АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
1932 елның 21 мартында «Кандыр буе» музыкаль драмасының премьерасы булды. Ул Салих Сәйдәшев иҗатының тагын да югарырак баскычка күтәрелүен күрсәткән музыка бәйрәменә, Сәйдәш музыкасының тантанасына әверелде.
20
Җизнәсе хәсрәтен Салихның икенче улы туу шатлыгы да оныттыра алмады. 1930 елның 12 февралендә Сафия ир бала тапты. Аңа Нәүфәл дип исем куштылар.
Нәүфәлнең тууы Салих белән Сафия арасындагы мөнәсәбәтләрне киеренкеләндереп җибәрде. Болай да әнисез үскән Альфредка салкын карашлы Сафия үз баласын тапкач, аңа карата тагын да кырысланды. Әле өч яше генә тулып узган малайны энесе янына якын җибәрмәде, аны сөеп иркәләмәде, тәртипсезләнсә, артын чәбәкләргә дә күп уйлап тормый иде. Боларны, әлбәттә, Салих та күрде, шуңа күрә аның да Сафиягә күңеле ятмый башлады.
Гаиләнең башында торган, аның бөтен проблемаларын хәл итүче, гаилә белән җитәкчелек итүче Шиһапның инде тиз генә әйләнеп кайтмаячагы билгеле булгач, асылда Сәйдәшевләр һәм Әхмәровлар гаиләсеннән торган йорт, икегә бүленергә дигән карарга килде. Көннәрнең берендә күршеләре Гыйльман Мәхүпҗамалга шундый киңәш бирде:
– Мәхүпҗамал апай, Шиһап кайтмый бит инде. Бер йортта ике гаилә булып яшәп ятулары җиңел түгел. Йортның үзегезгә тиешле өлешен сатыгыз да, Әминә үз балалары һәм каенанасы белән аерым яшәргә күчсен, сез, Салих һәм аның уллары, хатыны белән аерым яшәргә квартира табыгыз, – диде.
– Шулай итмичә булмас, Гыйльман күрше, – диде Мәхүпҗамал. Алар шулай эшләделәр дә: йортның үзләре торган өлешен саттылар. Әминә ул акчага үзләренә фатир сатып алды. Салихларга фатир сатып алу өчен акча җитми иде.
– Бер дә борчылмагыз, безнең фатир зур, безгә дә, сезгә дә җитәрлек, – диде Кәрим Тинчурин.
Тинчуриннар ул вакытта Петропавел белән Банк урамнары чатындагы Заһидәнең әтисеннән калган йортта яшиләр иде. Салихны үз туганыдай якын күргән Кәрим квартирасының ике бүлмәсен аларга бүлеп бирде. Шулай итеп, бер-берсен туганнардан да якын күргән ике дус бер түбә астында яши башладылар.
Сезон төгәлләнеп, бөтен гаилә белән Кызыл Байракта ял итә башларбыз дип торганда гына, Тинчурин Салихка яңалык әйтте:
– Бар да тынычланды, гаиләң матур гына яши бирсен, ә синең белән минем алда бер эш тора, – диде.
– Нинди эш тагын? Җәй бит. Ял итәргә кирәк.
Шиһап җизнинең Кызыл Байрактагы йорты ятим калды. Шунда барып, бакчасын карарга кирәк. Яшелчә, җиләк-җимешен карап үстерәсе бар.
– Бакча караучы табылыр. Мәхүпҗамал абыстай үстерер бакчаны. Ә безне бик җитди бер эш көтә.
– Нинди эш инде ул тагын?
– Беләсеңме, бер идея туды башта. Авылларда колхозлаштыру бара бит. Колхоз авылы турында берәр спектакль чыгарып булмас микән. Без синең белән велосипедларга атланыйк та республика буйлап чыгып китик, авыллардан әйләнеп кайтыйк, колхоз темасын өйрәник. Йөри торгач, берәр сюжет килеп чыкмасмы.
– Таптың эш. Шул гына кирәк иде, – диде Салих, уфтанып.
– Күрәсеңме нәрсә бу? – диде Кәрим, корсагын тотып.
– Нәрсә булсын, корсак.
– Корсак шул. Ә ул – хатын-кызның привилегиясе, ир кешедә булмаска тиеш.
– Әлбәттә. Менә бит, миндә юк, – диде Салих, үз корсагын күрсәтеп.
– Көн буе бертөрле тормыштан корсак үсми нишләсен. Менә велисәпиттә Татарстанны әйләнеп кайтсак, корсак та шиңәр, спектакль язарга сюжет та табарбыз.
– Синеке шиңәр, ә мин нишләрмен? Шуның өстенә, минем бер тапкыр да велисәпиттә йөргәнем юк.
– Булмаса, өйрәнерсең. Аның бернинди авырлыгы да юк. Сиңа физкультура булыр. Миңа иптәш тә кирәк бит. Үземә генә күңелсез булыр югыйсә.
Салих әле ризалыгын бирмәгән, хәтта Тинчуринның мондый идеясе барлыгын белми дә, ә ул инде Салихка да, үзенә дә велисәпитләр алып куйган булып чыкты.
– Курыкма, ерак районнарга чыкмабыз, Казан арты авылларында йөреп кайтсак та, пьеса өчен материал җитәрлек булачак. Хәзер һәркайда колхозлашу бара. Җитмәсә «Правда» гәзитәсендә Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» дигән мәкаләсе басылганнан соң колхозлардан чыгу күренешләре күбәйгән. Колхоз оештыру өчен шәһәр предприятиеләреннән коммунист эшчеләрне авылларга җибәрә башлаганнар. Кулаклар нык каршы тора, ди. Менә шуларның барысын үз күзләребез белән күреп, колхозлашуның ничек баруын өйрәнеп кайтсак, бер дигән музыкаль драма эшләп чыгарырбыз дип уйлыйм.
– Ярый алайса, күндердең. Үзебезнең Дөбъяз районыннан башлыйк эшне. Туган авылларда да булырбыз, – дип ризалашты Салих.
Аның күптән инде әтисе туган Өбрәдә булганы юк, әнисе ягыннан бабасы Миңлебай туган Битаманны да бер күреп кайтасы килеп йөри иде.
– Ситдыйкны да алыйк үзебез белән. Ул бит без барасы Дөбъяз янындагы бер авылдан. Ничек әле исеме? Бер агач бугай инде.
– Әйе шул, Чыршыдан.
– Чыршыда да колхоз төзелгәндер бит. Безне авылы белән, авылдашлары белән таныштырыр.
– Шәп идея! Риза булыр микән соң? Аңа да велисәпит алырга туры киләчәк бит.
– Үзе алыр. Аңа йөрисе бит.
Ризалашты Ситдыйк. Алар шулай өчәүләп, Сөхәрикә тау башыннан Кадыш авылы аша Әлдермеш юлы белән Дөбъяз якларына чыгып киттеләр. Сөхәрикә дип, руслар Әлдермеш – Дөбъяз юлы өстендәге Коры Елга (Сухая Река) дип йөрткән бистәне атыйлар иде. Әлдермеш артында гына Өбрә – Салихның әтисе Җамалетдин туган авыл. Анда аның 1921 елда алтмыш яшен дә тутырмыйча үлеп киткән Бикмөхәммәт абыйсының төпчек улы Әхмәт яшәп ята. Әхмәт – әле өйләнергә дә өлгермәгән егерме яшьлек егет. Салих юлдашларын сәфәрне Өбрәдән башларга күндерде.
Бикмөхәммәт абзыйның йорты Өбрәнең Әлдермеш ягыннан кергән үзәк урамының теге башында ук диярлек, үрдә утыра иде. Йорт хуҗасының дөнья куйганына инде ун ел булып килә. Аннан соң өйдә хуҗа булып калган Әхмәтнең Кызыл Армия сафларына алыныр чагы җитеп килә икән.
– Җыен бәйрәмнәре узгач, солдатка каралырга чакырдылар, – диде Әхмәт Салих абыйсына. – Йорт ялгыз кала инде, нәүмиз булып.
– Габидулла абзыйның оныгы Мөхәммәт бар бит әле авылда. Алар күзколак булыр.
Габидулла абзый дигәне Бикчәнтәй бабайның абыйсы иде.
– Алар бар барын. Аларның да үз тормышлары шул. Мөхәммәтнең әтисе Фатыйх абзый да үткән-сүткәндә гел кереп, хәлне белешеп тора, – диде Әхмәт.
– Менә бит, нәселегез корымаган әле. Нигезегез яши, – дип куйды Кәрим.
Әхмәт аларны инде яше җитмешләрнең теге ягына чыккан Фатыйх абзый янына алып барды. Фатыйх кунакларга авыл тарихы турында, аның килеп чыгышы хакында төрле риваятьләр сөйләде; муллаларын искә төшерде. Кәримне ни өчендер тегермән кызыксындырды. – Бар иде авылда тегермән. Җил тегермәне иде, – диде карт.
– Авылыгызны икегә ярып, инеш тә ага икән бит.
– Әйе, Сая суы ага авыл уртасыннан. Ләкин аның тегермән чарыгын әйләндерерлек көче булмагандыр, күрәсең, авыл байлары җил тегермәне генә корып куйганнар.
– Алай икән, – диде Кәрим.
– Ә колхоз? Колхоз нишли?
– Колхоз таралды ул, Кәрим туган, – диде Фатыйх карт.
– Чәчүне көчкә оештырып башкарып чыктылар. Яңадан корып маташалар бугай инде.
– Ә үзең? Кермәдеңмени колхозга?
– Миңа нәрсә. Карт бит инде мин. Минем урасы урылган, сугасы сугылган. Яшьләр керсен әнә колхозга. Әхмәт кебек егетләр.
Фатыйх абзыйсының үзенең исемен атап әйтүенә каршы Әхмәт:
– Мин быел солдатка каралам. Аннан кайткач, күз күрер тагын, – дип куйды.
– Дөресен генә әйткәндә, юк нәрсә ул – колхоз, – дип куйды Фатыйх абзый.
Бу сүздән Тинчуринның күңеле шомланып китте. Ул як-ягына, аннан тәрәзәдән урамга карап алды да:
– Нишләп алай дип әйтәсең, Фатыйх абзый? – дип сорады.
– Мин яшьрәк булсам да, кермәс идем ул колхозга. Мескен крәстияннең бөтен малын-мөлкәтен тартып алып, йортында атын да калдырмыйча колхозга тапшырталар. Эрвәлүсие булганда, крәстиянгә ирек бирелә, җир бирелә, диделәр. Хәзер әнә шул җирне киредән тартып алалар. Өй артында унбиш сутый бәрәңге бакчасы калдыралар да, шуның белән шул. Икмәкне уртакка үстерәсе, имеш. Абзарыңда атың да кешнәп тормагач, ул унбиш сутый бәрәңгене дә көрәк белән казып кына утыртып чыгып була микән ул? Колхозга керергә теләмәгән крәстиянне единоличник дип, хөкемгә тартмакчы булалар. Имеш, кеше яллап эшләтергә ярамый. Кеше ялламыйча ничек эшкәртеп бетерсен ул үз җирен? Ә уртакка эшләп мантып була микәнни? Әнә аръяктагы ялкау Ибрай хөрәсәннең колхозга бирергә ни сыеры юк, ни аты. Шул да колхозга ике атын, биш сыерын биреп кергән күршесе Самат белән уртак малдан файдаланып яшәячәкме? Эшләмәячәк ул колхозда да, кеше белән бер булып. Ялкау бит ул. Безнең Өбрәнең болай да җире юк иде инде. Шул юкны да юк иткәч, нишләсен инде ул мескен крәстиян?
Безнең авылның борынгыдан килгән имам-хатыйбы Җәләлетдин мулла булган. Аннан соң олы улы Гыйльман муллалык итте. Гыйльман яшьли үлеп китте. Урынына улы Гомәр калган иде. Гомәр мәктәптә укытты, халыкка аң-белем өләште. Дингә каршы көрәш башлангач, шул кешене авылдан сөрделәр. Мәчетенең манарасын кисеп, клуб иттеләр. Өен сүтеп, сәвит йорты ясадылар. Мәктәбендә укыту дәвам итә. Шулмы инде эрвәлүсиенең ярлы крәстиян өчен китергән рәхәт тормышы? Белмим, белмим, озакка бармас мондый тормыш. Без генә күрә алмабыз ничек булып беткәнен.
Фатыйх картның сөйләгәнен дүртесе дә тын да алмыйча тыңлап утырдылар.
Кәрим генә соңыннан «һе» дип көрсенеп куйды.
Өбрәдә кунганнан соң алар Чыршыда булып, Ситдыйк Айдаров туган авыл белән таныштылар. Авылга кергән олы юл өстендә утырган зур гына тегермән игътибарын үзенә җәлеп итте Тинчуринның.
– Егетләр, бер идея туып тора башта, – диде ул. – Күрәсезме, нинди матур тегермән?
– Берәр байдан калган борынгы тегермәндер инде бу, – дип куйды Салих.
– Адайлар тегермәне дип йөртәләр иде аны, – дип, Ситдыйк тегермәннең хуҗасын да тапты.
– Менә шул тегермән тирәсендә корырга була сюжетны. Татар авыллары барысы да су-инеш буйларына утырган. Чыршының суы юктыр, ахры.
– Бар, нишләп булмасын. Чыршы суы дип атала да.
– Мин тагын чыршы агач булгач, чыршы урманы тирәсенә урнашкан авыл булгандыр, дип торам. Җитмәсә, тегермәне дә япан кыр уртасында. Җил тегермәне. Су буйларындагы авыллар тегермәнне суга салганнар, тегермән колачасын шул судан әйләндергәннәр. – Алай тегермән чыгырын әйләндерерлек түгел шул Чыршы суы. Әнә, күрәсезме теге баштагы чокырны? – дип, Ситдыйк авыл уртасындагы чокырга таба күрсәтте.
– Менә шул чокыр төбеннән агып, Сола суына барып кушыла. Сола – Солабаштан агып чыга торган инеш. Солабашта безнең дус Габәши туган.
– Шулаймыни?
– Әйе, аның атасы Хәсәнгата Габәши Уфага киткәнче шул авыл мулласы булып торган. Кабере дә шунда – Кече Солабашта.
– Анда да кереп чыгарбыз әле, бәлкем, – диде Кәрим.
– Тәк, менә шул тегермәнне пьесада су буенда итеп күрсәтеп, әйтик, Кандыр суы буенда... шул суны тирәнәйтеп, тегермән колачасын гына әйләндереп калмыйча, электр бирә торган итеп ясарга кирәк. Авыл халкын колхоз төзүче итеп кенә түгел, яңа совет авылын төзүче итеп тә күрсәтергә.
– Кызыклы гына килеп чыгарга тиеш, – дип куйды Салих. – Менә шундыйрак сюжет: шәһәр предприятиеләренең берсеннән колхоз төзүдә ярдәм итәр өчен җибәрелгән егерме биш меңче коммунист Акбирдинның Кандыр елгасы буенда утырган авылда «Кызыл йолдыз» колхозында майтарган эшләре хакында сүз барачак пьесада.
– Нинди елга соң ул Кандыр? – диде Салих.
– Кандыз дигәнен беләм болай, Баулы якларында ага шундый бер инеш. Апас районында Кантур күле бар, Кызыл Тау авылы янында. Зур Күккүз авылы янында Каудырт чишмәсе бар. Кандыр турында бер дә ишеткән юк.
– Эш елга исемендә түгел. Кандыр дигән су юктыр, безнең пьесада булсын. Исемен дә «Кандыр буе» дип куйсак, начар түгел бит?
Ситдыйк Чыршыдан соң Казанга кайтып китәргә ашыкты. – Мин сезгә Чыршыга да керәбез дигәнгә генә иярдем, абзыйлар. Кайттык, күрдегез Чыршыны. Тегермәнен дә күрдегез. «Кызыл йолдыз» колхозының егерме биш меңче председателе белән дә очраштыгыз. Инде мин китәм. Мине Казанда көтәләр. Без Уфага гастрольгә чыгып китәргә тиеш, – диде ул.
Шулай итеп Ситдыйк Айдаров Казанга кайтып китте. Ә Сәйдәшев белән Тинчурин, көпчәкле атларына атланып, Битаман якларына юл тоттылар.
Битаманнар икәү – Олы Битаман һәм Кече Битаман. Салихның әнисе Мәхүпҗамал – чыгышы белән Битаманнан. Олы Битаманның Хәмидулла исемле кеше гаиләсендә 1834 елда туган Миңлебай абзыйның кызы була. Салих яшьрәк чакларында Насретдин җизнәсе белән дә, әнисенең энеләре Мостафа һәм Мозаффар абыйлары белән дә Битаманга кайткалыйлар иде. Өбрә Сабан туена кайткан җирләреннән, әтисенең абыйсы Бикмөхәммәт тә ат җигеп аларны берничә мәртәбә Битаман Сабан туена да алып баргалады.
Битаманда төзелгән «Алга» колхозы 1931 елда таркалган иде. Райком тәкъдиме белән яңа колхоз председателе итеп Фәтхерахман Усманов исемле яшь егетне сайлаганнар. Кәрим белән Салихны ачык чырай белән каршы алды яшь председатель. Велисәпитләрен сәвит йортында калдырып, үзенең тарантасына гына утыртып, күршедәге Кече Битаман, Бикнарат, Ювас авыллары белән таныштырып йөрде. Бикнаратка җитәрәк берничә яңа йорт салынып ята иде.
– Монысы «Авангард» колхозы, – диде Фәтхерахман.
– Халык үткер телле бездә. Авылны Никкүчтем дип йөртә башладылар. Мине дә Пәттери дип кенә йөртәләр.
– Ник алай? – диде Кәрим.
– Күчкәннәренә үкенәләрме әллә?
– Шулайрак килеп чыкты. Инде менә йортлар да салып яталар иде. Сталинның «Правда» гәзитендә чыккан мәкаләсеннән соң, безнең «Алга» колхозы тарала башлады да, болар да чыгабыз колхоздан, ник күчтек икән авылдан, дип сөйләнә башлаганнар. Халык шуны элеп алган да, «никкүчтемнәр» дип йөртә башлады үзләрен. Артка юл юк, яңадан керәчәкләр колхозга. Авылның киләчәге – колхоз, – диде яшь председатель.
Кәримнең шунда ерактан ук урман буенда күренеп торган тегермәнгә күзе төште.
– Әллә тегермәнегез дә бармы? – дип сорады.
– Ә-ә, аны әйтәсезме? – диде Пәттери, шунда ук Тинчуринның нәрсә турында соравын аңлап. – Апанаевлардан калган тегермән ул. Хәсәнбай асты дип йөртелә торган җирдә, Ашыт суына салынган тегермән иде. Апанаевларның утарына электр тогы биреп торган. Революциядән соң җимерелгән. Менә шуны эшләтәсе иде яңадан.
– Менә бит, «Кандыр буе» өчен бер дигән чимал, – дип куйды Кәрим, Салихка карап.
– Әйдә, барып күреп килик әле, – дип, Пәттеригә мөрәҗәгать итте.
– Безнең колхоз түгел анысы, Кече Битаманның «Партизан» колхозы җирләре. Ярар, барып карап килик булмаса, – диде Пәттери, һәм аларны тарантаска җигелгән кара айгырында җилдереп кенә Хәсәнбай асты дип йөртелгән шул җимерек тегермән торган җиргә алып китте.
Алар Апанаевлардан калган ташландык биналарны карап йөрделәр.
– Әрәм ята күпме мал, – дип куйды Кәрим.
– Боларны бит торгызырга да, авылга хезмәт иттерергә.
– Кече Битаман председателе Ибнеәмин Җаббаровның тегермәнне торгызып, авылга электр чыбыклары сузарга исәбендә бар. Менә колхозны аякка бастырып, эшли генә башласын дип өметләнә.
– Кирәк, бик кирәк тегермәнне торгызырга, – диде Кәрим. – Менә безнең дә башта шундыйрак пьеса язарга дигән уй туды, иске тегермәннәрне карап йөри торгач.
– Исемен «Ашыт буенда» дияргә кирәк пьесаның, – дип куйды шунда Салих.
– Юк, минем план башкачарак. Ашыт бит, күреп торасың, тулып агып ята. Монда әзер тегермәнне торгызып кына куясы бар. Ә минем пьесада башта чишмәләрдән су китереп бәләкәй генә инешне тирәнәйтү, көчәйтү. Колхозчыларның эшен шушы максатка туплау. Шуннан соң гына тегермән корып, колхоз өчен электр уты алуга ирешү, – дип, үз планын ачып салды Кәрим.
Алар Хәсәнбайдан соң Олы Битаманга кайтып, сәвит йортына кереп ашап-эчеп чыктылар һәм Фәтхерахман Усманов белән саубуллашып, Алат спирт заводы авылына илтә торган юл белән Әтнә районына чыгып киттеләр. Исәпләре Алат астыннан Ашыт буйлап кына кояш баеганчы Бәрәскәгә барып җитү һәм шунда куну иде.
– Сәлим дусның Бәрәскәдә өе бар. Үзе дә авылда ятмый микән әле, Ашытта балык каптырып, – дип куйды Салих. Ул Сәлим дип Хәким Сәлимҗановны атап йөртә иде.
– Бик әйбәт булыр иде, бер-ике көн кунак булып китәр идек. Балык чирттерсәк тә, начар булмас иде, – дип, кулларын угалады Тинчурин.
– Талдырды да бу сәпиттә көпчәк әйләндерү. Ләкин төнне Бәрәскәдә түгел, Алат белән Бәрәзә арасында, Ашыт буенда үткәрергә туры килде аларга. Салихның тәгәрмәчле айгырының сипләре шестерня дигән нәрсәсеннән ычкынып чыкты. Педале зырылдап әйләнеп утыра, ә көпчәкләре тәгәрәми башлады.
– Уху, барып җитеп булмый Бәрәскәгә, – диде Кәрим, аның велисәпитенә күз салгач. – Шушында Ашыт буенда гына төн кунарга туры киләчәк болай булгач.
– Сәяхәт булгач, сәяхәт булсын инде. Учак ягып, су буенда төн кунуның үз романтикасы бар бит аның.
– Ярар, мин сәпитеңне карыйм, син Ашыт буендагы әрәмәлектән коры-сары җыеп кил. Учак ягып җибәрербез, – диде дә Кәрим Салихның велисәпитен карарга кереште.
– Ярый әле Пәттери шәпләп сыйлап җибәрде. Югыйсә төн үтеп, таң атканчы, Бәрәскәгә барып җиткәнче корсагың шиңеп бетәр иде, – диде Салих. – Минем болай да булмаган корсак бөтенләй умырткага ябышыр иде.
Алар Салих җыеп килгән ботак-сатаклардан учак ягып җибәрделәр. Кич айлы һәм җылы иде. Кәрим сумкасыннан кәгазь-каләм чыгарып, булачак пьесаның планын язды. Салих исә сызгыргалап, көйләр чыгарырга маташып утырды. Авылларда йөреп, халык белән аралашып, һәр кешенең үз каланчасыннан торып сөйләшүе, колхозларга карата төрле фикерләр ишетү аларның икесен дә уйга салган иде бугай.
– Кәрим абый, бу Фатыйх абзыйның сөйләгәннәре уйга калдырды әле мине, – диде Салих, кулындагы таяк белән учакта янган агач ботакларын аралавыннан туктап.
– Син дә шуны уйлыйсыңмыни?
– Дөрес тә сөйли кебек, ялгыша да кебек.
– Социалистик җәмгыять төзү күзлегеннән караганда ялгыша. Чөнки социалистик революциянең максаты шул иде бит инде: кешенең кеше өстеннән эксплуатациясен бетерү. Ә наёмный хезмәт бу тәгълиматка каршы килә. Шәхси эшеңне эшләтер өчен башка кешене яллыйсың икән, димәк, син – эксплуататор, кулак.
– Анысы шулай да ул. Ә колхоз? Аңа көчләп кертү? Единоличник үзе генә эшләсә, ул колхозга нинди зыян китерсен?
– Зур җир биләмәләрең булса, берничек тә үзең генә эшләп бетереп булмый ул. Кеше яллап эшләтергә туры килә.
– Ә берничә кеше, әйтик, өч-дүрт кеше генә үзара берләшеп, килешеп эшләсәләр? Аның ни гаебе бар. Бернинди дә наёмный хезмәт булмый бит.
– Партиянең установкасы андый түгел. Аңа каршы килгән кеше – дошман. Партия менә шулай куя бит мәсьәләне.
– Сталин үзе дә колхозга көчләп кертү булырга тиеш түгел, дип язып чыккан бит әнә.
– Шулаен шулай да ул, кулаклар нык каршы тора, ди, бит анда. Колхоз председательләрен үтерәләр, ди. Шуңа күрә кулаклар үзләре единоличникларга каршы көрәш алып барырга мәҗбүр итә. Алар беркавым сүзсез тордылар.
– Катлаулы мәсьәлә бу. Сәясәт. Сәясәт белән шөгыльләнү куркыныч хәзер, – диде Кәрим, сөйләшүне түгәрәкләргә теләгәндәй.
– Колхоз төзүнең прогрессив эш икәнен күрсәткән, авыл кешесен шушы эшнең тормышны алга җибәрү өчен мөһимлеген тасвирлаган драма тудыру бурычы тора бүген безнең алда. Партия бүген синең белән миннән шуны таләп итә.
– Без бит партия әгъзалары түгел.
– Түгел дә, театр шушы партия җитәкчелек иткән хөкүмәтнеке. Ә без шул театр хезмәткәрләре. Берни эшләр хәл дә юк.
– Колхоз колхоз инде. Кулаклар ниндидер корткычлык та эшлидер. Ә менә Шиһап җизнинең нинди гаебе булды икән соң? Шуңа аптырап йөрим мин. Бернинди хәбәр юк үзеннән. Апайга, ун елга хөкем ителде, дигәннәр дә, төрмәгә җибәрелде, дигәннәр.
– «Солтангалиевчелек»тә гаепләгәннәр, ди бит.
– Ә ул «солтангалиевче» булу нәрсә икән соң ул? Илгә нинди корткычлык китерә икән? Изге эш эшләп йөрде бит. Җирсез крәстияннәргә җирләр биреп, йортлар салып. Гомере буе халыкка мәдәни хезмәт күрсәтү артыннан чапты. «Шәрык клубы» кичәләрен үткәрү белән шөгыльләнде. Шул социалистик революция булсын өчен дип йөрде. Партиягә керде. Һәм менә шул кеше партиянең дошманы булып чыкты. Илгә корткычлык китереп яткан. «Халык дошманы». Башка сыймый.
– Ярар, Салих, бу хакта сөйләшү икебезнең арада гына калсын. Кеше-карага авыз да ачма бу мәсьәләләр хакында. Әйдә, йоклыйк. Төн кыска, озакламый таң да атар. Болыннан яшь үлән йолкып килик. Шуны түшәк итеп, учак күмерләре җылысында йоклап алыйк бераз.
Алар берәр кочак үлән йолкып килделәр дә, аны учак янына түшәп, әле һаман ялкынланып янган учактан төшкән күмер җылысында йокларга яттылар.
Җәйге таң тиз атты. Кояш күренүгә, алар чишенеп, Ашытта су кереп чыктылар, аннары велисәпитләренә атланып, юлга кузгалдылар.
Юраган юш килде, бәхет басты сәяхәтчеләрне. Хәким авылда ята иде. Галиясе белән бергә кунакка кайткан булганнар. Авылларда Сабан туйлары башланган чор икән. Аларны болай да кулда гына күтәреп йөртмиләр иде инде: абруйлары шулкадәр зур, һәркайда кунак итәргә генә торалар. Бәрәскәдә тагын да зур булды игътибар. Хәкимне дә бик үз итәләр икән авылдашлары. Салих Сәйдәшев белән Кәрим Тинчурин кайтканын ишеткәч, нишләргә белмәделәр. Җитмәсә, тагын ике көннән Сабан туе. Халыкның кәефе шул бәйрәм рухына көйләнгән. Авыл яшьләре кич клубта концерт куйдылар ул көнне. Ике җырның берсе Салих Сәйдәшев белән Кәрим Тинчуринныкы булды. Һәр җырны игълан иткән саен, «Авторлары үзебезнең арада, залда утыралар», – дип, икесен дә кат-кат бастырып аптыратып бетерделәр. Һәр баскан саен «ура» кычкырып кул чабуларны әйтәсе дә юк. Үзләрен дә сәхнәгә чыгарып бик җырлатасы иделәр дә, «Без җырлый белмибез шул. Бүген без кунак кына», – дип, көч-хәл белән котылдылар. Ә Сабан туе көнне Тинчуриннан конферансье ясадылар. «Зәңгәр шәл»дән ат урлау монологын сөйләтмичә бәйләнүдән туктамадылар. Авылдашлары Хәким Сәлимҗановны да онытмадылар. Аннан да әллә ничә мәртәбә спектакльләрдән монологлар сөйләттеләр.
Бәрәскә Сабан туеннан соң Хәким белән Галия Сәлимҗановлар – Казанга киттеләр, Тинчурин белән Сәйдәшев велисәпитләрендә, Кенәр якларына юл тоттылар.
Кызыл Юл колхозы авылларында да әле берсендә, әле икенчесендә чиратлап, яз бәйрәмнәре бара торган булып чыкты. Шундый матур көннәрнең берсендә Өчиле авылында кулаклар колхоз председателенең гомерен өзгәннәр. Кәрим бу вакыйганы да җайлап кына пьесага кертеп җибәрәсе булыр дип уйлап куйды. Кулаклар тарафыннан үтерелгән яшь председатель Ахунҗанның берсеннән-берсе бәләкәй ике баласы – улы белән кызы ятим калган. Әтиләрен җирләгәндә, Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшев ул балаларны кулларына алып сөйделәр. Алар ул малайның киләчәктә татарның танылган язучысы Гариф Ахунов булыр дип башларына да китермәделәр әлбәттә.
Дөбъяз һәм Кызыл Юл районнарында күргәннәрдән Тинчурин колхоз төзелешен яктырткан пьеса өчен бер дигән материал туплады. Ул аның аерым күренешләрен авылларда йөргән чакта ук уйлап, дәфтәр битенә сызгалап барды. Авыллардан әйләнеп кайткач, Кәрим дә, Салих та театрның яңа сезонында репертуарның үзәк спектакле булырга тиешле әсәрне иҗат итү хәстәренә керештеләр.
– Кәрим абый, син яз инде башта, – диде Салих. – Авыл юлларында велисәпит өстендә тузан ашап йөреп, шактый шиңде корсагың. Ә миңа ял кирәк. Мин иртәгәдән Кызыл Байракка китәм.
– Алтын икән акылың, булмаса да сакалың, – диде Тинчурин. – Кызыл Байрак язучылар өчен бер дигән иҗат итү урыны инде ул. Мин дә шунда гына язармын дип планлаштырып тора идем. Ярар, бергәләп ял итә-итә язарбыз.
Салихның әнисе килене Сафия, оныклары Нәүфәл һәм Альфред белән күптән Кызыл Байракта яшиләр иде инде. Иртәгесен Салих белән Тинчурин да шунда китәргә җыендылар. Тинчуринның Заһидәсе дә шунда ял итә икән. Салих кармакларын алды. Кәрим дә бер кулына кәгазь-каләм тутырган сумкасын, икенчесенә кармаклар тоткан иде.
– Син нәрсә, балык каптырып утырырга җыенасыңмыни? Пьесаны кем язар? – диде Салих.
– Балык чирттергәндә, шәп эшли ул баш. Түлке икебез ике җирдә салырбыз кармакларны.
– Нишләп?
– Син бит сызгырып утырасың, бердән, балыкны качырасың, икенчедән, миңа уйларга комачауларсың.
– Мин бит яңа спектакльнең музыкасын көйләп утырам. Син өйдә генә язып утырсаң, әйбәтрәк булыр. Тизрәк язып бетерерсең.
– Ярар, карарбыз. Их, кармак алмаганмын дип үкенерлек булмасын. Алыйм әле.
Салих каршы килмәде, чөнки ул белә иде: Тинчурин бер яза башласа, кәгазь-каләменнән аерыла алмый яза да яза. Бу юлы да шулай булачак дип уйлады.
Алар шулай итеп, кармакларын күтәреп, Усиягә төшеп киттеләр.
Чынлап та Салих уйлаганча булып чыкты. Салихның, кич җиткәч кенә, балыкларын күтәреп өйгә кайтып керүен Тинчурин көн саен түземсезлек белән көтеп тора иде. Аның язган кадәр өлешен тизрәк Салихка укып күрсәтәсе килә. Укып бетерә дә: «Булганмы? Йә ничек?» – дип сорап куя.
– Бара, бара, Кәрим абый, – дип хуплый Салих.
– Юк, син хуплап утырма. Турысын әйт, ничек чыга?
– Әйбәт, дим бит инде.
Тинчурин чынында да бик җиңел һәм халыкчан тел белән, шома яза торган иде. Һәр персонажы халык әйтемнәрен кулланып, мәзәкчел итеп сөйләшә. Тыңлаган саен тыңлыйсы гына килеп тора. Гомумән, ул бөтен әсәрләрен дә шулай яза. Шуңа күрә дә халык яратып карый. Спектакльләре башка авторларныкына караганда аншлаг белән бара. Бу юлы да шундыйрак спектакль килеп чыгар, мөгаен.
– Син аның теленә карама, сюжеты матур корыламы? Каршылыклар юкмы? Шунысын әйт, – ди Кәрим.
– Сине өйрәтергә түгел инде, Кәрим абый. Тизрәк язып бетер дә, миңа да эш булыр.
– Менә әйт син, тегермәнче Галинең җыры белән башлап җибәрү дөрес булырмы?
– Синең бөтен пьесаң да җыр белән башлана бит инде. Нәрсә сорап торасың, монысы гына башкача булмас. Бик әйбәт булыр.
– Алайса, менә сиңа эш: шул җырга музыка иҗат ит: Кандыр буе, ай, кара урман,
Киек җәнлеккәйләр оясы,
Без җырлыйсы җырлар шунда туган,
Шунда туган Кандыр чишмәсе.
Кандыр иңен йөзеп буйлаганда
Уртасында басып тын калдым,
Иңнән-иңгә сине айкаганда,
Синең өчен, Кандыр, оялдым.
Һәм менә, ниһаять, ял итә-итә, көн саен аз-азлап яза торгач,Тинчурин колхозлашуның гади крәстиян хуҗалыгыннан өстенлекләрен күрсәткән, шул ук вакытта колхоз төзүнең гаять катлаулы, авыр шартларда баруын тасвирлаган, үз заманы өчен актуаль булган әсәр тудыруга иреште.
Гади пьеса гына түгел, шигырь белән бизәкләп, музыкаль драма булсын өчен җыр, ария текстлары белән үрелдереп барган әсәр килеп чыкты. Корып, коргаксып яткан инешне бөяп, суын арттыру нәтиҗәсендә яңа тегермән генә түгел, авылларны Ильич уты белән тәэмин иткән электр станциясе төзүне күрсәткән, гади колхоз төзелешен генә түгел, яңа тормыш коруны сурәтләгән заманча драма дөньяга туды бу сәяхәт нәтиҗәсендә.
Тегермәнче Галинең Кандыр суының сайлыгыннан гарьләнеп җырлаган җыры белән башланган драма, буеннан буена, бүлектән бүлеккә үстерелеп, Фәридәнең: Саф Кандырның, ай, сулары
Сикереп-сикереп акканда,
Ударниклар җиң сызганып,
Эшкә җырлап барганда...
Дөнья яңгырасын,
Сулар шауласын,
Ялкау, кит юлдан,
Урын биләмә!
Эшкә чыныккан
Батырлар килә,
Батырлар килә,
Бирегез мәйдан! –
дигән җыр-ариясе аша яңа тормыш төзелүен сурәтләү белән тамашачылар күңелен биләрлек хәлгә килде. Нәтиҗәдә, колхоз төзүнең авыл хуҗалыгын үстерүдәге роле генә түгел, яңа тормыш төзү, авылларны электрлаштыру процессы, монтёрлар җыры рәвешендәге яңа тормыш төзүчеләр маршы булып яңгыраган «Без кабызган утлар...» дигән сүзләр белән башланган үлмәс җырлардан торган өр-яңа музыкаль драма сәхнәгә менде.
Без кабызган утлар сүнмәс алар,
Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә;
Без кабызган утлар якты янар,
Якты янар хезмәт илендә.
Без кичә алмаган юк кара урман,
Без җиңә алмаган дошман тумаган.
Безнең байраклар котлыйлар алар,
Котлыйлар алар хезмәт бәйрәмен.
Эш өстендә гөрләп үсәбез,
Гасырларны елда үтәбез.
Чыныккан якты корычтай,
Без үсәбез ныгып шулай,
Үсәбез, үсәбез, үсәбез!..
«Кандыр буе» өчен Салих егермеләп җыр гына язды. Бригадир кыз Гөләндәм өчен дәртле, оптимистик рухтагы җырлар һәм арияләр, колхоз чебиләрен караучы Фәридә өчен салмак, лирик җырлар, шаян-шук егетләр Әмәк белән Шәмәк өчен шулар рухына туры килгән шаян җырлар, колхозда оештырылган хезмәт бәйрәме өчен язылган монтёрлар җыры, балет сюиталары, вальслар, «Уңыш җыры» дип аталган бию көе – болар барысы да Сәйдәшевнең «Зәңгәр шәл» белән «Наёмщик», музыкаль драмаларында яңгыраган көйләреннән дә уңышлырак килеп чыктылар.
1932 елның 21 мартында «Кандыр буе» музыкаль драмасының премьерасы булды. Ул Салих Сәйдәшев иҗатының тагын да югарырак баскычка күтәрелүен күрсәткән музыка бәйрәменә, Сәйдәш музыкасының тантанасына әверелде.
(Дәвамы бар)
"КУ" 08, 2023
Фото: unsplash
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев