни?
– Белмим. Күңелем белән ышанамдыр да. Ләкин зиһенем һич кенә дә ышанырга теләми. Төш кенә бит ул, Шәмси бабай. Ничек ышанасың, ди, аңа?
– Алайса нигә имчегә бардың соң? Нигә китапханәгә кердең? Нигә намаз мәшәкатенә бирелдең?
– Бардым, бирелдем... Анысы дөрес. Бигрәкләр дә ялварып дәшә иде шул ул төштәге карт. Иблис өчен түгел, күңелем тынычлансын өчен эшлим бит мин боларны, Шәмси бабай.
– Тынычландымы соң? Күңелеңне әйтәм...
– Юк шул. Шуңа да Ходайга якынайдым, намазга бастым.
– Мәүлет балакай, бу эштә син миңа караганда да акыллырак булып чыктың, шуңа күрә бүтән киңәш бирә алмыйм. Ләкин бер сүз әйтәм.
– Нинди сүз ул, Шәмси бабай?
– Син ничек тә Иблисне фашларга тиеш. Сиңа шундый бурыч йөкләнгән.
– Бик каты куясың син мәсьәләне, Шәмси бабай. Бөтен кешелекне Иблис коткысыннан яклап чыгарга мин кем соң әле?
– Сине Аллаһы Тәгаләбез сайлаган, һәм син Аның ихтыярына буйсынырга тиеш!
– Анысын да аңлыйм, беләм. Ходайдан башка эшләнмәгән бу эш. Төшләрнең аның ишарәсе, илаһи ымы икәнен дә тоям. Тик ни өчен мин соң? Мең-миллион мәртәбә сорыйм: ни өчен мин, ә башка берәү түгел, ә?
– Син и баста! Димәк ки, бу минутта син – кешелекнең иң ышанычлы һәм тугры вәкиле. Тагын әйтәм: син бу эшне үтәп чыгарга тиеш. Мин хәтта төгәл беләм: син аны эшләп чыгачаксың.
Мәүлетнең тар бүлмәсендә озак кына утырдылар. Бергә чәй эчтеләр, намаз укырга өйрәнделәр. Шәмси карт чыгып китәргә кузгалгач, Мәүлет аның җиңеннән тартты.
– Шәмси бабай, син Иблиснең барлыгына ышанасыңмы?
– Вәт сиңа мә! Баядан бирле шуны сөйләшеп утырдык лабаса! – Шәмси карт каушавыннан кабат урындыкка чүкте. – Ышанам, ник ышанмаска? Ходай катыннан куылган бит ул. Димәк, важный кош. Ходайга ышанган кеше аңа да ышанырга тиеш. Иблис белән шаярырга ярамый, ай-һай, ярамый.
Мәүлет кич буе уйланып ятты. Төнгә бөтен өйрәнгән, белгән догаларын укып керде. Әмма төшендә Ходай илчесе белән очраша алмады. Бала чагы керде, бик иртә дөнья куйган әнисе, яшьлектә яратып йөргән Нәзифә сылу, дуслары, туганнары... Әмма таныш карт төшенә кермәде. Икенче көнне дә, өченче көнне дә күренмәде ул. Мәүлет аңа үпкәләргә генә тора иде, җиденче көн дигәндә, өндәге кебек, ап-ачык булып каршында пәйда булды ул. Булуын булды, әмма бер сүз эндәшмәде, елмаеп баш кына какты. Мәүлет үзе дә елмаеп җавап бирде. Ул инде аңлап алган иде: изге зат аңардан разый, ул аның гамәлләрен, уй-ниятләрен хуплый.
Тик соңыннан картка нидер булды. Ул Мәүлеткә нидер әйтергә теләде. Җитдиләнде. Ләкин әйтергә өлгерми калды.
Шулай елмайган килеш уянып китте Мәүлет. Нишләптер, шундук имче кызны исенә төшерде. Дөресен генә әйткәндә, ул фәрештә кебек асыл затны бервакытта да онытмады, тик моңарчы, күз алдына чыгармыйча, күңеленең иң матур җирендә саклап, иркәләп тотты. Хәзергә кадәр аптырап бетә алмый Мәүлет: каян белеп, сизеп чакыртып алды икән ул Мәүлетне? Соңыннан нәрсә булды? Каядыр юкка чыкты бит ул. Изге карт белән сөйләшү, аралашу шатлыгыннан ничек чыгып киткәнен сизми дә калган иде ул вакытта. Ай-һай, сәер, шаукымлы зат булып чыкты бу чибәркәй! Һаман бер тойгы тынгылык бирми: гүя Мәүлетне кабул итү өчен генә, аңа Ходайның теләген ирештерү өчен генә яратылган кебек ул.
Мәүлетнең бик тә, бик тә имче кызны күрәсе килде. Юк анысы, башка гозере, үтенече юк-югын. Барысы да тәртиптә. Шулай да, бер генә күреп каласы иде үзен. Аңа карап, күңелне юатасы иде, җанны тынычландырасы иде!
Нишләп булмасын?! Бик мөһим үтенече бар аның имче кызга. Бүген төшендә Хозыр-Ильясның ни әйтергә теләгәнен беләсе иде. Тагын нидер хәбәр итәргә теләде бит ул Ходай илчесе. Хәтта борчылган кебек иде.
Бу юлы Мәүлет имче кыз янына озын чират торып керде. «Минем хакта оныткан, оныткан!» дип, үпкәләгән, битәрләгән кебек, балаларча уйлап та алды.
Чираты җитеп барып кергәндә, чибәркәй аны аяк өсте басып көтеп тора иде.
– Юк, онытмадым, – диде ул, Мәүлетнең баягы уйларын укыгандай. – Без хәзер синең белән бер язмыш ияләре. Син хәзер минем янга гел киләчәксең. Аңлыйсыңмы мине? Юк? Аңламавың хәерлерәк. Аңлый башласаң, акылдан язачаксың син. Дөнья чиге бик шаукымлы, кешеләр өчен түгел. Бу чиккә килеп кагылу белән адәм балаларының зиһене какшый башлый, күңеле иләсләнә. Мәүлеткә, риза булып, баш кагып кына утырасы калды. – Карт тагын килдеме?
– Килде. – Мәүлет, тотлыга-тотлыга, төшендә күргәннәрен сөйләп бирде. – Баштарак разый булып торса да, соңыннан нидер әйтмәкче булды. Әйтә алмый калды. Ни әйтергә теләде икән ул?
– Ул, чынлап та, борчылган. «Яңа Ай тулганчы Иблисне тапмасаң, Җир өстен караңгылык, бәндәләр күңелен явызлык, күзләрен кан-яшь томалап алачак», – димәкче була ул.
– Боларны каян беләсең, мин бит әле сиңа бүгенге төшемне күрсәтмәдем?..
– Бу кирәк тә түгел. Ул изге зат инде минем белән. Ә мин аның белән... – Чибәркәй тыйнак кына, әмма бик серле елмаеп куйды.
Имче кызның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап бетермәсә дә, Мәүлет баш кагып куйды. Ләкин елмаймады. Аның күңеленә таныш түгел бер шик кереп оялаган иде шул инде. «Ай тулганчы» ди бит. Шулвакыт имче кыз, иңрәп-ыңгырашып, күзләрен йомды. Аның сызлануыннан өй эчендәге нурлы һава куерып киткән кебек иде.
– Аһ!.. Аһ!.. М-м-м...
Мәүлет сикереп торып, ярдәм итәргә ашыкты. Тик имче кыз кул ишарәсе белән, аны шундук туктатты. Юк, гади генә имче түгел бу. Дөнья сихере, җиһан илаһияте белән бәйле зат ничек гади булсын, ди?! Ходайга каршы баш күтәргән Иблис мәлгуньнән Җирне саклап калу өчен аяусыз көрәшкә күтәрелгән каһарман зат кебек күренде ул бу минутта. Бераздан имче кыз тынычланды, йөзен ачып, күк төсендәге күз алмаларын дөньяга чыгарды...
– Бар, ашык. Яңа Ай тулганчы Иблисне табасың бар. Анда, күктә борчылалар.
Инде китәргә дип торып баскач, Мәүлет баядан бирле күңелен борчып торган сорауны бирде:
– Ничек була инде – яңа Ай тулганчы?
– Төнге күккә караганың бармы?
– Бар.
– Хәзер Ай ни рәвешле?
– Чып-чын Ай ул хәзер, урак кебек.
– Менә шул Ай тулып, түгәрәкләнгәнче вакытың бар...
– Күпме була инде ул?
– Ике атна, ундүрт көн.
– Шулай гынамы?
– Бу – азмыни?
– Белмим.
– Бу – бик күп. Бу вакыт эчендә яңа туган сабыйга аң иңә, кешенең каны алышына, кояшның җылысы, йолдызларның яктылыгы килеп җитә. Син дә үз теләгеңә ирешерсең.
(Дәвамы бар)
"КУ" 08,2023
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев