Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Августның салкынча һавасы...

Августның көне дә, төне дә Ни дисәң дә инде – зәвыклы!

Люция Әблиева исеме ана телебездә даими матбугат укып баручылар өчен, мөгаен, таныштыр. Аның хикәяләре, парчалары, лирикасы һәм юмор шигырьләре төрле газета-журнал битләрендә күренгәләп тора. Берникадәр лирикасы моңарчы журналыбыз сайтындагы «Каләм тибрәтүчеләр» сәхифәсендә дә басылганы бар, парчалары «Печән базары» юмор сәхифәбездә дә дөнья күрде. Ә менә лирик шагыйрә буларак, журналыбыз битләрендә урын алуга ирешкәне моңарчы юк иде әле.

Люция ханым 1962 елның 21 августында Башкортстанның Чакмагыш районы, Тозлыкуш авылында туа. Югары белемле хокук белгече буларак, гомерен Дәүләт күзәтчелеге органнарында хезмәт итүгә багышлый. Балачактан иҗатка тартыла. Тәүге шигырьләре район газетасы битләрендә дөнья күрә. Ул «Сөюемнең Тәңресе» исемле шигырь, «Гөнаһ шомлыгы» исемле юмор-сатира, «Соңлап тотылган җавап» исемле хикәя китапларының да авторы.
 

Августның салкынча һавасы,

Тирәләп тик йөри, җибәрми.

Ә күге – зәп-зәңгәр, ичмасам,

Чеметем болыт та тибрәлми.

Августның көне дә, төне дә

Ни дисәң дә инде – зәвыклы!
Җәй әле! Азагы булса да,

Чәчкәләр сулырга ашыкмый.

Күңелем тулышкан, йа Раббым!

Никадәр гүзәллек, чибәрлек.

Августның тавышы иркәли:

«Сөюне үткәреп җибәрмик...»
 

 

"КУ" 08, 2023

Фото: unsplash

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев