Логотип Казан Утлары
Шигърият

Табигать мине учына...

Ертык күлмәгенә карап, Җиһан мине кызгана...

Табигать мине учына

Салып, назга күмгәндә,

Зәңгәр күктән торналарның

Шат авазы иңгәндә,

Кем мине «артык» диде?

«Упкынга тартыйк», – диде?
Ходай гомер биреп, әйткәч:

«Яшә, син – адәм заты!

Бу тормышта изгелек җый,

Бәхет суларын таты!»

Кем үзен Тәңре диде?

Яшәү гөленә тиде?

 Бары кырмыскалар диеп,

Каһкаһәле кем көлә?

Гөлләр иң гүзәл чагында

Ник рәхимсез өзелә?

Йолкынган гөлләр өстендә

Нинди «бәхет» төзелә?

Тургай булып күккә аша

Чәчәкләрнең җаннары,

Сызландырып торыр өчен
Гомер бакый аннары.

Гомерләр чәчкә иде,

Туң төште, кырау тиде...

Табигать, салып учына,

Бишек җырын сузганда,

Мине бишектән аерып,

Шыксыз туфан кузгала...

Ертык күлмәгенә карап,

Җиһан мине кызгана... 

 

"КУ" 08,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыз ертыгынга карапегет сине кызгана!