Логотип Казан Утлары
Шигърият

Безнең чорда, малдан бигрәк...

Без – китапка, хәзергеләр – интернетка баш ия.

Безнең чорда, малдан бигрәк,

рухи байлык – баш иде.

Без – китапка, хәзергеләр –

интернетка баш ия.

Виртуаль дөньяда яши

хәзер кайбер бәндәләр.

Башлар түнә кирәксез

информацияләрдән.

Күрәсең, кайчак прогресс та,

регресска әйләнә!

...Моңарчы Тарих – ташларда,

тире-пергаментларда,

кәгазьләрдә язылган!

Нинди имляда булса да,

аерылмыйк язудан!

Без яшәдек һәм яшибез

ирешелгән хак белән.

Бакыйлыкка да күчәрбез

иманлы китап белән.
 

 

"КУ" 08,2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев