Логотип Казан Утлары
Повесть

ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)

– Аракы акылны ала, зиһенне буташтыра – бу күптән билгеле. Дин дә шулай ди. Аракы кешене эчтән җимерә, аның иманын зәгыйфьләндерә. Ә бу инде Иблис галәмәте, аның шаукымы, шулай түгелмени?

(Әсәрне башыннан укыгыз)

6

Китапханәдән алып кайткан яисә Шәмси карт биргән кайсы гына китапны ачып караса да, Мәүлет бер фикергә тап булды: Иблис үз коткысын адәми затларның калебләрен ярып сала имеш... Кайчандыр Иблис белән Аллаһ арасында бәргәләнгән мәшһүр Шәйхзадә Бабичтагы кебек:
Керде һәр инсанга Иблиснең төге,

Әмма изге булмады эшнең төбе:

Эчкә кергәч, төк ярылды урталай,

Килде чыкты уртадан шайтан малай...

Һәр адәмнең кальбенә урнашты ул,

Бар иман, вөҗданны аска басты ул.

Тик нәфес берлә икәүсе дус болар,

«Нәфес шайтан» дип аңа ат куштылар!..

Нәфес шайтан кергәч, инсан дөньясы

Азды-тузды, чыкты чиктән һәммәсе.

Инде җирдә изге бәндә калмаган,

Ямь вә тәмнән нам-нәшан1 да калмаган!..

Бер заман, иңмәс борын Иблис ләгыйнь,

Торды инсан ал да гөл дә, син дә мин...
1  Нам-нәшан – исеме дә, әсәре дә.
Ул заманны җирдә пакь фитрәт2 иде,

Һәр адәмдә кардан ак күкрәк иде.

Ул заман оҗмах йөрәк – инде дозах3!..

Әй матур чак! Әлфирак4! Калдың озак!..
Туктале! Җир йөзендәге бөтен явызлыкка, азгынлыкка да Иблис гаеплеме соң? Юк, әлбәттә! Чынлыкта Иблис кешене аздырмый, аның яшәү көчен генә ала, кеше, рухы белән көчсез калган адәми зат, үзе аза. Әйе, көчсез кеше генә Иблискә бирешә. Ә кем көчсез? Кем ихтыярсыз, максатсыз... Кем ихтыярсыз? Кемнең кальбе зәгыйфь? Зиһенен, хисен җыя алмаган кеше. Ә кем зиһенен, хисен җыя алмый? Исерек! Эчкече! Иң элек шулар яныннан эзләргә кирәк Иблис мәлгуньне! Шул мәхлуклар күңеленә исерткеч салып йөридер әле ул ләгыйнь! Шулай булмыйча! Җир йөзенә Иблис тарафыннан аракы иңдерү тарихын, әнә, мәшһүр Бабич та язып калдырган:
...Сөйләде озак, бирде дәрт, кыйлды вәгазь,

Барлыгын язсаң әгәр, җитмәс кәгазь.

Сөйләде инсан котырту юлларын,

Нинди коткы, вәсвәсә һәм шом барын;

Сөйләде алда кылачак эшләрен,

Алмый калмыйм, ди, Ходадан үчләрем.

Сөйләде хурлап мөселман җеннәрен,

Тар-маритик, ди, аларның илләрен...

Соңра көттереп халыкны, җирсәтеп,

Ул диде, кулда шәрабын күрсәтеп:

«Иң элек җәннәттәге ширбәт иде,

Һушны алмый һәм исертми – пакь иде.

Мин төкердем дә моны «иблисләдем» –

Пакь шәрабны саф исерткеч эшләдем!..

Мә, туганнар, сезгә ташлыйм, алыгыз!

Шул төбәктән бер тирән күл табыгыз!..

Ташлагыз илтеп шәрабны шунда сез,

Күл хәмергә әйләнер һич шөбһәсез!..

Безгә мәңге ул исерткеч күл булыр,

Аннары соң безгә ал да гөл булыр,

Һәм адәмнәргә таратырбыз аны,

Аздырырбыз, туздырырбыз дөньяны!..»

Дип, озын нотыгын тәмамлап бетте дә,

Һәм халыкка ширбәтен ыргытты да,

Керде китте балконыннан эчкәре,

«Шу» килеп калды шаятин тышкары...

Иблис ыргыткан шәрабны тоттылар,

Күлгә ташларга алып та киттеләр.

Күлгә ширбәтне җибәргәч ыргытып,

Башлады кайнарга күл гөр-гөр итеп...

Берничә көннәр быгырдап кайнагач,

Язмышына аһ-ваһ фөрьят әйләгәч,

Тынды күл рәнҗеп шаятин явызына,

Әверелеп калды аракы хәвезенә...

Күлне буйлап бихисап өйләр ясап,

Әллә нинди шайтани сыйлар ясап,

Һәм «хәмер күл»дән чиләкләп, мичкәләп,

Бер дә тынмас, туктамастан эчкәләп,

Ду галәмәт сиптереп көн вә кичен,

Тантана берлән хәсис Иблис өчен,

Атналар, айлар буе туй иттеләр,

Гел әдәпсез, язмаганча типтеләр...
2 Фитрәт – пәйгамбәр килмичә торган заман.

3 Дозах – тәмуг. 4 Әлфирак – аерылышу.

Димәк, Иблис Җирдәге явызлыгын инсан дөньясына аракы зәхмәте кертүдән башлаган. Иң элек кешенең исен, һушын һәм зиһенен алган. «Бөтен әшәкелекнең анасы – хәмер», – дигән бит пәйгамбәребез дә. Икенче бер урында ул болай ди: «Аллаһы Сүбеханә вә Тәгалә аракыга ләгънәт кылды, эчүчегә, эчертүчегә һәм аны ясатучыга да ләгънәт кылды.»

Иблис хакында бит бу хәдис! Аның шайтани асылы хакында! Мәүлет ныклы бер карарга килде: ул Иблисне эчкечеләр арасыннан эзләргә булды. Бәлки исерекләр арасында булмас та ул. Ләкин ул аларны туендырып тора бит. Явыз бәндәләр ике төркемгә бүленә – явызлыкны тудыручылар һәм явызлыкка иярүчеләр. Исерекләр – аңа иярүчеләр генә. Ә менә Иблис токымы – явызлыкның үзен тудыручы нәсел. Ничек кенә булмасын, алар барыбер бергә, алар бер-берсеннән башка яши алмый...

Мәүлет якындагы кибетләр рәте буйлап китте. Кая карама – аракы, көмешкә, шәраб... Хәтта кием-салым, балалар уенчыгы сата торган палаткаларда да аракы сатыла... Әлләни кыйммәт тә түгелдер... Бу кадәр халык чират тормас иде. Араларында төрлесе бар. Бик бетәшкәннәре дә, затлы гына киенгәннәре дә. Андыйлар берән-сәрән генә. Әнә шундыйлардан берәү – затлы күзлек киеп алган, ачык йөзле мөлаем карашлы ир заты – бер тартма тутырып, аракы сатып алды да сатучыга адресын язып бирде. «Шушы адрес буенча илтерсез, юл хакын шунда түләрмен», – диде. Шунда янәшә генә басып торган бер исерек ир тел шартлатып куйды:

– Көн саен шулай: сатып ала да бөтен кеше күз алдында чүп арбасына салып җибәрә. Ну, дошман! Ни үзе эчми, ни башкаларга бирми, сволочь!

Шунда әлеге сәер ир заты Мәүлеткә таныш кебек тоелды: кайдадыр күргәне бар кебек ул аны. Тик кайда? Кайда?..

Бераздан аның игътибарын аракы кибетенең башка әһелләре җәлеп итте. Әнә бер карт майланып, каешланып беткән чалбар кесәсеннән соңгы тиеннәрен чүпләп алды да, калтыранган кулларын алга сузып, чиратсыз-нисез генә эчкә кереп китте. Халык, ике якка аерылып, аңа юл бирде. Мәүлеткә бу кызык булып тоелды. Кем соң бу мәхлук бәндә? Нинди генә сихри гипнозга, тылсымлы шаукымга ия икән ул? Аны күрүгә кешеләргә әллә нәрсә була – балаларча елмаеп, карт алдында баш иеп калалар. Бер шешә аракы өчен бер-берсен ботарлап ташларга әзер исерекләрне үрә катырып куйды бит!..

Түзеп-түзеп карады да Мәүлет бу мәзәк хәлгә авыз ерып карап торган бер кызмача ир-аттан сорарга батырчылык итте:

– Кем соң ул? Аның янында нигә алай кыланалар?

Теге бәндә Мәүлеткә йотардай булып, акаеп карады. Бу карашта «Син нәрсә? Айдан төштеңме әллә?» дигән шөбһәле сорау бар иде. Мәүлет исә сер бирмәскә тырышты, кабатлап, бу юлы тавышын күтәребрәк сорады:

– Кем ул?

– Кем булсын – безнең Мәйрух абзый ул. Хөрмәтле кеше. Бер ул гына кибет эченә чиратсыз керә ала, аракыны да чиратсыз алырга хокуклы. Безнең «акыл иясе». Ул безгә өлкән абый кебек, хәтта әти кебек.

«Иблис» дими, шайтан сыңары! Һаман яратып сөйли. Шундый исерек затларны да яратып булыр икән.

Әлеге ир-ат сөйләгәннәрдән Мәүлет шуны аңлап алды: эчкече халык арасында «авторитет» кебегрәк кеше икән ул. Монда да бөтен кеше үз гаилә-ыруларына бүленгән булып чыкты. Мәйрух дигән бу кеше иң зур «шайтани нәсел»ләрнең берсенә күз-колак булып тора икән. Мәүлеткә шул җитә калды – ишектән теге бәндә күренүгә, аның артыннан иярде. Мәйрух урам ташына аяк кына басты, аракы кибете каршында торган халык, берберсен этә-төртә, тагын эчкә омтылды.

Кайсы күзләре белән күреп өлгергәндер, бераз баргач, теге бәндә, кинәт кенә артына борылды да кай арада ачылып өлгергән аракы шешәсен Мәүлеткә сузды:

– Мә, авыз ит.

– Кирәкми, мин аракы өчен түгел. Минем сезнең белән сөйләшәсем килә. Аңлагыз, зинһар.

– Сөйләш соң. Сөйләшкән өчен акча сорамыйлар бездә. Ә менә аракы салып бирәләр. Бу – факт.

– Аракысы да, акчасы да кирәк түгел, кумагыз гына.

– Ай-һай, кызык кеше булып чыктың әле син. Әйдә, арттан калма. Хәзер килеп җитәбез.

Чынлап та, ике-өч йорт узуга алар бер тар гына ишегалдында пәйда булдылар, аннары, аулак тыкрык аша узып, бер ташландык йортка барып керделәр. Анда халык җыелып өлгергән иде инде. Барысы да Мәйрухны көткәннәр, аны күрүгә, аяк өсте торып бастылар, табын хәстәрли башладылар. «Өстәл» дигәннәре иске генә бер шкаф булып чыкты, аның йөз ягына ябыштырылган көзгесе төрле якка таҗларын сузган чәчәк кебек ватылган... Шул көзге өстендә азык төлек калдыклары – катып беткән ипи кисәкләре, сыр, колбаса телемнәре, тешләп ташланган алмалар чәчелеп ята...

– Таныш булыгыз, карагыз аны, тел-теш тидерәсе булмагыз, барыбызга да урын җитә. Мин Мәйрух булам, син кем? Мәүлеткә төбәлеп карап торган карашлар бу юлы якын, үз, хәтта мөлаем булып күренде.

– Мәүлет.

Халык җанланып алды. Кемдер һәркем ишетелерлек итеп әйтеп куйды:

– Кара син аны, үзе ияртеп кайткан, үзе исемен дә белми.

– Цыц! Җиттеме сезгә?! Тагын бер сүз ишетсәм – иманыгызны укытам!  Сез мине беләсез.

– Беләбез, беләбез. Кулың каты синең...

Мәүлет һәр кеше белән күрешеп чыкты. Аракы сөременә каткан бу бәндәви затлар гайрәтне җибәрерлек дәрәҗәдә керле, исле һәм ят иде аңа. Намаз иясе була торып, керер идемени ул аракы сөреме сеңгән бу исерек дөньяга? Иблис кирәк булмаса, бу кадәр түбәнчелеккә төшәр идеме?

Өстәлдә яткан соңгы алманы үрелеп алды да бер читтә торган иске диванга барып утырды ул. Башын артка ташлап, бүлмә эчендәге тормышны күзәтә башлады. Аракы шаукымына бирелгән исерек җаннар баштарак аның бу табигатенә сәерсенеп, күз читләре белән карап-карап алсалар да, бераздан аның барлыгын тәмам оныттылар, ахры. Бер сәрхуш бәндә генә, берничә мәртәбә килеп, стакан төбендә чайпалган аракысын тәкъдим итеп булашты...

– Ял итсен, арыган ул, – дип, кайсыдыр җилтерәтеп алып киткәч кенә, Мәүлетнең җанына да, тәненә дә тынычлык иңде.

Бу тормыш көтелмәгәнчә кызык булып чыкты. Иң элек шул күзгә бәрелде: бик үк тәртипсез түгел икән мондагы вазгыять. Кереп, чыгып, туктаусыз алмашынып торган эчкечеләр «гаиләсе» бик кызык кануннар белән яши булып чыкты. Бөтен кеше Мәйрух ихтыярына буйсына. Монысы кире кагып булмый торган факт. Ләкин калганнар барысы да бер чамада, бер дәрәҗәдә аралаша. Ник берәрсе ялгыш кына тәкәбберлек күрсәтсен яисә кемнедер кимсетсен?! Әлбәттә инде, бер аек кеше дә юк, тик дөм исерек тә юк. Аракы сөременнән тилереп, исен-акылын җуйган адәмнәрне хөрмәт итмиләр, ахры, монда. Шундый бер-ике бәндәне күрше бүлмәдәге караватка илтеп салдылар, кемнедер култыклап өенә алып кереп киттеләр.

Иң кызыгы бу да түгел икән әле. Менә бервакыт Мәйрух үз иярченнәрен төрле мәсьәләләр буенча «кабул итә» башлады. Иң элек ул бер яшь кенә ирне чакырып китерде.

– Син нишлисең, Сәлмән? Ник кеше көлдерәсең? Нигә бу кадәр түбәнлеккә төшәсең?

– Мин нишләгән соң?

– Нишләгән-нишләгән, имеш... Кибет алдында кул сузып, акча теләнеп тордыңмы?

– Тордым.

– Шуны колагыңа киртләп куй: моннан соң хәер сорашып йөрисе булма! Акчаң юк икән – миннән сора, без нигә соң монда, бер-беребезгә ярдәм дә итә алмагач. Менә хәзергә сиңа яшәп торырлык акча, иртәгәдән урам чатындагы кибеткә эшкә чык, бер вагон карбыз кайтуы көтелә, бераз тир түгеп алсаң да ярар. Хуҗасы белән үзем сөйләшермен. Бар, хәзер кайтып йокла, ял ит, буыннарыңны ныгыт.

Аннары Мәйрух каршында Мират дигән бәндә пәйда булды. Анысын да мактарга чакырмаган икән.

– Ә син нигә хатыныңа кул күтәрәсең? Бүген дә күз төбе кара янып чыккан иде. Синең эшме? Бу гадәтеңне ташламасаң, кара аны, мәңге хатын-кызга якын бармаслык ясыйм. Хәзергә җәза шул – өч көн авызыңа бер тамчы да алмыйсың. Аннан күз күрер... – Ну, Мәйрух! Өч көн ничек түзим мин? Булмый, хет бер көн бир, ә? Үтенеп сорыйм!

– Өч көн!

– Ант итәм, моннан соң мин аны сөеп кенә торырмын.

– Өч көн! И баста!

Шактый ялынды-ялварды әле теге бәндә, аннары язмышы белән килешеп, башын иеп чыгып китте.

Тагын берничә кеше кереп чыкты. Берсенә эш кирәк, икенчесенә – торыр урын. Барысын да булдыра алган кадәр җайлады «гаилә башлыгы».

Ниһаять, бүлмәдә икесе генә торып калдылар. Мәйрух, ярымҗимерек шкаф артыннан тузанга баткан шешә тартып чыгарды да өстәл өстенә куйды, аннары Мәүлеткә өстәл артыннан урын күрсәтте. Ике стаканга тутырып, аракы салды. Бер чите сындырып алынган икмәктән ике телем кисеп куйды.

– Бик сәер кеше син, кем... Мәүлет. Үзеңә нәрсә кирәген үзең дә белмисең бугай... Син бит аракы эчәргә кермәдең, шулаймы? Хәзер инде дөресен әйт: сиңа бездән нәрсә кирәк? Мәүлеткә бу сорау ошый иде.

– Иблис кирәк. Миңа аны табарга, фаш итәргә кирәк. Монда күренмәдеме? Үзеңә авырлык алма – синең Иблис түгел икәнеңне беләм.

– Ә-ә, шулаймы? Бер-бер хикмәт бар дип уйлаган идем аны. Аңладым. Тик... Иблис хакында кычкырып сөйләшергә ярамый бит.

– Миңа ярый. Мин үзем аны эзләп чыктым, белеп, ишетеп торсын! Мәүлет үзе сөйләнде, үзе тирә-ягына каранды, гүя Иблис шушы ташландык йортның бер аулак почмагында яши. Менә ул килеп чыгар да Мәүлеткә үзенең агуын чәчә башлар кебек... Бу шик-шөбһәләрдән котылу өчен ул үз-үзен үгетләргә кереште:

– Юк, Иблисне исерекләр арасыннан эзләргә кирәкми. Монда юк ул, була да алмый. Булса да чыгып кача... Исерек кеше – кешелеклелеген югалткан дигән сүз түгел әле. Исерек  бәндә – бик үк иманлы да, инсафлы да түгелдер... Кайчан дога кылганын да оныткандыр инде ул... Ләкин ул иң кирәген саклап калган: җанын, йөрәген сатмаган, кальбенә явызлык орлыгы кертмәгән. Бераз ихтыяр көчен, йөз һәм күңел матурлыгын, хыялын, өметен югалткан, ә яшәү дәртен югалтмаган. Ул исән, ул ниндидер хәтәр авыруга гына юлыккан. Менә бит нидә хикмәт!

– Кешене тормыш арбасыннын төшереп калдыру гына җиңел ул. – Мәйрух стаканын күтәреп эчеп куйды да чеметеп икмәк капты. – Ә син беләсеңме бу Хода бәндәләрен? Кемнәр алар? Нишләп бу хәлгә төшкәннәр? Нинди бәлагә тарганнар? Белмисең... Күпләр белми, белергә теләми дә... Ә син килгәнсең, рәхмәт. Уйларың да дөрес, күңелең дә дөрес синең... Иблис дисәң инде... Телисеңме – әйдә мин Иблис булам! Мине фашла! Мин дә Иблистән ким түгел...

– Баштарак мин шулай уйлаган идем дә... Исерекләр синең тирәдә бөтерелеп йөри бит. Һәр әйткән сүзеңне әмер кебек кабул итәләр, һәр күз карашыңнан сискәнәләр...

– Алай ук түгел түгелен. Шулай да... тыңлыйлар, хөрмәт итәләр. Мин дә аларны ихтирам итәм, шулай да, үзләренә башлык итеп, хөкем чыгаручы итеп куйганнар икән инде, мин аларның ышанычын акларга тиеш. Кайчагында мин аларга катырак торам икән, бу шулай тиеш булганга гына. Безнең бит монда үз тәртипләребез бар, кем шул тәртип кысаларыннан чыга, ул үзенә күрә җәзага тартыла. Без монда бигрәк тә хатын-кызны, картларны, балаларны рәнҗеткән кешеләрне, карак-бурларны, сүз йөртүчеләрне, гайбәтчеләрне, коткы таратучыларны яратмыйбыз, аларны рәткә кертергә тырышабыз, рәткә керә алмаганнарны сөреп җибәрәбез. Үзең чамалыйсың инде, алары Иблис өчен дә кызык түгел, минемчә. Андый түбән һәм көчсез җаннарга хәтта Иблис тә, башка шайтан затлары да ияләшми.

– Аракы акылны ала, зиһенне буташтыра – бу күптән билгеле. Дин дә шулай ди. Аракы кешене эчтән җимерә, аның иманын зәгыйфьләндерә. Ә бу инде Иблис галәмәте, аның шаукымы, шулай түгелмени?
– Шулай дип тә, шулай түгел дип тә әйтмим. Бары тик мисал гына китерәм. Бая сине аракы эчәргә кыстап йөргән кешенең кем икәнен беләсеңме? Белмисең. Белмәвең әйбәтрәктер дә. Ул – техник фәннәр докторы, профессор. Хәзерге вакытта авиация институтында укыта. Атнаның беренче биш көнендә укыта, калган ике көнендә безнең белән аракы эчә. Шулай кирәк аңа, югыйсә ул акылыннан язачак. Аның башындагы идеяләр гади кеше өчен артык катлаулы шул. Шимбә көнне ачы таң белән башын тотып килеп керә ул. Шундук салып бирәбез. Ике көн буе сәрхуш булып йөри-йөри дә дүшәмбедә, ак күлмәген, кара костюмын киеп, затлы галстугын тагып, укытырга чыгып китә.

– Теге, эш сорап кергән бәндә кем? Анысы бер дә юньлегә охшамаган.

– Юньлегә охшамаган дисең инде. Ә менә әйт әле: юньсезгә охшаганмы ул?

– Юк! Юньсез дип тә әйтмәс идем.

– Менә-менә. Нишләп соң без кеше турында уйлаганда иң элек: «Бу юньсез түгелме?» – дип уйлыйбыз. Нигә: «Бу юньле бәндә түгелме?» – дип уйламыйбыз? Безнең сорау ук дөрес түгел. Без үз-үзебезгә дөрес сорау бирмибез. Сорау дөрес булмагач, җавабы да дөрес булмый инде. Менә шундый фәлсәфә, туганкай. Ә теге бәндәгә килгәндә, ул ике ай элек әшәке авырудан интеккән хатынын күмде, балалары бөтенләй булмаган. Ул шулай болын кадәр өендә ялгызы утыра-утыра да шешәсен күтәреп, тагын килеп җитә. Туйганчы эчеп, елап, күңелен бушатып китә. Шулай үзенчә тынычланырга, юанырга, гомерен озайтырга тырыша. Без аңа кешеләрчә аралашыр өчен шартлар гына тудырабыз. Эч дип тә, эчмә дип тә әйтмибез. Ул эчү-эчмәүне үзе хәл итәргә тиеш. Әйбәт якка хәл итәр дип уйлыйм. Хәзер ул күбрәк эчү өчен түгел, аралашу, сөйләшү өчен килә. Яңа эш таптык үзенә, янында бер матур гына хатын да пәйда булды. Икенче тапкыр гомер яши башлау бик кыен шул. Безгә нәкъ шундыйлар җыела да. Аларны да Иблис коткысы белән бәйләп куябызмы инде?

Мәүлет дәшмәде. Аның бу бәндәнең сүзләрен хуплыйсы да, кире кагасы да килмәде. Ләкин бер нәрсәгә аның акылы ирешкән иде инде: монда Иблис юк! Монда аның исе дә, төсе дә юк. Рухы юк та юк инде. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08,2023

Фото: unsplash


 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев