Логотип Казан Утлары
Роман

АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)

Улын алып килергә дип, Казанга кайтканда, Сәйдәшнең иң якын дип йөргән бөтен дуслары да диярлек «халык дошманы» дип кулга алынып беткәннәр иде.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

3

Үткәннәрне баштан кичергәндә, Салих Мәскәү чорының соңгы 1937 нче елын тетрәнмичә искә төшерә алмады. Шушы елны аның бәләкәч улы Рәләф дифтерия чиреннән вафат булды. Аны җирләгәннән соң ул Казаннан олы улы Альфредны үзе белән Мәскәүгә алып килде. Унбер яше тулган Альфред бишенче класста укый иде инде.

Улын алып килергә дип, Казанга кайтканда, Сәйдәшнең иң якын дип йөргән бөтен дуслары да диярлек «халык дошманы» дип кулга алынып беткәннәр иде.

Башта язучылар арасыннан чүпләгәннәр «халык дошманнары»н. Гомәр Галине, Кави Нәҗмине, Шамил Усмановны, Галимҗан Нигъмәтине, Кәрим Тинчуринны кулга алып, тикшерү изоляторларына ябып куйганнар. Язучылардан иң беренче кулга алынучы Фатыйх Сәйфи-Казанлы узган елның сентябрендә үк ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Ә утыз җиденең бишенче августында аны, кайчандыр эсэрлар партиясендә торганлыгын искә алып, хөкүмәт һәм партия җитәкчеләрен юк итәргә әзерләнүдә, милләтчелектә, солтангалиевчелектә гаепләп, СССР Югары Судының Хәрби коллегиясе карары белән атып та үтергәннәр.

Сигезенче март кичендә Зур театрда хатын-кызлар бәйрәменә багышланган тантаналы кичә булды. Кичәдән соң Гомәр Гали белән хатыны Хәрирә, дусларын – Заһидә белән Кәрим Тинчуриннарны, Сәрвәр Әдһәмова белән Кави Нәҗмине, Маһиҗамал белән Галимҗан Нигъмәтиләрне үзләренә кунакка алдылар.

Бәйрәм табыны булса да, ирләрнең сүзе күбрәк эштәге хәлләр хакында барды. Гомәр Татарстан дәүләт китап нәшриятында матур әдәбият редакциясе мөдире булып эшли иде. Нәшриятта инде ике елдан бирле редакторларның сәяси сизгерлеген тикшерәләр. Төрле сорау алуларга, ышанмаучылыкка эләкмәгән бер генә редактор да калмагандыр.

– Бәйрәм бәйрәм белән, ләкин безнең өстә болытлар куера бит, егетләр, – диде Гомәр Гали. – Кичә генә директор Самат Җамалетдинович Шәрәфетдиновны алып киттеләр.

– Нәрсә булган тагын? Кыска гына вакыт эчендә Казанның уртасында бер дигән нәшрият йорты бастырып куйды.

Самат Шәрәфетдиновны аңа хәтле директор булып торган һәм 1929 елда «халык дошманы» дип кулга алынып Соловки лагерена сөрелгән Вәли Шәфигуллин ясаган хаталарны төзәтү турында уйламыйча, киресенчә, сәяси уяулыкны югалтуда, милли-буржуаз агымнарга теләктәшлек күрсәтүдә гаепләделәр.

– Самат Шәрәфетдинов белән генә тукталмаслардыр, ахры, бу юлы, – диде Гомәр. – Самат Җамалетдиновичның Галимҗан Ибраһимов белән элемтә тотуын да гаепкә алганнар.

– Галимҗан белән мин дә элемтәдә тордым, бүгенгә кадәр, – диде Тинчурин. – Аның нинди гаебе бар икән соң? Ибраһимов – күренекле язучыбыз. Инкыйлаб елларыннан ук большевиклар партиясе әгъзасы. Мулланур Вахитовның уң кулы булган кеше.

– Сәйфи-Казанлы да – Мулланур Вахитов җитәкләгән Мөселман комиссариатында эшләгән кеше. Ләкин аңарчы эсэрлар партиясендә булуын искә төшерәләр. Болай булгач, Ибраһимовны да селеккәли башлаулары бик ихтимал. Ул да эсэр булган инкыйлабка кадәр. Ибраһимовны Солтангалиев белән элемтәдә тора, имеш, ул аның яшерен оешмасының эшләрен алып бара икән, дигән сүзләр йөри.

– Сиңа боларны өлкә комитетында сөйлиләрдер инде, Кави туган, – диде Кәрим Тинчурин Кави Нәҗминең Ибраһимов турында сүзләренә каршы.

– Әйтәм бит, болытлар куера, дуслар. Уен-муен түгел. Уяу булырга кирәк.

– Уяу булып нишлисең инде, Кави дус? Киләләр дә алып китәләр. Эшең бетте, вәссәлам. Менә кичә Самат абзыйны алдылар. Нишли алсын. Китте, саубуллашып.

– Кави, син анда Ибраһимовны 50 яше белән котлап яшь язучылар Галимҗан Мөхәмитшин, Ләбиб Гыйльми, Касыйм Шәйхетдинов, Сөббух Рәфыйковлардан хат яздырып, Ибраһим Салаховны Кырымга җибәргәнсең икән. Болай булгач, бу егетләргә дә эләгәчәк бит инде.

– Салахов җитди авырып киткән. Аңа Кырымга барып дәваланып кайту файдага булыр, дидек. Берьюлы Ибраһимов белән очрашып, аны яшь язучылар исеменнән котлап, юбилее уңаеннан нәшриятта чыгасы китабының кулъязмасын алып кайтмасмы дигән идек.

– Алып кайтыр да ул. Яшь язучыларның язмышын куркыныч астына кую булмасмы? Элемтәчеләр, арадашчылар дигән ярлык такмаслармы аларга?

– Син, Кәрим абый, ул кадәр үк купайтма әле хәлне. Алай ук куркыныч түгел бит. Самат Шәрәфетдиновны алганнар икән, җитди сәбәпләре булгандыр, димәк. Аны бит нәшрият бинасын төзегәндә ясаган зыяннары өчен дигән сылтау белән кулга алганнар. Имеш, нәшрият бинасы социализм төзү чорының кодрәтен күрсәтә алмаган бина архитектурасында.

– Нишләп икән? Бер дигән бина бит. Ачык китап рәвешендә эшләнгән.

– Әле Шәрәфетдинов кына булса бер хәер, Сәлах Атнагулов белән хатыны, производство бүлеге инженеры Зөһрә Мостафинаны, яшьләрбалалар секторы өлкән редакторы Зөһрә Бәшированы да вазифаларыннан азат иткәннәр. Эшләренең нәрсә белән бетәсе билгесез.

Шул вакыт ирләренең кайтканнан бирле гел шул нәшрият хәлләре турында гәп куертуларыннан эче пошып, Хәрирә ханым мәҗлеснең барышына үзгәреш кертергә теләп:

– Җиттеме сезгә?! Бәйрәмме бүген, әллә производство киңәшмәсеме? – дип сүз башлады.

– Бетте, бетте, Хәрирә ханым, – диде Кәрим Тинчурин.

– Әлбәттә, бүген кешелекнең гүзәл вәкилләренең бәйрәме! Язның тәүге бәйрәме! Сезне котлап шушы касәләргә тутырылган шәрабларны авыз итеп куярга тәкъдим итәм!

– Авыз итеп куярга гына түгел! Төбенә хәтле бушатып куярга таләп итәбез! – дип, аңа каршы төште Сәрвәр.

– Әлбәттә, әлбәттә! Беренче тостны касәләрнең төбен корытканчы эчеп куярга кирәк! – диде Кави Нәҗми, хатынын хуплап.

Барысы да бәллүр фужерларны чәкештереп, сигезенче март хөрмәтенә шәрабларын уртлап куйдылар.

– Менә бит немец хатыннарының бәйсезлеге өчен көрәшкән җәмәгать эшлеклесе Клара Цеткин нинди бәйрәм уйлап тапкан кешелекнең гүзәл яртысы өчен! – диде Гомәр Гали.

– Бер уңайдан ирләр өчен дә бер дигән бәйрәм! Яшәсен хатын-кызлар һәм аларның ирләре!

– Эһ, егетләр! Баядан бирле утырасыз юк-бар сүз белән баш ватып. Хатыннарыгыз хөрмәтенә берәр шигырь укырга да башыгызга килми, – дип куйды Хәрирә ханым.

– Хәрирә ханым, сез үзегез дә бер дигән әдәбият белгече бит! Әдәбиятны белүегез һәм яратуыгыз белән Гомәр дусның йөрәген яуладыгыз да бугай. Үзегез берәр шигырь укып җибәрерсез, бәлки, – диде Кави.

– Эһ, Кави, Кави! Такташ исән түгел. Такташ булса, үз кулына алган булыр иде инде бу табынны, – диде Заһидә.

– Әлбәттә. Гафу итегез инде без тилеләрне, кадерле хатыннар, – диде Тинчурин.

– Рөхсәт итсәгез, Такташның бер шигырен бүләк итәргә телим сезгә.

– Нинди сорау ди ул! Тыңлыйбыз, сөйләгез, – диде Хәрирә. Тинчурин торып басты һәм тамагын кырып, башын чөеп җибәреп, Такташның «Алсу» дигән шигырен сөйли башлады:
Урам ташларына карлар ява,

Кар томалый чана юлларын,

Карда шуа-шуа Алсу килә,

Җиң эченә тыккан кулларын...

Җилгә каршы җылы сулышлары

Туңып бөдрә чәчен ак ясый...

Юл буена аны тирги-тирги

Сүгнә-сүгнә кайта Газзәсе:

– Алсу, тукта инде, акыллым,

Абау,

Тагын карга батырдың!..

Ул үпкәләп читкә китә.

Аны Алсу тагын ялынып чакыра:

– Кил, уйнамыйм, бетте...

Кил инде!

Үзе – килсә карга батыра.

Салкын карга басып Алсу килә.

Үзе көлә,

Үзе сөйкемле,

Үзе усал,

Үзе болай бер дә

Усал түгел кебек шикелле...
Алар төнге уникеләргә хәтле утырдылар. Сәгатенә карап, унике тулганын күргән Кави:

– Дуслар, таралырга вакыт. Хуҗаларның да йоклыйсылары киләдер. Иртәгә эшләр дә күп, – дип, урыныннан торды.

– Бәйрәм хөрмәтенә гүзәл хатыннарыбыз исәнлегенә берәр чәркә тотып куймыйбызмыни? – диде Гомәр, һәм касәләргә шәраб тутырып, Кәримгә карап: – Ә синнән бер тост! – диде. Кәрим:

– Була ул! – диде дә ниндидер таныш түгел шагыйрьнең шигырен сөйли башлады:
Матур сыннар, матур кызлар, матурсыннар,

Әйткән чакта исемегез дә матур чыңлар.

Сезне күреп, ямьгә чумып киттем эреп,

Гакылсызлар: «Гакылсыз!» – дип бакырсыннар.

Карап карыйк: гакыллылар нишләр икән,

Бар гакылны көрәшергә чакырсыннар,

Карап карыйк: бер сылуны җиңәр микән, –

Сихри күздән сихри уклар атылсыннар.

Кызыл ирен бер елмайса, Ходай шаһит,

Бөтен фикер әсир төшәр, гакыл шүрләр;

Ике Тәңре: әүвәле Алла, икенче – Кыз! –

Димәсәгез, билләһи, кяферсеңнәр!
Көчегезгә иман итеп мин багындым,

Йөрәгемә мәхәббәт сал, матур сыннар!
– Афәрин! Нинди матур шигырь! – диде Кави.

– Кемнеке бу?

– Кемнеке булса да, кызларга багышланган! Кызларыбызны котлап укыдым, – диде Тинчурин.

– Мин беләм! Мин беләм! – дип, кулларын чәбәкләде шунда хуҗабикә.

– Кемнеке?

– Ул кешенең исемен атарга ярамый. Сер булып калсын, – диде Тинчурин.

– Нишләп ярамасын?! Бүген ярый. Бабич ул! Хатын-кызларны шулай күкләргә чөеп мактаган бер генә шагыйрь бар дөньяда! Ул – Бабич! – диде Хәрирә.

– Башка шагыйрьләр барысы да шул Бабичның исемнәр бакчасыннан чыккан!

– Хатыннар хөрмәтенә! – дип, Гомәр касәсен хатыны Хәрирә белән чәкештереп алды. Аннары Сәрвәр белән Заһидәгә сузылды.

Ирләр өчесе дә чупылдатып, хатыннарын битләреннән үбеп алдылар һәм кулларындагы куе кара кан төсендәге шәраб салынган касәләрен төбенә хәтле бушатып куйдылар. Бу аларның шулай бергәләшеп үткәргән соңгы бәйрәм кичәләре иде. Иртәгесен аларның тормышында шул шәраб шикелле канлы авыр чор башланасын алар әле белмиләр, шуңа күрә үзләрен бик бәхетле хис итәләр иде.

Ә иртән «Кара козгын» белән биш кеше килеп, Гомәр Галинең кулга алынуын әйттеләр һәм Черек күлгә тикшерү изоляторына алып киттеләр. Берничә көн үтүгә Кави Нәҗми дә «халык дошманы» дип игълан ителде һәм Черек күл җәлладлары тоткынына әйләнде.

Гомәр Гали һәм Кави Нәҗми кулга алынганнан соң язучылар тормышында шомлы көннәр башланды. Ләкин «дошман» эзләү язучылар арасында гына түгел, бөтен өлкәләрдә колач җәйгән иде. Артистлар арасыннан да чүпләделәр «корткычлар»ны. Режиссёрлар Гали Ильясов белән Гомәр Исмәгыйлевны, артистлар Мохтар Мутинны, Зәки Баязитскийны алдылар. Гәзитләрдә тәнкыйтьчеләр тарафыннан вак буржуа калдыклары, милләтчеләр дип сүгелгән язучылар, журналистлар, галимнәр, укытучылар, бар да кайчан килеп алырлар икән дип калтырап көтеп утыра башладылар.

11 апрельдә Галимҗан Нигъмәти белән Кәрим Тинчурин хатыннары Маһиҗамал һәм Заһидә белән Хәсән Туфаннарда кунакта булдылар. Туфан белән Луиза кызларының туган көне уңаеннан якын дусларын һәм туганнарын мәҗлескә җыйганнар иде. Монда да сүз ихтыярсыз кулга алынган иптәшләре турында сөйләшүгә әйләнеп китте. Галимҗанны Гомәр Гали белән Кави Нәҗми кулга алынганнан соң берничә көн үткәч, педагогия институтының партия оешмасы утырышында, «контрреволюцион элементлар һәм буржуаз милләтчеләр белән элемтәдә торган» дип, партиядән чыгардылар. Партиядән чыгарылган кешене, гадәттә, озак тотмыйча кулга алып, шулай ук «халык дошманы» дип игълан итәләр иде. Шуңа күрә Галимҗан кайчан килеп, аны да алып китәрләр икән дип уйлап йөрде. Галимҗанны кунакка чакыру хуҗаларны да куркыныч астына куя иде.

– Сез курыкмыйча яши аласыз, сез партия әгъзалары түгел, – диде Галимҗан, мәҗлестәшләре Туфан белән Кәримне тынычландырып. 

– Гаҗәп инде, партия үзенең солдатларын юк итә, – диде Туфан. – Тынычлап йоклый аласыз, дип әйтмәкче буласаң инде алайса. Гәзитләрдә вак буржуаз милләтчеләр дип яла язып торсыннар да, ничек итеп тыныч йоклап булсын шундый заманда?!

– Шулай дип язучыларның үзләрен дә тынычта калдырмый ГПУ. СәйфиКазанлы нинди генә гаепләр ягып бетермәде язучылар өстенә. Үзе иң беренче булып аждаһа авызына барып керде. Гомәр Гали дә күп язды шундый мәкаләләрне. Кави да кирәгеннән артык әтәчләнде җыелышларында. Партия әгъзасы булуга гына карап тормыйлар, җитәкчеләрне юк итү бара илдә. Күрмисезмени, алынганнар барысы да – җитәкче урыннарда эшләгән кешеләр, – диде Галимҗан, Тинчуринны тынычландырырга теләгәндәй.

– Алай дип уйласаң, синең белән миңа да озак йөрисе калмагандыр иректә, – дип каршы төште Кәрим Галимҗанның бу сүзенә.

Тинчуринның шулай дип әйтүе гүя тәкъдирен алдан белеп торган әүлия җавабы шикелле иде. Озак та үтми, сентябрьдә аларның икесен дә кулга алып, Черек күл изоляторына ябып куйдылар. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев