Логотип Казан Утлары
Фән

«УТ БӨТЕРЧЕГЕ»

Сүзебез – Башкортстан Республикасы нефтехим-эшкәртү институты «Нефтехимэшкәртү» фәнни-сәнәгать оешмасында (НПО) генераль директор урынбасары – фәнни җитәкче Илшат (Эльшад) Гомәр улы Теләшев хакында.

Татарстанда нефть чыгару яки эшкәртү мәсьәләләренә кагылышлы хөкүмәт уздырган, республика Рәисе үткәргән утырышларда аның чыгышлары, ул тәкъдим иткән ноу-хау технологияләр  һәрвакыт зур кызыксыну уята. Фәнни конференцияләрдә ул – гамьле әңгәмәләр һәм бәхәсләрнең, журналистлар игътибарының үзәгендә тора. Әйтик, аның «Базар мөнәсәбәтләренә карамыйча, ничек итеп нефть эшкәртүне файда китерә торган тармакка әйләндерергә» дигән доклады авыр нефтьне эшкәртүдән калган калдыкларны файдалануга багышланган иде. Галим фикеренчә, җитештерү «ноль сумга» төшә торган «сыек кокс» металл коючылар өчен ташкүмергә альтернатива була ала, ул энергетика өлкәсендә дә зур файда китерергә сәләтле. Галимнең, техник крекинг турында сөйләгәндә, нефть калдыкларының «тере, җанлы» булуын телгә алуы, җайлап кына шахмат терминнарын куллануы – үз эше белән чын мәгънәсендә янып яшәүче, иҗат кешесе булуын күрсәтә. Гомумән алганда, Казаныбызга килгән саен ул Татарстанның – авыр, кушылмалы нефтьләр эшкәртү ягыннан дөньякүләм алдынгы үзәккә әйләнә алачагын  сөйли. Бер үк вакытта үзе – Татарстан нефтьчеләренең иң беренче конкуренты да. 

Сүзебез – Башкортстан Республикасы нефтехим-эшкәртү институты «Нефтехимэшкәртү» фәнни-сәнәгать оешмасында (НПО) генераль директор урынбасары – фәнни җитәкче Илшат (Эльшад) Гомәр улы Теләшев хакында. Техник фәннәр докторы (1992), профессор (2008), Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбирәгъзасы (2009), Россия Федерациясенең (2014), Башкортстан Республикасының (2006), Казакъстан Республикасының (2010) атказанган фән эшлеклесе, Россия энергетика министрлыгының Экспертлар советы әгъзасы, Россия Нефть эшкәртүчеләр һәм нефтехимиклар ассоциациясе идарәсе әгъзасы, бик күп дәүләт бүләкләре иясе ул.

Илшат Гомәр улы 1956 елның 21 ноябрендә Уфа шәһәрендә туган. Кечкенәдән җитез, зиһенле, үзеннән өлкәнрәк малайларны да үз артыннан ияртергә сәләтле «ут бөтерчеге» Илшатны гадәти булмаган һәр нәрсә үзенә җәлеп итә. Һәр нәрсәнең төбенә төшәргә, сәбәбен табарга омтылганнар гына фәнне сайлый һәм шул юлда зур уңышларга ирешә! Фән юлы исә аңа үз исеменә тугры булып яшәргә мөмкинлек бирә. 

Олы улы үскән саен әтисе Гомәр Гариф улы Теләшевның да язмышы ил йөрәгенә языла, аны нефтьче-галимнәр династиясенә нигез салучы итеп таныта бара.

Гомәр Теләшев 1931 елның 13 декабрендә Башкортстанның Дәүләкән районы Имай-Карамалы авылында – Башкортстанда 1932 елның маенда беренче нефть фонтаны бәргән 702 номерлы скважинадан якын гына урында туган. Төбәкнең нефть республикасы булачагын хәбәр иткән легендар урында яшәп, республикада җәелә барган нефть чыгару һәм эшкәртү процессына кушылмый калу мөмкин булмас иде. Шулай килеп чыга да: кечкенәдән тырыш, кызыксынучан, зирәк малай-егетне Башкортстан җиренә яңа сулыш өргән нефть сәнәгате үзенә тарта. 

Ерак бабалары да Идел буеннан Көньяк Уралга буш җирләр кирәккә генә түгел, яңа дөньялар эзләп күчеп килгәннәр. Нәсел-ыруга атама биргән Теләш баба исеме ике мәгънәви йөкләмәгә ия: борын заманнарда озак көттереп дөньяга килгән ир балага шул исем кушылган, яки мәҗүси чорларда ыруда теләк теләүче – рухи йолалар үтәүче, үз сүзенә ышандыру, үз артыннан ияртү көченә ия нәсел дәвамчылары шундый ат ала торган булган. Теләшевларны якыннан белгән кешеләр икенче версияне якларлар. Чын мәгънәсендә якты карашлы, башкаларны да зур эшләргә илһамландыра ала торган, сүзләре белән дә, эшләре белән дә юл ярып баручылардан, тормышны яхшы якка үзгәртү мөмкинлекләрен белүчеләрдән алар. 

1950 елда, мәктәпне тәмамлап, инженер-нефтьче булу хыялы белән Гомәр Теләшев Уфага килә, Уфа нефть эшкәртү заводына эшкә урнаша. 1954 елны – оператор, аннары өлкән оператор, АВТМ-1 җайланмасында җитәкче баскычларын уза.

Шулай килеп тә чыга: 1959 елда ул җитәкләгән коллектив җайланманың регламент буенча билгеләнгән ремонтка кадәр эшләү срогын өч айдан – 20 айга җиткерә. Бөтенсоюз рекорды була бу. Гомәр Теләшев инициативасы белән башкарылган технологик җиһазлар реконструкциясе аларның куәтен ике тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә. Коллектив исә «Алдынгы комсомол-яшьләр бригадасы» дип атала, соңрак Башкортстанда беренче коммунистик хезмәт коллективы булып таныла. 

Аларның уңышлары илкүләм яңгырый, республика данын еракларга тарата. Үзләре дә югары бәя ала: 1960 елның 28 маенда СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Гомәр Теләшевка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Бу вакытта аңа – 29 яшь. Кремльдә «Алтын Йолдыз»ны һәм Ленин орденын легендар маршал Семён Будённый тапшыра. Коллективның тәҗрибәсе исә 1964 елны ГДРда нефть эшкәртү заводын сафка тапшырганда, уңышлы кулланыла.

1962 елны Гомәр Теләшев эштән аерылмыйча Уфа нефть институтының технология факультетын тәмамлый. Күпләгән рационализаторлык тәкъдимнәре белән чыга торган, фәнни-тикшеренүгә тартылган ир-егетне ректификация фәнни-тикшеренү лабораториясен җитәкләргә чакыралар. Күп тә үтми, 1967 елдан ул тәҗрибә-тикшеренү цехына рәис итеп билгеләнә. Шушы цех Яңа-Уфа НПЗсының эре фәнни-технологик үзәгенә – Идел-Урал буенда нефть чыгару һәм эшкәртү өлкәсендә иң яңа технологияләр булдыру мәйданына әверелә. 

Әлбәттә, бу уңышларда Гомәр Теләшевнең үзенең фән белән шөгыльләнүе хәлиткеч роль уйный. Ул башта – кандидатлык, 1993 елда докторлык диссертациясен яклый. 300 фәнни хезмәт, китап һәм монографияләр авторы, 100 дән артык уйлап табулары авторлык таныклыклары һәм патентлар белән расланган галим укыту, тәҗрибә алмашуга да вакыт таба: УГНТУда нефть һәм газ эшкәртү технологияләре кафедрасында профессор буларак хезмәт куя. Казанышлары өчен Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе хөкүмәте премиясе лауреаты, «Башкортстан АССРның атказанган уйлап табучысы», «Башкортстан АССРның атказанган химигы», «Россия Федерациясенең мактаулы нефтьчесе» һ.б. шәрәфле исемнәргә лаек була.

1998 елны Гомәр Теләшев «ИНТЭКО» нефтехимия инженерлык үзәген оештыра һәм җитәкли. 2004 елдан нефть химиясе буенча Проект-технология институтының генераль директоры була. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул үзе сайлаган юнәлештә эшләүдән туктамый. Гомәр Гариф улы гомере буе ил һәм кешеләр тормышын яхшыртуны кайгырта – иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә: күп тапкырлар җирле үзидарә депутаты була, Башкортстанның ветераннар советында эшли, махсус гыйльми советларга сайлана һ.б. Замандашлары хәтерендә  Гомәр Гариф улы – тирән белемле, уникаль белгеч, тынгысыз, тырыш хезмәт  кешесе, кешеләргә игътибарлы, ихтирамлы шәхес булып яши. Хатыны Фәвидә Гомәр кызы белән алар 3 ул тәрбияләп үстерәләр. Аларның икесе әтиләре юлыннан китә: нефть химиясе фәнен гомерлек һөнәрләре итеп сайлый. Бүген инде нефтьче-галимнәр династиясенең өченче һәм дүртенче буын Теләшевлары бабалары юлын лаеклы дәвам итә. Аларның алтысы – гыйльми дәрәҗәләр алган галимнәр булуын да әйтергә кирәк.

Озакка киткән сүзебез – Гомәр Теләшевның олы улы турында иде бит! Илшат исемле егет, 62 нче мәктәпне төгәлләп, Уфа дәүләт нефть техник университетына (УГНТУ) «Нефть һәм газны эшкәртүнең химик технологиясе» белгечлеге буенча укырга кергән. Һәр җәйне студентларның төзелеш отрядларында эшләгән, спорт, туризм, комсомол эше белән шөгыльләнгән, институттагы үзешчән җыр клубын җитәкләгән Илшат әйтерсең лә «музыка белән химияне» бер уртак юлга әйләндереп барырга омтыла. Ул 1983 елны – кандидатлык, 1992 елны – әтисенә кадәр үк өлгереп – докторлык диссертацияләрен яклый. 

«Органик химия» кафедрасында эшкә калып (1979), институтта профессор, лабораторияләр мөдире баскычларына җиткән, Уфа азтоннажлы нефтехимия сәнәгате тәҗрибә заводында (УОЗ МНХП) директор (1997–2004), «Нефтехимэшкәртү» фәннисәнәгать оешмасында (НПО) генераль директор (1997–2006) булып эшләгән Илшат Теләшев 2012 елны Башкортстан Республикасы Президентының нефть чыгару, эшкәртү һәм нефтехимия буенча Киңәшчесе итеп билгеләнә. Бу юнәлештә республика сәясәтен билгеләүчегә әйләнә. Уфа шәһәр советы депутаты (2004–2008), Иҗтимагый палата әгъзасы буларак та, әтисе кебек үк, Башкортстан халкы тормышын яхшыртуга үзеннән зур өлеш кертә. Бүген ул – Башкортстан Республикасы хөкүмәтенең  Экспертлар советы әгъзасы.

Илшат Гомәр улы – 650 дән артык фәнни хезмәт, 170 патент иясе. Аның фәнни хезмәтләре нефтьне калдыкларсыз тирәнтен эшкәртү технологияләре булдыру, нефть эшкәртүче һәм нефтехимия предприятиеләренең калдыкларын утильләштерү, полифункциональ технологик ягулык-майлау материаллары булдыру һәм аларны сәнәгать җитештерүенә җиткерү кебек мәсьәләләр белән бәйле. 

Татарстан, Башкортстан, Казакъстан, Себер, башка урыннарда табыла торган төрле кушылмалар белән «авырайган» нефть – озак еллар дәвамында чыгарырга да, чистартырга да җайсыз, түбән сыйфатлы җир мае буларак бәяләнеп килә. Әмма табылган «җиңел» нефть күләме елдан-ел кими, бу тармак кушылмалы җир мае чыгаруны арттырганнан-арттыра бара. Нәтиҗәдә җир өстенә күтәрелгән нефть калдыклары да елдан-ел күбәя. Киләчәккә фаразлар Идел-Урал буенда мондый үзгәрешләрнең дәвам итәчәге турында сөйли.

И.Г.Теләшевның күпсанлы фәнни хезмәтләре, төрле дәрәҗәдәге җыеннарда яки конференцияләрдәге чыгышлары исә бер фикерне дәлилләүгә хезмәт итә: әлеге кушылмалар үзләре дә – бик кадерле, бик кирәкле байлык, алар кешегә нефтьнең үзе кебек үк файдалы, халык хуҗалыгының күп кенә өлкәләрендә кирәкле чимал була ала! Алар металл эретүдә дә, ягулык рәвешендә дә, өр-яңа продукция эшләүдә дә арзанлы һәм алыштыргысыз! Аның уйлап тапкан, тәкъдим иткән технологияләре шуны раслыйлар, куллану мөмкинлекләрен күрсәтәләр. 

Илшат Теләшев җитәкчелегендә Волгоград, Уфа, Салават, Нарьян-Мардагы эре промышленность үзәкләрендә, шулай ук Румыниядә төзелгән коксны кыздыру, күкерт һәм битум җитештерү, гудроннарны таркату, нефтьне күкертле водородтан арындыру җайланмалары фәннең шушы юнәлеше ачышларын сәнәгатькә – димәк, тормышка, көнкүрешкә – алып керәләр. Бер яктан, бу технологияләр нефть һәм газ эшкәртүдә, бу процесс вакытында моңа кадәр кирәксез саналган калдыкларны файдалануда өр-яңа сүз булып чыгалар. Икенче яктан, алар нефть һәм газ эшкәртүне, нефть һәм газ химиясе сәнәгатен экологик чиста, зыянсыз, калдыкларсыз процесс итеп корырга ярдәм итәләр. И.Г. Теләшевның әлеге гыйльми күзаллавы Башкортстан Республикасы «Нефтехимэшкәртү» фәнни-сәнәгать оешмасын иң алдынгы үзәкләрнең берсенә әйләндерә.

 Фәндәге үсеш бары тик фәнни мәктәпләр – тикшеренүләрне дәвам итеп китәрлек дәвамчылар-укучылар булдырып кына тәэмин ителә. Шуны аңлаган галим, гыйльмитикшеренү һәм җитештерү тармагында тулы көчкә хезмәт кую белән бергә, беркайчан да вузда укыту эшен читкә куймый! Ул – үзе белем алган УГНТУда «Химик-технология институты» директоры, шушы ук вузда «Газ химиясе һәм химик-технологик процессларны модельләштерү» кафедрасы мөдире, Башкортстанның, Казакъстанның, Россиянең аерым төбәкләренең уку йортларында билгеле лектор, яшь белгечләр 
әзерләүче фәнни җитәкче дә. Аның кандидатлык диссертациясе яклаган 14 укучысы да шушы фәнни мәктәпне үстерүне дәвам итәләр. 

И.Г.Теләшев катнашында булдырылган технологияләр Россиянең нефть эшкәртү предприятияләрендәге 150 сәнәгать объектында кулланыла. Шулар арасында Татарстан сәнәгать оешмалары да бар. Мисалга, Түбән Камада, «ТАНЕКО» АҖдә урнаштырылган иң заманча кокслаштыруны акрынайту җайланмалары ел саен 2 млн тонна җитештерү көченә ия; шул ук предприятиедәге гудрон висбрекингы җайланмасының көче – елына 2,4 млн тонна; шул ук шәһәрдәге окислаштырылмаган (калдык) битумнар эшкәртү җайланмасы, яки «коры» вакуум-тудыручы мазут куалау җайланмасы; майларны катнаштыру, каты май ясау җайланмасы – шәһәрдәге генә түгел, илдәге нефть химиясе тармагының горурлыгы. Нурлаттагы парафиннар сыекчасы булдыру җайланмасы, шулай ук АТ-80, Шөгердәге АТ-100, Түбән Камадагы АВТ-6000 җайланмалары да шундыйлардан.

Гомумән, Илшат Гомәр улының җитезлеге, активлыгы таң калдыра. Мәктәптә укыганда ук класс комсоргы, университетта – студентлар төркеме комсоргы, үзешчән җыр клубы президенты булган егет 1974–1987 елларда студентларның төзелеш отрядларында: А.Матросов ис. «Технолог» отрядында сугышчы, бригадир, комиссар; «Красная гвоздика» интернациональ лагеренда (Павловка) комиссар; «Дружба» интернациональ төзелеш отряды (ГДР, Мерзебург) командиры, «Красная гвоздика» интернациональ лагерь (Нефтекама) командиры баскычларын уза. Бу юл аны коллективта уртак максатка ирешү өчен бердәм һәм бер ритмда эшләү серләренә төшендерә, башкалар өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга өйрәтә, туктаусыз хезмәттә, иҗтиһадта, иҗатта, фикердәшләр арасында кайнарга күнектерә. 

Аның Уфада «Белый ворон» авторлык җыры клубын оештыручы һәм аның җитәкчесе (2005 елдан), «Агыйдел», «Малиновый аккорд», «Арский камень» җыр фестивальләрен оештыручы булуын, Башкортстанның гүзәл табигатен, театр һәм җыр-музыканы, китапны, мәдәният-сәнгать тарихын яратучы икәнлеген дә искә алганда, бу шәхескә энергия, көч-куәт, хис-кичерешләр байлыгы каян килә икән дип уйлап куясың! Эстет, энциклопедик белемле галим, талант иясенең, чыннан да, үз рухи-фәлсәфи дөньясында бер-берсеннән бик ерак торган ике өлкәне: технологияләр һәм иҗатны куша, тоташтыра алуы гаҗәпләндерә дә, сокландыра да.

Бәлки, аның җитезлегендә, ташып торган энергиясендә, башкаларны үз артыннан ияртү сәләтендә яраткан гаиләсенең һәрдаим янәшә булуының, эш белән яшәвен аңлап, ярдәм итеп торуының да роле зурдыр. Хатыны Гүзәл Җәүдәт кызы да – техник фәннәр кандидаты, УГНТУ доценты; ул Илшат Гомәр улы белән бер фәнни мәйданда эшли. Ике кызлары бар: Айгөл – укыту, фәнни тикшеренү юлын сайлаган, Диләрә исә – журналист. 

Йөзләгән фәнни хезмәтләр язган, ачышлар ясаган, Россиянең нефть тармагында өр-яңа нефть һәм газ эшкәртү технологияләре булдырган, нефть табу һәм эшкәртү объектларына экологик һәм җитештерү куркынычсызлыгын тәэмин иткән методлар  уйлап тапкан Илшат Гомәр улының тормышы һәм эшчәнлеге – татар дөньясы өчен үрнәк, горурлыктыр. Мондый көчле нәселләр, мондый затлы династияләр – туган җиребезнең иң олы, җир маеннан да кыйммәтлерәк байлыгы бит!
 

Редакциядән: Илшат Гомәр улы Теләшев Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы итеп сайланды! Котлыйбыз, яңа гыйльми һәм иҗади уңышлар телибез.

 

"КУ" 08, 2023

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев