Балалар китапханәсе
Өч тиен
Урманда өч тиен тапканнар өч тиен.
(Газиз улым белән язган шигырь)
Урманда өч тиен
тапканнар өч тиен.
Утырып танкка,
киткәннәр банкка.
Акчаны салганнар
Бик зур процентка!
Телиләр, янәсе,
Миллион эшләргә!
...Ә безгә нишләргә?!
Ә безгә –
акчага баш ими,
аңлашып,
бергәләп эшләргә!
Эшләргә!
Бу якты дөньяда
Гөрләшеп,
кешечә яшәргә!
Яшәргә!
Яшәргә!
"КУ" 08, 2023
Фото: Шедеврум ии
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев