Логотип Казан Утлары
Хикәя

НӘБИ ДӘҮЛИ ЙӨЗ КЫЗАРТА

Олпат әдип, легендар Нәби Дәүли сине ресторанга чакырып торсын әле. Кырык эшеңне кырык якка ташлап барырсың. ЭмЦының, ягъни Яшьләр үзәге ресторанының да дәрәҗәле чагы. Киттек!

Берсендә шулай «Яшь ленинчы» газетасы редакциясенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге бүлмәсенә, кыюсыз гына ишек шакып, язучы Нәби Дәүли килеп керде. Бүлмәдә без шагыйрь Госман Садә белән икәү идек.

– Әйдүк, Нәби ага, түргә уз! – диде Садә.

– Рәхмәт! – Кунагыбыз кыяр-кыймас кына узды. – Мин сезне ресторанга чакырырга килдем. ЭмЦыга! Юл аша гына чыгасы бит! – Ресторанга! Нинди вакыйга уңае белән?

– Сезне сыйлыйсым килә. Шул гына. Эшләрегез бик тыгыз булмаса, әйдәгез. Эшегез булса, көтеп торам, йә башка вакытта киләм.

Олпат әдип, легендар Нәби Дәүли сине ресторанга чакырып торсын әле. Кырык эшеңне кырык якка ташлап барырсың. ЭмЦының, ягъни Яшьләр үзәге ресторанының да дәрәҗәле чагы. Киттек!

Ресторанга килеп кергәч, Нәби ага кырт туктап калды. Урамнан кергән шәпкә ордым-бәрдем залга узмады. Без дә төртелдек. Каян күреп өлгергән, яныбызга урта яшьләрдәге ялтырап торган кара чәчен йөзенә килешле итеп кистергән бер гүзәл зат килеп басты. Ул Садә белән миңа таныш. Монда кергәләгән бар. Ресторанның баш администраторы.

– О-о-о!.. Нәби абый, безгә килгәнсез, – диде ул күптән көткән кунагын каршы алгандай. – Рәхим итегез!

Шунда ук безне үз артыннан ияртте. Залда кеше күп. Нәшриятка якын булгангадыр, бу ресторанны язучы-журналист халкы үз итә. Заманы шундый бит, зур булмаган хезмәт хакына да рестораннарга кереп, рәхәтләнеп ашап-эчеп утырырга мөмкин иде. Администратор безне түргә үк алып китте. Нәби Дәүли зал аша узганда, кашык, чәнечке, пычакларның тәлинкәгә тиеп китүеннән чыккан тавышлар тынып торды.

Официант кыз да җәлт килеп җитте. Алдыбызга ялтырап торган тышлыгына төрледән-төрле ашлар, ризыклар төшерелгән «Меню» куйды. Кухня бай: берничә төрле салат, токмачлы аш, борщ, итле бәрәңге, бифштекс, антрекот, өчпочмак, вак бәлеш, тавык итеннән өлеш, чәй эчәргә гөбәдия, кош теле... Администратор да безнең янда әле.

– Кайсын телисез, Нәби ага? – диде ул.

– Чахохбили юкмы? Шуны авыз итеп карыйсы килә иде. Сугышта бер грузин үтереп мактады шуны, – диде Нәби ага йөзенә, тавышына самимилек билгеләре чыгарып.

– Бездә аны пешергәннәре юк, – диде официант кыз.

– Ярар, пешермәгәч – кирәкми.

– Туктале, – диде баш администратор, – кухняга кереп чыгыйм әле.

Кереп киткән иде – байтак торып чыкты. Шатлыклы хәбәр белән чыкты.

– Нәби ага, сезнең өчен пешерергә булдылар. Тик сәгать-сәгать ярым көтәргә туры киләчәк.

– Көтәбез! Шулай бит, егетләр!

– Әлбәттә, Нәби ага!

– Хәзергә аш ашый, салатлар капкалый торырбыз.

Мае өстенә чыккан токмачлы аш белән алсу-кызыл винегретны шунда ук китерделәр. «Ркацители» шәрабын да. Аны бераз уртлап, капкалап алгач, тамырлардагы кан кызурак ага башлады шикелле. Әйбәт! Табын түрендә дошман әсирлегендә газап чиккән, аннан качып, чормаларда ач яткан Нәби ага балкып утыра! Бәлешнең төбе, чананың түре сиңа, Нәби абый! Йөзенә бик текәлеп караганым юк иде, бүген әдипнең ике яңагыннан өстән аска сузылып төшкән тирән эзләрне искәреп алдым. Бу эз туры гына төшә дә туктый. Аларның очына читтән тагын бер эз килеп кушыла. Беренчесе – әсирлек, икенчесе – туган илгә кайткач, сорау алулар, нахакка кимсетүләр, эшсез интектерүләр сызган буразналардыр. Нәби Дәүлинең йөрәк яраларын яңартмаска иде. Моны Госман Садә дә, мин дә яхшы аңлыйбыз. Әдипнең без йотлыгып укыган «Яшәү белән үлем арасында», «Җимерелгән бастион»нарын телгә алмадык. Әңгәмәгә дөрес юнәлешне олпат язучы үзе бирде:

– Редакцияләрдә эшләгән язучы-журналист халкының бәхете бар инде. Без Госман абый белән бер-беребезгә карашып куйдык. Нинди бәхет икән ул? Нәби ага сүзен дәвам итте: – Бауман урамындагы Матбугат йорты каршында «Ёлочка» кафесы бар иде. Язучы, журналист халкы шунда кереп очраша, хушланып утыра иде. Декабристларда – ЭмЦы. Икесенә дә юл аша гына чыгасы. «Ёлочка» турында минем шаяртып язган шигырем дә бар бит:
Матбугат йорты каршында

Бар бер йорт – «Чыршы» йорты.

Үзе кечкенә булса да,

Матбугат йортын йотты.
Кайберәүләр, очрашу-күрешүләрдән «хискә артык бирелеп китеп», ул кафедан чыга алмыйча да ята иде.

Матбугат йорты каршында

Бар бер йорт – «Чыршы» йорты.

Үзе кечкенә булса да,

Матбугат йортын екты.
«Йотты», «екты» – шәп, Нәби абый!

Официант кызның исеме Илүсә икән. Нәби Дәүли аңа «Эльза» дип эндәште. Аннары гафу үтенде. Кызның исемен бүтән әйтмәде.

Бу җәһәттән бер хәл искә төште. Мөхәммәт Мәһдиев белән Нәби Дәүли, сәфәргә чыгып, авылларда халык белән очрашып йөриләр икән. Очрашуларны Мәһдиев алып бара. Һәр авылда Дәүлигә сүз бирә. Залда шигырь яңгырый:
Сальвадор Эленде,
Син җирдә юк инде.Бер җирдә – Эленде. Икенче җирдә – Эленде.

«Альенде», дип әйт», – ди Мәһдиев. «Әйтермен. Син мине «шагыйрь» дип әйт», – ди Дәүли.

Мәһдиев әйтә. Нәби Дәүли чыга. Чили лидерына багышланган шигырен дәртләнеп сөйли башлый:

– Сальводор Эленде.

Очрашулар беткәнче, «Эленде» булып кала Нәби Дәүли. Ресторанда боларны да көлешеп искә алдык.

Күрше өстәлдә ике кыз икый-чикый килә. «Аларның иһаһай да миһаһай чаклары», – дип куйды Нәби Дәүли.

– Нәби ага, сиңа күп кызлар гашыйк булгандыр, – дим. – Хатын-кызны гашыйк итә торган сөйкемле сөягең бар бит синең.

– Юк ла инде.

– «Син кайда идең?» дигән җырыңа байтак кызлар дәгъва кыла, диләр. Һәркайсы үзенә багышланган дип әйтә, имеш.

– Юк ла инде.

– Алайса, кемгә багышланган җыр икән соң ул?
Син кайда идең,

Кайларда йөрдең?

Ничек мин сине

Күрмәдем икән?
– Хәләл җефетемә, әлбәттә.

– Ай-һай, аңа гына микән...

– Аңа инде, аңа! Тагын кемгә булсын?! – Н.Дәүли артка яткырып таралган куе-калын чәчләрен сыпырып куйды.

«Шигъриятеңне яратам мин синең, Нәби ага» – диде Госман Садә, серле генә елмаеп. Өстәлгә тагын бер «Ркацители» килеп кунаклады. Администратор хәлебезне гел белешеп торды.

Нәби Дәүлинең мине ишкәк түләтүдән коткаруы исемә төште. Хатын белән өйләнешкән ел. Җәйнең матур бер көнендә Аккош күленә көймәдә йөзәргә киттек. Йөзәбез. Бөтен җиһан безнең тирәдә әйләнә. Күл сай. Комга-ләмгә эләгеп, баралмый азапланам. Черәшә торгач, ишкәк тә сынып чыкты. Базага кайткач түләргә кушалар. Егетләр зәһәр! Кысалар. Түләсәң – яшь кәләш алдында беттең. «Шул күгәреп беткән иске калай өчен түләп тордың», – диячәк. Егетләр түләтмичә җибәрергә уйламый да. Шунда берсе «Яшь ленинчы» редакциясе корреспонденты» дип язылган таныклыгымны тагын бер кат ачып карады да «Нәби Дәүлине беләсеңме?» – дип сорады. Өмет кояшы чыгарга торганын сизенеп: «Беләм!» – дидем. «Дустым», – дип тә җибәрдем әле. Түләтмәделәр. Нәби агага шуларны сөйләдем. «Ишкәк өчен түләгән ишәк булып калудан коткардың», – дидем. «Мин җәй буена шунда бит, Аккош күлендә», – диде ул, тыйнак кына елмаеп.

Җанга якын кешеләр белән утырганда, галиҗәнап вакытның узганын сизмисең дә. Чахохбили әзер икән бит. Китерделәр. Бер караганда гади генә икән ул. Вак кына турап кыздырылган ит. Тәмле үзе. Әмма зәһәр. Күздән утлар чыгара. Безнең ашказаны мондый ризыкка күнекмәгән. Шулай да ашадык. Бер-ике кабабыз да шәраб йотабыз. Нәби ага безнең кызарып чыккан йөзләребездән көлә, үзен күрми әле. Рестораннан чыкканда, зур көзгегә карасак, өчебезнең дә йөзләребез бурлаттай кызарган. «Менә сиңа – чахохбили! Менә сиңа иске корсак – яңа аш!» – диде Нәби Дәүли һәм кесәсеннән тартмасы белән «Казбек» чыгарды. Тартмакчы иде – тартмады.

Урамга чыккач, күктәге кызыл кояш та кызыл йөзләребезгә үз итеп карады. Нурларын безгә генә койды.

Тагын редакциягә кайтып утырдык. Кояш баеганда, Ослан таулары артына качарга ашыкмады. Казаныбыз урамына тәгәрәп төшкән күк булды. Без утырган бүлмәгә юл сузды. Туп-туры, якты юл! Саумы, кояш! Нурларыңны тансыклап йөргән көннәрдә безгә кунакка килдеңме? Нәби Дәүлигә рәхмәт әйтәсең киләдер. Чулпан турында нинди матур җыр язды бит. Анда син дә бар, кояш!
Йолдызлар сүнде, төн узган инде,

Бер йолдыз калды, ул Чулпан иде.

Кемне көтәсең таң саен ялгыз,

Әйт әле миңа, әй, шаян йолдыз?

Һәм әйтте Чулпан дөньяга сүзен

Күрәсем килә кояшның үзен...
И кояш, кояш! Син дә кызыл, без дә кызыл! Әллә безне тиң күреп, үзең кунакка чакырырга килдеңме?

Килербез, кояш. Килербез! Юлны беләбез бит!

Рәхәтләнеп көлештек.

 

"КУ" 08,2023

Фото: unsplash

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев