АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Никадәрле генә талантлы булса да, Сәйдәшкә аның яшендә музыкаль иҗатның яңа техникасын өйрәнү җиңел түгел иде. Шул ук вакытта ул элекке педагогларыннан читтән торып кына үзләштергән белемнәренең дә канәгатьләнерлек түгеллеген сизә.
Икенче бүлек
1
1933 ел вакыйгаларга бай булды. Беренчедән, Салихның театрда эшли башлавына ун ел тулды. Театр бу истәлекле юбилейны зурлап билгеләп үтү турында карар кылды. Икенчедән, бу елны театрны икегә бүлү турында хөкүмәт карары чыгарылды. Беренче состав драма театрында калды. Икенчесенә керүчеләр Музакаль театрда эшләүчеләр дип хәл ителде. Салих Сәйдәшев икенче составка кертелгән иде. Икенче состав артистлары яңа елдан Мәскәү консерваториясендә оештырылачак татар опера студиясенә укырга китәргә тиеш булдылар. Салих, шулай итеп, беренче составта калган Кәрим Тинчурин белән аерылышты. «Кандыр буе» музыкаль драмасы аларның бергә иҗат иткән соңгы эшләре булды.
Тинчуринны Әстерханнан чакырып кайтарсалар да, баш режиссёр булып, озак эшләргә бирмәделәр. Аңа һаман да шул үзе яза, үзе куя, үзе уйный дигән гаеп тактылар һәм утыз икенче елда ук инде гади режиссёр итеп кенә калдырдылар. Хәтта «Кандыр буе»н да ул баш режиссёр буларак куймады. Баш итеп Риза Ишморатны билгеләгәннәр иде.
Сәйдәшевнең юбилей концерты бик зурлап үткәрелде. Композиторны халык ярата иде. Салихны котлап, Кәрим Тинчурин чыгыш ясады.
– Бу ничек була инде, Кәрим абый, мин Мәскәү консерваториясенә барып, ничек итеп опера язарга өйрәнергә тиеш буламмыни инде? Ә безнең музыкаль драмалар, алар нәрсә, операдан кайтышрак нәрсәләр булып чыга микәнни?
– Юк, әлбәттә. Опера – үзенә бер жанр. Музыкаль драма – ул әле яңа жанр. Европада оперетта дигән жанр булуын беләсең. Ул менә шуңа охшашрак. Ул безнең татарга хас, татар тамашачысы яратып карый торган жанр. Бездә бит әле чынлап торып опера язып караган кеше юк. «Сания» белән «Эшче» өйрәнчек әйберләр генә иде. Үзең дә беләсең. Ләкин алар да татар операсы тудыру юлында зур эш булдылар.
– Мин бит инде үз стилемне, үз язу манерамны булдырган композитор. Хәзер мин өр-яңадан музыка язарга өйрәнеп утырырга тиешменме?
– Син анда үзең генә бармыйсың. Нәҗип Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарёв, Юрий Виноградов, Заһид Хәбибуллин бергәләп укыячаксыз.
– Алар арасында мин иң өлкәне булам бит. Миңа утыз дүрт яшь тула. Өряңадан башлау өчен мин инде карт, ул егерме яшьлек малайлар арасында.
– Юк, Салих, укырга кирәк. Уку беркайчан да комачауламый. Кеше әллә нинди уку йортларын тәмамласа да, үзлегеннән укый, белемен тирәнәйтә. Уку сиңа да файдага гына булачак. Килеш минем белән. Анда композиторлар гына түгел, җырчылар, шагыйрьләр дә укыячак. Җырчылар җырларга өйрәнсә, шагыйрьләргә либретто язу серләрен өйрәтәчәкләр. Өч елдан соң Казанга кайтып, татар опера театрын ачып җибәрерсез.
– Ә сез? Син дә бит бер дигән җыр текстлары иҗат иткән шагыйрь.
– Нишлисең, кертмәгәннәр бит исемлеккә. Өстәгеләр яхшырак белә. Уйлаганнардыр, драма язучылар да кирәк, дигәннәрдер. Кайгырма, драма спектакльләренә дә музыка кирәк булачак. Әле без синең белән тагын бик күп музыкаль драмалар чыгарачакбыз. Тагын да яхшыракларын.
– Без киткәчтен, сезгә дә күңелсез калыр инде. Заһидә белән сиңа бигрәк тә. Күршеләр булып, ничек матур яшәдек. Җитмәсә, Кайбицкая белән Әүхәдиев тә китә.
Галия белән Ильяс 1928 елдан бирле өйләнешеп, Салих гаиләсе белән күршеләр булып, барысы бергә Кәрим Тинчуриннарда яшиләр иде.
Галия башта Ситдыйк Айдаровка кияүгә чыккан иде. Икесе бергә спектакльләрдә баш рольләрне башкарып, шулай матур гына яшәп, уллары Сәйярне үстереп ятканда, Ситдыйк белән Галия гаиләсендә низаг килеп чыга. Бу хакта Салих белеп ала да Тинчуринга әйтә.
– Кәрим абый, нишлибез инде хәзер, Айдаров белән Кайбицкая аерылышалар икән бит? – ди.
– Аерылышсалар, анда синең ни эшең бар. Ир белән хатын аерылышыр да, кушылыр да, – диде Кәрим.
– Анда минем генә түгел, синең дә эшең бар.
– Ни эшем булсын?! Теләсә ни эшләсеннәр. Кеше гаиләсенә тыкшынырга бер дә теләгем юк...
– Алай димә әле син. Галия Айдаровтан гына түгел, Казаннан ук китә икән бит. Безнең драмаларда төп рольләрне кем уйнар?
– Шулай укмыни? Кая китә икән соң ул?
– Әстерхан театры белән килешү төзегән. Улы Сәйярне алып, шунда китәргә булган. Ә аңа хәтле улы белән Уральскига, әти-әнисе янына кайтып, җәйне үткәреп килергә тели.
– Алайса, бик әйбәт. Ял итеп килсеннәр. Ә аннары күз күрер. Әстерханга җибәрмәскә берәр җаен табарбыз, – диде Кәрим. Шулай җәй үтә. Галиянең Уральскидан Казанга кайтып, Әстерханга китәр вакыты якынлаша. Шунда Кәрим Айдарскийны күрә дә:
– Сез анда Галия белән аерылышып йөрисез икән. Галияне бала белән язмыш иркенә ташлап калдыру егетлек түгел, – ди. – Дөрес, кеше гаиләсе эшләренә тыкшыну – әдәпсезлек. Үзегез хәл иткәнсездер. Тик безнең Салих белән бер үтенечебез бар: Галиянең улы белән Уральскидан кайтыр вакыты җитеп килә. Ул аннан кайткач, Әстерханга китәргә тиеш икән. Менә шул: син Галиягә хат яз, Әстерханга китмә, анда мин үзем барам, диген.
– Ә мин анда барырга теләмәсәм?
– Теләмәсәң, бармассың. Син язуыңны бел. Галия монда, Казанда кирәк.
– Ул Уральскидан кайткач, минем Әстерханга китмәгәнне күрәчәк бит.
– Күрсен. Анда синең эшең булмасын. Сез икегез дә Казан өчен кирәк.
– Галиягә торыр урын кирәк булачак бит. Ул анда Әстерхан белән торак мәсьәләсен дә хәл иткән.
– Анысы безнең эш. Кайтсын әле әйләнеп. Хәл итәрбез. Урамда калмас. Ул арада Тинчурин Галиягә юл чыгымнары өчен җибәрелгән акчаларны салып, Әстерхан театрына аның килә алмавы хакында хат яза.
– Инде яшәрләренә урын гына табасы калды, – дип уфтана ул, Салихка карап.
– Идея! – ди Салих, кош тоткан кебек шатланып.
– Нинди?
– Без Сафия белән сезнең ике бүлмәгездә яшәп ятабыз бит. Менә шул бүлмәләрнең берсен Галиягә бирик.
– Үзегезгә кысан кала бит.
– Түзәрбез. Төн кайтып кунарга урын булса, безгә җиткән. Күңелең киң булсын.
– Үзегезгә карагыз, мин каршы түгел, – ди Кәрим.
Мәсьәлә хәл ителде болай булгач, дип шатланган Салих, бераздан тагын кычкырып җибәрә:
– Тагын бер идея бар, Кәрим абый!
– Анысы нәрсә инде тагын?
– Анысымы? Ленинград консерваториясен тәмамлап, театрга эшкә Ильяс Әүхәдиев кайтты бит.
– Ну шуннан?
– Шуннан, утырган да шуган, дип әйтә минем әни. Менә шул Ильяска Галияне димлибез.
– Баласы бар бит. Бала белән алыр микән соң?
– Ул алыр, Галия – чибәр хатын. Галиясе барыр микән диген син? – Алайса, аны күндерү синең өстә. Мин каршы түгел. Драмалардагы җырчы мәхәббәт каһарманын скрипкәче белән алыштырабыз булып чыга болай булгач. Үзенә үпкәләсен Ситдыйк, аермасын иде хатынын.
Ничек итсә итте, барыбер кодалады Салих Галияне Ильяс Әүхәдиевка.
Мәскәүгә китәр алдыннан Салихка театр ишегалдындагы йорттан фатир бирделәр. Мәскәүгә килеп, укулар башлангач, Салихны анда да гаиләсе булуын истә тотып, аерым фатирга урнаштырдылар. Ул Казандагы фатирында әнисен, балалары Гөлнара һәм Җанбәк белән апасы Әминәне калдырып, Сафия белән улы Нәүфәлне үз янына Мәскәүгә алып китте. Хатыны икенче балага корсаклы булганлыктан, мәшәкате күп булыр дип, инде җиде яше тулган Альфредны Казанда калдырдылар.
– Улым, Альфредны бабулясы Анна Ивановна үстерсен, – диде Мәхүпҗамал апай. – Сафия бик өнәп тә бетерми аны. Үги бала булып, кимсенеп үсмәсен, мин дә авырыйм, озак тора алмам, ахры – диде ул.
Анна Ивановна Альфредны бик ярата иде. Ул аны кызы Валентинага охшаган, дип әйтә торган иде. Оныгын үзенә калдыруларына бик сөенде.
Салихның Воротников тыкрыгындагы фатиры артык зур булмаса да, аларга яшәр өчен җитәрлек иде. Шунысына сөенде Салих: ул Мәскәү татарларының мәдәни үзәге булып торган Әсәдуллаев йорты дип йөртелгән җирдән әллә ни ерак түгел. Биредә урнашкан Татар клубында әледән-әле төрле кичәләр оештырыла. Салих ул кичәләрдә еш кунак булып китте. Аңа татарлар тартыла иде. Шушында ук Мәскәү татар эшче театры да урнашкан, аның режиссёры Гали Ильясов белән Гөлсем Камская да балалары белән шул тирәләрдә генә яшәп яталар. Аралашу Казандагыдан әллә ни аерылмый иде.
Салих башта Кәрим абыйсының үгет-нәсихәтләрен тотып, укуга зур игътибар бирде.
Аны композиция буенча профессор Генрих Ильич Литинский, гармониядән Владимир Васильевич Соколов классларына билгеләделәр. Алар икесе дә чама белән Салих яшендәге кешеләр иде.
Татар опера студиясенең директоры итеп, Галия Кайбицкаяның абыйсы Камил Мотыйгыйның улы Хәмит Төхфәтуллин билгеләнгән иде. Беренче дәрестә Төхфәтуллин профессор Литинскийга аларны берәм-берәм, «Курсант Фәйзуллин, курсант Хәбибуллин», – дип, исемнәрен атап бардыбарды да Салихка җиткәч: «Композитор Салих Сәйдәшев», – дип, зурлап таныштырды.
– Ишеттем, ишеттем, – диде Генрих Ильич, – татарлар арасында инде танылган композитор да бар, диделәр. Ләкин безгә барысын да өр-яңадан башларга туры киләчәк. Сәйдәшев кебек танылган композиторлар башка төбәкләрдән дә бар. Аңлыйм, сезгә авыр булачак опера язу серләрен үзләштерү. Сез инде музыкаль сәхнә әсәрләре тудыру буенча дистә еллык тәҗрибәсе булган, өлгергән композитор. Ялгышмасам, Мәскәүгә килер алдыннан гына иҗади эшчәнлегегезнең ун еллыгын зурлап билгеләп үткәнсез.
– Булды андый хәл, – диде Төхфәтуллин. – Сәйдәшев – ул безнең классик.
– Классиклыгыгызны онытып торырга туры киләчәк, кадерлем Салих дускай.
– Арттыралар, Генрих Ильич.
– Сезнең белән аерым шөгыльләнербез, каршы килмәсәгез, – диде Литинский.
– Мин риза. Ничек өйрәтсәгез дә, каршы түгел, – диде Салих.
– Алайса, класс белән бергә шөгыльләнгәннән соң, дәресләр беткәч, аерым калырбыз.
– Яхшы.
Профессорның студия курсантлары белән үткәргән беренче дәресе ошамады Салихка. Юк, дәрес алып бару манерасы түгел, әле композициядә бернәрсә дә белмәгән бала-чагага сольфеджио, адажио, октава кебек терминнар, ноталар, скрипка ачкычы кебек нәрсәләр турында сөйләве аның өчен беренче класс баласына әлифба өйрәткән шикелле күренде. Болар аның өчен инде ул күптән белгән, кем әйтмешли, читәнгә чыгарып элгән нәрсәләр иде. Шуңа күрә дәресләр беткәч, икәүдән-икәү генә калып сөйләшүгә ул шикләнеп, ышанмыйчарак калды. «Нәрсә турында сөйләшер икән инде ул аның белән?» – дип уйлады. Пентатониканы Казанда да «татар музыкасының үткәне, искелек калдыгы» дип саныйлар иде. Пентатоникада язылган әсәрләрне «вак буржуазия җырлары» дип язарга яраттылар Казан тәнкыйтьчеләре. Имеш яңа пролетар татар музыкасы пентатоникадан китәргә тиеш, диделәр. Беренче дәрестә Литинскийның лекциясендә дә шундыйрак нәрсә сизелде. Дөрес, ул бу хакта турыдан-туры әйтмәде. Ләкин опера музыкасы ул Европа классикасыннан үрнәк алырга тиеш, итальян, рус композиторларының әсәрләре үрнәгендә язылырга тиеш, дигән фикерне алга сөрде. Шулай да профессор Салих уйлаганча ук катгый кеше булып чыкмады.
– Салих Җамалетдинович, белүемчә, сез музыкаль училище тәмамлагансыз?
– Әйе, 1914–1917 елларда Казан музыка училищесында профессор Осип Родзевич классында фортепьяно буенча белем алдым. Аннан соң үзлегемнән өйрәнеп, композиция техникасын үзләштердем. Бу исемнәр сезгә ни дә булса сөйләсә – Ксаверий Александрович Корбут, Бормусов, Чигарина, Юшкова, Литвинов – бу кешеләр минем музыка буенча педагогларым булдылар. Мин алардан фортепианода уйнау осталыгымны камилләштердем, гармония, композиция нигезләрен үзләштердем. Былтыр республикада иҗади эшчәнлегемнең ун еллыгын билгеләп үттеләр. Ләкин мин инде унике яшемнән музыкант.
– Сүз дә юк, сез инде, Салих Җамалетдинович, өлгергән композитор. Ләкин безнең алга сездән опера иҗат итә торган композитор ясау бурычы куелды. Моның өчен элекке иҗатыгызны онытып торырга туры киләчәк.
– Белмим, бу минем хәлдән килерлек эш түгелдер.
– Халыкта, Салих Җамалетдинович, аюны да биергә өйрәтәләр, дигән сүз бар. Шуңа күрә тырышырбыз. Әлбәттә инде, үзегездән дә тора. Иң мөһиме – теләк булу. Килгәнсез бит әле менә укырга дип. Димәк, теләгегез бар.
– Теләк бар да ул, мин бит инде формалашкан композитор. Калыплашкан стереотипларны җимерү җиңел булмастыр.
– Ә беләсезме, без сезнең белән нишлик? Сезнең бер әсәрегезне алыйк та шуннан опера ясыйк. Нинди спектаклегезне алыр идегез?
– Уйларга кирәк. Генрих Ильич, сез бездән опера иҗат итүче композитор ясарга җыенасыз инде. Мине шундый бер сорау борчый: кирәк микән ул безнең татар халкына опера дигән жанр? Дөньяда итальяннардан, кайбер Европа илләреннән, урыслардан кала японнарның, Индонезия, Африка илләре халыкларының опера жанрының бөтен атрибутлары булган үз музыкаль сәхнә әсәрләре бар. Безнең татарларның да соңгы ун елда шундый спектакльләребез барлыкка килде – музыкаль драма. Анда да, увертюра да, сюита да, балет та, вальс та, бию дә, ария дә, җыр да, речитатив та бар. Минем музыкаль драмаларның барысында да егермеләп җыр һәм ария генә бар. Бу операның бер төре түгелме соң инде? Татарча, милли төре? Пролетар сәнгать дип, без миллилектән, музыкада пентатоникадан китәргә тиеш түгелдер бит. Мин менә шуны аңлап бетермим.
– Белүемчә, Салих Җамалетдинович, татарларда театр дигән сәнгать соңлабрак барлыкка килде. Шуңа күрә сезнең опера кебек катлаулы музыкаль жанрны аңлау дәрәҗәсенә җиткән катлау әле формалашып бетмәгән. Сезнең алда менә шул эшне башкару, халыкның музыкаль сәхнә әсәренең югары формаларын да аңларлык катлавын тәрбияләү бурычы торачак.
– Бездә опера язарга омтылышлар булды инде.
– Әйе, беләбез. Ләкин аларның әлегә уңышка ирешмәгәнлеген дә беләбез.
– Шулай шул. Халык... нәрсә халык, җәмгыятьнең зыялы катламы да әлегә аны кабул итә алмады.
– Шуңа күрә, әйдәгез, менә сезнең халык тарафыннан яхшы кабул ителгән бер әсәрегезне алыйк та, шуны операга әйләндерергә тырышып карыйк. Студияне тәмамлаганда, шул операны эшләп чыга алсак, сез Опера студиясен әйбәт билгесенә тәмамлады дигән диплом алып чыгачаксыз. Ашыкмыйча, өч ел эшләгәндә, моны башкарып чыга алырбыз, дип уйлыйм.
– Карап карарбыз, – диде Салих.
– Алайса, килештек. Нинди әсәрегезне алабыз инде?
Салих бераз уйланып торды да:
– Кайсын алсак та ярыйдыр. Әйдәгез, безнең драматург Кәрим Тинчурин белән иҗат иткән «Зәңгәр шәл» дигән музыкаль драмабыз бар. Ул татар музыкаль фольклорының, халык авыз иҗатының барлык төрләрен, уеннар, биюләр, татар халкы тормышыннан кызыклы вакыйгаларны туплаган, безнең милли яшәешебезне тулы чагылдырган сәхнә әсәре. Бәлки шуны алыргадыр, – диде.
– Мин карадым сезнең ул спектаклегезне. Көчле әсәр. Сезнең «Кызыл Армия маршы»гыз да искиткеч. Шундый дәрәҗәдә формалашкан композиторга иҗат манерасын үзгәртү кыен булачак. Мин аңлыйм. Ләкин тырышып карарга кирәк.
Салихның Опера студиясендәге беренче дәресендә әнә шундый сөйләшү булды педагог белән укучы арасында. Бу ике якның да бер-берсен аңлап сөйләшүе иде. Ләкин бу сөйләшү Салихта студиянең аңа нинди дә булса белемнәр бирәсенә әллә ни зур өметләр уятмады. Моны профессор да сизде бугай, ул саубуллашканда кулын биреп:
– Вакыт күрсәтер, – дип куйды.
Менә шулай итеп, Татар опера студиясендә опера жанрын үзләштерергә килгән татар иҗат яшьләренең өч елга сузылган Мәскәү тормышы башланды.
Ләкин Салих өчен тормыш аның башыннан ук шактый зур хәсрәтләр алып килде. Озак та үтмәде, ул Казаннан кайгылы хәбәр алды. Алар Мәскәүгә киткәндә, авырып калган әнисе Мәхүпҗамал вафат булды. Ул авырганда, Салих берничә мәртәбә Казанга кайтып килде. Әмма аның сөекле әнисе улының укып бетереп, Казанга әйләнеп кайтканын көтеп ала алмады.
Ә май аенда Сафия икенче улын тапты. Аңа Рәләф дип исем куштылар.
Никадәрле генә талантлы булса да, Сәйдәшкә аның яшендә музыкаль иҗатның яңа техникасын өйрәнү җиңел түгел иде. Шул ук вакытта ул элекке педагогларыннан читтән торып кына үзләштергән белемнәренең дә канәгатьләнерлек түгеллеген сизә. Кәрим абыйсы да тикмәгә генә кайтакайта: «Укырга кирәк, Салих, укырга», – дип әйтмәде. Салих моны яхшы аңлый иде.
(Дәвамы бар)
"КУ" 08, 2023
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев